Сценарий беренчеләр өчен
1 б. Безгә карагач,
Сезгә кызыктыр.
Без бик кечкенә,
Ә сез нинди зур!
2 б. Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек,
Аңарчы һаман
Бакчада идек.
3 б. Хуш, сөекле бакчабыз,
Рәхмәт сезгә, апалар,
Кала курчакларыбыз,
Безне көтә парталар.
4 б. Бүген иртүк уяндык,
Көнгә карап куандык.
Әй, сикердек, шатландык,
Кош кебек канатландык.
5 б. Ашап алдык, киендек,
Шау-шу килдек, сөендек,
Яңа сумканы алдык,
Китап-дәфтәрне салдык.
6 б. Бик күңелле сөйләшеп,
Шаулашып та гөрләшеп,
Иң беренче мәртәбә
Җыелдык без мәктәпкә.
7 б. Алда мәктәп, кулда чәчкә
Ашыгабыз барчабыз.
Керер өчен киләчәккә
Мәктәп ишеген ачабыз.
8 б. Шатлыклы җырлар белән
Күтәрәбез күңелне.
Кунаклар да сокланып
Тыңлыйлар үзебезне.
ҖЫР: “Без мәктәпкә барабыз”
Сумка, прописи, тетрадки-
Всё давным- давно в порядке!
Я сегодня в первый раз
Отправляюсь в первый класс!
Мне исполнилось семь лет,
И меня счастливей нет!
Я теперь на самом деле-
Первоклассный ученик!
Я в платье новеньком иду,
На мне передник белый.
Прощай, знакомый детский сад,
Теперь мне в школу надо!
И поздравляют все меня.
В саду собравшись рано.
Ведь я с сегоднешнего дня
Учиться в школе стану!
В первый раз в первый класс
Мы шагаем дружно!
Много нас, много нас-
Нам учиться нужно!
Мы идём в первый класс-
Всей гурьбой весёлой!
Принимай , школа, нас!
Здравствуй, здравствуй, школа!
9 б. Алтын-сары яфрак белән
Бизәде көзне.
Гел бишкә генә укырга
Өндәде безне.
Сентябрь, сентябрь
Килеп тә җитте.
Кунак түгел, хуҗа булып
Түрләргә үтте.
10 б. Гел елмаер безгә кояш,
Баш тыгып тәрәзәдән.
Китәрбез белем иленә
Таныш түгел эзләрдән.
А. б. - Әйе шул, дусларым, сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел.
Ләкин “Белем иле”нә керү өчен серле ачкыч бар. Һәм ул ачкыч миндә,
дусларым. Ачкычны кулга төшерү өчен, сезгә башта минем сорауларыма җавап
бирергә кирәк. Сез шуңа ризамы?
Б-р: Риза, риза!
1. Акчасыз керәсең,
Хәзинә алып чыгасың. (мәктәп)
2. Дөнья кадәр белем сыйган
Ә шулай да бик җиңел.
Уку башлангач мәктәпкә
Минем кулда бара гел. (портфель)
3. Ишекле, тәрәзәсез
Тап-тар өйдә яшиләр.
Хәзерләгәндә дәрес
Чиратлашып эшлиләр. (пенал, карандаш, ручка)
4. Төрле төстәге кызлар
Сусаганнар, кипкәннәр. (буяулар)
5. Йомшактыр, сыгылмалыдыр,
Керә йөз кыяфәткә.
Тап җавабын
Ул нәрсә? (пластилин) А.б. - Ә хәзер бер уен уйнап алырбыз. Сез
мин биргән сораулар белән килешсәгез: “Бу мин, бу мин, бу минем
дусларым!” – диярсез, килешмәсәгез кул гына чабарсыз.
- Кем һәркөн иртә белән
Куанып мәктәпкә килә?
- Кем китап, дәфтәрләрен
Һәрчак тәртиптә тота?
- Кемнең колагы пычрак
Чәчсәң шалкан тишелерлек?
- Кем һәр көнне дәрескә
Гел соңга калып керә?
- Кем өйгә бирелгән эшне
Гел бишлелек эшләп килә?
- Кемнең йөзе гел көләч
Кем спортны ярата?
- Кем бии, җырлый белә
Әйтеп бирегез миңа!
А.б. - Менә сезгә Белем ишекләрен ачып керер өчен серле ачкыч.
(тапшыру)
1 б. Хыяллар безнең канатлы,
Хыяллар шундый матур.
Киләчәктә барыбыз да
Булырбыз кыю, батыр!
2 б. Хәрефләр дә өйрәнербез,
Сүзләр төзеп уйнарбыз.
Сагынып көткән мәктәптән без,
Беркайчан да туймабыз.
3 б. Язарга да өйрәнербез
Каләм тотып кулларга.
Хәрефләрне тезәрбез без
Тигез матур юлларга.
4 б. Аннан мисал-мәсьәләне
Чишү юлын эзләрбез.
Дәфтәрләрне, көндәлекне
“Биш”ле белән бизәрбез.
А.б.- Укучылар, минем сезгә тагын бер табышмагым бар әле. Анысына
да җавап тапсагыз, сез чын укучылар буласыз.
Җир йөзендә төрле-төрле
Никадәрле китап бар.
Бик калын да, бик олы да,
Кечкенә дә китаплар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә иң тәүге башлап
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап. Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагы?
Беләмсез, ул нинди китап?
Б-р: Ул - Әлифба китабы!
А.б. - Безнең балаларның мәктәптә үткәргән беренче көннәре, беренче
бәйрәмнәре, бигрәк тә хәзерге мизгелләре- кулларына Әлифба китабы алу
хәтерләрендә мәңге саклансын. (Әлифба китаплары тарату)
Су
астында ничек итеп
Балыклар
күрə икəн?
Поездны
бастырып куйсаң
Океан
күмə микəн?
Җирне оза-а-к чокып төшсəң
Егылып төшəсеңме?
Кояшка менеп тотынсаң
Нишлисең, пешəсеңме?
Ай
белəн кояшны күккə
Кем
элеп куйды икəн?
Нигə
понилар бəлəкəч,
Зебралар
буйлы икəн?
Җирнең кырыена барып
Утырып буламы ул?
Биек һаваны агачлар
Терəтеп торамы ул?
Əлегə
бу сорауларны
Уйлап
кына йөримен.
Укырга
гына өйрəним,
Җавапларын белермен!
21. Хәерле сәгатьтә нәни дусларыбыз!
Сабыйларның тәүге адымнары
Зур тормышка тәүге юл башы.
Котлы булсын тәүге адымың сабый
Зур бәхетләр булсын юлдашың.
22. Сабыйларны тәбрик итеп бүген
Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау
Туган илнең зәңгәр күген иңли
Алтын көздәй көмеш кыңгырау.
23. Көмеш кыңгыраулар суза
Тәүге дәрес җырын.
Белем йортларына уза
Ашкынып яшь буын.
24. Кыңгырау-кыңгырау
Шалтыра, шат җырлап,
Укучы исемен
Акларбыз яхшырак.
25. Беренче кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Беренче кыңгырау - әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
1 класс укучысы:
Җиз кыңгырау,
Дустымдай күрәм сине,
Мәктәбемә тәүге тапкыр
Син бит чакырдың мине.
2 класс укучысы:
Җиз кыңгырау,
Мәктәбем сандугачы.
Һәр көн тыңлыйм җырыңны
Күңелләрем булганчы.
3 класс укучысы:
Җиз кыңгырау,
Чыңлавың ягымлы,
Шул чыңлау, шат моң булып,
Күкрәгемә сарылды.
4 класс укучысы:
Сөекле мәктәбем белән
Хушлашырмын берзаман.
Тик моңнарың, җиз кыңгырау,
Колакта чыңлар һаман.
Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
А.б. – Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,
Ни көткәнен белми һичкем дә
Сезнең юллар вакыт кулында гел
Сезнең юллар язмыш иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез
Ашкынганнан гомер юлларыннан
Язмышны да узып китегез!
Хәерле юл сезгә, хәерле юл!
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.