Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / "К.Насыйри иҗатында чор проблемасының чагылышы" Фәнни-гамәли эш

"К.Насыйри иҗатында чор проблемасының чагылышы" Фәнни-гамәли эш


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль белем бирү учреждениесе

Кодаш урта гомуми белем бирү мәктәбе






Каюм Насыйри иҗатында чор проблемасының чагылышы




Башкарды: Мөэминов Раил,

9 нчы сыйныф укучысы

Җитәкчесе: Янгирова Л.Ф.,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы










Кодаш , 2011 нче ел.

Эчтәлек

Каюм Насыйри төрле яклы шәхес:

1. Журналист-энциклопедист

2. Тарихчы

3. Галим

4. Тел белгече ягыннан

5. Фольклорчы

6. Язучы

7. Тәрбияче

Каюм Насыйри иҗатында чор проблемасының чагылышы

Исереклек заманы”


1. “Үгет – нәсыйхәт”

2. “Эчкенең башы”

3. ”Яңа эчә башлаганда”

4. “ Тәмам исереп җиткәч”

5. “ Махмыр турында”

6. “Эчемлектән авыру тию”

7. “Эчеп эштән чыгу”

8. “Кеше сыйлау”

9. “ Эчәргә кызып китү”

10. “ Бәяны кызлар”

11. “Исерт -кечнең нәсыйхәт бирүе”

12. “Исерекнең үз – үзен гаепләве”








Бөтен гомере буе уз халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән кешеләр бар: Утыз Имәни, Мәржәни, Риза Фэхретдин, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Мәжит Гафури h.б. Мондыйлар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.

Аның иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция буласын белгәч, мин эшемне китаплар барлаудан башладым. Интернеттан Казан милли китапханә сайтына кереп таныштым, Бөгелмә шәһәренең үзәк китапханәсенең милли бүлегендә 9 китап, Әлмәт шәһәрендәге күргәзмә белән якыннан таныштым, анда 7 китап, Кодаш авылы китапханәсендә 4, мәктәпнекендә 4 китап бар. Бу чыганаклардан үземә күп мәгълүмат тупладым. Мәшһүр әдип һәм галим Каюм Насыйриның 4 томлык “Сайланма әсәрләре”ндә матбугатта дөнья күргән хезмәтләре белән беррәттән укучыга моңарчы таныш булмаган әсәрләре дә тупланган.

Шәхес буларак ул миңа төрле яктан ачылды. 77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә милләткә хезмәт иткән. Каюм Насыйри татар, гарәп, фарсы, рус, төрек телләрен камил белгән, фәннәрнең төрле тармакларыннан хәбәрдар булган.

Без К.Насыйри журналист-энциклопедист, тарихчы, галим, тел белгече,

фольклорчы, язучы, тәрбияче, мәгърифәтче икәнлеген беләбез.

Кыскача шушы тармакларга тукталып китәм.

1. Журналист-энциклопедист буларак Каюм Насыйри төрле фән нигезләре белән татар халкын ана телендә таныштыручы . Математика фәне буенча “Хисаплык”, геометрия буенча “Гыйльме һәндәсә” дәреслекләре яза . Зур күләмле география китабын әзерли . Шулай ук игенчелек, ботаника буенча китаплар чыгара, үзе сызган карталарын календарендә бастыра .

2.Тарихчы буларак тарих фәне буенча төрле мәкаләләре, махсус китаплары бар. Казан тарихы хакындагы язмалары кызыклы . Шулай ук күп кенә татар авылларының тарихы хакында да мәкаләләр яза .Ул буш вакытында халык телендәге материалларны, каберташ язмаларын, төрле шәҗәрәләрне , кулъязма hәм басма китапларны ныклып өйрәнә .

3.Галим буларак К.Насыйри үзенең гыйльми эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлап жибәрә .Аның үзе исән вакытта ук татар hәм рус телләрендә төрле зурлыктагы 40лап китабы дөнья күрә .

Нәхү китабы ” (татар теле синтаксисы ). Русча төзелгән. Бу татар те-

лен өйрәнүче руслар өчен .

  1. Буш вакыт ”. Анатомия, табигать белеменнән кыскача мәгълуматлар

белән таныштыра .

  1. Кавагыйде китабәт (язу кагыйдәләре).

  2. Әнмүзәҗ” китабы .

  3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (“Ләhҗәи татари ”. Бу – татар теле-

нең фәнни грамматикасына нигез салучы икәнлеген күрсәтә) .

6.Элек гарәпчә булганнары урынына Каюм Насыйри керткән терминнар:

сан, булу, калдык.

  1. Кыйраәте рус”, “Нәмүнә, яки Әнмүзәҗ” (рус теле грамматикасы , рус-

ча-татарча сүзлекләр ).

4.Тел белгече ягыннан ул татар теленең әдәбият hәм фән теле була алуын hәм шуңа хаклы икәнлеген исбат итә. К.Насыйри татар теле гыйлемен үстерүдә hәм сүзлекләр төзүдә әhәмиятле эшләр башкара. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр бастырып чыгара.

Телебездә булган бәетләр , шигырьләр, мәкальләр,табышмаклар , башваткычлар гаять төзек ритмлы hәм рифмалы итеп төзелгәннәр; мәгънәне тулы hәм матур бирүдә башка телләрдән hич тә ким түгел. К.Насыйри: “Без-татарлар , телебез-татар теле , мөстәкыйль hәм төзек кагыйдәле камил тел ул ”,- дигән.

Ул интернационалист рухлы кеше : туган илнең патриоты булырга өнди,

татар hәм рус халыкларының дуслыгын яклый . Рус телен үзләштерүне әhәмиятле эш дип исәпләвен кат-кат әйтә.

5.Фольклорчы - унтугызынчы йөздә К.Насыйрины фольклорчы-галим , телче-галим буларак , Н.Исәнбәткә тиңләргә мөмкин .

1.”Кырык бакча ” әйтемнәр тупланган.

2.”Фәвакиhел җөләса фил дәбият ”.

3. “Казан татарларының ышанулары hәм гореф-гадәтләре”

4. “Казан татарларының әкиятләре ”.

Татар мифологиясендәге су анасы , шүрәле турында әдәбиятта беренче булып кулланган кеше – Каюм Насыйри .

6.Язучы -

1. “Кырык вәзир кыйссасы” “Мең дә бер кичәҗыентыгына барып то-таша.(1886)

2. Әбүгалисина кыйссасы”- иң күренекле hәм киң таралган әсәрләреннән берсе.

3. 1884 нче елда дөнья күргән зур күләмле (609 бит)

Фәвакиhел җөләса фил - әдәбият” (әдәбият турындагы мэҗлесләрнең җимешләре ) исемле китапта 27 табышмак , 309 мәкаль hәм әйтем , йөздән артык дүртьюллык җыр , берничә бәет .

7.Тәрбияче - “Китаб –әт - тәрбия”. Биредә 113 тәрбия бирелгэн . 16 нчы тәрбия: Локман хәкимнән сорадылар : “Син әдәпкә кемнән үрнәк алдың ?”- диделәр .Ул : “ Әдәпсезләрне күреп , әдәпле булдым”,-диде . 42 нче тэрбия:hәрбер сереңне дустыңа әйтмә , дошманыңа зарар итмә”.

Нинди олы фикерләр болар!

Каюм Насыйриның сайланма әсәрләренең 4 нче томы мине аеруча җәлеп итте, чөнки монда бик актуаль тема – эчкечелек темасы күтәрелә. Шуңа күрә темамны да: “Каюм Насыйри иҗатында чор проблемасының чагылышы” дип алдым.

Бу афәт К. Насыйри яшәгән чорда да, совет заманында да, хәзерге көндә дә яши һәм аңа каршы көрәш алып барыла. Әлбәттә, каләм ияләре дә моннан читтә калмыйлар, туры сүзләрен халыкка җиткерәләр. Мәсәлән, совет чорында Гамил Афзал

Айныткычлай дигән изге йорттан

Килеп алды гомер юлдашым ла,

Әрли -әрли гомер юлдашын.

Кайда гына бармый, ниләр эчми, ай,

Премия алган ир башы , дип хәтта айныткычны да изге йорт белән чагыштырган.

Ошбу гасыр ахырында,

Ошбу елан елында

Башкайларым харап булды

Сәрхүш Хәйрүш кулыннан.

Җәйге җилләр тузгытадыр

Кибет төбе тузанын...

Хәтерләмим мәҗлесләрнең

Миннән башка узганын”,- дип язган Ләбиб Лерон “Вакытсыз вафат булган шешә бәете”ндә.

Бөгелмә авазы” газетасының 2010 нчы елның 15 октябрь санында Ягсуп Мортазинның “Дүртьюллыклар” ында

Аракыны кабат тыймакчылар,

Ишекләргә янә язу куймакчылар.

Чираттагы ошбу ялганлауга

Бәндә сабырлыгы күпме чыдар, дип дәүләткә җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Мине К.Насыйриның “Исереклек заманы” исемле шигырьләр бүлеге һәм “ Әхвале шәрабеддөхан” Тәмәке тартучының хәле” уйланырга мәҗбүр итте Һәм аеруча гаҗәпләндерде. Монда тулысынча исереклелек проблемасы күтәрелә.

Ул 12 шигырьдән тора.

Үгет – нәсыйхәт”, “Эчкенең башы”, ”Яңа эчә башлаганда”, “ Тәмам исереп җиткәч”, “ Махмыр турында”, “Эчемлектән авыру тию”, “Эчеп эштән чыгу”, “Кеше сыйлау”, “ Эчәргә кызып китү”, “ Бәяны кызлар”, “Исерт -кечнең нәсыйхәт бирүе”, “Исерекнең үз – үзен гаепләве”

Кыскача анализ ясап китәм.

1. “Үгет – нәсыйхәт” бүлегендә К.Насыйри аракы эчүнең кешегә кайгы-хәсрәт китерүен күрсәтә. “Эчкәнгә исерткеч – агу, Эчмәгәннәргә – дару, ди ул. Бу кыйссаны безгә гыйбрәт өчен язган. “тыңлагыз, аңлагыз!”.

Исерткечнең үзендә

Зәррә кадәр юк гөнаһ,

Кем эчүче, ясаучы –

Аларгадыр күп гөнаһ.

2.“Эчкенең башы”нда аракыны эчкән саен эчәсе килә, ди. Ул кешене үзенә буйсындырып бетерә. Аракының көче турында сүз бара. Никадәр күбрәк эчсәң, шулкадәр акылың китәр, ди.

3. “Янә эчә башлаганда” – эчкән кешенең сүзе бетмәс, ул бер акыллы фикер дә әйтмәс һәм бөтен кеше аңардан туеп, мыскыл итеп, көлә башлар, ди әдип. Исерекнең холкы начар була һәм ул пычакларга тотына, күлмәк-ыштаннарын ерта. Чөнки аңарда акыл юк.Монда ул шулай ук байлар белән фәкыйрьләрне чагыштыра. Байларның акчасы күп, ләкин трактирлар, кызлар аларны да кисәләр, ә фәкыйрьгә эчмәсә дә бик таман.

4. “Тәмам исереп җиткәч”- өс-башы пычранып бетә, теләсә кайда ятып йоклый. Иртән торгач, махмырдан аның башы авырта, кесәсенә кулын тыга – акчасы юк була. Баш авырта, акча юк. Шуннан моның исенә кичәге көн төшә башлый,кешеләр дә сөйли. Ләкин ул ышанмый, чөнки әле айнып бетмәгән, эченнән шайтан чыкмаган. К.Насыйри исеректә бернинди кеше сыйфатларын да күрми, ул аны дуңгыз белән чагыштыра.

5. “Махмыр турында” – байларның иртән торып, баш төзәтүләре , төзәтә-тәзәтә янә исереп бетүләре, өйдәгеләрне кыйнап бетерүләре. Бу күренеш атналар, айлар буена күзәтелә, акчасы бетә, күңелен тәмам каралык баса. К. Насыйри аракыдан сакланырга куша, әгәр сакланмасаң, ул сине эштән чыгара.

6.“Эчемлектән авыру тию”- исерткечнең төрле сырхаулар ябыштыруы турында сүз бара. К.Насыйри аны французский булизна дип атый. Эчә-эчә кешенең юләрләр йортына да эләгүе ихтимал.

7.“Эчеп эштән чыгу” – әгәр бер бай булса, аның углы калса, гадәте шул булыр, исерткеч салса. Ул бумажнигына биш кат акча салып, товарищлар эзләп чыгып китәр. Эчәр, эчкәч. Кызлар кочар. Йөри торгач, акчасы да очар. Акчасы күп булганда портвейн эчә, сигара тарта, акчасы беткәч-папирос белән аракы да ярый. Бөтен иптәшләре аңардан читләшә, фәкыйрьлеге йогар дип куркалар. Эчә-эчә кешенең ыштансыз калуы турында сүз бара.

8. “Кеше сыйлау”- үзең дә эчмә һәм кешене дә сыйлама. Үзең эчерткән кешеңнән яхшылык көтмә. Акчаң күп булса, синең юлдашларың күп булыр. Алар сине мактарлар, ничек булса да акчаң беткәнче эчәрләр, ә инде акчаң беткәч, синнән кулны селтәрләр.

9. “Эчәргә кызып китү” – трактирларда төрле уеннар уйнап, кызлар кочып, нәфсе тамаша кыла. Акча йомычка булып тоела. Акчасы күп кешегә, ул бетмәс кебек тоела, акчасы юк-аны сартирда санап керә, ләкин эчүен һаман дәвам итә. Көймәсе төпкә тигәч, исерек сәгатен булса да заклад суза, ә инде ахыр чиктә күлмәк – ыштанын кабакка заклад куя.

10.“Бәяны кызлар” – монда трактирдагы кызларга ышанырга ярамый, дигән фикер ята. Әгәр кызлар синең акчаң барлыгын белсәләр, ничек булса да акчаңны суырып бетерерләр. Кирәгең калмагач, кыйнап кабактан чыгарып атарлар.

11. “Исерткечнең нәсыйхәт бирүе” – исерткеч кешегә нәсыйхәт бирә. Башта ул кешене эчмәскә үгетли, “башта башыңа җитәрмен, аннан кабергә кадәр яныңнан китмәм”-, ди. Кеше эчүен дәвам итсә, эчәргә кыстый. “Эч-эч, җәй көне иске толып, тишек эшләпә киярсең”. Акча юк дип кайгырмаска, күңел ачарга куша. Йорт-җирен, җиһазларын сатып эчәргә, патшага коллыкка сатылырга, яки карак булырга, хәер сорашып йөрергә өнди. Талап алырсың, таларга көчең калмагач, тамчы сорап йөрерсең. Тамчы йота торгач, исереп, селкенә-селкенә кич кайтып җитәрсең. Җәй көне булса бер эш, ә кыш көне булса, кайта алмыйча катып үләрсең, ди. Йомгак итеп исерткеч бу нәсыйхәтнең чын икәнен әйтә. Күпме бай кешеләр исерткеч аркасында карак та булдылар, янып та үлделәр, тамчы сорап та йөрделәр, кеше дә таладылар, пулицайларга да эләктеләр.

12. “Исерекнең үз-үзен гаепләве” – эчкече үз-үзенә “Ни өчен эчәбез?- дигән сорау бирә. Әгәр хәсрәттән эчәбез дисәк, аракы үзе мең хәсрәт китерә. Дару заттан – агу. Бер туктамый эчсәң, бер сырхавың мең сырхауга әйләнер. Шатлыктан эчә-эчә кесәң бушаер, ди. Берәү дә ана карнында өйрәнеп, эчеп, исереп чыкмый, үзе өйрәнә. К.Насыйри кешегә нәфсенә ирек куймаска, эчмәскә чакыра. “Әгәр тыелып булмаса – без ишәк”, -ди.

Акыл булса аңларбыз,

Эчү безне яхшы итмәс!

Каюм Насыйри иҗатында чор проблемасының бүгенге көндә дә чагылыш тапты.

Мәктәп программасына К.Насыйриның бу шигырьләре, кызганычка каршы, кертелмәгән. Без, 9нчы сыйныф укучыларына, әдәбият дәреслегенә шушы берничә шигыре кертелсә, бик отышлы булыр иде дип уйлыйм. Шулай ук вакытлы матбугат битләрендә, бигрәк тә, үзебезнең “Бөгелмә авазы” газетасында үтемле сүзләрнең яктыртылуын теләр идем.

Ярты гасыр буена түземле һәм нәтиҗәле иҗат итеп, тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр өлкәсендә 40 тан артык әсәр биргән галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы Каюм Насыйриның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрмен.




















Кулланылган әдәбият

1. Нафикова Р. Каюм Насыйри иҗаты. «Мәгариф», 1992, № 1, 19-21 бит.

2. Олуг мәгърифәтче, галим вә мөгаллим. (К.Насыйриның тууына-170 ел) . «Мәгариф», 1995, № 2, 65-66 бит.

3. Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр (өченче том). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел.

4. Әдәбият, 9 класс. Казан, «Мәгариф» 2005  Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов.

5. Ләбиб Лерон. “Күрше тавыгы”. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел.

6. Ягсуп Мортазин “Дүртьюллыклар”. “Бөгелмә авазы”, 2010, 15 октябрь саны


















Автор
Дата добавления 14.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров111
Номер материала ДВ-453130
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх