Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Комментарии к презентации "Без тарихта эзлебез"

Комментарии к презентации "Без тарихта эзлебез"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Яр Чаллы тарихы

1-2слайд

Кем үзенең үткәнен белми, шуның киләчәге юк ,– ”ди халык. Ә без туган шәһәребезнең данлы чыннбарлыгы, якты киләчәге булуын телибез. Сезне шәһәребез сәхифәләре буенча видео-экскурсиягә чакырабыз.



Яр чаллы тарихы кебек уникаль тарих башка бер шәһәрдә дә юк. Яр Чаллы -- бай тарихлы шәһәр. Бернче татар язмалары буенча Яр Чаллыга 1172 (бер меж бер йөз җитмеш икенче) елда нигез салынган, ә рус елязмаларында Яр Чаллы 1626 (бер мең алты йөз егерме алтынчы) елдан башлап телгә алына : башта ул “Чалнинский починок” ,ә соңрак – “Береговые” (или Бережные)һәм ахырда Яр Чаллы (Набережные Челны) дип атала башлый.

3слайд

Егерменче гасыр башында Яр Чаллы зур һәм бай икмәк белән сату итүче авыл була. Аның иң зур урамы “Дворянская” дип аталган. Бу урам хәзерге көндә дә сакланган , ул “ Үзәк”(Центральная) урамы дип атала. Бу урам аша Алабуга һәм Минзәлә шәһәрләрен тоташтыручы “почтовый тракт” узган.

Ике катлы таштан һәм агачтан салынган йортларда сәүдәгәрләр беренче катта кибет тотканнар, ә икенче катында яшәгәннәр. Авылда төп кәсеп – ашлык белән сәүдә итү. Кама ярында ашлык саклау өчен зур амбарлар салынган, пристань, тегермән, училище булган.

4слайд

Бер мең тугыз йөз утызынчы елда Яр Чаллы шәһәр статусын ала . Бу вакытка шәһәрнең халкы тугыз меңнән артык була. Бөек Ватан сугышы башлангач, ундүрт мең чаллылы сугышка китә , яртысыннан күбрәге әйләнеп кайтмый, ә уникесе Советлар Союзы герое исемен ала.

5-11слайд

Шәһәрнең яңа тормышы бер мең тугыз йөз алтмыш тугызынчы елда автозавод салу турында карар кабул иткәч башлана. Илнең төрле якларыннан яңа шәһәр төзергә яшьләр агыла. Аларның күпләре монда бәхетләрен табып, язмышларын Яр Чаллы белән бәйлиләр. Гаилә коралар, балалар үстерәләр.



12-13слайд

Шәһәребезнең төп байлыгы – аның халкы дип әйтсәк тә була. Төрле милләт вәкилләре үз гореф гадәтләрен онытмыйча, диннәрен , телләрен саклап, башка милләтләрне хөрмәт итеп, дус – тату яшиләр. Алар машиналар чыгаралар, йортлар салалар, электроэнергия , азык-төлек җитештерәләр, һәм башка бик күп эшләр эшлиләр.

14-20слайд

Яр Чаллы халкы күңел ачарга да ярата. Сабантуй, Шәһәр көне, Чәчәкләр бәйрәме гөрләп үтә. Буш вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен бөтен шартлар бар. Ял итү урыннары, сәнгать һәм спорт үзәкләре, стадионнар, бассейннар, театрлар, музейлар эшли.

21слайд

КАМаЗ Мастер командасы шәһәребезнең данын бөтен дөньяга таратты.

22слайд

Шәһәремнең үткәне гыйбрәтле, хәзергесе данлы, киләчәге якты!

23слайд

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, экскурсиябез сезгә ошагандыр дип уйлыйбыз, Сау булыгыз!!!








Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров168
Номер материала ДВ-046510
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх