Инфоурок Другое КонспектыКонкурс среди девочек начальных классов "Нәни принцесса"

Конкурс среди девочек начальных классов "Нәни принцесса"

Скачать материал

 Кышның әле генә күзен йомып, язның зәңгәр тәрәзәләрен ачкан матур бер мизгелдә без зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген без сезнең күңелегезгә шатлык китерергә, сезнең хөкемгә бәйрәм бүләк итәргә теләдек.        Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар. Без бүгенге кичәбезне  гүзәл һәм уңган кызларга багышлыйбыз. Кичәнең исеме дә “Нәни принцесса” дип атала.

  Ә хәзер кызларыбызны залга чакырыйк. Рәхим итегез кызлар.Кадерле балалар, ничәнче сан астында чыгыш ясауны билгеләр өчен, ромашка таҗларын өзәбез.

     ( кызлар музыка астында тезелеп басалар)

     Хөрмәтле дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар килеп тә җитте. Иң элек без бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик: ...

Жюриларның үз урыннарын алуларын сорыйбыз.

    Жюриның гадел булуын, ә тамашачыларның кызларны яратып алкышлауларын кызганмауларын  телибез.

   Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз. Ул  "Таныш булыйк” дип атала.

Исемең ничек, чибәр кыз,

Яле, танышыйк әле.

 Хәерле сәгатьтә! Башладык!  Таныш булыйк!

                  

 Кызлар шигырь тыңлый

                Шигъриятне

              Яратырлар икән шул хәтле.

 Яраталар алар Есенинны

Яраталар алар Зөлфәтне.

Кашын җыереп 1 кызыкай

-Шигырь,-диеп көлгән була

-Подумаешь,важность-диеп

Эре генә йөргән була.

Әй,чибәркәй,югалтасың

Бу дөньяның ярты ямен,

Елар идең, көләр идең

Әгәр сизсәң шигырь тәмен.

   Безнең кызларыбыз,әлбәттә,шигырь тәмен белүчеләр.Чираттагы ярыш белән шигърият дөньясына керербез

  Мин  сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигъри юлларын укырмын,сез аларны дәвам итәрсез.Аның исемен,авторын әйтерсез.

 

в)Иртәнге таң нурыннан ...

                      

е) Бик матур бер җәйге көн:өстәл янында бер сабый

         (Ян тәрәзә каршысында иртәнгә дәресен карый.)

(Г.Тукай. "Эш беткәч уйнарга ярый”)

 

Алдагы бәйгене игълан итәм.Ул “Минем хоббием” дип атала.Буш вакытларында кемдер җырларга,кемдер биергә, кемдер аш-суга оста, кемдер шигырь чыгара,тегә-чигә.Хәзер без сезнең шул яктан осталыкларыгызны тикшерербез.

Бераз артистлык сәләтен дә тикшереп алыйк. Хәзер пантомима күрсәтү. Мин  сезгә имтихан  биргәндәге кебек билетлар әзерләдем. Билетларга кемгә нәрсә күрсәтергә  икәнлеге язылган.

1.фигуралы шуу

2.ач сыер

3.штанга күтәрү

4.трамвайда бару

5.кайнаган чәйнүкне

6.кортлы алма ашау

7. икеле алу

    Алдагы бәйге “Мода” дип атала.Сез  һәрберегез үзегез алдан әзерләгән киемнәрегезне тәкъдим итәргә тиеш буласыз.

Алдагы бәйге “Балык тоту” дип атала.Принцесса барлык төр эшләрне дә белергә тиеш.Һәр балыкка табышмак эләккән.Сез балыкны тотарга һәм табышмакка җавап табарга тиеш.

* Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.

(Суган)

* Бер кисмәктә мең егет.

(Кыяр)

* Кызыл кызы җир өстендә,

Чәчләре җир өстендә.

(Кишер)

* Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк.

(Кабак)

* Аяксыз-кулсыз, мең кат кигән.

(Кәбестә)

* Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.

(Карбыз)

Жил на свете мальчик странный

Необычный, деревянный,

Но любил папаша сына

Шалунишку : (Буратино).

 

И на мачеху стирала,

И горох перебирала

По ночам при свечке,

А спала у печки

Хороша, как солнышко

Кто же это: (Золушка).

 

Для него прогулка - праздник

И на мед особый нюх,

Это плюшевый проказник

Медвежонок: (Вини-Пух).

 

Маленькая девочка весело бежит

По тропинке к домику, что в лесу стоит,

Нужно этой девочке к бабушке скорей

Отнести корзиночку, посланную с ней. (Красная шапочка).

 

Смышленость этого мальчика

Спасла его и шесть братишек,

Хоть ростом мал он да удал

Так кто из вас о нем читал. (Мальчик с пальчик).

 

Появилась девочка в чашечке цветка,

И была та девочка чуть больше ноготка.

В ореховой скорлупке та девочка спала

И маленькую ласточку от холода спасла. (Дюймовочка).

Алдагы ярыш “Көзгем минем, әйт дөресен” дип атала .Сезгә бу эштә тылсымлы көзге ярдәм итәр.Ул  сөйләшә белә. Кызлар, сез көзгегә карап,үзегезне-үзегез  ягымлы,матур сүзләр белән мактарга тиешсез. Хөкемдарлар сезнең артистлыкны  исәпкә  алырга тиешләр. 

 

Алдагы ярыш “Веникбол” дип атала.Сез себерке ярдәмендә билгеләнгән урыннан  шарны финишка алып барып җиткерергә тиеш.

Сезнең әти-әниегез балга китте, ди.Сез өйдә апаегыз белән икегез генә калдыгыз,апаегызны йоклатырга кирәк.Кулыгызга курчакны алыгыз һәм йоклатыгыз.Алдагы бәйге”Нәни сеңлем” дип атала.

.Ә хәзер балларны белү һәм аерым номинацияләрдә бүләкләү өчен сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез.

"Иң уңган кыз”

                           "Иң чибәр кыз”

                           "Иң сөйкемле кыз”

                           "Иң зирәк кыз”

                           "Иң тыйнак кыз”

                           "Нәни принцесса”

                 Бүләкләү.

1 а.б. Күзләреңнең каралыгын

          Шомыртлардан алдың мәллә?

          Су буенда гына үскән

          Зифа  талдай синең гәүдәң.

         Үкчәләрең җырын тыңлап,

         Хыялларга бирелеп китәм.

         Әй, син, горур татар кызы!

         Кем бар тагын синдәй бүтән? – дип язган бит шагыйрь дә безнең кызлар турында.

2 а.б. Рәхмәт, кызлар.

         Ходай ахры, сезне шулай

         Соклансыннар өчен яраткан.

         Яраткан да читтән карап торып

         Соклансын дыр шулай озактан.

Борчулары, мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән "Нәни Принцесса” бәйгесе үтеп тә китте. Әмма  аның чаткылыры хәтерләрдә озак сакланыр.

   Рәхмәт кызлар. Сезгә киләчәк тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез.

   (Муз. астында кызларны чыгару)

1 а.б.  Кояш балкып торсын баш очында

          Ай сакласын җирнең йокысын,

          Ишекләрне кара төннәрдә дә

          Тик шатлыклы хәбәр китерсен.

2 а.б.   Юллар туры, еллар тыныч булсын

           Кояш сипсен бетмәс җылысын,

           Еллар алып килсен һәммәбезгә

           Бәхетләрнең иң-иң олысын.

  Хөрмәтле тамашачылар игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

* Чылт-чылт күзле,

Адәм төсле йөзле,

Үчекләшер үзе,

Ходайның боерыгы,

Бардыр койрыгы.

(Маймыл)

* Җәй буе акыл сата,

Кышын боз булып ката.

(Бака)

* Кош түгел, оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата.

(Тиен)

* Койрыгы озын,

Үзе кыска,

Мәчедән курка.

(Тычкан)

* Яр астыннан яу уза, −

Кылычлы да мылтыклы.

(Балык)

* Урманнан чыгар,

Койрык асты чуар,

Түше белән шуар,

Кеше күрсә − куар,

Алты аяклы,

Алтын сыртлы.

(Елан)

Жил на свете мальчик странный

Необычный, деревянный,

Но любил папаша сына

Шалунишку : (Буратино).

 

И на мачеху стирала,

И горох перебирала

По ночам при свечке,

А спала у печки

Хороша, как солнышко

Кто же это: (Золушка).

 

Для него прогулка - праздник

И на мед особый нюх,

Это плюшевый проказник

Медвежонок: (Вини-Пух).

 

Маленькая девочка весело бежит

По тропинке к домику, что в лесу стоит,

Нужно этой девочке к бабушке скорей

Отнести корзиночку, посланную с ней. (Красная шапочка).

 

Смышленость этого мальчика

Спасла его и шесть братишек,

Хоть ростом мал он да удал

Так кто из вас о нем читал. (Мальчик с пальчик).

 

Появилась девочка в чашечке цветка,

И была та девочка чуть больше ноготка.

В ореховой скорлупке та девочка спала

И маленькую ласточку от холода спасла. (Дюймовочка).

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конкурс среди девочек начальных классов "Нәни принцесса""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий отделом архива

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 140 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.04.2016 507
    • DOCX 23.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайсина Фаузия Марселовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гайсина Фаузия Марселовна
    Гайсина Фаузия Марселовна
    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11634
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой