Тема : “АбдуллаАлишәкиятләре – энциклопедия”.
Кереш.
Габдуллаҗан
Габделбари улы Алишев 1908 елның 15 сентябрендә Казан губернасы Спас өязенең
Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.Абдулла алты – җиде яшендә
әтисеннән укырга-язарга өйрәнә. Әнисе Газизә апа бәетләр, шигырьләр язып нәни
Абдулланы иҗатка рухландыра.1927 елларда ул әдәби иҗат өлкәсендә каләмен сыный
башлый. Ә 1939 елдан СССР Язучылары берлеге әгъзасыбула.
Абдулла
Алиш балалар өчен 25 ләп әкият яза. Алар төрле газета-журналлардабасылалар.
Ул
балаларның яраткан язучысы булып таныла.
Мин
аның бик күп әкиятләрен укыдым: “Нечкәбил”, “Сертотмас үрдәк”, “Бик яхшы сабак
алды ябалак”, “Каз белэн Аккош”, “Куян кызы”, “Песиләр һәм куселәр” ,
“Койрыклар”.Исемнәрдән күренгәнчә, язучы балаларны табигать дөньясын, җир-су,
үсемлекләр, ерткыч һәм йорт хайваннары, кошлар, җәнлекләр белән таныштыра.
Аның
язган әкиятләре кызык, тормышчан, тәрбияви, ә иң мөһиме мин шундый фикергә килдем,
алар энциклопедия кебек.
Башта
энциклопедия сүзенең мәгънәсен «Татар телененаңлатмалысүзлегеннән» (2013)
карапкитик. “Белемнең барлык яки аерым тармакларына карата аңлатмалы сузлек
формасында төзелгән белешмә кулланма. Күч. Тормышны һәрьяклап, киң яктырта
торган сәнгать әсәре” диелгән анда. Алишның әкиятләре бик куп мәгълүмәт бирә,
аларны белешмә һәм кулланма буларак дәресләрдә куллансаң була. Бу мәгълүмәтләр
дөреслеккә туры килә, ләкин алар балалар өчен аңлаешлы әкият телендә язылган.
Минем
эзләнү эшләрем Абдулла Алишның берничә әкияте буенча булачак. Аның бу
әкиятләре “Ана әкиятләре” бәйләменнән, кечкенә яшьтәге балалар өчен диеп
язылган. Шул китапның башында ул менә мондый кереш сүзләр яза: “Рөстәм әле бик
кечкенә, аңа бары биш кенә. Шулай булса да ул узе песи баласы кебек бик шаян:
җитмәгән җире, сөйләмәгән сүзе, эшләмәгән эше юк. Әнисе Рөстәмне бик ярата.
Береннән- бере кызыклы әкиятләр сөйли, матур-матур көйләр көйли. Рөстәм бу
әкиятләрне бик яратып тыңлый, кайберләрен отып та ала, бакчага баргач,
иптәшләренә дә сөйли. Ул әкиятләрне минем дә тыңлаганым бар. Миңа да ошыйлар.
Сезгә ошармы икән соң алар, кадерле балалар?” Бу сүзләр белән тулысынча
килешәм, чыннан да аның әкиятләре береннән-бере кызык.
Алар
аерым китап итеп чыгарылган, шулай ук рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Шул
әкиятләрне кулланып темамны ачып китәм, исбатлыйм.
Төп
өлеш.
Иң
танылган “Нечкәбил” әкиятенннән башлыйм. Шуны әйтеп китәсем килә, Абдулла
Алишның әтисе умартачы булган. Шуна курәдер инде әкияттә бал җыю һәм бал аерту
күренеше бик әйбәт тасвирланган.
«Алыпкайтканбалын,
ашыйторганазыгынкәрәзкүзәнәгенәсалыймдисә, ни күрсенНечкәбил:
ятьмәдәнэшләнгәнбитлеккигәнбабай,
шундыйукбитлеклебермалайНечкәбилләрөенәтөтенөрделәр, ә умартакортлары,
төтеннәнкуркып, тышкайөгерәләр. Карышучыларныһәмрамдакалучыларныйомшак канат
беләнсеберәләр. Бал тулырамнарны бал суыртучыларгаилтепбирәләр.
Әнәандааккалайданэшләнгән бал суыртумашинасыәйләнә. Күзәнәкләрдәгесыек бал,
суыртукөченәкаршы тора алмыйча, машина стенасынасибәли.
Аннан соңтатлы бал такта чиләккә су кебекагыптөшә. Тирә-якка бал исесибелә,
сизгер бал кортынагынатүгел, буисбезгәдәсизелә.
Ә нигәсоң бал кортларыкилмиләр. Савыттирәливыжылдапочып, йөдәтепйөрмиләр.
Чөнкимоннан башка чәчәкләрдәдә бал күп, барлыкумартакортлары да тук. Ә менәсин,
табышбеткәч, бал исечыгарып кара, ничекчыдарсың, бичара!
Умартакортларысавытыңнысырыпалырлар, кайсылары, балгабатып, чыгаалмый да
калырлар. Булышыргашөпшәләрдәкилепҗитәр, чиләкэчендәгебалың минут эчендәбетәр.
Әлегеҗантыныч, һичюккуркыныч. Агаччиләккә бал ага, кәрәзкүзәнәкләребушап кала.»
Бу
әкиятне укып нинди мәгълүмәт туплап була икән?
Мин
менә нәрсәләр белдем:
-балавыздан
шәм ясыйлар;
-
бал кортлары ерак җирләргә очалар, бал җыялар, ояларында меңнән артык корт яши
һәм һәрбер кортның уз вазыйфасы бар.Алар бер чәчәктән икенче чәчәккә очалар
һәм серкә тараталар – бу усемлекләрнең уңыш бирүчәнлеген арттыра. Бал кортлары
янгырдан куркалар, бал корты кешене тешләгәннән соң улә.
-саранчалар
игеннәрне юк итәләр;
-
озынборыннар ( комар) бизгәк авыруы тараталар, кояштан куркалар;
-
кигәвеннәр (овод) тир исен яраталар, хайваннарны, кешеләрне каты итеп
тешлиләр;
Никадәр
яңалык!
Татар
телендә кош-кортларның атамалары булуы да бик мөһим роль уйный.
“Сертотмас
үрдәк” әкиятен карап китик:
-үрдәкләр
оча, йөзә, тиз йөгерә беләләр икән. Алар җиләкләр,симез кортларны ашыйлар;
-керпеләр
симез тычканнар һәм усал еланнар белән тукланалар;
-куяннарнын
колаклары озын, алар алмагачларны кимерәләр. Менә ни өчен бакчада агачларны
акбурга буйыйлар икән!
-аюлар
бал, бүреләр сарык ашарга ярата.
,,Бик
яхшы сабак алды ябалак” әкиятен карап китик:
-
урманда төрле агачлар үсә, җиләкләр пешә, күп төрле җәнлекләр яши. Урманнарның
очы-кырые күренми.
-
Буре- ерткыч, төлке-хәйләкәр, куян- куркак, еланнар – агулы.
-
ябалакнын башы песинекенә, йоннары тавыкныкына охшаган,кузләре зур, алар
көндез күрмиләр, ауга да кич белән йөриләр, мәче мыраулаган, бала елаган
тавышлар чыгаралар. ( Кызык өчен ябалакның характеристикасын ачып укыдым.
Барлык сузләр дә дөрес)
-
кичен кошлар сайрамый.
-
кошларда – томшык, ә ерткычларда – борын була.
Йомгак.
Абдулла
Алишның кайсы әкиятен укысаң да менә шундый кызыклы мәгълүмәтләргә тап буласың.
Әкиятләре аша автор балаларны,зурларны да табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары
белән кызыклы әкият телендәтаныштыра. Укыган саен укыйсы гына килеп тора.
Күренекле
язучы Гази ага Кашшаф 50 нче елларда Алиш әкиятләрен “ энҗе бөртекләре” нә тиңләгән
булган. Дөреслеккә туры килә!Кызганычка каршы татар телендә язылган
энциклопедияләр бик аз бит. Википедиянең татарча версиясе дә 2003 елның 15
сентябрендә генә барлыкка килде. Минемчә менә шушы проблеманы Абдулла Алишның
әсәрләре чишә аладыр бәлки.Алар бит саф татар телендә язылган. Әкият формасында
булуы төрле яшьтәге кешеләрне кызыксындыра. Әкият яратмаганкеше юктыр ул җир
шарында !
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.