2 нче сыйныф укудан технологик карта
Дәреснең
темасы
|
Кешеләрнең хайваннарга мәрхәмәтле карашы. Касыйм
Тәхау “Кошларга ярдәм итик”
|
Максат:
|
текстта
ориентлашырга һәм хикәянең төп фикерен ачыкларга өйрәтү; кошлар турында әдәби
әсәрләр белән таныштыру.
сөйләм телләрен
баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; хәтерне, сөйләмне, фикерләүне
үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү;
шигъри әсәрләр
укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, дуслык, татулык,
ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.
|
Көтелгән
нәтиҗәләр
|
1.Укучыларның диалогик сөйләмен һәм тыңлап аңлау сәләтен үстерү.
2. Яңа сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү. Сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре
формалаштыру; хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне,
кызыксынучанлыкны үстерү;
3. Укучыларда туган җиргә, ихтирам һәм горурлык хисе
тәрбияләү.кошларга мәрхәмәтле караш тәрбияләү.
|
Пространство
оештыру
|
фронталь,
индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш
|
Предметара бәйләнеш
|
русский язык, литературное
чтение, татар теле, әдәби уку, математика, әйләнә-тирә, музыка,
изобразителҗное искусство, физкультура
|
Дәрес планы
|
I. Оештыру.
II. Актуальләштерү.
- Кошлар турында белемнәрен актуалләштерү.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. Кышлаучы кошлар белән таныштыру.
2. Текст белән эш.
3. Яңа сүзләрне истә калдыру.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Сорауларга җавап бирү.
2. Тәрҗемә эше.
3. кошлар уены.
V. Йомгаклау.
1. Кроссворд чишү
VI. Өй эше. Билгеләр кую.
Рефлексия
|
Укыту методлары
|
Әңгәмә
Дәреслек белән эш
|
Укыту эшчәнлеген
оештыру формалары
|
Презентация
Төркемдә эш.
Парлы эш.
|
Укытучы
эшчәнлеге алымнары
|
Укытучы сүзе
Сорауларга җавап бирү.
Диалог төзеп сөйләү.
|
Танып-белү
биремнәре
|
Төркемнәргә
бирелгән бирем үрнәге. Күп нокталар урынына төшеп калган репликаларны
өстәргә.
1 төркем
- Нинди кошлар беләсез?
- ....
-Алар кайда яши?
- ....
2 төркем.
Текст төзе. Җөмләләрне дөрес урнаштыр.
1.Кошлар азык эзли башладылар.
2.Менә кыш җитте.
3.Тирә якны ап-ак кар каплады.
4.Песнәкләр авылга килде.
3 төркем
Текстка исем уйла.
Ул тартма бик гади, агач кырыйлары фанер гына. Ә
тартма эчендә серле көч бар. Моның өчен тартма эченә ярма, бодай, орлык яки
ипи валчыгы салырга һәм тартманы тышка элеп куярга гына кирәк. Шунда ук чыпчылар,
песнәкләр очып килә башлыйлар.
|
Укучылар
эшчәнлеген оештыру
|
Сорау- җавап
Төркемнәрдә эш
|
Төп төшенчә ,
исем һәм терминнар
|
Песнәк – синица
Тукран- дятел
Чукыр- клёст
Көртлек -глухарь, тетерев-
|
Белем чыганагы
|
С, Г, Вагыйзов, Р.Г. Вәлитова, Р. И, Раскулова Уку
китабы 2 нче сыйныф
2 нче кисәк.. 41 бит.
Дәрес презентациясе
|
Өй эше
|
Текстны укырга , Кошлар үәм мин сүрәтен төшерергә.
Җимлекләргә җим салырга онытмаска.
|
Бәяләү
|
Укучылар үзләренең дәрестә катнашуларын бәялиләр. Кояшлар
белән дәрестә катнашып утыруларын бәялиләр
|
Оештыру.
1.
Кояшның шаян
нурлары
Безне уята.
Хәерле иртә тели
ул,
Хәерле иртә!
Син дә шулай
һәркемгә
Елмаеп эндәш.
Бәхет, шатлык,
куаныч
Булсын гел юлдаш!
- Әйдәгез,
бүгенге дәрестә үзегезнең чын дуслар булуыгызны күрсәтегез. Бердәм булып эшләр
өчен дәрестә игътибарлы булырга, бер-берегезне бүлдермичә тыңлый белергә,
иптәшеңне аңларга тырышырга һәм аңа ярдәм итәргә омтылырга кирәк.
- Тел
шомарту күнегүе
Карама карга
Кара ак карга
Кара карга
Кунган ак карга
II. Актуальләштерү. Яңа материалны
үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.
Табышмаклар чишү.
|
К
|
а
|
р
|
г
|
а
|
|
|
|
|
|
|
т
|
О
|
р
|
н
|
а
|
|
к
|
ы
|
з
|
ы
|
л
|
т
|
ү
|
Ш
|
|
|
|
к
|
ө
|
р
|
т
|
Л
|
е
|
к
|
|
|
|
|
|
т
|
у
|
к
|
р
|
А
|
н
|
|
|
|
|
|
|
|
с
|
ы
|
е
|
р
|
ч
|
ы
|
к
|
|
- Ала да була, кара да була. Карасы җылы якка
очып китә. Яз җитү белән иң беренче кайта. Бәбкәләр ярата. (Карга)
- Борыны озын, боты озын,
камышлыкта көнозын,
Сазлык җирләрдә
йөри,
Тату торрыйк” дип сөйли.(Торна)
- Кышын авылда миләш агачында, җәй урманда.(
кызылтүш)
- Кыр тавыгы ( көртлек)
- Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу
чүкеч.
Ничек чыдый бу
чүкеч. ( тукран)
- Язын килә, көзен китә,
- Оя ясасаң, үз итә (сыерчык)
Бүген без сезнең белән нәрсә турында
сөйләшәбез?
Бездә күп төрле кошлар яши. Кошлар – безнең
дусларыбыз. Алар табигать сакчылары, кешеләргә файда китерәләр – агачларны
корткыч бөҗәкләрдән чистарталар. Кошларга ярдәм итик, оялар элик, кошларны
саклыйк. Шул вакытта кошлар табигатькә ямь өстәп, сайраулары, соклангыч
очышлары белән кешеләрне сөендерерләр.
Артык кошны табып
яңа теманы билдәләү.(тактада эш )
Саескан, сыерчык, кәккүк
Кара карга, чукыр,
карлугач
Кыр үрдәге, тукран,сандугач
Сайлап алган
кошлар нинди кошлар?
-кышлаучы
кошлар.
Саескан, чукыр,
тукран
- Хәзер елның
кайсы вакыты? Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?
- Кыш килде. Тышта
суык, бураннар булып тора.
- Әйе, үзенең
серлелеге, аклыгы, сафлыгы, ак карлары белән безнең табигатьтә кыш хакимлек
итә.
- Ә менә шундый
салкын кыш көннәрендә, кышкы чорда кошлар нишлиләр? Алар кышны ничек
кичерәләр?
Кышын кошларга бик
авыр. Аларның кайберләре җылы якларга очып китәләр, бездә кышларга
калучылары да бар.Җылы якларга китүче кошларны – күчмә кошлар, бездә калучы
кошларны- кышлаучы кошлар дип атадык.
Кошлар җырын
тыңлау Песнәк.
III. Уку мәсьәләсен
кую.
Шушы кошлар турында Касым Тәхау абый хикәя
язган.”Кошларга ярдәм итик” дип атала
Тәртипле генә тыңлап утырыгыз, соңыннан
сорауларга җавап бирерсез.
-Кышын урманда кошлар ничек туена?
-Ни өчен кыш көне кошларга җимлек куярга
кирәк?
Хикәяне өлешләргә
бүлеп укыту.
Укытучы:
- Кайсы кошны
урман докторы дип атыйлар? Шул өзекне укып күрсәтегез. (Укучылар укый)
- Әйе, тукранны урман
докторы дип атыйбыз. Агачка ул үзенең сыгылмалы койрыгы белән терәлеп утыра.
Аның теле башыннан озынрак. Ул шул телен борау сыман итеп, кортларны кайрыдан
тартып ала. Агачлардагы бөтен зарарлы бөҗәкләрне чүпли.
- Чукырлар турында
нәрсә әйтелгән, ул нинди кош? Кайда яши? Шул турыда укып китик. ( Укучылар
укый. Сорауларга җавап бирәләр.)
- Чукыр нарат
күркәләрен өзеп ала да , аягы белән тотып торып, орлыкларын чукып чыгара. Ул
кулга бик тиз ияләшә. Түшәм буйлап томшыгы белән ябышып йөри алганга күрә аны
«Рус попугае» дип йөртәләр.
- Көртлекләр
ничек, кайда яши. Шул турыда укып китик .(Укучылар укыйлар.
Сорауларга җавап бирәләр.)
(Песнәкләр турындагы
өзекне укып китик).
- Укучылар, кышын
кошларга яшәү җиңелме? Аларны ачлыктан коткару өчен, безгә нишләргә кирәк?
- Без аларга
җимлекләр ясарга, кошларга җим сибәргә тиеш.
-Әйе, укучылар.
Бөтен җирне кар каплагач, кар астыннан кошларга азык табу кыенлаша. Без аларга
җимлекләр ясап, җимнәр салып ашатырга тиеш.
·
Т,Лениза “Кошлар
туйдырам “ Әнәс Кари язган шигырьне сөйләп үтә.
·
Красная книга Башкирии
да көртлекләрне керткәннәр.Шуңа без кошларны кышын саклап чыкмасак алар барысы
да шушы китап эченә керергә мөмкин.
*Уку алымнары
белән уку
Гөрләп
Пышылдап
Күз белән
Парлы эш
Бер – береңә уку.
(Укуны билдәләү)
IV.
Белемнәрне ныгыту. Төркемнәрдә эш. Һәр төркемнән бер укучы сөйли.
Төркемнәргә бирелгән
бирем үрнәге. Күп нокталар урынына төшеп калган репликаларны өстәргә.
1 төркем
- Нинди кошлар беләсез?
- ....
-Алар кайда яши?
- ....
2 төркем.
Текст төзе. Җөмләләрне дөрес урнаштыр.
1.Кошлар азык эзли башладылар.
2.Менә кыш җитте.
3.Тирә якны ап-ак кар каплады.
4.Песнәкләр авылга килде.
3 төркем
Текстка исем уйла.
Ул тартма бик
гади, агач кырыйлары фанер гына. Ә тартма эчендә серле көч бар. Моның өчен
тартма эченә ярма, бодай, орлык яки ипи валчыгы салырга һәм тартманы тышка
элеп куярга гына кирәк. Шунда ук чыпчылар, песнәкләр очып килә башлыйлар.
Мәкаль аңлату парлы эш.
Кошның да туган оясы
бар
Сыерчык диңгез артына
китсә дә, үзе туган ояга кайта.
Бөркетнең канаты
очканда ныгый.
Саескан бер ботакта
озак утырмас.
Карга каркылдап кына
кар яумый.
Алдан кычкырган
кэккукнен башы авырта.
Кош канаты белән көчле.
Кош сайравыннан билгеле.
Һәр кош үз оясына карап оча.
Сынамышлар
Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта»,
Карга-чәүкә түбәннән очса, кар ява.
Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.
Чыпчыклар агачның очына кунсалар – көн салкын була.
Чыпчыклар агачның түбән ботакларына кунсалар – җил чыга.
Кошның да туган оясы бар.
Карабүрек тәрәзә төбендә җырласа – көн җылытыр.
Күгәрченнәр гөрләшсә, hава начарланыр.
5. йомгаклау.
-
Ә хәзер әйдәгез кошларга
теләкләр телибез. (кошларны тактага беркетү.
Чирләмәсен, өшемәсен, туңмасын, ашасын, үлмәсен, Һ.б.
6. Өй эше. 1. Укырга.
2. Җимлектәге кошларны төшерергә.
3. Җимлеккә җим салырга.
7. Һәрберегез өстәлендә кояш һәм болыт сүрәте . дәрестә яхшы җавап
бирсәгез һәм кәефегез әйбәт булса кояш сүрәтен, Әзрәк яңгылышсагыз кояшлы
болыт. Җавап бирүе кыен булган булса болыт.Рәхмәт барыгызга да.
Кошлар сыйлыйм.
Бу җимлеккә җим сибәм,
Кошкайларны сыйларга.
Җитешегез, кошкайлар
Сез бит безнең дускайлар.
Кошларга нәрсә бирдең?
Кошларга ипи бирдем.
Кошларга ярма бирдем.
Текст төзе. Җөмләләрне дөрес урнаштыр.
1.Кошлар азык эзли башладылар.
2.Менә кыш җитте.
3.Тирә якны ап-ак кар каплады.
4.Песнәкләр авылга килде.
Күп нокталар урынына
төшеп калган сүзләрне өстәргә.
- Нинди кошлар беләсез?
- ....
-Алар кайда яши?
- ....
Текстка исем уйла.
Ул тартма бик
гади, агач кырыйлары фанер гына. Ә тартма эчендә серле көч бар. Моның өчен
тартма эченә ярма, бодай, орлык яки ипи валчыгы салырга һәм тартманы тышка
элеп куярга гына кирәк. Шунда ук чыпчылар, песнәкләр очып килә
башлыйлар.
Җөмләләрдә
нинди хата бар?
Җимлеккә сандугач килеп кунды да кызу-кызу чүпли башлады.
Песнәкләр
көз көне җылы якка очып киттеләр.
Балалар
пешкән чияләр арасындагы ботакка җимлек элделәр.
Кошлар
|
кар
|
өстенә
|
төшсә,
|
көн
|
җылыта.
|
Карга-
|
чәүкә
|
түбәннән
|
очса,
|
кар
|
ява.
|
Чыпчыклар
|
чыркылдашса,
|
көн
|
җылыта.
|
|
була.
|
Чыпчыклар
|
агачның
|
очына
|
кунсалар –
|
көн
|
салкын
|
Чыпчыклар
|
агачның
|
түбән
|
ботакларына
|
кунсалар
|
җил
|
чыга.
|
Кошның
|
да
|
туган
|
оясы
|
бар.
|
Карабүрек
|
тәрәзә
|
төбендә
|
җырласа –
|
көн
|
җылытыр.
|
Күгәрченнәр
|
гөрләшсә,
|
hава
|
начарланыр.
|
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.