Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект. Ачыйк күңелләрне ак нур белән-Ә.Еники

Конспект. Ачыйк күңелләрне ак нур белән-Ә.Еники



Внимание! Сегодня последний день приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

МБОУ “СОШ №11”

“Ачыйк күңелләрне ак нур белән...”

Язучы Ә.Еникинең тормышына һәм иҗатына багышланган
әдәби-музыкаль кичә









Мероприятие разработала
учитель татарского языка и литературы МБОУ “СОШ №11”
Хисамова Лейсан Миннаилевна
















Альметьевск, 2012

Әлеге кичә рус телле балаларда татар теленә мәхәббәт,хөрмәт уяту; татар мәдәниятен, сәнгатен, татар халкының күренекле вәкилләре тормышын һәм хезмәтен тулырак өйрәнү , аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү максатларыннан үткәрелә.


Сәхнә түрендә әдипнең портреты, “ Ачыйк күңелләрне ак нур белән...” исемле китап күргәзмәсе. Өстәлгә Ә.Еники китаплары, кара савыты, каурый куелган.

Әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган слайд-шоу.

Азан тавышы яңгырый.


Алып баручы:

Киек казлар илгә кайта иде-

Каңгылдашып күккә эленеп калды...

Офыкларга сары сагыш кунды,-

Парә-парә бәгырь телеп калды.

Югыйсә бит ул көн бәйрәм иде-

Рәнҗеп китми иде беркем җирдән.

Җыелдык без бу көн дәррәү кубып,

Очрашырга Еникинең рухы белән.

  • Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, кунаклар. Бүгенге әдәби-музыкаль кичәбез халкыбызның рухи тормышы һәм әдәбияты тарихында тирән эз калдырган олы шәхес, татар әдәбияты классигы, хикәяләр остасы, күренекле язучы Әмирхан Еникигә багышлана.

Аның туган халкына эчкерсез мәхәббәт, горурлык хисе белән язган әсәрләре, халкыбыз өчен елдан-ел кадерлерәк була бара, китап сөючеләр күңеленә тирәнрәк үтеп керә.


Укучы әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.

Татар халкының күренекле язучысы Ә.Еники 1909 нчы елның 2 нче мартында хәзерге Башкортстан Республикасы Благовар районы Яңа Каргалы авылында морзалар нәселеннән булган таза тормышлы крестьян гаиләсендә туа.1911 нче елда әтисе гаиләсе белән Дәүләкән авылына күченә һәм анда сәүдә белән шөгыльләнә. Кечкенә Әмирхан үзенең балалык һәм мәктәп елларын шушы авылда уздыра. 1925 нче елда Казанга килә.Китап кибетендә эшләгәннән соң, Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы вакыттан ул кулына каләм ала, иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Нәтиҗәдә матбугат битләрендә беренче әдәби парчалары, хикәяләре басыла. 1927 нче елдан алып сугыш башланганчыга кадәр төрле җирләрдә булып һәм күп эшләрдә эшләп, әдип бай тормыш мәктәбе уза. 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан кайткач, “Совет мәктәбе” журналы редакциясендә, Татарстан радиокомитетында, Казан авиация техникумында эшли, ә 1953 нче елдан профессиональ язучы булып китә.Бөек Ватан сугышы елларында язучы “Бала”, “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә”, “Ялгыз каз”, “Мәк чәчәге” һәм башка хикәяләрен яза. 1954 нче елда ул “Рәхмәт,иптәшләр” повестен яза. Бу әсәр рус теленә тәрҗемә ителә. Төрле елларда Ә.Еникинең “Саз чәчәге”, “Йөрәк сере”, “Кем җырлады?” “Шаяру”, “Туган туфрак”, “Төнге тамчылар”, “Курай”, “Тынычлану” һ.б. әсәрләре дөнья күрә. “Соңгы китап”дигән әсәре автобиографик повесть жанрында язылган. 1984 нче елда “Юлчы” исемле хикәяләр җыентыгы һәм русча “Повести и рассказы” китабы өчен Ә.Еникигә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Татарстан Республикасының халык язучысы Ә.Еники иҗатында юмор-сатира, әдәби тәнкыйть, очерк, публицистика,мемуар әсәрләр, тәрҗемәләр зур урын алып тора.Үзенең әсәрләре дә рус, төрек, гарәп, инглиз һәм башка телләрдә дөнья күрде.


Укучы.

Еникидәй бөек әдипләрне

Халкым, күңелеңә ал әле.

Син ич аның белән бүген шанлы

Авыл булдың, Яңа Каргалы.

Каз үләнен, юл тузанын таптап,

Синдә йөгереп үскән Еники

Аның төсен монда һәрбер агач,

Һәрбер урам, һәрбер өй саклый.

Мәдрәсәңдә тырышып белем алган,

Синнән чыгып киткән Казанга.

Күзләренә яшьләр килгән аның,

Китабына сине язганда.


Әдипнең тормыш юлына, иҗатына караган истәлекләр, фотосурәтләр, китап күргәзмәсе белән танышу.


Кичәнең төп өлеше әдипнең “ Кем җырлады” хикәясенә нигезләнеп төзелгән сценарий буенча алып барыла.


Язмада “Казан кичләре” җыры яңгырый. Х.Туфан сүз., С.Садыйкова муз. Ш.Әхмәтҗанов баш.


Укучы әсәрдән өзек укый.

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде. Көзге караңгы төндә җимерек бер кечкенә генә станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде. Эшелоннар икесе дә бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездыныңгына паровозга якын очында бер-ике классный вагоны бар, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде.

... Теплушкаларның берсендә, түбәндәге сәкедә каты яралы яшь лейтенант татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы аның тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул ни йоклый, ни уяна алмыйча, яртылаш һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында бсып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа ... Ләкин бу хәл озакка бариый , тагын бөтен тәне буйлап ут тарала, күзләрендә бизгәк чаткысы кабына. Бераздан егет күз кабакларын акрын гына йома һәм, һушын югалтып, яңадан эссе томан эчендә йөзә башлый. Яткан урынын да, туташның кагылуын да, хәтта шприцның очлы инәсен дә ул инде тоймый ...

Әллә шул чакта ,әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?.. Еге , үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы, хәлсезләнеп, мендәр читенәавып төште. Шәфкать туташы, куркынып, тизрәк аның кулын алды, пульсын капшады. Әмма егет һушыннан язмады, дөресрәге, һичнәрсәне, һичкемне сизмәс булса да, җырны ишетүдән туктамады. Яңадан бөтен дөньясы эссе томанга йотылса да, җыр... җыр калды ...

Алып баручы.

Сиңа гына атап чиккән идем,

Мәхәббәтем салып җепләргә,

Ал чәчәкләр тик син, дигән идем,

Сынау килде безнең хисләргә.

Кулъяулыгым сакла хәтер итеп,

Сагынганда алып карарсың,

Онытма син мине ерак китеп

Сөюемне шуннан аңларсың.

Ай, былбылым” җыры башкырыла. Татар халык җыры.


Укучы әсәрдән өзек укый.

... Кыз, үзенең ниндидер яраткан көен эзлиме, бер җырны башлый да, бетермичә, икенчесенә күчә, бераз җырлагач, туктап тынып тора, аннан тагын акрын гына башлап китә. Үзен тирәнрәк тәэсирләндергән кайбер көйләрне озаграк та җырлап куя, әмма ул кем дә булса мине ишетәдер дигән уйны күңеленә дә китерми иде, әлбәттә.


Су буенда учак яна” җыры башкарыла.Н. Касыймов сүз., З.Хәйретдинов көе.


Укучы әсәрдән өзек укый.

...Һәм егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. Эңгер-меңгер вакыты, имеш. Өйдә әнисе ялгызы гына икән. Менә ул, ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, ут кабызып, бисмилласын әйтә-әйтә, тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөлләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш. Өстәлдә яңа гына кайнап чыккан самавыр тора икән. Әнисе аның институттан кайтканын шулай чәй әзерләп көтә, имеш.


Алып баручы.

Кич җиткәч тә кайтыр төсле итеп,

Көтәсеңме олы улыңны?

Карыйсыңмы чыгып киткән якка,

Каш өстенә куеп кулыңны?

Һәркөн саен, буш вакытың саен,

Искә аласыңдыр син мине.

Солдат булдым, еракларга киттем,

Саклыйм хәзер туган илемне.

Күңелеңне, әнкәй, һич төшермә,

Үтәр көннәр, үтәр атналар.

Тынычлык һәм сәламәтлек булсын,

Исәннәр бит кире кайталар.

Юкка әйтә халык, балаларның

Күңеле, дип, сөя даланы.

Мөмкинмени истән чыгарырга

Сиңа тормыш биргән ананы?

“Тәрәзәләр-әни күзләре” җыры башкарыла.


Алып баручы.

Күз алдыма килә томан аша

Сабый чаклар, мәктәп еллары.

Айлы язгы кичләр, Кабан күле,

Бөдрә таллы Идел буйлары.

Их, Казаным, нурлы Казаным син,

Таныш миңа һәрбер сукмагың.

Күңелемне минем яктырталар.

Йолдыз кебек якты утларың.

Казан, Казан, синдә калды әнкәй,

Туганнрым, якын дусларым.

Синдә калды кайнар мәхәббәтем,

Чия бакчам, җырчы кошларым.


Укучы Х.Туфанның “Агыла да болыт агыла...”исемле шигырен укый.


Туган тел” җыры башкарыла. Г.Тукай сүз., халык көе.

Укучы әсәрдән өзек укый.

... Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте - егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады.

Поезд китте, ялгыз кабер торып калды.

Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, ашыгып, кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте әйтерсең егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды.

Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

Курайда “Тәфтиләү” дигән татар халык көе башкарыла.


Алып баручы.

Ә.Еники үзенең бөтен гомере , яшәү рәвеше, иҗаты һәм эшчәнлеге белән татар әдәбияты тарихында мактаулы һәм дәрәҗәле урын тота. Иң мөһиме: ул гомере буе Кеше булып кала, бай мирас калдыра. Әдипнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәбезне шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:

Табигатьтә-яз,

Илем туфрагына

Ләйсән яңгыр шаулап яуганда,

Чал тарихның теләге шул:

Кешелеккә язсын тагы мең ел

Үткәннәрне барлап яшәргә!!!











57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 27.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров6
Номер материала ДБ-393684
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх