Инфоурок Другое Научные работыКонференция эше "И.Юзеев иҗатында тема-проблемалар төрлелеге"

Конференция эше "И.Юзеев иҗатында тема-проблемалар төрлелеге"

Скачать материал


I Городская научно-практическая конференция

им. Н.И.Лобачевского




Секция «Татарская литература ХХ-ХXI веков»





Исследовательская работа



И.Юзеев иҗатында тема-проблемалар төрлелеге









Ахтямова Динара, 11 класс



Направляющая организация:

МБОУ «Школа №144», г.Казань



Научные руководители:

учителя татарского языка и

литературы I кв. категории

Залялиева Л.Р.


Казань 2016






Эчтәлек


Кереш.............................................................................................3

Төп өлеш. И.Юзеев иҗатында тема-проблемалар төрлелеге...............................................................................................5

Йомгак..........................................................................................11

Кулланылган әдәбият исемлеге....................................................12

















Кереш

Талантлы шагыйрь, фикер иясе сүзнең урынын, тәмен, кыйммәтен белеп куллана һәм аны һәрвакытта үзенең дөнья һәм кеше турында уйлануларын ачуга юнәлтә. Илдар Юзеев иҗаты - шуның ачык мисалы. Аның һәр шигъри әсәренең үз тәне, җаны, сулышы, сиземләве, ачышы фәнниләштереп әйткәндә, аны башкалардан аерып торган темасы, композициясе, ритмик төзелеше бар.

Барлык шагыйрьләр яшьлекне данлый, ләкин күбесе үтеп барышлый гына, аерым бер мизгел гүзәллеген генә җырлый. И.Юзеев кебек, картайганчы яшьлектән айный алмыйча, стихиясенә кереп, аны тәмам үзенең романтикасына әйләндергән шагыйрьләр аз.

Илдар Юзеев тормыш–яшәешкә үзенчәлекле мөнәсәбәтнең әдәби–эстетик чагылышы булган романтизм методын үз итеп, шигырьләрендә яшьлекне, мәхәббәтне, язны данлап җырлый, хис һәм фикер гармониясенә омтыла (“Җырлар бирәм”, “Мәхәббәт нишләтә?”), әхлакый–рухи идеал чагылышы әдипне кешенең эчке дөньясы, күңел кичерешләре, хисләр байлыгы белән кызыксынуга этәрә (“Ертылган рәсем”, “Нишләдем?”). Шагыйрьнең лирик герое еш кына үткәндәге хатирәләр белән яши, яшьлеге узган авылны, аның үзгә моңын, серле таңнарын, йолдызлы төннәрен сагына (“Җырлап уздым урман арасын”, “Тып-тын иртә”, “Балалыкка кире кайтам әле”), ашкын хисле яшьлек белән янучы, авырлыкларга баш имәүче көчле рухлы шәхес булып та күзаллана (“Ике малай китә армиягә”, “Егет күңеле далада”, “Характер” һ.б.). Шагыйрь — мәхәббәт җырчысы, ул чиста хисләргә корылган үзара мөнәсәбәтне яклый, мәхәббәт идеалы тудыра, еш кына саф мәхәббәтне акылдан өстен куя, яратуның төрле төсмерләрен, шатлык-үкенечләрен җанлы сурәтләрдә бирә (“Сине уйлап янам”, “Мин гашыйкмын”, “Әллә мине көтмәгәндер дисәңме?”). Моннан тыш әдипне туган җир, тел язмышы, ата-анага мөнәсәббәт, әхлакый кыйммәтләрне сакланышы, ирек-азатлык һ.б. мәсьәләләр борчый (“Бер яшь миләш үсә иде”, “Кайтам инде”, “Мәтрүшкәләр”). Фәлсәфи–романтик эчтәлекле шигырьләрендә исә шагыйрь кеше яшәешенең серләрен ачарга омтыла, җир, галәм язмышы өчен борчыла (“Әй, кеше”, “Сакмы йокың, кеше!”, “Мин табарга тиеш”).

Әдәби җәмәгатьчелек И.Юзеевны бик тиз күреп ала. Берәүләр яшь каләмне дәррәү күтәреп хуплый, үз темасы, үз моңы, үз шигъри алымы булган әдипләр исемлегенә терки.1 Икенчеләре исә, бу мәсьәләгә башкачарак килә, төрле искәрмәләр, чигенешләр ясый. Сүз нигездә традиция белән яңачалык мәсьәләләре тирәсендә куерып китә.2

Гомумән, Илдар Юзеевның иҗаты идея-эчтәлеге ягыннан тәнкыйтьтә үз бәясен алган, ләкин аларны бербөтенгә туплау, иҗатының тематик-проблематик төрлелеген төгәлләштерү мөһимлеге эшебезнең актуальлеген күрсәтә. И.Юзеев иҗатының идея-тематик эчтәлеген өйрәнү, мәгълүм карашларны туплау тәнкыйди бәяне тагын да тирәнәйтә, баета ала.

Без фәнни эшебездә И.Юзеевның иҗатында тема-проблемалар төрлелеген ачыклауны максат итеп куйдык. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. Тема-проблема турында нәзари материалны өйрәнү;

  2. И.Юзеев иҗатына мөнәсәбәтле тәнкыйди материал белән танышу;

Эшебезне язу барышында “Әдәбият белеме сүзлеге”, “Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлекләреннән” файдаландык. Моннан тыш Хатипов Ф.М., Хализев В.Е., Әхмәдуллин А.Г., Сәгъди Г., Нуруллин И. хезмәтләренә таяндык. И.Юзеев иҗатына тәнкыйди бәяне Т.Галиуллин, Р.Мөхәммәдиев, С.Хәким, Г.Ахунов, А.Даутов һ.б. хезмәтләреннән тупладык.


Төп өлеш

И.Юзеев иҗатында тема-проблемалар төрлелеге

Илленче елларның ахырларында илдә башланып киткән позитив үзгәрешләр нәтиҗәсендә җәмгыятьтә яңарыш башлaна. Шушы чорда хакыйкать темасын яктырту, аны төрле иҗат алымнары, методлары аша укучыга җиткерү әдәбиятның төп кыйбласына әйләнә. Илдар Юзеев иҗатының төп максаты – иҗтимагый тормышның тискәре күренешләренә каршы актив көрәшеп, кешелекнең әйбәт яшәешен тәэмин итү, абсолют хөрлеккә, рухи камиллеккә, идеал-хыялга омтылу.3 Тема-проблемалар төрлелеген ачыклаганчы төп нәзари төшенчәләрне барлыйк. Темa – чикләп алынып, әсәрнең нигезенә салынган вакыйгалар һәм күренешләр бөтенлеге. Ул – тормыш-чынбарлыкның вакыт һәм урын ягыннан төгәлләштерелгән, атап әйтелгән, тасвирлап бирелгән, вакыйгаларга, күренешләргә әйләндерелгән рәвеше.4 Проблема — әсәр тукымасында күтәрелгән төп сорау, үткен каршылык­лар, мәсьәләләр. Үзе сайлаган тема белән бәйләнештә язучы үзен борчыган яки моңа кадәр игътибар бирелмәгән мәсьәләләргә игътибар юнәлтә, иҗат итү барышында шул сорауларга җавап бирә яки җавап табуны укучыга калдыра. Бертөрле темага язылган әсәрләрдә дә проблемалар төрлечә күтәрелә һәм чишелә, ягъни ул язучының иҗат процессы белән нык бәйләнгән, шәхси характерда. Кайбер проблемалар әсәрдән әcәргә, бер заманнан икенче чорга күчеп бара. Шундый проблемалар рәтендә өстән кушканча яшәү, эгоистлык, бюрократлык кебек мәсьәләләрне күрсәтергә була; проблемалар әсәрләрдә шәхес - җәмгыять; кеше - тарих; кеше - кеше; кеше - тирәлек; кеше - вакыт; кешенең үз эчендәге каршылыклары аша төгәлләшә.5

Шагыйрьнең иҗатында берничә тематик-проблематик юнәлеш бергә берегеп үсә:

- кеше һәм мәхәббәтнең бөтенлеге: “Таныш моңнар”, “Миләүшә”, “Мәхәббәт китабы”, “Сине уйлап янам”, “Мәхәббәт, нишләттең син мине” һ.б.

  • шәхес һәм әхлак мәсьәләләре: “Өчәү чыктык ерак юлга”, “Фәрит-Фәридә”, “Өзелмәс кыллар”, “Әнкәй” һ.б.

  • шәхес һәм табигать мөнәсәбәтләре: “Карурман”, “Олы юлның каены” һ.б.

Илдар Юзеев иҗаты, асылда, яшьлек һәм тормыш-яшәеш, ватандарлык һәм тынычлык турында. Әмма бу темалар арасында кискен чикләрне аеру мөмкин түгел. Иң мөһиме, шагыйрь шигырен саегудан, вакланудан саклый, нинди генә дулкында язмасын, үзәккә кеше язмышын, табигать баласы язмышын куя.6

И. Юзеев лирикасында, һәр шагыйрьдәге кебек үк, иң еш мөрәҗәгать ителгән темаларның берсе булып мәхәббәт темасы тора. “И. Юзеев - гашыйк шагыйрь, - дип яза Р.Мөхәммәдиев. - Җиргә, Туган илгә, кешеләргә, табигатькә, Идел һәм Агыйделкәйләргә гашыйк. Аның мәхәббәте йөрәгенә, хәтта шигырьләргә дә сыешмыйдыр күк. Юккa гына “Мәхәббәт, син мине нишләттең?...” дип өзгәләнмәс иде шагыйрь. Романтик төсмер белән өртелгән ярсу хисләр, күңелләргә моңсу бер ямь биреп узган лирик уйланулар һәм аналар күз яшедәй ачы кичерешләр — бары да әлеге мәхәббәт — олы мәхәббәтнең бер авазы буларак яңгырый. Туган ил һәм халкыбызның җиңүле һәр адымы, шатлык – кайгылары шагыйрь йөрәге аша уза, аңарда җуелмас бер эз калдыра.”7

Нишләр идем, әгәр :

Халкым бәла – каза кичергәндә,

Үз рәхәтем белән чикләнсәм,

Илем йөзен бәйрәм бизәгәндә,

Үз кайгыма кереп бикләнсәм (“Шом”).

И. Юзеев дөньяга һәм тaбигатькә гаять игътибарлы, үтә сизгер һәм күзәтүчән шагыйрь.

Һәрнәрсәгә карыйм исем китеп :

Алтын көзгә,

Ачык йөзгә,

Бөдрә тупылга,

Көләч айга,

Шаян тайга,

Йөгерек дулкынга,—

Һәрнәрсәгә карыйм исем китеп,

Тәүге тапкыр күргәндәй итеп.

Тормыштагы һәр яңалык, һәр үзгәреш аның тынгысыз күңелендә урын ала, ә аннан билгеле бер вакыт үткәч кенә үтә нечкә шигъри детальләр аша кәгазьгә күчерелә.

Шагыйрьнең бер төркем лирик әсәрләрен хакыйкать темасы берләштерә. Мәсәлән, “Йөрәге сызлаган дустыма” шигырендә яралы юлбарыс метафораcы ике төрле җәмгыять тарафыннан алданган нечкә күңеллеләрнең холкын һәм күпләр аңламый торган холыксызлыгын билгели һәм хакыйкать темасын яктырта. Һәм моны шагыйрьдән башка аңлатып бирүче дә булмас кебек. Тик яралы юлбарыслар бер савыгырлармы, соңгы җегәрләрен җуеп сүнмәсләрме, әрнүләрдән янып бетә язган йөрәкләре чыдармы. Инде болай да:

Һәр хаксызлык өчен яндык – көйдек:

Берәве дә бушка узмыйдыр,

Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп

Йөрәгебез шуңа сызлыйдыр.

Яшьлек темасы - И. Юзеев шигъриятенең төп темаларыннан берсе. “Илдарның иҗаты башыннан ахырына кадәр яшьлек турында... Ул картайганчы яшьлектән айный алмый торган шагыйрь булып калачак”, - диюе белән С.Хәким хаклы иде. Аның әсәрләрендә яшь буынның куанычлaры, шатлыклары, героик казанышлары гына түгел, хәвеф-хәсрәтләре, чишелмәгән катлаулы проблемалары да чагыла. Шагыйрь яңа сугыш куркынычы, җир шары өстендә куера башлаган болытлар турында да яза. “Сакмы йокың, Кеше?” исемле шигырьдә ул бала белән ананы тасвирлый. Ару-талуы соң чиккә җиткән ана, үзе дә сизмәстән, йоклап китә. Баласы исә уйный-уйный, карават читенә якынлаша. Менә егыла, имгәнә инде дип торганда, ана, куркынычны тоеп, кинәт уянып китә һәм, сабыен соңгы секундта тотып, һәлакәттән саклап кала.Бу күренештән автор образлы гомумиләштерүгә күчә:

Әй син, Кеше, сакмы йокың,

Сакмы соң?

Кулларыңнан җир шары ычкынмасмы соң ?

Кеше башында күпме бомба саклануын әйтеп, шагыйрь кеше һәм табигать арасында барлыкка килгән үзгәрешләр турында: “Кеше хәзер Җир-анадан көчлерәк, Кеше - ана, ә Җир - сабый төслерәк”, - дип яза.

Мәсәлән, И.Юзеевның “ Тып-тын иртә” шигырендә саран буяулар белән тасвирланган тын авыл иртәсе, тыныч чорның гадәти картинасы гәүдәләнә. Ләкин иртәнге тынлыкны сугыш инвалидының протез шыгырдавы ярып үтә: “Йөрәкләргә төшә протез шыгырдавы,бу кадәрле булмый хәтта теш сызлавы”. Оста табылган шигъри деталь бу. Ләкин аңа нинди зур мәгънә салынган. Шигырь яңа буынга үткәннәр турында, сугышта һәлак булганнар һәм гарипләнгәннәр турында онытырга ярамаганлыкны искәртә. Үткәннәр эзсез узмый, алар бүген дә безнең арада. Әлеге шигырьнең икенче, тирәнрәк мәгънәсе дә бар: тынычлыкның кадерен белергә, аны сакларга кирәк, ди автор. Яңадан беркайчан да җирдә сугыш, кан коюлар булмасын, иртәнге тынлыкны кош сайравы гына бизәсен...

Шул ук вакытта шагыйрь кире күренешләрне дә җан ачысы белән тасвирлый белә. Мәсәлән, “Гармунсыз авыл” шигырендә борын-борыннан килгән гадәтләрне һәм әйбәт традицияләрне онытып, үз тормышыбызны үзебез ярлыландыруыбыз турында әрнеп яза. Бүген авыл тук, өсте бөтен, анда магнитофоннан һәм телевизордан алып, импорт тавыш көчәйтү аппаратларына кадәр тулып ята. Ә менә шундагы ничәмә-ничә буынның яшьлек юлдашы булган гади гармунны сирәк очратабыз:

Бар тирә—тын...Яшьлек чәчәкләрен

Вакыты җитми йомган шикелле.

Нидер җитми җанга...Авыл йоклый...

Сандугачсыз урман шикелле.

И. Юзеев милли колоритлы, истә калырдай, дәртле характерлар тудыруга омтыла, конкрет бер вакыйгага корылган, кискен сюжетлы әсәрләр иҗат итә. Аның герое - табигатьне, чын матурлыкны сиземли торган, хискә, тойгыга бай яшь шәхес. “Ертылган рәсем”, “Чишмә күзе”, “Ике малай китә армиягә”, “Табигатем минем ерганактай” әсәрләре - шуңа ачык мисал.

Менә “Ике малай китә армиягә” шигыре:

Язгы ташуларда

Аккан бозга басып,

Икәү килә елга буйлатып,

Берсе җырлый шашып,

Изүләрен ачып,

Икенчесе килә уйнатып:

Сау булыгыз, кызлар,

Сагынырсыз, кызлар,

Таң атканда инде булмабыз.

“Шушы бер күренеш һәркемдә әллә никадәр хис уята,— дип яза С. Хәким.— Кыю, батыр, шашкын яшьлек”. Биредә бер генә артык сүз дә юк. Һәммәсе үз урынында, кирәк җирендә. Прозада берничә бит таләп иткән күренешне автор берничә юлга сыйдыра. Шигырь ике яшь егетнең туган илне сакларга китү картинасын, “Сагынырсыз, кызлар, таң атканда инде булмабыз” дип, аерылышу моңын зур осталык белән тасвирлап бирә. Шагыйрь халык иҗаты мотивларына таянып, милли рухлы, хәтергә сеңә торган, җыр яратучан образлар тудыруга ирешә. Әсәрдә халыкның үзенә генә хас фикерләү рәвеше сизелә.

Ертылган рәcем” шигырендә И. Юзеев үзәк шигъри образ итеп җил сурәтен ала һәм аны үзенчә үстереп җибәрә. Шаян җил лирик геройга ертып ташланган бер рәсем кисәген алып килә. Шагыйрь, җилнең эшен хуп күреп, “сагыну, яратулар ташып тора, уйчан күзләр, куе кашлардан” дип, нәкъ халык җырындагыча, берничә типик сызык белән лирик портретны сурәтли. Бу кечкенә, башка кеше өчен әһәмиятсез күренгән деталь, төп кичереш үсешенә алып керә, яшьлек, мәхәббәт турында җитди уйлануларга юл ача. Шуннан соң, җил образы нәкъ традицион мәгънәдә янәдән кабатлана, алкалы композиция төзи һәм шагыйрьгә “мәхәббәтнең кадерен белмисең, үз сөюең җилдәй очмаса” дигән нәтиҗәсен әйтеп салырга мөмкинлек тудыра.






Йомгак

И.Юзеев заман сулышын, андагы кытыршы якларны сизгер күңеле белән тоемлап, күңеленә авыр алып яши, һәр шигъри юлы йөрәгеннән саркып чыга. И.Юзеев шигырьләре композицион яктан төзек һәм камил эшләнгән.

Илдар Юзеев тормыш–яшәешкә үзенчәлекле мөнәсәбәтнең әдәби–эстетик чагылышы булган романтизм юнәлешен үз итә. Тематик-проблематик яссылыкта шагыйрь иҗатында иң еш мөрәҗәгать ителгән темалар буларак мәхәббәт, яшьлек темалары аерылып чыга. Шуңа мөнәсәбәттә “Ике малай китә армиягә”, “Егет күңеле далада” һ.б. лирик әсәрләрдә авырлыкларга баш имәүче, хөр күңелле лирик герой күтәрелә, мәхәббәт идеалы тудырылып, еш кына саф мәхәббәт акылдан өстен куела, яратуның төрле төсмерләре, шатлык-үкенечләре җанлы сурәтләрдә бирелә (“Сине уйлап янам”, “Мин гашыйкмын”, “Әллә мине көтмәгәндер дисәңме?”). Моннан тыш И.Юзеев иҗат дәвамында хакыйкать темасын да читләтеп үтми.

Җырлап уздым урман арасын”, “Тып-тын иртә”, “Балалыкка кире кайтам әле” кебек шигырьләрендә авыл темасы чагылыш таба, боларда лирик геройның еш кына үткәндәге хатирәләр белән яшәве, яшьлеге узган авылны, аның үзгә моңын, cерле таңнарын, йолдызлы төннәрен сагынуы сагыш хисен алга чыгара. И.Юзеевны әхлакый кыйммәтләренең югала баруы, халкыбызга хас гореф–гадәт, йолаларның онытылуы хафага сала. Моннан тыш әдипне туган җир, тел язмышы, ата-анага мөнәсәббәт, ирек-азатлык һ.б. мәсьәләләр борчый. “Әй, кеше”, “Сакмы йокың, кеше!”, “Мин табарга тиеш” кебек фәлсәфи-романтик эчтәлекле шигырьләрендә исә җир, галәм язмышына бәйле проблемалар күтәрелә.



Кулланылган әдәбият исемлеге

I. Чыганаклар:


  1. Юзеев И. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1том.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.— 383 б.

  2. Юзеев И. Мәхәббәт китабы. Шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 1982.— 352 б.

  3. Юзеев И. Калдыр, аккош каурыеңны...: Шигырьләр.— Казан: «Татар китабы», 1997.— 240 б.


  1. Фәнни әдәбият

  1. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.— ред. А.Г. Әхмәдуллин.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.— 238б.

  2. Әдәбият белеме: терминар һәм төшенчәләр сүзлеге / Д.Заһидуллина, В.Әминева, М.Ибраһимов, Н.Йосыпова, Ә.Закирҗанов, Т.Гыйлаҗев, Г.Гайнуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

  3. Вәлиев М. Гамәл дәфтәре: Әдәбият һәм тормыш турында уйланулар / М.Вәлиев.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.— 447б.

  4. Даутов А.И. Илдар Юзеев шигъриятендә романтизм / А.Даутов.— Казан: «Интелпресс» нәшр., 2002.— 152б.

  5. Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән / Р.Мөхәммәдиев.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.— 216б.


1 Мөхәммәдиев Р. Үзе таныш, үзе яңа моң.../ Якутлар табыладыр вакыт белән: / Бүгенге татар әдәбиятындагы эзләнүләр турында /. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1983. 98 б.

2 Галиуллин Т. Еллар юлга чакыра. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1983. – 98 б.

3 Даутов А. И.Юзеев шигъриятендә романтизм. – Казан: “ Интелпресс” нәшр., 2002. – 12 б.

4 Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – 187 б.

5 Шунда ук. – 145 б.

6 Вәлиев М. Дөньяның гамьнән башка яме юк // Казан утлары. - 1973. - №2 - 179 б.

7 Мөхәммәдиев Р. Әгәр без янмасак... Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1980.


Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конференция эше "И.Юзеев иҗатында тема-проблемалар төрлелеге""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инженер по обслуживанию многоквартирного дома

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 151 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.11.2018 1525
    • DOCX 84.5 кбайт
    • 20 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Залялиева Лейсан Равилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Залялиева Лейсан Равилевна
    Залялиева Лейсан Равилевна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 7
    • Всего просмотров: 14570
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 120 человек из 43 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Мини-курс

Успешный педагог: навыки самозанятости, предпринимательства и финансовой грамотности

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 41 человек

Мини-курс

Искусство и техника: совершенствование в художественной гимнастике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Финансовый анализ

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов