Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Конспект "Ч.Айтматов, М.Кәрим әсәрләрендә мәхәббәт һәм бәхет проблемасының хәл ителеше"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Конспект "Ч.Айтматов, М.Кәрим әсәрләрендә мәхәббәт һәм бәхет проблемасының хәл ителеше"

библиотека
материалов

Әдәбиятлар диалогы

Милли мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше һәм диалогы, толерантлык һәм гуманлылык - бүгенге җәмгыятьтә иң актуаль төшенчәләр. Әлеге эштә әдәбият өлкәсендәге бәйләнеш ике талантлы каләм иясененең аерым әсәрләре мисалында каралды. Мәхәббәт һәм бәхет темасының бирелешендәге уртаклыклар ачыкланды.

Мостай Кәрим, Чыңгыз Айтматов... Ике бөек әдип. Алар икесе ике милләт әдәбиятына хезмәт иткәннәр, әсәрләрен төрле телләрдә язганнар, яшәү урыннары да төрле җирләрдә. Шул ук вакытта икесе дә - дөньякүләм танылган әдипләр. Икесе дә татар укучысына яхшы таныш.

М.Кәрим – Башкортстан татары, гомере буе башкорт телендә иҗат итеп, башкорт әдәбиятын үстерүгә, аны дөньякүләм танытуга зур өлеш керткән, зур исемнәр, дәүләт бүләкләре алган шагыйрь, язучы, драматург.

Ч.Айтматов- ХХ гасырның иң популяр язучысы. 80 нче еллар уртасында ук аның әсәрләре дөньяның 150 теленә 40 миллионнан артык тираж белән басыла. Хәзерге вакытта бу санның ике тапкыр артуын әйтәләр. М.Кәрим кебек ул да бик күп халыкара премияләр, мактаулы исемнәр иясе. Әсәрләрен кыргыз һәм рус телләрендә иҗат иткән язучы туган халкын, аның әдәбиятын бөтен дөньяга таныта.

Ч.Айтматовны татар укучысы да үзенеке итеп кабул итә. Аның әнисе Нәгыймә- татар кызы. Нәсел тамырларының районыбызның Мәчкәрә авылына тоташуы безнең өчен икеләтә горурлык.

Ч.Айтматов та, М.Кәрим дә бер үк чорда яшәп иҗат иткәннәр. Алар бер-берсе белән таныш, дуслар булганнар. М.Кәрим иҗатташының талантын югары бәяли. “Ч.Айтматов чит ил, бигрәк тә көнбатыш укучысын үзенең геройлары белән аралашырга, аларны яратырга һәм күралмаска, теләктәшлек белдерергә мәҗбүр иткән төрки телле язучыларның бик азларыннан берсе ”,- дип яза. [6, 129]

Үз чиратында Ч.Айтматов та М.Кәрим үлгәннән соң кайгы уртаклашу мәкаләсендә “ Гомерем буе бу кеше алдында башымны иям.Минем өчен ул якын дус кына, чорыбызның әдәби иҗат кырында фикердәш кенә түгел, ә ХХ гасыр гуманизмының башкорт халкы исеменнән, аның шигърияте һәм мәдәнияте исеменнән чыгыш ясаган иң күренекле шәхесе иде”,- дип язды.

Безнең тарафтан Ч.Айтматовның “Җәмилә”, М.Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәрләрендә мәхәббәт һәм бәхет проблемасының куелышы чагыштырып анализланды һәм нәтиҗәләр ясалды.

Ч.Айтматов та М.Кәрим дә әсәрләрендә мәхәббәтне иң бөек, илаһи хис буларак тасвирлыйлар. Мәхәббәт геройлары башкалардан өстен итеп, романтик буяулар кушып сурәтләнә, ләкин шул ук вакытта алар- җир кешеләре.

Ике әсәрдә дә бала вакытта күргән вакыйгаларны, еллар үткәч, өлкән яшьтәге кеше хикәяли. “Җәмилә” повестенда мәхәббәт тарихын өлкән яшьтәге рәссам сөйләсә, “Озын-озак балачак” әсәрендә булып үткән хәлләрне олы яшьтәге шагыйрь бәян итә.

Ике әсәрдә дә геройлар мәхәббәтләре өчен көрәшкәндә эчке каршылыкка, ягъни үз-үзләре белән каршылыкка керәләр, чөнки гаиләле булган килеш башка берәүне яраталар. Шулай булуга карамастан, ике әсәрдә дә мәхәббәт көчле, эчкерсез хис буларак тасвирлана. Моның шулай икәнлегенә Ч.Айтматов Сәит образы аша ышандыра. Җәмилә белән Данияр арасындагы самими хисләрнең шаһите булган үсмер малай дөньяга яңача карый башлый, җирнең, мәхәббәтнең матурлыгын, сафлыгын картинада күрсәтәсе килү теләге уяна. Бары тик чын, чиста мәхәббәт кенә сабый күңеленә шундый илһамлы тәэсир ясый ала. Ә М.Кәрим бу фикерне иң зирәк, иң якты күңелле образ- Олы Инәй образы аша әйттерә. “Мәхәббәттә гөнаһ юк... Мәхәббәт бөтен нәрсәне дә аклый, бөтен нәрсәне дә кичерә”.[5,186]

Ике әсәрдә дә геройлар бәхетне мәхәббәттә күрәләр һәм мәхәббәт хакына батырлык үрнәге күрсәтәләр. Җәмиләнең гореф-гадәтләргә каршы чыгып, Даниярга ияреп китүен, бәхете, сөюе өчен кыю адымга баруын батырлык дип бәяләсәк, Мәрәһим белән Акйолдызның бер-берсен өзелеп яратып та бергә була алмаулары, гаиләләре хакына хисләрен йөгәнли алулары- үзе зур батырлык.

Әдәби диалогның чагылышы буларак, ике әсәр дә саф мәхәббәткә гимн булып яңгырый. Бу әсәрләр белән танышу мәхәббәтнең мәңгелек серен ачарга ярдәм итә. Ике бөек язучы ике төрле әдәби материалда мәңгелек тема, проблемаларны күтәрә һәм бер үк фикерне исбатлый: сөю хисе кеше тормышын баштанаяк үзгәртергә, аны бәхетле итәргә сәләтле.

Кулланылган әдәбият

  1. Айтматов Ч.Т. “Җәмилә”. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1962.

  2. Бәдретдинов Х. “Кайтып җитә алмады”. “Мәгърифәт” газетасы. 13 декабрь, 2008.

  3. Глинкин П.Е. “Чингиз Айтматов”. Издательство“Просвещение”. Ленинград. 1968.

  4. Камалов Б. “Талант юмартлыгы”. “Социалистик Татарстан” газетасы. 25 июль, 1982.

  5. Кәрим М.С. “Озын-озак балачак”. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1981.

  6. Кәрим М.С. “Гомер мизгелләре”. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1996.

  7. Харис.Р. “Ташлама йөгерүеңне дулкын”. “Татарстан” журналы. №9, 2004.

  8. Юнысова А. “Чыңгыз Айтматов ядкаре”. “Татарстан” журналы. №12, 2008, №1, 2009.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 16.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров211
Номер материала ДA-047243
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх