Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Конспект классного часа на тему "Белые журавли"

Конспект классного часа на тему "Белые журавли"

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Ак торналар бәйрәме

Максат: париотизм хисләре тәрбияләү, белемнәрен арттыру

Материал: презентация, “Җырлыйк әле” китабы, ак кәгазь

Дәрес планы

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру

  2. Юл хәрәкәте иминлеге буенча белемнәрне тикшерү

  3. Төп өлеш.

  • Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый дибез без. Ә онытмас өчен, истә тотарга кирәк. Истә тотар өчен белергә кирәк. Шуңа күрә дә тарих фәне бардыр, календарьда Хәтер көннәре бардыр. Кешелек тарихында һәр гасыр сугышлар белән үткән. Шундый куркынычлар булмасын, сабак булып искәртеп торсын өчен, мөгаен, хәтер бирелгәндер кешегә.

  • 15 октябрь – Хәтер көне турында әңгәмә.

  • 22 октябрь – Ак торналар бәйрәме. Бу хакта сезнең ишеткәнегез бармы?

  • Бәйрәмнең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирү. Дагестан шагыйре Р.Гамзатовның “Журавли” шигыреннән өзек укыйк. Шигырьнең язылу тарихы бар. 1965 елда, шагыйрь Япония шәһәре Хиросимада япон кызы Садако Сасаки һәйкәле янында булганнан соң язылган. Кыз кулына кәгазь торналар тоткан, аяк асларында тагын әллә ничә. Бу кыз 1943 елда туа. Шәһәргә атом бомбасы ташланган вакытта аңа 2 яшь була. 1954 елда кызга врачлар бик куркыныч диагноз куя, яшәренә бер ел гына кала. Ә Япониядә шундый легенда яши: кем 1000 кәгазь торна ясый, шуның теләге чынга ашачак. 1955 елның 25 октябрендә кыз кулыннан 644нче торна төшә. Бу – соңгысы була. Менә шуннан соң дуслары кызга һәм барлык корбаннарга багышлап постамент салырга булалар.

  • Р. Гамзатов, ак киемдәге бик күп хатын-кызларны, ак кәгазь торналарны, чыннарын күреп шулкадәр әсәрләнә, күңелендә шигырь туа. Композитор. Ян Френкель көй яза, Марк Бернес башкара. Әлеге җыр сугышта корбан булганнарга дога буларак яңгырый.

  • Татар әдәбиятында да ак кәгазь торналар образы бар. “Җир йөзендә әкият бар” шигырен уку.

  • Бүгенге көндә бу бәйрәм халыкара бәйрәм булып тора. Ни өчен? Татар әдәбиятында да шундый шигырь бар. Укып карыйк.

Җир йөзендә әкият бар

Нәҗип Җиһанов көе
Марат Таҗетдинов сүзләре
/Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсе/

Таңда исеп куя җил,
Чал дулкынны куа җил —
Сөйлә, дип, әкият, җырла бер
Торналар турында җыр,
Гел тормышка үрелгән
Кыз турында,
Сугыш өзгән тынлык турында,
Яшьләй сынган канат турында...
Күкләрне иңләп, очалар иңрәп
Кәгазь торналар,
Ак кәгазь торналар.
Җир йөзендә әкият бар,
Җир йөзендә хәсрәт бар...
Хәсрәт ул кайчан да сүнми,
Күңелдә һич сүрелми,
Хиросима көлендә
Саклана ул,
Җырлый ана бишек җырында
Улларының бәхете турында...
Күкләрне иңләп, очалар иңрәп
Кәгазь торналар,
Ак кәгазь торналар.


  • Сезнең нинди теләкләрегез бар? Языйк.

  • Теләкләр тормышка ашсын өчен тырышлык кирәк. Әйдәгез, торнаны без дә ясап карыйк әле.

  • Тынычлыкны саклауга без үзебездән өлеш кертә алабызмы?

  • 24 октябрь, 1945 ел – БМО төзелү турында мәгълүмат бирү.

  1. Йомгаклау.


Автор
Дата добавления 28.04.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров60
Номер материала ДБ-058044
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх