Инфоурок Классному руководителю КонспектыКонспект классного часа на тему " 2015 год - Год парков и скверов в Республике Татарстан"

Конспект классного часа на тему " 2015 год - Год парков и скверов в Республике Татарстан"

Скачать материал

 

Тәрбия сәгате.

Тема. 2015 ел –Татарстанда парклар һәм скверлар елы.

Максат. Укучыларга парклар һәм скверларның кеше тормышы өчен әһәмиятле икәнен төшендерү.

Бурычлар. Укучыларда парк элементлары турында күзаллау формалаштыру.

                 Иҗади атмосфера аркылы, күмәк проект тудыру.

                   Экологик, әхлакый, эстетик, патриотик тәрбия бирү.

Укытучы өчен ноутбук, презентация, видеопроектор, экран.

Укучыларга кирәкле материаллар: минибакча ясау өчен муляжлар, кашпо, грунт, гөлләр.

Музыкаль рәт:  музыка Л.Бетховен

Тәрбия сәгатенең барышы.

1.Оештыру өлеше.

2. Кереш сүз. Бүгенге тәрбия сәгатенең темасын ачыклау өчен мин сезне газетада басылган яңалык белән таныштырам. Аны укыганнан соң сез бүген нәрсә турында сөйләшәчәгебезне әйтерсез.   Цитата : “2015 ел –Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы хактагы Указга кул куйган.

Парклар һәм скверлар елы территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыныннан чыгып игълан ителгән.

Укучылар:  -Бүген без парклар һәм скверлар турында сөйләшәбез.

-      Ә парк ул нәрсә дигән сүз? Ул нинди урын? Кем җавап бирә? (....)

Укытучы өсти:  Парк ул аллеялары, чәчәклекләре, сулыклары булган зур бакча.  Кагыйдә буларак, парклар дәүләт тарафыннан тәэмин ителә. Бу слайдта Казан шәһәренең (Меңъеллык паркы, Максим Горький исемендәге парк)  паркларын күрәсез.   Ә сквер нәрсә? Ничек уйлыйсыз? (...)

Укытучы өсти:  Сквер ул шәһәр урамнары  кисешкән урыннарда, мәйданчыкларда, йортлар арасында оештырылган территорияләр. Бу слайдта Казан шәһәренең    скверларын (Тукай скверы, Карл Фукс скверы) күрәсез.  

   -Алдагы слайдтан чыгып,  парк һәм скверның аермалы һәм охшашлы якларын ачыклыйк.

( Паркның мәйданы зур, ә скверларныкы 2 га дан артмый, шуңа күрә аларны урам чатларындагы кечкенә мәйданчыкларга урнаштыралар. Скверларда гадәттә бер һәйкәл яки скульптура булса, паркларда берничәне куялар. Скверларда утырып тору өчен эскәмияләр куела, паркларда фонтаннар да, балалар өчен уен мәйданчыклары да, аллеялар да күп була.)

-      Парклар һәм скверлар ни өчен кирәк? Аларның әһәмияте нәрсәдә? Алар нинди функция башкара?

( Кешеләргә ял итү урыны буларак хезмәт итә, яшеллек арасында саф һава сулыйлар, физик һәм психологик яктан ял итәләр)

-      Мондый ял итү урыннары кайларда кирәк? (шәһәр җирендә) Ни өчен? (...)

-      Ә авыл җирендә кирәкме? (Юк, без болай да табигать кочагында яшибез.) 2 нче укучы: ә мин менә үзебезнең мәктәп территориясендә әнә шундый ял итү урыны булдырыр идем!

-      Бу – бик яхшы фикер! Әйдәгез, бергәләшеп уйлашыйк! Мәктәп территориясенең кайсы җиренә, ничегрәк итеп планлаштырып була?

(Кәгазь битенә бергәләшеп каралама схема ясыйлар.Аннары шуның буенча муляжлар, гөлләр кулланып, мини бакча ясыйлар.

Проект эшенең тасвирламасы.

1 укучы.Мин  бу бакчада һәрвакыт хәтфә чирәм булуын телим (Яшел үлән түши).

2 укучы. Ә мин бакча тирәли алмагачлар, башка төрле җиләк-җимеш агачлары утыртам (“Бакча” тирәли тәбәнәк гөлләр тезә, аларга “җимешләр” элә).

3укучы. Мин ул агач ботакларының беркайчан да сынмавын телим, шуңа күрә алар янына махсус баскычлар куям (Декоратив баскычлар куя).

4 укучы. Ә мин ул агачларда һәрвакыт кошлар сайравын телим (Декоратив кошлар куя).

5укучы. Алмагач күләгәсенә балалар өчен атынгыч куям, аны ап-ак челтәрдән ясыйм (Квиллингтан ясалган атынгыч макеты куя).

6 укучы. Шул атынгычка  илтә торган  сукмакны  ап-ак ташлардан түшим (Ак кабырчыклар тезә).

1 укучы.  Аның ике ягына хуш исле чәчәкләр утыртам (Кәгазьдән ясалган чәчәкләр тезә).

2 укучы. Бу бакчага мин кечкенә сулык ясар идем , һәрвакыт чиста  су  салып торырмын .

3 укучы. Сукмактан читтә беседка булдырам (Беседка куя).

4 укучы. Мин тагын гөлләр утыртам. (Кәгазьдән ясалган чәчәкләр тезә).

5 укучы. Бу бакчада һәркем рәхәтләнеп ял итсен!

Барысы бергә. Шифалы яңгырлар еш яусын!

 

 

 

 

 

 

Үзанализ.

 

Бу тәрбия сәгатенең максаты һәм бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:.

Укучыларга парклар һәм скверларның кеше тормышы өчен әһәмиятле икәнен төшендерү.

Укучыларда парк элементлары турында күзаллау формалаштыру.

                 Иҗади атмосфера аркылы, күмәк проект тудыру.

                   Экологик, әхлакый, эстетик, патриотик тәрбия бирү.

Укытучы өчен ноутбук, презентация, видеопроектор, экран, ә укучыларга.

 минибакча ясау өчен муляжлар, кашпо, грунт, гөлләр кирәк булды. Музыкаль бизәлеш өчен     Л.Бетховенның әсәре кулланылды.

 

Әлеге тәрбия сәгатен  балаларның яшь үзенчәлекләрен, теманың заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем, традицион метод һәм алымнар белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым.

 Минем фикеремчә,  куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны тәрбия сәгатендә

пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы, яңа идея уйлап, аны проектка әйләндерүләренә ирешү  минем   бурычым иде. Шушы проектны төзү барышында укучылар эстетик, экологик, патриотик кыйммәтләрне алдылар.

  

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект классного часа на тему " 2015 год - Год парков и скверов в Республике Татарстан""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по безопасности

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Конспект классного часа на тему " 2015 год - Год парков и скверов в Республике Татарстан" на татарском языке. Рассчитан на 45 минут. Включает в себе групповую творческую работу учащихся. В вступительной беседе идет речь о парках. Затем учащиеся составляют план и мини проект своего детского парка. На основе этого создают мини сад.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 297 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.05.2015 1267
    • DOCX 42.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Закарова Гульсира Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Закарова Гульсира Рашитовна
    Закарова Гульсира Рашитовна
    • На сайте: 10 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5516
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 748 человек из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 953 человека

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 216 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 549 человек

Мини-курс

Эффективная самоорганизация и планирование

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 103 человека из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 39 человек

Мини-курс

Разработка и проведение онлайн-обучения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 16 регионов

Мини-курс

История и основы галерейного бизнеса

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе