Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Конспект мероприятия для детей подготовительной к школе группы на татарском языке "Көз килә"

Конспект мероприятия для детей подготовительной к школе группы на татарском языке "Көз килә"

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

-1-

КӨЗГЕ БӘЙРӘМ

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр,балалар,

Менә сез дә килеп җиткәнсез.

Безнең прогимназиянең шау тормышын

Күреп китик әле, дигәнсез.

1 бала: Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.



2 бала: Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.



3 бала : Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер белән чөгендер,

Тик җыеп кына өлгер.



4 бала: Көчле, җитез булыйм дисәң

Кишер ашап кара син.

Кишер – саулык чыганагы,

Кишердә күп витамин.

5 бала: Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

6 бала: Рәхим итегез,

Көзге бәйрәмгә.

Яфраклар тотып,

Бер биик әйдә.

«Яфраклар биюе» башкарыла

Алтын көз керә: Исәнмесез, балалар.

Алып баручы: Хәерле көн, Алтын көз,

Сине күптән көтәбез.

Балалар сиңа багышлап «Баллы кишер» әкиятен әзерләделәр.

«Баллы кишер» әкияте

Бабай: 1,2,3,4,5. Юк. Әби, кил монда

Бергә тарталар: 1,2,3,4,5.

Әби: Юк. Әти, кил монда.

Бергә тарталар: 1,2,3,4,5.

Әти: Юк. Әни, кил монда.

Бергә тараталар: 1,2,3,4,5.

Әни: Юк. Малай, кил монда.

Бергә тарталар:1,2,3,4,5.

Малай: Юк. Кыз, кил монда.

Бергә тарталар: 1,2,3,4,5.

Кыз: Юк. Эт, кил монда.

Бергә тарталар: 1,2,3,4,5.

Эт: Юк. Песи, кил монда.

Бергә тарталар: 1,2,3,4,5.

Тартып чыгаралар: О-о-о! Зур!

Җырлы-биюле уен «Бар матур бакча»

1) Бар матур бакча,

Анда кишер үсә. (Түгәрәктә йөриләр.)

Менә шундый кишер зур,

Менә шундый кечкенә. (Хәрәкәт белән күрсәтәләр.)

Кушымта: Кишер, кишер, кил әле,

Биеп, биеп кит әле. (Бер бала –«кишер» - уртага чыгып бии.)

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп, биеп кит әле. (Балалар кул чабалар.)

2) Бар матур бакча,

Анда алма үсә. (Түгәрәктә йөриләр.)

Менә шундый алма зур,

Менә шундый кечкенә. (Күрсәтәләр)

Кушымта: Алма, алма, кил әле,

Биеп, биеп кит әле. (Бер бала – «алма» уртага чыга, бии.)

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп, биеп, кит әле. (Балалар кул чабалар)

3) Шофёр, шофёр, кил әле,

Биеп, биеп, кит әле. (Бер бала – «шофёр» - уртага чыга, бии.)

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп, биеп кит әле. Балаларны «утыртып» алып чыгып китә.











Шигырьләр:



Көз

Үтте-китте матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.



Көзге җил

Көзге җил «усал»,

Салкын булса да.

Колак-борыннар

Бераз туңса да.

Куркытмый безне

Һичбер суык җил.

Алтын көз: Рәхмәт сезгә, балалар. Минем кәрзиндә җиләк-җимеш тә, яшелчәләр дә бар. Сез аларны аера аырсыз микән? Бер кәрзингә –җиләк-җимеш, икенчесенә яшелчәләр салырсыз.

Балалар уйныйлар.

Алтын көз: Бигрәк уңган икәнсез,

Барысын да белдегез.



Балалар: Көз, көз, әйт әле,

                                Кәрзинеңдә ниләр бар?          

               Көзсылу:        (муляжлар күрсәтә)

                                Кәрзинемдә кыярлар,

                                Помидор һәм алмалар.

               Балалар: Көз, көз әйт әле

                                Кәрзинеңдә ниләр бар?

               Көзсылу:      (төсле яфраклар күрсәтә)

                                Кәрзинемдә сары, кызыл

                                Алтын матур төсләр бар.                                                              Балалар: Көз, көз әйт әле

                                Кәрзинеңдә ниләр бар?

               Көзсылу: (яңгыр макеты күрсәтә)

                                Кәрзинемдә яңгырлар,

                               Җылы, салкын көннәр бар.

























Автор
Дата добавления 04.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров20
Номер материала ДБ-236160
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх