Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект классного часа на тему "Мәңге онытылмас хәтер" ( 2 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Конспект классного часа на тему "Мәңге онытылмас хәтер" ( 2 класс)

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Чүпрәле муниципаль районы

Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбе

















:

МӘҢГЕ ОНЫТЫЛМАС

ХӘТЕР.


(Сыйныф сәгате эшкәртмәсе)































hello_html_m53dfee8c.pngАлиуллова Гүзәлия Абделкадир кызы Чүпрәле муниципаль районы Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбенең I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы





ТЕМА: МӘҢГЕ ОНЫТЫЛМАС ХӘТЕР.


МАКСАТ: 1) Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, эзлекле фикерләү сәләтен, күзаллауларын үстерү;

2) Авылыбызның сугыш ветераны тормыш юлы, сугышның афәтләре белән таныштыру

3) укучыларда өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү;


Материал: “Мәгариф” №5, 2005;

Мәгариф” №6, 2009

Ачык дәрес” №4, 2006;

Җиһазлау: фотолар, укучылар язган иншалар, сугыш турында рәсемнәр, альбом

Эпиграф: Үтә гомер, ага сулар,

Бер- бер артлы уза еллар.

Бөек Җиңү алдыннан

Сафын барлый ветераннар.












Әзерлек эше.

Авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераны Айнетуллов Летфулла бабай өенә очрашуга барып, яңа буын укучыларына аның сугышчан тормыш юлын, батырлыкларын күрсәтү һәм мәктәп музеена өстәмә материллар туплау









Барышы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

( тактадан эпиграф укыла)

Үтә гомер, ага сулар,

Бер- бер артлы уза еллар.

Бөек Җиңү алдыннан

Сафын барлый ветераннар.

- Нинди җиңү турында сүз бара бу шигырь юлларында?

- Сафын барлый ветераннар дигән юлларны сез ничек аңлыйсыз? (балалар фикере тыңлана)

- Әйе, балалар, Бөтендөнья халкы Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтте. Аларның сафларын барласак, нибары бер Бөек Ватан сугышы ветераны калды авылыбызда.


II. Уку мәсьәләсен кую.

- Сугыш ветераны Айнетуллов Летфулла бабай белән очрашудан, сездә нинди фикерләр туды?


III. Уку мәсьәләсен чишү.

Ветеран бабабыз: шомлы сугыш көннәре турында нәрсәләр сөйләде?

1 укучы сөйли: “1941 елның 22 июнь таңында илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә дип яшь егетләрне, ирләрне фашистларга каршы сугышка алып китәләр.

Шушы вакытта Айнетуллов Летфулла абыйга да 18 яшь тулып килә. 1941 елда аны Казанга ФЗУ га алып китәләр. 1942 елда армиягә алалар. Аны Мари АССР ның Йошкар – Ола шәһәренә алып китәләр. Анда ул соя җыя. Шуннан Суслангерга җибәрәләр. Анда балта остасы булып хезмәт итә. Шуннан аны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Анда ул кече сержант исеме ала. Сугышта кулы яраланып, госпитальдә ята. Ул үзенең яралануы турында сөйләргә яратмый. Аның бик күп орден һәм медальләре бар.Ул аны күрсәтте. Без аның медальльрен тотып карадык.Хәзер аңа 90 яшь. Шуңа да карамастан, ул үзенең кечкенә генә остаханәсендә ни генә ясамый, кирәк вакытта һәр кешегә ярдәм кулы суза. Һәр елны Җиңү көнен сабырсызлык белән көтеп ала ул. Костюмына орден – медальләрен тагып бәйрәмгә бара. Үзенең сугышчан дусларын исенә төшереп күзләрендә яшь бөртекләре күренә. Без аларга баш иябез һәм хөрмәт итәбез.

2 нче укучы сөйли: Илебез аларның батырлыкларын онытмый. Бөек җиңүнең 63 еллыгына ветеранга җиңел машина бүләк иткән.

3 енче укучы сөйли: Икенче Бөтендөнья сугышына безнең авылдан 421 кеше киткән. Шуларның 266 ы туган авылыбызга исән – имин әйләнеп кайткан.

4 енче укучы сөйли: “Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы авыр елларны искә төшерсәм, әле дә тәннәрем чымырдап куя, эсселе – суыклы булам. Балтырган, кузгалак, черегән бәрәңгене кырдан җыюлар, ачлык – ялангачлык, кыш көне өйгә ягарга утын юклык, ягу өчен сарыклар ашаганнан калган саламны алып кайту. Кеше хәлен кеше белми, үз башыңа төшмәсә, дигәндәй башлардан ниләр генә узмады. Барысын да үзебез генә белдек,“- диде үзенең истәлекләрендә Летфулла бабай.

Укытучы: Әйе, укучылар, Летфулла бабай сөйләгәннәрне тыңлап сугышның нинди авыр, куркыныч икәнлегенә төшендегез.

( экранда сугыш эпизодлары)







Тып- тын дала

Моннан сугыш үткән.

Кан коелган монда,

Кан аккан.

Тимер кебек ялкын дөрләп янган,

Утлы телен сузып һәр яктан.

Көн тумаган.

Ялкын ут эчендә

Җир белән күк гүя тоташкан.

Җирләр тетрәп,

Күкләр күкрәп торган

Туплар улавыннан тоташтан.

Бүген тып-тын

Бөтен тирә-якта

Тибрәнә тик сары кылганнар.

Күпме ирләр монда тынлык саклап,

Мәңгелеккә тынып калганнар.


Укытучы. Илебезгә һөҗүм иткән дошман бик көчле һәм рәхимсез булган. “Һәр очраган русны, совет кешесен үтер, синең алдыңда карт кешеме, хатын-кызмы, ир- баламы, туктап калма – барысын да үтер” ,- дип язылган була фашистлар боерыгында. Фашистлар коралсыз, көчсез. авыру кешеләрне юк итте, картларны, хатын-кызларны, балаларны газаплады һәм үтерде.

Сугыш вакытында туган илебезне фашистлардан саклап үз-үзләрен корбан иткән сугышчыларыбызны 1 минутык тынлык белән искә алыйк.

Боларны беләсезме?”

Викторина сораулары:

  1. Авылыбызда бүгенге көндә ничә сугыш ветераны яши? Алар кемнәр?

  2. Бөек Ватан сугышы кайчан башлана һәм кайчан тәмамлана?

  3. Нинди көн Җиңү көне дип билгеләнелә?

  4. Советлар Союзы герое исеме бирелгән нинди якташларыбызны беләсез?

  5. Рейхстагка байрак кайчан кадала?

  6. Рейхстагта үзенең кул тамгасын калдырган якташ шагыйребез исемен атагыз.

Син көтәсең һаман улыңны” рольле уен.

(Сәхнәгә Ана керә.Солдат киеме кигән сугышчы янына килә.)

Ана: Исәнме, улым! Менә мин тагын синең яныңда. Салкын түгелме балакаем?

Улы. Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да салкын түгел.

Ана. Нигә үзеңне сакламадың улым? Хәтерлисеңме ? “Әнкәем Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез.Бәхетле яшәрбез”,- дип язган идең.

Улы. әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түремдә,әнкәем.Әмма башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аяусыз булды. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң әнкәем?

Ана. Барысы да җитеш, улым. Сугыштан исән кайткан ике абыең бик кадерләп кенә кунактан кунакка гына йөртәләр. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк. Алар янында сез дә булсагыз , куанычымның иге- чиге булмас иде. Бәлки син мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам.

Улы. Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнием, күз нурым, әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем, әмма минем кулларым , инде үзем дә кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.

Ана. Йөрәк түремдә тугыз ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай- һай авыр шул, улым.

Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син горурлан! Без бит Ватан өчен, тынычлык өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?!

Ана. Шулай ,улым , дөрес әйтәсең!




(Ана һәйкәлгә чәчәкләр куя.)

IV. Йомгаклау.

Халкыбыз Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итте. Ләкин дөньяда әле сугыш уты тынмаган. Җирнең әле бер почмагында, әле икенче почмагында мәрхәмәтсез үлем уты җан сорап,аваз сала.

Әфганстан, Чечня, Төньяк Осетия... Бу сүзләрдә - күпме аналарның йөрәк әрнүе.

Укучыларның өлкәннәргә әйтер сүзләре.

1 укучы: Әй, сез, сугыш уты кабызучылар!

Ишетәсезме? Без сезгә дәшәбез!

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан

Җир йөзе балаларның

Тынмасын көлүеннән.

2 укучы: Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,

Без- дөнья балалары!

Балаларның сарылары,

Аклары, каралары.

3 укучы: Сез”чәчәкләр”, дисез безне,

Чәчәкләр сулмасыннар

Җир йөзендә бәхетсезләр,

Ятимнәр булмасыннар!

4 укучы: Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән Тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.

Кадерле балалар! Сугыш кырларында җиңү яулап кайткан фронтовик якташларыбызның сафы елдан – ел сирәгәя... Алар зарланырга яратмый, ләкин алар бездән ихтибар һәм ихтирам көтә. Әйдәгез, аларга ихтирамлы булыйк, шәһитләрнең каберен кадерләп, пакьләп тотыйк, тере чәчәкләргә бизик, ә исәннәрне хөрмәтлик, шәфкать җылысына төрик! Алар – бүгенге бәхетле тормыш, хөрлек һәм бәйсезлек өчен көрәшүчеләр. Алар – җиңүчеләр.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Сугыш ветераны янына барып шефлык итү.

  2. Сугыш ветераны белән бергәләп төшкән фотолар һәм язмаларны мәктәп музеена тапшыру.





















Сыйныф сәгатенә үзанализ.


Сыйныф сәгате I I сыйныф укучылары белән “ Мәңге онытылмас хәтер” дигән темага үткәрелде.

Бу сыйныф сәгате укучыларда гражданлык хисләре, өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы тәрбияләү максаты белән оештырылды. Башлангыч сыйныфларда рольле уеннар, төрле вәкилләр белән очрашу, очрашулардан соң фикер алышулар аркылы балаларның бәйләнешле сөйләм телен, эзлекле фикерләү сәләтен, күзаллауларын үстерү өчен бик отышлы булды дип саныйм.

Балаларда өлкән буын кешеләренә ихтирамлылык, аларның батырлыгын онытмаучанлык, ярдәмчеллек, патриотик хисләр булдырырга тырыштым.

Күрсәтмә материаллар кулланып балаларның сугыш турында күзаллаулары үстерелде, эмоциональ тойгылар өчен урынлы булды. Һәр баланың үз – үзенә ышанычын, мөмкинлекләрен үстерергә тырыштым.

Сыйныф сәгатенә куелган максатлага ирештем. Балалар актив булдылар. Билгеләнгән вакытка сыештым. Эшемнең нәтиҗәсе итеп укучылар белән берлектә альбом төзелде. Бу эштә дә укучылар теләп катнаштылар.

Язган хикәяләрен укып, балаларның ни дәрәҗәдә сугыш, сугышчан батырлыклары турында күзаллаулары үсүне белдем.

Сыйныф сәгатен үткәреп, укучылар белән эшне күзәтү, чагыштыру, нәтиҗә ясау методларын кулландым.

































Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 12.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров49
Номер материала ДБ-191023
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх