Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / Конкурсная работа ученика на тему "Җәннәт-әниләрнең аяк астында"

Конкурсная работа ученика на тему "Җәннәт-әниләрнең аяк астында"

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Җәннәт – аналарның аяк астында...

Ризатдинова Алия, Әлмәт шәһәренең 17 нче урта белем бирү мәктәбе

( укытучысы Кәшипова Наилә Җәдит кызы)

Күренекле педагог, мәгърифәтче, галим Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан әйтелгән әлеге гыйбарә күпләрне уйланырга мәҗбүр итәдер, минемчә.

Әни, әнкәй, инәй... Кеше өчен алтын – көмешләрдән дә кыйммәтле, үз җаныннан да кадерле, барлык изгелекләрдән дә изге сузләр шушыдыр. Үз гомерендә адәм баласына бу сүзләрне ничәмә – ничә тапкыр кабатларга туры килә икән? Әмма күпме генә кабатламасын, әлеге сүзләрдән ул һич кенә дә туймый, киресенчә, еллар узган саен “әни” сүзенең тәмен ныграк тоеп яши . Күпме наз, күпме җан җылылыгы бу сүздә!

Әнкәйләр – безгә тормыш биргән гүзәл затлар. Һәр кеше өчен үз әнисе кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием- кадерлеләрдән дә кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем “әннә” сүзе белән ачылган. Әнием мине күкрәк сөтен имезеп үстергән, көннәрен дә, төннәрен дә миңа - газизенә багышлаган. Әнием – минем җан юлдашым, терәгем, киңәшчем, яклаучым һәм таянычым. Аллаһы Тәгалә тарафыннан ана булу бәхетенә ирешеп, үз сабыйларымны кеше итәр, күңел түремә әнием салган тәрбия җимешләренең куанычын татыр көннәрем алда әле минем. Шул көннәрдә дә янәшәмдә әниемнең булуын, аның кытыршы кулларының җылысын тоясым , “балакаем” дигән татлы сүзен ишетәсем, “әнием – бәгырем” дип өзелеп торасым килә. Учларыма әнием кулын алып мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм хәсрәтләр онытыла. Янәшәмдә әнием булганга минем тормышым дәвам итә, киләчәгемнең яхшы һәм бәхетле булачагына ышанычым арта. Мин шуны яхшы аңлыйм: тормышта мин бәхетле икән, әнием дә чиксез бәхетле булачак, чөнки ана һәм баланы гомер азагына кадәр бәйләп торучы күзгә күренмәс җепләр бар. Шуның берсе генә кинәт өзелсә дә, бу ике кешенең яшәү мәгънәсе бетәчәк. Әниемне бәхетле итәр өчен кулдан килгән бөтен нәрсәне дә эшләргә ризамын, бары әниемнең күзләреннән шатлык чаткылары сүнмәсен дә, Ходай биргән гомерендә бала хәсрәте татырга язмасын иде.

Бүгенге көндә мәгънәсез сугышларда, тәртипсезлекләргә корылган Армия сафларында вафат булган сөлектәй ир – егетләребезнең , наркотик дигән афәттән котыла алмаганнарның, вәхши яшьтәшләре тарафыннан мыскылланып, җәберләнеп үтерелгән егет һәм кызларның газиз әниләренә сабырлыклар телим. Күпме сабый “әни” дигән кадерле сүзне әйтә алмыйча чит кешеләр гаиләсендә, я булмаса, балалар йортларында тилмерә. Үз әнием янәшәсендә менә шундый “күке” аналарның күп булуы да борчый мине. Килер бер көн, бу сабыйлар үсеп җитәрләр, үзләре тормыш корып җибәрерләр. Шул вакытта аларның бусагасында кайчандыр ташлап калдырган аналары пәйда булыр. Бу аналар балаларының күзләренә ничек карар да, үзләренең яшьлектәге гамәлләрен ничек аңлатыр икән? Бала күңеле ананы кичерерме?

Уйлансаң, уй җитәрлек. Мәрхәмәтсезлек тулы дөньяда яшибез, илебездә картлар йортлары артканнан арта. Гаиләдә 4-5 бала тәрбияләп үстергән аналарның да кайберләрен шушы йортта күреп җан сыкрый.Төннәр буе бишек тирбәтеп, балам сәламәт, бәхетле булсын, җитеш тормышта яшәсен дип җан аткан ана үзенең картлар йортыннан соңгы юлга китәсен күз алдына да китермәгәндер , мөгаен. Каян килә бу гамьсезлек?Әллә соң балаларының шундый булуында әниләр үзләре гаеплеме? Әллә үз балаларын бар нәрсәдән дә өстен куеп яратканга аларны Ходай шулай сыныймы? Сорауларга җавап табасы бар, дөньядагы ана хакы турында уйланасы бар. Инша исемендә китерелгән “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән юлларны һәр кешегә ишеттерәсе, аңына җиткерәсе бар.

Әй, кешеләр! Дөнья рәхәтлекләрен читкә куеп, җәннәт эзләп гомер итмәгез. Янәшәгездә газиз әнкәйләрегез булу, аларның җылы карашын, назын тою, татлы сүзен ишетү , менә шушыдыр - сезнең җәннәтегез. Әнкәйләрне олылагыз, яратыгыз, якты йөзегезне, игътибарыгызны кызганмагыз. Әнкәйләрегезне рәнҗетүдән, аларның рәнҗешләрен татудан сакланыгыз!

Язмасын ялгыз калырга

Тормыш шаулап торганда.

Әйләнә – тирә ягыңда

Кешеләр кайнаганда.

Беркайчан да онытмагыз

Алда Сират күпере.

Әниләр безне кичерер,

Тик Ходай кичерерме?

(Р.Низамова “ Сират күпере)



Общая информация

Номер материала: ДВ-185494

Похожие материалы