Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
“Көмеш сулы чишмә буенда”
Эшне башкардылар Зур Мәшләк
урта мәктәбенең 7 сыйныф
укучылары Мустафина Айгөл һәм Хуснуллин Айдар
Җитәкчесе 7 сыйныфның сыйныф җитәкчесе
Дильмухаметова Лилия Рафаилевна
2 слайд
Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап санлган.
3 слайд
Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи. Халыкның тормышы су белән бәйле.
Мәшләк авылы да бик уңайлы җиргә урнашкан. Менә дигән көтүлекләре, печәнле болыннары, урманнары бар. Аларда “зәңгәр күзле” чишмәләрнең саны исәпсез-хисапсыз. 30 га якын! 15енең атамалары мәгълүм.
Мәктәп укучылары аларны 3 төркемгә бүлеп өйрәнәләр.
Кеше исемнәренә, фамилияләргә, кушаматларга нигезләнеп ясалган атамалар” “Морозлар”, “Тикиннар”, “Мерәзләр”, “Мәтәй”, “Хаҗи абый”, “Барый әби”, “Җәмәркә” чишмәләре.
Чишмәнең урнашу урынына нигезләнеп ясалган атамалар: “Кибет асты”, “Тамас суы”, “Зират асты” чишмәләре.
Изгеләштерелгән чишмә: “Кирәмәт” чишмәсе.
Әлеге чишмәләрне барлау, чистарту, тәртиптә тоту буенча зур эш алып барыла. Аларның һәркайсы аерым сыйныфларга беркетелгән.
Татар теле һәм әдәбият укытучысы Ф.Сабирова җитәкчелегендә “туган як чишмәләре” стенды булдырылды. Анда авыл картасы, чишмәгә бәйле рәсемнәр, укучыларның чишмәләргә йөрү графигы теркәлгән.
4 слайд
Чишмәләрне барлау, чистарту, яңарту кебек игелекле эшкә зур игътибар бирелә
5 слайд
6 слайд
Чишмә атамалары
Тамас суы чишмәсе
Зират асты чишмәсе
Тикиннар чишмәсе
Кибет асты чишмәсе
Морозлар чишмәсе
Кирәмәт асты чишмәсе
Җәмәркә чишмәсе
Мерәзләр чишмәсе
Алмагач елгасы чишмәсе
Бари әби чишмәсе
Мәтәй чишмәсе
Сай елга чишмәсе
7 слайд
Кеше исемнәренә, фамилияләргә, кушаматларга нигезләнеп ясалган атамалар
“Морозлар”, “Тикиннар”, “Мерәзләр”, “Мәтәй”, “Хаҗи абый”, “Барый әби”, “Җәмәркә” чишмәләре
8 слайд
Чишмәнең урнашу урынына нигезләнеп ясалган атамалар
“Кибет асты”, “Тамас суы”, “Зират асты” чишмәләре
9 слайд
Изгеләштерелгән чишмә
“Кирәмәт” чишмәсе
10 слайд
“Туган як чишмәләре” стенды
11 слайд
Чишмәләрне өйрәнүгә багышланган почмак
12 слайд
13 слайд
14 слайд
15 слайд
16 слайд
Йомгак сүз
Исем, атамаларда - безнең тарих тамырларыбыз. Ләкин аларның күбесен яшь буын белми, алар онытыла, юкка чыга баралар. Күп кенә атамалар һәйкәл кебек бик күп серләрне узләрендә саклыйлар. Аларны барлау һәм ачыклау - безнең изге бурычыбыз.
Авылыбызның татлы сулы чишмәләре көмеш чыңлаулары белән безне үзләренә чакырып тора. Ләкин чишмәләр язмышы бүген безнең кулларда. Үземнең яшьтәшләремне бу изге эшкә чакыру,өндәү –минем изге ниятем.
17 слайд
Кулланылган әдәбият
1. Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан. – Казан: Тат. кит. нәш., 1997-558 бит.
2. Исхакый Г. Идель. Урал-Казань: Тат. Книж. из-во., 1991-60 бит.
3. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы – Казан: Тат. кит. нәш. 1984-207 бит.
4. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе – Казан: Унив. нәш. 1998-437 бит.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Туган җир... Туган авыл...
Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы, аның барча кешеләрә күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.
Безнең эзләнүләрнең төп максаты туган төбәккә аның тарихына кызыксынучанлык уяту һәм мәхаббәт тәрбияләү.
6 656 334 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Дильмухаметова Лилия Рафаилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.