Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект "Безнең авылда да туып үскән"

Конспект "Безнең авылда да туып үскән"

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Төзеде

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

МББОУ “Миңлебай гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Башлангыч сыйныф укытучысы

Әюпова Резидә Бәгыйс кызы



Сыйныф сәгате

Тема: Безнең авылда да туып үскән

җыр язардай данлы кешеләр

Максат: Укучыларда туган як белән кызыксыну уяту

Авылның күренекле шәхесләре белән таныштыру

Укучыларда үз милләте һәм туган ягы белән горурлану хисләре тәрбияләү

Эш барышы

Талгын гына борынгы көй яңгырый

-Исәнмесез, хәерле көн, кадерле балалар! Һәр халыкның үз тарихы, һәр авылның күренекле кешеләре бар. Безнең авылда да туып үскән җыр язардай данлы кешеләр

Сез авылыбызның нинди күренекле кешеләрен беләсез? (Фатих Кәрими, Әхмәт Ишморат - галим, Мөхлисә Даутова –сугышта катнашкан табибә, Шамил Бикчурин - язучы, Мөдәрис Ибрагимов – укытучы, язучы.., Сәрия Бикмөхәммәтова - шагыйрә)

-Үзәк урамыбыз кем исемен йөртә (Фатих Кәрими)

-Кем соң ул Фатих Кәрими, нинди эшләр башкарган? Төркемнәрдә эшлиләр (Язучы, галим, мәгърифәтче, мөгаллим, нәшир, тәрҗемәче) Слайдлар ярдәмендә Ф.Кәриминең биографиясе белән танышу

F:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\Резеда Аюпова\img189.jpg

Татар халкының бөек шәхесләреннән берсе – Фатих Кәрими

Атаклы мәгърифәтче-мөгаллим, галим, язучы, журналист, тәрҗемәче, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтфатих Гыйльман улы Кәримов 1870 елның 30 мартында Бөгелмә өязе Миңлебай авылында ахун гаиләсендә дөньяга килә. Аның олы шәхес булып формалашуына әтисе Гыйльман ахун hello_html_mec67180.pngһәм әнисе Мәгъсүмә абыстайның бертуган энесе – Ризаэддин Фәхретдинов хәлиткеч тәэсир ясый.

Фатих башлангыч белемне өйдә ала. Ул бик үткер, чая малай була. 3 яшендә хәреф таный, 5 яшендә шарлатып укый-яза белә. Аннан соң ул укуын әтисе ачкан Миңлебай мәдрәсәсендә дәвам итә. Шушы вакытта Фатих әтисенең бай китапханәсендәге барлык китапларны укып чыга. 11 яшендә улын Гыйльман ахун үзе укыган Чистай мәдрәсәсенә урнаштыра. Тырыш Фатих үзлегеннән дә бик күп укый: гарәп, фарсы, рус телләрен өйрәнә. 1891 елда Уфага барып имам – мөдәрислеккә имтихан тапшыра. Аннан соң Гыйльман ахун улы Фатихны Төркиягә укырга җибәрә. Төркиядә бик күп фән эшлеклеләре белән танышып, яңача укыту методикасын өйрәнеп туган авылы Миңлебайга кайта. Ул әтисенә укытуны яңача оештыруда ярдәм итә, үзе китаплар төзи, башка телләрдән татарчага тәрҗемә итә.hello_html_3889d43f.png


Гарәп шрифтлы типография булдыру теләге белән Гыйльман ахун гаиләсе белән Оренбургка күчеп килә. Зур тырышлык белән ул типографиядә татарча китаплар бастырып чыгара башлый. Әтисе улгәч бу эшне Фатих Кәрими дәвам итә. 1899 елны 4 ай буе ул Европа буйлап сәяхәт итеп кайта һәм шул турыда “Аурупага сәяхәт” исемле китабын яза. hello_html_7408dc75.png1899-1925 елларда атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыта. Шул ук вакытта “Вакыт” гәҗитендә баш мөхәррир вазифасын башкара. 1925 елда Фатих Кәрими Мәскәүгә күчә һәм Нариман Нариманов исемендәге Көнчыгыш университетында төрек теле укыта. Шул ук елны аның сайланма әсәрләре Казанда аерым китап булып бастырып чыгарыла. Гомере буе үз халкына хезмәт иткән бөек әдипне төрек шпионы дип барлык эшләреннән читләштерәләр.

1937 елның 4 августында 67 яшьлек карт әдип нахакка гаепләнеп кулга алына һәм 27 сентябрьдә атыла. СССР Югары судының Хәрби коллегиясе 1958 елның 8 декабрендә Фатих Кәриминең реабилитацияләнүе турында карар чыгарды.

Аның исеме яңадан халкыбызга кайтуы белән без чиксез шатланабыз, аның белән горурланабыз, тормыш юлын, эшчәнлеген өйрәнәбез. Авылдашыбыз Фатих Кәриминең исемен мәңгеләштереп мәктәбебезгә һәм үзәк урамыбызга аның исеме бирелде.hello_html_4e9505ea.png 1998 елның 17 сентябреннән бирле “Фатих Кәрими” музее эшли. 2010 елда Ф.Кәриминең тууына 140 ел тулу уңаеннан Миңлебай мәдәният йорты каршында стела куелды. hello_html_m36cfb890.png

- Ә бу музейны ачуны кем оештырды соң, кайсыгыз белә? (Ибраһимов Мөдәрис Зәки улы)

Мөдәрис абый да бик күренекле шәхес. Аның тууына быел 90 ел. Әлмәт районы Тайсуган авылында туса да, авылыбыз Миңлебай тарихын өйрәнү һәм мәңгеләштерү буенча ул бик күп көч куйды. 40 елдан артык төрле җирләргә барып, күп кешеләр белән очрашып материал туплады. Үзенең җыйган хезмәтләре турында ул “Сайланма әсәрләр”, “Гыйбрәтле гомер” китапларында язып калдырды. Бу китапларда шулай ук авылның кызыклы вакыйгалары, мәзәкләр дә тупланган. Хәзер шуларның берничәсен тыңлап үтәрбез.

2 укучы сөйләшә

Бер укучы дәресен сөйләгәндә “менәтерәк” сүзен күп кабатлый икән. Укытучы аңа:

-Нигә син гел “менәтерә” сүзен кыстырасың? – дип сорый

- Менәтерәк. Әйттеммени? – ди укучы

Тагын бер мәзәк

-Укытучы күп гаиләле балаларның өенә килә.-Вәли абзый, балаларың бу арада берле-икеле билгеләре ала башладылар бит әле, -ди

-Борчылма, сеңел. Кыш озын әле. Берле-икелеләрдән дә байтак җыела әле ул, дигән Вәли абзый

Балалар, сезнең билгеләрегез өчен әти-әниләрегезгә кызарырга туры килмәсен өчен нишлибез инде? (тырышып укыйбыз)

-Үскәч кемнәр булырга телисез инде сез? (...) -

-Тырышып укысагыз, тәртипле булсагыз сез дә бик яхшы кешеләр булып, авылыбызның мөхтәрәм кешеләре, күренекле шәхесләре исемлеген күбәйтерсез.

Йомгаклау

Күренекле шәхесләребез булу белән без чиксез горурланабыз.


Автор
Дата добавления 10.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров76
Номер материала ДВ-323388
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх