Для всех учителей из 37 347 образовательных учреждений по всей стране

Скидка до 75% на все 778 курсов

Выбрать курс
Получите деньги за публикацию своих
разработок в библиотеке «Инфоурок»
Добавить авторскую разработку
и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru
Инфоурок География СтатьиКоммуникатив компетенция формалаштыруда уен технологиясе

Коммуникатив компетенция формалаштыруда уен технологиясе

библиотека
материалов

Дәресең кызыклы үтсен дисәң...

(коммуникатив компетенция формалаштыруда уен технологиясе)

Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр чоры укыту-тәрбия эшенең дә барлык өлкәләренә яңача якын килү, аны яңача аңлауны таләп итә. Бу үзгәрешләр мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдында да яңа мәсьәләләр куя. Укытучылар, әлбәттә, бу яңарышны тормышка ашыруда төп рольне башкаралар. Укыту, тәрбия эшен яңарту- (без аны ФДББС дип атыйбыз инде) яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Мәктәпнең бүгенге көндә бурычы- хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә тоган, социаль актив, карарны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.

Ә андый шәхес тәрбияләү өчен, укытучы үзе югары мәдәниятле, әхлаклы, намуслы, яңалыкка, белемгә омтылучан, алга карап эш итә торган, һәр эшкә иҗади якын килүчән, ярдәмчел, таләпчән, бер сүз белән әйткәндә, үз эшенең остасы, ягъни компетентлы булырга тиеш, дибез. Фән иясе бу- ларак укытучыларның да, укучыларның да компетентлылыгы турында аларның шәхси сыйфаты буларак сөйләшәбез. Компетентлык – заман таләбе. Компетентлы кеше кайсы да булса өлкәдә аеруча уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес.

Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыны танып-белү процессы белән кызыксын- дыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру-укытучы алдына куелган зур бурыч.

Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурлыгы артты. Дәресләрдә моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод-алымнар яңара, камилләшә. Шулай да педагогика андый яңалыкларны авыррак кабул итә. Бәлкем, аның сәбәбе шәхес формалаштыруның гаять дәрәҗәдә авыр булуыннан киләдер дә. Хәзерге вакытта укытучы чамадан тыш күптөрле мәгълүматлар чолганы- шында калды. Өлкәнрәк яшьтәгеләре ул хәтле яңалыкны кабул да итеп бетерә алмый торгандыр. Кайбер яңалыклар киң күләмдә кулланылмау сәбәпле кире кагыла һәм бик тиз онытыла да. Миңа калса, безгә яңа технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып кулланырга кирәктер. Минем сүзем бүген шул технологияләр хакында. Соңгы вакытта бик күп технологияләр кабул ителде һәм гамәлгә кертелде. Без аларның кайберләрен үзебезнең дәресләрдә инде шактыйдан кулланабыз.

Укучыларны орфографик кагыйдәләрнең нигезенә төшендерүдә уеннарның әһәмияте зур. Түбәндә биреләчәк уеннар 5-6нчы сыйныфларда белемнәрне ныгыту, камилләштерү, укучыларга грамоталы язу күнекмәләре бирү максатыннан уздыру уңай нәтиҗә бирә. Уен технологиясе дәреснең төрле этабында кулланыла ала.



Бу нинди сүз”. Сүзнең беренче һәм соңгы хәрефләре билгеле. Алар арасында язылырга тиешле хәрефләр санынча сызыклар куела. Укучылар схемага туры килгән сүзләрне уйлап әйтәләр. Мәсәлән, т------ь. (табигать, тәнкыйть).

Таркалган сүз”. Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып сүзләрне “җыярга”.

Тәмхәр – рәхмәт, кҗәнле – җәнлек, азобу – бозау, ңрыяг – яңгыр, һ.б.

Шифрны ачыгыз”. Таныш, өйрәнгән шигырьдәге сүзләрнең беренче хәрефләре бирелә. Шигырьне тулысынча язарга. Мәсәлән,

И т ,с г

И-с к т!

С т т с,

К т б... (Х.Туфан).

И телем, сансыз гасырны,

Исән-сау кичкән телем!

Сыкраулар теле түгел син,

Күкрәүләр теле бүген! (Х.Туфан).

Омонимнар”. Бер укучы (“тикшерүче”) класстан чыгып тора. Оештыру төркеме (3-4 укучы) омоним әзерли. Әйтик, төш сүзен эзләп табарга кирәк, ди. Аның мәгьнәләре камырдан әзерләнгән ризык, җимеш эчендәге каты кабыклы орлык, йоклаганда “күрә” торган вакыйгалар, кичерешләр, көн уртасы, урын һ.б. Оештыру төркемендәге укучылар әлеге мәгьнәләрне бер-бер артлы ашыкмыйча, “тикшерүче”гә әйтәләр. Шулардан чыгып, ул төш сүзен эзләп табарга тиеш.

Уенның икенче төре: “тикшерүче” оештыручыларга сорау бирә. Мәсәлән, ул кайда булырга мөмкин? Төркемдәгеләр әлеге сорауга үз җавапларын әйтә. Беренчесе - өстәлдә, ди. Икенчесе – җимеш эчендә, өченче бала – без аны күрәбез, дүртенчесе – ул тәүлек вакытын белдерә, һ.б. “Тикшерүче” җавапларны анализлап, нәрсә турында сүз баруын әйтә.

Авыр язылышлы сүз”. Карточкаларда, яки слайдта укучылар кыенлык кичерә торган сүзләр бирелгән. Аларның “читен” хәрефләре төшереп калдырылган. Орфографик сүзлектән карап, төшеп калган хәрефләрне куярга. Болай эшләү уңай нәтиҗә бирә, чөнки күп укчыларның “күрү хәтере” яхшырак. Ә менә сүзләрне тактага да, дәфтәргә дә (болай язмагыз дигән максаттан) хаталы итеп язып күрсәтергә ярамый. Сүзнең язылышы укчы хәтеренә нык сеңеп калган була, ә аның хаталы сүз буларак тактада урын алуы инде онытылган була.

Баскыч”. Әлеге уен укучының сүз байлыгын арттыруда ярдәм итә. Әйтик, беренче хәрефе А булган сүзләр уйлап әйтергә кирәк. Кабатланмаган. Яңа сүзләр әйтүче кеше җиңүче була.

А-

А—

А---

А----

А-----.

Исем темасын үткәндә, “баскыч”та түбәндәге сүзләр урын алырга мөмкин: ас (җәнлек), агу, акча, алтын, алма, агач һ.б.

Пирамида” уены да шулай уйнала.

А

А - а

А - - а

А - - - а

Файдаланырга мөмкин булган сүзләр: ана, акча, абага, аждаһа, алабуга һ.б.

ң хәрефе кергән сүзләр”. Укытучы сүзнең мәгьнәсен аңлата, укучылар аны ң хәрефе кергән исем белән белдерәләр.

  1. Язгы, җәйге, көзге явым-төшем. (Яңгыр).

  2. Язын, җәен тырышып эшләсәң, көзен аны мул итеп алырсың. (Уңыш).

  3. Кояш чыккан вакыт. (Таң).

  4. Дүрт урынлы сан. (Мең).

  5. Кышкы спорт инвентаре. (Чаңгы).

  6. Кечкенә кыз туган. (Сеңел).

  7. Ахыргы. (Соңгы).

  8. Ялгыз, парсыз. (Сыңар).

  9. Бәйгедә иң көчле. (Җиңүче).

  10. Яшелчә. (Бәрәңге).

Югалган хәрефләр”. Сүзләрдәге сузык авазлар төшереп калдырып языла. Укучы нинди хәреф төшеп калганын әйтергә тиеш. Әлеге уен авыр язылышлы сүзләрне үзләштергәндә нәтиҗәле була. Мәсәлән, с г т ь, (сәгать),

в з ф (вазифа), м һ б т (мәһабәт), һ л к т(һаләкәт), һ.б.

Муенса”. Укытучы бер укучыга туп ыргыта һәм бер сүз әйтә. Тупны тоткан кеше әлеге сүзнең соңгы иҗегеннән башланган сүз әйтергә тиеш. Уен шулай дәвам итә. Мәсәлән, таба-бака-кабак-бакча-чана-Наил-Илнур һ.б.

Парын тап” уены. Бер укучы парлы сүзнең беренче өлешен әйтә, икенчесе аны тәмамлый. Мәсәлән, җырлы – (биюле), эсселе – (суыклы), иске –(москы), иксез – (чиксез).

Кем күбрәк? (фонетик зарядка)

10 «яшел» сүз әйтегез (чыршы, яфрак, алма, урман һ.б)

10 «салкын» сүз әйтегез (кар, кыш, туңдырма, боз һ.б.)

10 «түгәрәк» сүз әйтегез (тәлинкә, таба, кояш, чия һ.б.)

Дөрес укыгыз

Русча Татарча хата хата будка ботка кара кара без без он он кошка кошка Тереза тәрәзә



Монда нәрсә язылган? (сүзтезмәләр уйлау)

МА – малай ашый, матур ат, минем апам, мәктәпкә ашыга, менә алма, миңа ал. ТУ – тиз укы, тыныч ул, тукталышта утыр,тугызынчы урам, тагын уйный КАС –кызыл алма сата, кайда аның сумкасы, күрше акча сорый, кем анда сызгыра, кырык авыр сүз һ.б.









Тәп-тәп-тәп Кайда сезнең мәктәп? Мак-мак-мак Түгәрәк белән шакмак. Шер-шер-шер Безгә ботка пешер. Ый-ый-ый Ул нәрсә ашый? һ.б

Аваздаш сүзләрне әйт!

тигез (сигез) суган(туган) курчак (борчак) белен(телем) тилгән(килгән) кыш(кош) бүре(бөре) гөрләвек( чикләвек) һ.б.

Озын сүз

1.Кышкөнебалаларурамдакарбаба йясыйлар.

2.Сәламәтбулуөченсалкынсубелән юынабыз.

3.Безнеңгаиләкичкеашнысәгатьалт ыдаашый.

Нинди сүзләр яшерелгән?

1. Җишәбәй (җиде, шәһәр, бәйли) Яңкүлал(яңгыр, күлмәк, алты) Гөмдәфйом(гөмбә, дәфтәр, йомыш)

2. Тәлрелән (өстәл, бүре, белән) Дыкмәле (урындык, бүлмә, бишле)



Игътибарлы булыгыз!

Яна –яңа

Җиләк-җилек

Кадер – кадәр

Мине – миңе

Аны –аңы

Белем – беләм

Ун – уң

Белен- белән

Кем кубрәк?

Исемнәрнең килеш категориясенә туры килгән уенны карап китик. Бу уенда эзлекле рәвештә 6 укучы катнаша. Һәр укучы алдагы укучының сүзен яки җөмләсен кабатлап, үз сүзен яки җөмләсен өстәп әйтеп бара. Мәсәлән:

Шамил? Урамда агач утырталар ? Агач утырталар ? Утырталар ? Укучылар Шамил Усманов урамында агач?Усманов урамында агач утырталар ? Укучылар укытучылар белән Шамил Усманов урамында агач утырталар ?утырталар Укучылар укытучылар белән бергә Шамил Усманов урамында агач утырталар. ямьле яз җитә. Язның кояшы якты. Мин язга сокланып карыйм. Бөтен кеше язны ярата. Яздан соң җәй башлана. Язда яхшы кәеф.

Бу уен, беренчедән, иҗади фикерләү сәләтен, икенчедән, танып-белүне таләп итә.

   Табышмак әйтешү, җавабын табу – балалар, укучылар өчен генә түгел, зурлар өчен дә кызыклы шөгыль. Бүген без Сезнең белән табышмак язарга өйрәнербез.
   Табышмак  - предметларның билгеләрен чагыштыруга корылган жанр. Әлбәттә, жанрның билгеләмәсен балаларның үзләреннән таптырсаң, күпкә отышлырак булачак. Шуңа күрә мин укучыларыма түбәндәге схеманы тәкъдим итәм (
рәсемне кара):

   Беренче тапкыр табышмак язганда темасын үзем бирәм (Мәсәлән, китап һ.б.). Укучылар схеманың 1нче, 3нче баганаларын тутыралар. Аннан без бергәләп нәтиҗә чыгарабыз: нишләдек? – чагыштырдык. Аннан алар мөстәкыйль рәвештә үзләре табышмак проектлары әзерләп киләләр.
   Укучылар шактый кызыклы чагыштырулар табалар, матур табышмаклар язалар.

СИНКВЕЙН

  Алдагы алым –  синквейн. Синквейн – рефлексия этабы өчен иң уңайлы алым.

     Синквейн  французчадан тәрҗемә иткәндә  5 юллык шигырь дигән мәгънәне белдерә. Синквейнны язу тәртибе:
  

   1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.
  

   2 нче юл.  Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.
  

   3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.
  

   4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза,   җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.
  

    5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме.

 

     Мисал өчен мин Cезгә үз укучыларым төзегән  синквейн үрнәкләре тәкъдим итәм.
Әдәбият дәресе, Габдулла Тукай иҗаты буенча:
     

      ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
      МОҢЛЫ, БӨЕК
      ИҖАТ ИТӘ, ЯЗА, ЭШЛИ
      МИЛЛӘТКӘ ХЕЗМӘТ ИТӘ
      ДАҺИ

Татар теле дәресе, “Алмашлык” темасы буенча:
   

    АЛМАШЛЫК
    ЕШ КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН, КИРӘКЛЕ
    АЛМАШТЫРА, ТӨРЛӘНӘ, КАБАТЛАУЛАРДАН КОТКАРА
    МӨСТӘКЫЙЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМЕ
    КИРӘК

Бүгенге көндә уен технологиясендә квест алымы бик популяр. Квест бүлмәләр шәһәр урамнарында, музейларда, төрле үзәкләрдә дә оештырыла. Ул – инглиз сүзе, маҗаралы уен, эзләнү, адымлап биремнәрне үтәү дигәнне аңлата. Адымнарда мондый биремнәр булырга мөмкин: дүрт рәсемнән бер сүз табу, ребус чишү, төшеп калган, яки артык сүзне билгеләү, хәрефләр җыелмасыннан сүзне табу һәм башкалар. Шулай ук, әдәбият, мәдәният өлкәләрендә тирән эз калдырган шәхесләр иҗаты буенча да квест алымын кулланырга була.


 

    Укучыларыма үзләре төзегән синквейннарны дәрестә җавап биргәндә кулланырга рөхсәт бирәм, алар шактый тулы, матур җаваплар бирәләр.
Эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: кагыйдә ятлату – файдасыз эш, ә бу алым үзен аклый – укучыларны фикерләргә, кагыйдәләрнең асылын аңларга өйрәтә.

Очты-очты”, “Күрсәт әле, үскәнем”, “Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә”, “Йөзек салыш”, “Ал кирәк, гөл кирәк, “Буяу сатышлы”, “Җиләк җыям, как коям”, “Бас, кызым Әпипә”, “Чәп- чәп, чәпәкәй”, “Аюның өе зур”кебек жырлы-биюле  уеннарны башлангыч сыйныф укучылары бик яратып теләп уйный.

Дәресләрдә уен алымнарын куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыруны нәтиҗәлерәк итәргә, һәр укучыга индивидуаль якын килергә, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул укучыларның белем дәрәжәсен күтәреп кенә калмый, телебезгә тирән мәхәббәт тә тәрбияли.









Актуальләштерү. (проектордан тактага Муса Җәлил рәсеме күрсәтелә)



Укытучы: Укучылар рәсемдәге кеше кем ул?



Укучы: Муса Җәлил



Укытучы: Дәресебезнең темасын белер өчен, укучылар, җыр тыңлап китик. “Җырларым” яңгырый.



Аның сүзләрен кем язган һәм җыр нәрсә турында. Магнитофон тасмасында «Җырларым» җыры яңгырый. М. Җәлил сүзләре, С. Сәйдәшев көе).



Укучы: Җырның сүзләрен М. Җәлил язган. Ул аның тормышы, иҗаты турында.



Укытучы Ә сез, укучылар, шагыйрь турында нәрсәләр беләсез?

Укучы: Ул герой-шагыйрь.





Ромашкада сораулар:



Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Учитель географии
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Проверен экспертом
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности экономиста-аналитика производственно-хозяйственной деятельности организации»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Методы и инструменты современного моделирования»
Курс профессиональной переподготовки «Управление сервисами информационных технологий»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности специалиста оценщика-эксперта по оценке имущества»
Курс повышения квалификации «Международные валютно-кредитные отношения»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление процессом по предоставлению услуг по кредитному брокериджу»
Курс профессиональной переподготовки «Гражданско-правовые дисциплины: Теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Управление качеством»
Курс профессиональной переподготовки «Стратегическое управление деятельностью по дистанционному информационно-справочному обслуживанию»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Репетиторы онлайн

✅ Подготовка к ЕГЭ/ГИА
✅ По школьным предметам

✅ На балансе занятий — 1

Подробнее