Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Конспект "Бала белән күбәләк" (икенче кечкенәләр төркеме)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Конспект "Бала белән күбәләк" (икенче кечкенәләр төркеме)

библиотека
материалов

hello_html_mc5f291.gifhello_html_m576f0353.gifhello_html_m6b12eb29.gif

Алабуга муниципаль районы 17 нче «Ромашка» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе





Г.Тукай «Бала белән күбәләк»

II кечкенәләр төркеме өчен интеграль шөгыль конспекты

˝Матур әдәбият˝, ˝Танып белү˝, ˝Аралашу˝, ˝Нәфис-нәфасәти˝белем бирү өлкәләре



I кв.категорияле тәрбияче:

Сәлимова Әлфинур Вагизовна



бала3



Алабуга



Максат: балаларның сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

˝Өйрәнү˝ белем бирү өлкәсе: балаларны бөек татар халык шагыйре Г.Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; аның иҗатына кызыксыну уяту, табигатькә карата мәхәббәт чәчәкләргә,күбәләкләргә кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү; аларның матурлыгын күрә белүне уяту.

˝Аралашу˝ белем бирү өлкәсе: тәрбияченең соравы буенча дөрес җавап бирергә өйрәтү. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Исем сыйфат кулланып гади җөмләләр төзергә өйрәтү. Балаларның тирә-юнь турындагы белемнәре арту нәтиҗәсендә аларның сүзлек запасын үстерү һәм активлаштыру.

˝Нәфис-нәфасати˝ белем бирү өлкәсе: ябыштыру күнекмәләре ныгыту, пөхтә эш күнекмәләре формалаштыру.

Үткәрү урыны: төркем бүлмәсендә.

Алдагы эш: бакчадагы әкият почмагына экскурсия, Г.Тукай әкиятләрен, шигырьләрен уку, рәсемнәр карау, дидактик уен ˝Бу кайсы шигырьдән˝, “Су анасы” җырлы- түгәрәле уен.

Җиһазлар: Г.Тукай портреты, китаплар, магнитофон, төсле кәгазьдән чәчәкләр, күбәләкләр, клей, пумала, салфетка, мендәрләр.

Алымнар: әңгәмә, портрет карау, миогимнастика, күрсәтү, сәхнәләштерү алымы, дидактик күнегүләр “Бу кайсы әсәрдән?”, “Матур сүзләр”.





Шөгыль барышы:

  • Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек?

  • Кояшлы көн кебек!

  • Әйдәгез әле, хәзер кояш кебек елмаеп алыйк. Менә йөзләребез дә кояш кебек яктырып китте. Балалар, телләребез матур итеп сөйләшсен өчен аларга гимнастик ясап алыйк.

  • Тел йокыдан уянды,тышка чыкты.

  • Тешләрне чистартабыз.

  • Тәмле әйбер ашадык.

  • Футбол уйныйбыз.

  • Атта киттек.

  • Менә телебез гимнастика ясады,ул сөйләшергә әзер. Дөрес итеп утырдык, аркаларны терәдек. Монда карыйбыз.

  • Сез бу рәсемдә кемне курәсез? (Г.Тукай рәсеме)

  • Ә ул кем соң? (Язучы)

  • Сез аның нинди шигырьләрен, әкиятләрен беләсез? (Балаларның җавабын тыңлау)

  • Ә кайсы шигырен яттан беләбез?

  • Кайсыгыз сөйләргә тели? (“Гали белән кәҗә” шигырен рольләргә бүлеп сөйләү)

  • Менә бу рәсемгә карыйк әле. Кайсы шигырьдән икән? (Тәрбияче беренче куплетны әкрен генә сөйли)

  • Бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

  • Кыз нәрсә белән сөйләшә?

  • Ә болында нинди төстәге чәчәкләр үсә?

  • Балалар, сезнең болынга барасыгыз киләме соң? (килә)

  • Безгә барыр өчен матур сүзләр белергә кирәк. Матур сүзләр әйтсәк кенә, безне болынга кертерләр. (балалар матур сүзләр әйтеп баралар)

  • Менә килеп җиттек. (кошлар тавышы белән музыка куела)

  • Балалар тыңлагыз әле, нинди матур кошлар тавышы. Әкрен генә сөйләшегез, кошларны куркытмагыз.

  • Саф һава. Чәчәкләр исе. Әйдәгез, шушы саф һаваны иснибез. (борын белән сулыйбыз).

  • Болында күпме матур чәчәкләр, аллы-гөлле күбәләкләр оча. Чәчәкләрне таптамагыз, күбәләкләрне куркытмагыз. Алар тирә-юньгә ямь, матурлык биреп торалар.

  • Бу бит, балалар, Г.Тукай язган “Бала белән күбәләк” шигырендәге болын.

  • Хәзер бу рәсемгә карыйк әле. Монда тәртипсез малайлар килеп, чәчәкләрне өзгәннәр, күбәләкләрне куркытканнар,чәчәкләрнең сабагы гына утырып калган.

























  • Без хәзер сезнең белән чәчәкләрне,күбәләкләрне төсле кәгазьдән ябыштырып, балага булышыйк.

  • Ябыштыру өчен безгә нәрсәләр кирәк? (клей, пумала, салфетка, клеенка, төсле кәгазьдән чәчәкләр, күбәләкләр).

  • Пумаланы ничек дөрес итеп тотабыз?

  • Клейны чәчәкнең кайсы ягына буйыйбыз?

  • Мин менә сезгә олы күбәләк ябыштырып күрсәтәм. Күбәләкнең төссез ягын клейладым, ябыштырам, салфетка белән сөртеп куям. Хәзер сез өстәл кырыена килегез, шушы төсле чәчәкләрне буяп, сабакларга ябыштырыгыз.

  • Булдырдыгыз балалар! Нинди матур чәчәкләр! Барыбер бу чәчәкләр балкып тормыйлар.Нәрсәдер җитми. Чәчәкләр үссен өчен нәрсә кирәк? (кояш)

  • Менә хәзер Г.Тукай шигырендәгечә булды. Кызга да болында йөрү күңелле.

  • Сезгә шөгыль ошадымы? Без нәрсәләр эшләдек? Болында үзегезне ничек тоттыгыз?

  • Дөрес, болында үзеңне тәртипле, әдәпле тотарга кирәк. Болынга рәхмәт әйтеп, катыр юлга чыгыйк.

  • Сау бул, яшел, чәчәкле, саф һавалы болын!































Файдаланылган әдәбият:

1. Комплексные   занятие по программе “От рождения до школын под редакцией Н.Е.Вераксы, Т.С.Комаровой, М.А. Ва-сильевой.Вторая младшая группа./авт.-сост.Н.В.Лободина.

2. Төбәкнең         мәктәпкәчә белем бирү программасы.

Р.К. Шәехова.Казан: 2012-142 б.

3. Иңматурсүз. Ата- аналарһәмбалаларбакчасытәрбиячеләреөчен хрестоматия./авт.К.В.Закирова.Казан.

4. Азрак ял итеп алыйк. Физкультминутлар,сүзлехәрәкәтлеуеннар./авт.И.Х.Муяссарова.казан Д998-6 б.

5. Г Тукай «Бала белән күбәләк» китабы.








Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 12.01.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров209
Номер материала ДВ-329515
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх