680857
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокДругоеКонспектыКонспект. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Конспект. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Максат: 1. Укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү, системага салу.БВС, шул дәһшәтле еллар, Бөек Җиңүне якынайтуга татарстанлыларның керткән өлеше турында укучыларга гомуми мәгълүмат бирү.

2.Укучыларның сөйләм телен баету, үстерү.

Укучыларда ватанпәрвар хисләр, өлкән буынга , сугыш ветераннарына хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, мультимедиа «1941-1945»

Материал: музей материаллары.

Сингапур элементларыэй ар гайд,таймд-пэа-шэа

Сыйныфтан тыш чараның барышы.

  1. Сугыш турында гомуми мәгълүматлар.

  2. Маршалларның татар милләтеннән булган солдатлар турында сүзләре.

  3. Сугыш кырында татарстанлыларның күрсәткән батырлыклары

Укытучы сүзе. Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар. Безнең бүгенге очрашу, алдагы дәресләрдән аермалы буларак, мәктәп музеенда. Һәм бу очраклы түгел. Билгеле булганча, илебез быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан бүгенге очрашу шул турыда.Хәзер сүзне 7 А сыйныф укучыларына бирәбез.

Аудиотасмада язма тыңлана.(Ю.Левитанның 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсендә совет халкына сугыш башлану турында хәбәр итүе).

Укучы.(Алия) 1941 нче елның 22 нче июнендә иртәнге 4 тә фашист илбасарлары, илебез чиген үтеп кереп, сугыш башлый. Шул көннән башлап ил тормышында, кеше язмышында кискен борылышлар, үзгәрешләр башлана. Һәммәсе: олысы-кечесе, яше-карты, ир-егетләр, хатын-кызлар дәррәү сугышка күтәрелә.

Укучы(Таня) Совет халкы үз Ватанының азатлыгы , киләчәк буыннарның тыныч тормышы өчен авыр, канлы сугыш алып бара.Тылдагысы да, яу кырындагысы да “Ватан өчен!!!” дип көрәшә.

Укучы(Алия) Бөек Ватан сугышы 1941 нче елдан 1945 нче елга кадәр дәвам итә. 4 ел, 47 ай, 1418 көн һәм төн... Сугышка республикабыздан 560 мең кеше озатыла. Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатыннан 18 640 кеше китә, шуларның 10 131 е генә әйләнеп кайта.

Укучы(Таня)Советлар Союзы Маршаллары татар егетләре һәм кызларының ныклыгын, кыюлыгын, Ватанга бирелгәнлеген югары бәяли.Шуларның берничәсе.

Советлар Союзы Маршалы Георгий Жуков : «Татарлар Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керттеләр.»

Укучы(Алия) Советлар Союзы Маршалы Иван Конев: “Татар егетләре арысланнардай сугышты”

Советлар Союзы Маршалы Константин Рокоссовский : “Татарлар курку белмәс, кыю, оста сугышчылар иде”

Советлар Союзы Маршалы Родион Малиновский : “Мин, карт солдат буларак, сугышта татар сугышчыларын күп күрдем, һәм аларның сугышта ныклык күрсәтүенә , нык ихтыярына гел соклана идем. Бөек көрәштә татар халкы үзенең чыдам, батыр солдатлары белән хөрмәт казанды”

Силютин Даниил саксофонда сугыш җырларына поппури

Укучы(Таня) Фактлар үзләре үк татарларның яу кырында “арысланнар кебек сугышуларын” раслый.Батырлыклары, кыюлыклары өчен орден- медальләр, Советлар Союзы Герое дигән югары дәрәҗәдәге исем белән бүләкләнгәннәр. Әйтик, Советлар Союзы Герое Брест крепосте каһарманы керәшен татары Петр Гаврилов, дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган якташыбыз Газинур Гафиатуллин, Ровно өлкәсе партизаннар берләшмәсенең шартлату төркеме командиры Николай Орлов( чын исеме- Гатаулла Минаев).Сугыш вакытында 93 хатын-кызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.Шуларның икесе-очучы кызлар-Ольга(Ләйлә) Санфирова белән Мәгубә Сыртланова- татар кызлары.1942 нче елның салкын кышында немецлардан иң беренче генералны –фельдмаршал Паулюсны әсир итеп алган Гани Сафиуллин, рейхстаг түбәсенә беренче булып кызыл әләм кадаган Гази Заһитов та- татар милләтеннән.

Укучы(Алия) Яу кырында татар ,чын мәгънәсендә, татар булып кала белгән! Илебездә Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты дигән ике иң зур дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер шагыйрь дә – татар: ул- патриот- шагыйрь Муса Җәлил. Дошман кулында Үлемсезлеккә атлаган, палач балтасы астында да Туган илен, халкын сатмаган 11 җәлилче кебек каһарманнар башка бер генә халыкта да юк, бары тик татарда гына!!! Шагыйрьләр, язучылар сугыш кырында да каләмнәрен куймаган.

Нуретдинов Камил .Ф.Кәрим “Ватаным өчен” шигырен сөйли.

Укучы(Таня) Геройлар исемлегендә безнең якташларыбыз да бар.

Николаев Э. Ахмадуллин М . турында сөйли.

Ахмадуллин Мотыйк Әхмхдҗан улы 1910 нчы елда Урсалбаш авылында туа .Башлангыч белемне ала.1932-1934 нче елда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. 1935-1941 нче елларда Ленинград өлкәсе урман хуҗалыгында эшли. 1941 нче елда сугышка алына.2 нче Украина фронты 46 нчы армия 3 нче саперлар батальоны белән җитәкчелек итә.Батырлыклары өчен Ленин ордены, “Кызыл Йолдыз” медале, Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнә.Сугыштан исән-сау кайта, матур тормыш юлы үтә.1974 нче елда вафат була.





Ахметшина А чыгышы.Токарликов Никита Евдокимович 1918нче елда Кәләй авылында туа. Керәшен татары.7 сыйныф тәмамлый, 11 нче мәктәптә дә укый. 1939 нчы елда хәрби хезмәткә чакырыла. Танк артиллерия полкында хезмәт итә.1944 нче елда һәлак була.Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.1945 нче елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә. А. Токарликов Н. турында сөйли.



Укучы(Алия)Сугыш һәм хезмәт ветераны Асия Ахмадешина- безнең мәктәпнең горурлыгы.

Укучылар чыгышы.

Әлмәт шәһәре 11 нче муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “11 нче гомуми урта белем мәктәбе”нең хезмәт һәм сугыш ветераны Ахмадишина Асия Зиннур кызы.

Ахмадишина Асия Зиннур кызы бер мең тугыз йөз егерме өченче елның өченче апрелендә Азнакай районы Татшуган авылында туган.Гаиләдә 4 бала:Асия, энесе һәм 2 сеңлесе тәрбияләнә, алар һәрвакыт өй эшләрен башкаралар. Асия Тымытык урта мәктәбен тәмамлап, Бөгелмә педагогия училищесына укырга керергә тели. Ләкин сугыш башлана, әтисен фронтка җибәрәләр. Асиягә 18 яшь, аны Очаллы авылында башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгелиләр. Мәктәптә эшли, хәрби әзерлек курсларында укый.

1942 елның май аенда военкоматтан фронтка китәргә повестка килә. Бер төнгә туган авылына кайта, туганнары белән саубуллаша һәм Чаллыдан пароход белән Казанга китә. Кызлар белән аны Ерак көнчыгышка (Дальний Восток) җибәрәләр. Владивостокта Асия 5 кыз белән 637 нче батальонга элемтәче булып билгеләнә. Асия бомбалар, снарядлар, винтовкалар, патроннар хәрби складында хезмәт итә. Маньчжур чигенең Сайфун елгасы буенда самолетлар өчен саклану базасы булдыралар. Барлык эшләрне төнлә эшләргә туры килә, көндезләрен немецлар ут ачалар, пулялар оча. Карлы буранлы кышларда, яңгырлы-давыллы яз-көз айларында самолетларны хәрби очышлар өчен әзер тоту, немец пулясына эләкмичә Ватан кушкан бурычны үтәү Асия өчен бик газаплы ,авыр була. Шуңа да карамастан Бөек Җиңү көне килеп җитә, 1945 нче елның ноябрендә Асия туган авылына кайта.

1945 нче елның декабрендә укытучы булып эшли башлый.1946 нчы елда кияүгә чыга һәм 1948 нче елда гаиләсе белән Кәшер авылына күчеп килә,12 ел шул мәктәптә укыта.1960 нчы елда Әлмәт шәһәренә күчеп киләләр һәм безнең 11 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 1973 нче елдан башлап ул лаеклы ялда. Хәзерге көндә ул кызы Энҗе һәм малае Мансур,оныклары белән Әлмәт шәһәрендә яши.Хезмәт сөю, Ватанны сөю һәм Ватанны саклау хисләре аңа шушы гомер юлларын үтәргә ярдәм итәләр. Ахмадишина Асия Зиннур кызының орденнары һәм медальләре:

-Медаль «За победу над Японией и Германией»

-Орден отечественной войны 2 степени.

-Знак «Фронтовик»

-Медаль Жукова.



Сүз мәктәп музее җитәкчесе Вәсилә Гаяновнага бирелә.

Солдатлар” җыры башкарыла.

Укытучы сүзе. Бүгенге якты күгебез, тыныч тормышыбыз күп корбаннар бәрабәренә яулап алынган. Ә сугыштан соң тән һәм җан яраларыннан, авыр хезмәттән гүргә кергәннр күпме?!.Күпме парлар кавышмаган, күпме бала бу якты дөньяга тумый калган?!.Гомергә онытылмас шушы сугышның билгеле һәм билгесез геройлары, аның изге корбаннары безнең күңелләрдә мәңгегә яшәргә хаклы.Тылда, сугыш кырында, дошман кулында һәлак булганнарны басып искә алыйк!!!







Общая информация

Номер материала: ДБ-393700

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе»
Курс «Менеджер по продажам»
Курс повышения квалификации «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс повышения квалификации «Основы местного самоуправления и муниципальной службы»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и предоставление туристских услуг»
Курс повышения квалификации «Основы управления проектами в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: организация реабилитационной работы в социальной сфере»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС юридических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Этика делового общения»
Курс повышения квалификации «Финансы предприятия: актуальные аспекты в оценке стоимости бизнеса»
Курс профессиональной переподготовки «Управление ресурсами информационных технологий»
Курс повышения квалификации «Источники финансов»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности помощника-референта руководителя со знанием иностранных языков»
Курс профессиональной переподготовки «Политология: взаимодействие с органами государственной власти и управления, негосударственными и международными организациями»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации, руководства и координации музейной деятельности»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.