Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Конспект мероприятия "Гаиләбез горурлыгы син-әтиебез!"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Конспект мероприятия "Гаиләбез горурлыгы син-әтиебез!"

библиотека
материалов

Гаиләбез горурлыгы син-әтиебез!

Зал бәйрәмчә бизәлгән, музыка астында балалар залга үтәләр, ярымтүгәрәккә басалар.

*** Алып баручы:

Әти, әткәй, әткәем, әттә...! Нинди матур һәм тылсымлы сүзләр. Чөнки әтидән башка гаиләбез түгәрәк булмый. Алар гаиләнең тоткасы, сакчысы.

Кадерле әтиләр, бабайлар, абыйлар,малайлар! Сезнең барыгызны да 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, гаилә иминлеге телибез. Бәхет, шатлык юлдаш булсын, кайгы-хәсрәт ерак йөрсеннәр. Балаларыгыз Сезне үрнәк итеп бу бит минем әти дисеннәр. Бүгенге, сезнең өчен әзерләнгән бәйрәмебез, өч өлештән тора: башта сез шигырьләр һәм җырлар тыңларсыз, аннары биюләр карап үтәрсез, ә бәйрәмебез ахырында безнең сезнең белән бераз көч сынашып аласы килә. Ә хәзер рөхсәт итегез бәйрәмне башлап җибәрергә.

*** Рәнис:

Бүген бездә бәйрәм була.

Инде менә ничә көн

Бик тырышып әзерләдек

Шушы бәйрәм кичәсен

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз

Шатлык,бәхет,сәламәтлек

һәммәгезгә телибез.

*** Алина:

С чудным праздником мужским

Хотим мы вас поздравить!

Пожелания свои

Очень добрые направить!

Вам мужества не занимать

Ведь вы в любом бою

Всегда готовы жизнь отдать

За Родину свою.

*** Илсур:

Җырлыйсы килеп кенә

Тора буген безнең дә.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Җыр" Әтиебез кенында"

1.Гаиләбез горурлыгы

Син әтиебез

Сиңа бәхетләр,шатлыклар

Бик күп телибез.

Әтиебез куенында

Үсәбез кайгы тоймый

Күңелебез аңа көн дә

Рәхмәтләр генә җырлый.

2. Кайгырасың гомер буе

Син безнең өчен.

Олы юлга чыгарасың

Биреп бар көчең.

3.Без бәхетле барыбыз да

Син бар чагында.

Гөрләшеп яшибез һаман

Киң кочагыңда.

*** М.Дилә:

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

*** Алинә:

Иң кадерле кешебез син

Сөекле әтиебез.

Син булганга без бәхетле.

Рәхәт яшибез.

*** Ш.Илназ:

Әтиемне яратам

Өебезнең яме ул.

Әти өйдә вакытта

Йоклавы да тәмле ул.

*** Әлфинә:

Кайчагында эшеннән

Арып кайткан чагында,

Йөгереп кенә йөрим

Әтиемнең янында.

*** Ландыш:

Өйдә мине әтием дә,

Әнием дә сөяләр.

Син бит безнең зур кызыбыз,

Үстең инде дияләр.

*** Элина:

У меня есть папа,

Я папу очень люблю.

У папы скоро праздник

Я песенку спою.

Җыр”Минем әти.”

  1. Минем әтием шофер,

Зур машиналар йөртә.

Рульне борып карарга,

Кайчак рөхсәт тә итә.

Утырам машинага,

Китәм ерак еракка.

Беркөнне барып килдем,

Әбиләргә кунакка.

  1. Минем әти төзүче,

Биек йортлар җиткерә.

Бардым әле янына,

Эше беткәч кич белән.

Мендем йорт түбәсенә,

Карыйм Болгар ягына.

Егылып төшәр бит бу дип,

Аста халык агыла.

  1. Минем әтием артист,

Сәхнәдә аның эше.

Теләсә кем булдыра алмый,

Андый катлаулы эшне.

Үзе җырлый, йөгерә,

Узе сөйли, сикерә.

Бии, уйный кирәксә,

Ярылып китә икегә.

*** Илгизәр:

Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез.

Бергә карлар көрибез.

Бик яратам әтиемнең

Эш батыры булуын

Мин дә тиздән әтиемнең

Алмашчысы булырмын.

*** Данис:

"Әллә кайчан йоклар идем.

Булсам синең урында"

- Диде, әти бүген миңа

Карап куйды кырын да.

Ачуланма инде әти

Карама әле кырын да

Ят та минем караватка

Йокла минем урында.

*** Б. Булат:

Каеш будым билемә,

Тасма тактым җиңемә,

Йолдызлы бүрек кидем.

Мин солдат булдым,-дидем.

Иңемә мылтык астым

Әти каршына бастым.

-Килдем иптәш командир,

Әйдә берәр фәрман бир!

-Смирно!-диде әти дә

Печән ашат бәтигә.

Бераз утын ярырсың

Аннан суга барырсың

-Була!-дидем кырт кына.

һәм борылдым фырт кына.

*** Н.Дилә:

Мин бик иртә уянам

Уянам да уйланам.

Минем абый еракта

Хезмәт итә солдатта.

Ул якта да таң ата

Кояш чыга, ай бата,

Солдатларны йокыдан

Быргы җырлап уята.

*** Б.Илназ:

Мин дә үсәрмен

Солдат булырмын

Әтием кебек

Сакта торырмын.

Җыр" Солдат булам"

1 .Бабай да солдат булган.

Әти дә солдат булган.

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә торган.

2.Кече абый солдат булып

Кайтты әле яз гына,

Мин үзем дә солдат булам

Үсим әле аз гына.

*** С.Данил:

Абыем солдат булды

Бик еракларга китте

Хатлар язып, хатлар көтеп

2 ел гомер үтте.

Ә беркөн абыйдан

Кайтам дигән хат алдым

Укыдым да шатлыктан

Елап җибәрә яздым.

*** Розалина:

Капитан минем абый

Йөзә ерак диңгездә

Бик сагындык абыйны

Өйдә бөтенебез дә

Алып кайтыр ул миңа

Бүләккә нәни кораб

Мин корабны йөздерермен

Абыем кебек карап.

*** Салават:

Энем зур-зур атлап йөри

Биленә каеш буган

Мин солдатка ошыйммы дип

Йолдыз да кадап куйган

Мин кечкенә түгел инде

Тиздән өч яшь тула ди

Минем кебек малайлар

Үскәч солдат була ди.

*** Х.Данил:

Буран уйнаган чакта

Җилләр дулаган чакта

Абыем тора сакта

Кояш чыгышы якта.

*** Д.Булат:

Армия любима,

Армия моя!

Ты непобедимая-

Это знаю я.

.*** Самира:

Сабый бала йоклый бишектә,

Уяна ул тавыш ишетсә

Татлы булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы,

Сакта тора сизгер егетләр

Бар да алар лачын кебекләр. .

Җыр"Кирәкми сугыш"

1. Әтидән сорыйм, бу нинди йолдыз

Капкага бик нык кагып куелган

Сөйләде әти, бу авыр сугыш

Корбаны бабаңа дип куелган

2.Әнидән сорыйм нигә әбиләр

Бик күп әбиләр ялгыз торалар

Сөйләде әни сугыш рәхимсез

Яуда бабайлар ятып калганнар.

3.Ходайдан сорыйм, капкада йолдыз

Әбиләр ятим ялгыз булмасын

Ходаем әйтә кешеләр җирдә

Сугышны гонаһ дип аңласын

  1. куплет кабатлана)

Биюләр:

  1. Бииләр итек, читекләр (Кечкенәләр төркеме малайлары)

  2. Ламбада (Миннахметова Алина)

  3. Моряклар (Зурлар төркеме малайлары)

  4. Гномнар (Кызлар)

  5. Королевская охрана (Зурлар төркеме малайлары)

  6. Заманча чебиләр ( Кечкенәләр төркеме)

  7. Холли долли (Зурлар төркеме кызлары)

  8. Песенка про папу. (Зурлар төркеме кызлары)


Алып баручы: Хөрмәтле әтиләр! Сезнең өчен әзерләнгән бәйрәм сәламебез шуның белән тәмам. Ә хәзер бәйрәмебезнең өченчеөлешенә күчәбез. Татар халкының "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән мәкален барыгыз да хәтерлидер әле. Әйдәгез шушы мәкальнен дөреслеген ярышларда сынап карыйк.

Безнен ярышларны үткәрер өчен 2 команда кирәк булыр. Аның берсе-әтиләр, ә икенчесе- малайлар командасы булыр. Әгәр дә беренче командага "Өлгерләр", ә икенчесенә " Җитезләр"дип исем бирсәк сез ризадыр бит?! Жюри итеп әниләребезне билгелик. Ярышлар 3 өлештән тора, һәр өлештә 3 конкурс.

  1. өлеш "Хуҗабикәлэр" дип атала.

    1. конкурс." Бәрәнге әрчү" Әтиләр бәрәңге әрчи, малайлар йомырка чистарта.

    2. конкурс."Ярма чистарту". Әтиләр ярма, малайлар төймә аера.

  2. өлеш " Спортчылар" дип атала.

    1. конкурс " Су ташу". Бүлмәнен ике башына 2 сулы 2 буш чиләк куела. Уенчылар сулы чиләктән чокыр белән су ташырга тиеш. Кемнен чиләге беренче тула, шул җиңүче була.

    2. конкурс " Тупны кәрзингә сал һәм ал!" Беренче уенчы йөгереп барып тупны кәрзингә сала, эстафетаны тапшыра, икенчы уенчы йөгереп барып тупны кәрзиннән ала һәм чираттагы уенчыга тапшыра.

3)өлеш " Сәнгать сөючеләр"

" Рәсем ясау". Әниләр бәйрәменә бүләккә чәчәк ясау.

***Алып баручы:

Ярышларыбыз шуның белән тәмам.Хәзер сүзне жюрига бирәбез.

***Алып баручы:

Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды кичәбез

Мондый кичәләр еш булыр

Сез бик теләп килсәгез.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләргә калсын уелып

Соңгы тапкыр булмас, язган булса

Гөрләшербез кабат җыелып.


Автор
Дата добавления 22.03.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров120
Номер материала ДВ-545923
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх