Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект мероприятия ко Дню Защитника Отечества на татарском языке "Горурланам әтием белән"

Конспект мероприятия к о Дню Защитника Отечества на татарском языке "Горурланам әтием белән"

Скачать материал

 

Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназиясе

 

 

 

 

 

Горурланам әтием  белән

(23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап

район күләмендә үткәрелгән чара)

 

 

 

                                                  Үткәрде: Хисаметдинова Р.Р.

                                                         ОКТ тәрбиячесе

 

 

 

 

 

 

 

Горурланам әтием белән!

(23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә)

Үткәрде: озайтылган көн төркеме тәрбиячесе     Хисаметдинова Р.Р.

 

   Максат: укучыларда патриотик хисләр,әтиләргә хөрмәт тәрбияләү, әтиләр белән күңелле ял итү.

 

   I Тантаналы өлеш

   Зал шарлар һәм плакатлар, балалар ясаган рәсемнәр белән бизәлә.

   Алып баручы: - Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Бүген без 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә  җыелдык. (Слайд №1)

   1918 елның 23 февралендә В.И.Ленин Совет Кызыл Армиясен төзү турында декретка кул куя. (Слайд №2) Менә шушы көннән башлап, һәр елны 23 февраль – Совет Армиясе көне, ә соңгы елларда Ватанны Саклаучылар көне буларак  билгеләп үтелә.

   Без бүгенге кичәгә әтиләребезне һәм бабаларыбызны чакырдык. Ир-егетләр – ил терәге, Ватанны саклаучылар. Безнең илебездә 18 яше тулган һәм сау-сәламәт булган Һәр ир-егет армиядә хезмәт итәргә бурычлы. Сезнең бабаларыгыз, әтиләрегез  бу изге бурычларын үтәп, солдат хезмәтен үткәннәр. Ә малайлар – булачак солдатлар. Шуңа күрә без бу көнне ир-егетләр бәйрәме дип атыйбыз. Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне барыгызны да зур бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, ак бәхетләр, зур уңышлар телим.

     Безнең әтиләр, бабайлар – Ватанны саклаучылар гына түгел, гаиләдә баш кешеләр, гаилә терәге алар. Элек-электән әти кеше өстенә үз гаиләсе өчен җаваплылык бурычы куелган, аларны хөрмәт иткәннәр. Бу турыда без татар халык мәкальләреннән беләбез.(Слайд №3)

  Аталар сүзе – акылның үзе.

  Аталы- аналы бала – алтын канатлы.

  Амбар төбендә икмәк бар,

  Бабаң сүзендә хикмәт бар.

  Атаң сүзенә колак сал.

  Ата һөнәре – балага мирас.

 Безнең укучыларыбыз да әтиләрен, бабаларын бик яраталар, хөрмәт итәләр. Алар әтиләргә багышлап стенд төзеделәр, алар турында сочинениеләр яздылар.

  Ә хәзер әтиләрне һәм бабайларны укучылар котлар.

1 нче укучы.   Февральдә, февральдә

                         Җилләр уйный кырларда.

                         Кар таулары күп булса да

                    Суык  була  уйнарга.

2 нче укучы.     Данлы Кызыл  Армия

                          Туган февраль аенда

                          Котлыйбыз зур бәйрәм белән

                         Әтине, бабайны да!

3 нче укучы.     Һәркем тынычлыкны яклый,

                          Минен туган  илемдә.

                          Аны минем абыем да

                          Саклый дәүләт чигендә.

4 нче укучы.     Каеш будым билемә,

                          Тасма тактым җиңемә,

                          Йолдызлы бүрек кидем,

                                   -Мин солдат булдым! – дидем.

          5 нче укучы.    Иңемә мылтык астым,

                                    Әти каршына бастым.

                      -Килдем , иптәш командир!

                                    Әйдә, берәр фәрман бир.

          6 нчы укучы.    -Смирно! – диде әти дә,

                              Печән ашат бәтигә,

                               Бераз утын ярырсың,

                               Аннан суга барырсың.

     7 нче укучы   - Була! – дидем фырт кына,

                             Һәм борылдым кырт кына.

                             Шуннан китте, и китте...

                             Мине чын солдат итте.

   8 нче укучы        Бетте ялкау гадәтем,

                             Санаулы һәр сәгатем,

                             Иртүк торам, юынам,

                             Сөлге белән уынам.

                             Ялт иттерәм тешләрне,

                             Аннан эшлим эшләрне.

9 нчы укучы        Бүлмәдә тәртип хәзер,

                             Ни кирәксә шул әзер.

                             Солдат булу шулай ул,

                             Өйрәнгәч бик уңай ул.

     “Солдатта булган диләр” җыры башкарыла.

10 нчы укучы      Әти бик тә кыюсыз,

                             Бик бәләкәй һәм чандыр,

                             Малай булган кайчандыр.

                             Соңга да калгалаган,

                             Шелтә дә алгалаган.

11 нче укучы      Бик яраткан уйнарга,

                            Кайда гына йөрмәгән,

                            Өйгә кайтып кермәгән.

                            Бик соң торган йокыдан,

                            Чөнки төннәр буена,

                             Качып китап укыган!

12 нче укучы      Бервакытны мәктәптә

                             Алган ул хәтта “5”ле

                             Мин дә нәк әти төсле!

13 нче укучы      Рәхәт минем әтигә –

                             Бар исеме,бар даны!

                             Кешелекле кеше дип,

                             Мактыйлар бар да аны .

14 нче укучы      Минем әти мактаулы

                             Үзенең эшендә дә –

                             Өр-яңа орден балкый

                             Әтинең түшендә дә!

15 нче укучы       Гел әйбәт сүзләр йөри

                         Әтиемә карата.

                             Аны бар да хөрмәтли,

                              Аны бар да ярата.

16 нчы укучы       Ул – Сабантуй  батыры!

                               Ул -  гайрәтле, ул -  көчле!

                               Мин дә нәкъ әти төсле!

17 нче укучы       Ул мине соңга калып

                              Кайтканга тиргәсә дә,

                              Иртәннән кичкә кадәр

                              Уйнарга бирмәсә дә,

                              Ул – җирдә иң шәп кеше!

                               Шәп кеше, гаҗәп кеше!

 

        18 нче укучы         Минем әле бер кат та

                                        Колакны бормаса да,

                                        Сабантуйларда әле

                                       Җиңгәне булмаса да

                                        Ул – иң-иң көчле кеше

                                        Баһадир төсле кеше!

      19 нчы укучы          Ул зирәк тә, шаян да,

                                       Акыллы да, әйбәт тә!

                                       Кем дисезме?

                                       Ул кеше – минем әти әлбәттә!

“Песенка про папу” җыры

20 нче укучы  Безнең әтиләребез кебек кадерле бабайларыбыз да бар бит әле.

Без тыныч яшәсен , укысын, илебез күге һәрвакыт аяз булсын өчен бабаларыбыз көрәшкән, көбесе сугыш кырларында мәңгегә ятып калган. Бүгенге мул, матур тормышны безгә алар бүләк иткән.

21 нче укучы   Хәтерләүдән курыкма син!

                          Үткәнеңне онытма син!

                          Бел син ерак бабайларның

                          Ничек итеп көн иткәнен

                          Ни иккәнен, ни чиккәнен

                          Нинди уйлар, нинди моңнар

                          Безгә калдырып киткәнен.

22 нче укучы   Исеңдә тот аларның син

                          Сугышларда кан түккәнен,

                          Туган җирнең иреге өчен

                           Зинданнарда интеккәнен...

                           Хәтерләүдән курыкма син!

                           Ил үткәнен онытма син!

23 нче укучы    Бабамнар башлаган эшне

                           Мин дә дәвам итәрмен.

                           Кулларыма корал алып

                           Чик сакларга китәрмен!

“Һәрвакыт булсын кояш” җыры.

Балалар әтиләренә һәм бабаларына  үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшыралар.

II өлеш.  “Ягез әле, әтиләр” (Слайд №1)

Алып баручы: - Кичәбезнең икенче өлешендә “Ягез әле, әтиләр” конкурсы үткәреп алырбыз. Әтиләр  4-5 кешедән торган  ике команда туплый.Командалар исем, девиз,капитан сайлыйлар.Жюри  белән танышабыз:..    ...    ...

Командалар бер-берсен сәламли.

1 тур  “Әти-мәктәп баласы” (Слайд №4)

Һәр командага 10 кызыклы сорау бирелә. Команда башта киңәшә,җавап 1 генә вариантта,1 генә сүз белән әйтелә.

2 тур  Капитаннар ярышы : “Ике эшне берьюлы үтә” (Слайд №8)

Ике команданың да капитаннары чакырыла. Алар берюлы утын кисү һәм кадак кагу хәрәкәтләрен күрсәтергә тиеш. Кем остарак күрсәтә?

3 тур “Бала тәрбияләү” (Слайд №9)

Һәр командага ике төрле ситуация тәкдим ителә. Әтиләр шуны ничек итеп чишәрләр икән? Скетч уйнап күрсәтә алалар.

1нче командага: Балагыз бүген  “2” алган. Сез нәрсә эшләрсез?

2 нче командага: Малаегыз бүген мәктәптән  сугышып кайткан. Сез нәрсә эшләрсез?

Командаларга әзерләнергә вакыт бирелә. Концерт номеры башкарыла.

 

 

 

 

4 тур  “Ребус чишү”  (Слайд № 10)

Һәр командага ребуслар бирелә. 2 минут вакыт эчендә алар шуны чишргә кирәк.

1 нче командага:                        2 нче командага:

Р 1 А (Родина)                           У

100   К (Восток)                          7

5 тур  “Кем сәләтлерәк?”  (Слайд №11)

Һәр команда бер концерт номеры әзерләргә тиеш: бию, җыр, шигырь.

Вакыт бирелә. Укучылар җыр яки бию башкаралар.

6 тур “Кем җитезрәк” (Слайд №12)

Һәр командадан 1 әти чакырыла. Алар бер урындыктан икенчесенә  кубиклар (яки башка предметлар) ташыйлар. Кем тизрәк?

7 тур “Үз балаңны таны” ( Слайд №13)

Һәр командадан 1 әтинең күзе бәйләнә. Аның каршына 4-5 бала баса. Ул үз баласын танырга тиеш.

Алып баручы: - Безнең конкурслар тәмам. Жюри нәтиҗә ясый торсын. Ә без әтиләр һәм бабайларны тыңлап карыйк әле. Аларның үз балаларына әйтәсе сүзләре, теләкләре бардыр.

Әтиләр, бабайлар чыгышы.Жюри нәтиҗәләр белән таныштыра. катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.

Алып баручы: - Хөрмәтле кунаклар! Безнең бәйрәмебез тәмам. Без бергәләп күңелле ял иттек. Минем балаларга әтиләрен һәм бабаларын хөрмәт итсеннәр, сүзләрен тыңласыннар дип телисем килә. Хөрмәтле әтиләр һәм бабайлар! Безнең бәйрәмегезгә килүегез, актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Мәктәп белән арагызны өзмәгез, балалар алдында авторитетыгызны беркайчан да югалтмагыз, һәрвакыт балаларыгызның иң якын кешесе, таянычы булып калыгыз!

 

 

 

 

 

 

 

   

       

 

 

 

 

 

 

 Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназиясе

 

 

 

 

 

Горурланам әтием  белән

(23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап

район күләмендә үткәрелгән чара 22.02.2012)

 

 

 

 

 

 

                                                  Үткәрде: Хисаметдинова Р.Р.

                                                          ОКТ тәрбиячесе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект мероприятия ко Дню Защитника Отечества на татарском языке "Горурланам әтием белән""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель ремонтной службы

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 993 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.10.2016 466
    • DOCX 25.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хисамутдинова Рафиля Рахимулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10595
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 125 человек из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 523 человека

Курс повышения квалификации

Система образовательной организации в начальном общем образовании в условиях реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 60 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 844 человека

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 64 человека из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 352 человека

Мини-курс

Технологии в онлайн-обучении

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 17 регионов

Мини-курс

Методы маркетинговых исследований в интернете

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 20 регионов

Мини-курс

Современные тренды в физкультуре и спорте: организация обучения и методика тренировок

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе