Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКонспект мероприятия "Әнием, кадерлем"

Конспект мероприятия "Әнием, кадерлем"

Скачать материал

                                        Әнием,кадерлем

( Матур көй яңгырый . Залга кулларына чәчәкләр, шарлар тотып , балалар керә һәм ярым түгәрәк ясап тезелеп баса, аннары төрле шигырьләрдән өзекләр укыйлар)

 

Ал.баручы: Хәерле көн, безнең иңкадерле кунакларыбыз - әниләребез. Сезне әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сезгә сәламәтлек, озын гомер, тормышыгызда гаилә бәхете, балаларыгызга ана назы биреп, аларны аңлап, туры юл күрсәтеп яшәвегезне телибез.әни күзләре шундый мөлаем, ягымлы. әйтерсең, бөтен дөньяның, акылын һәм сабырлыгын җыйган диярсең! Йомшак куллары сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әни йөрәге генә  шулкадәр түземле, шәфкатьле.

         А.б.:

          -Кем дөньга кеше буләк итә,

Ә кешегә-якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар-

Эретерлек  гранит кыяны.

 

Кем куллары өйне, җирне  ямьли

Изгелеге үлчәү тапкы  сыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме –әнкәй, хатын-кыз!

 

 

-Мәгълүм ки, һәр елны  ноябрь  аеның ахрында  илебездә   матур гына Әниләр көне билгеләп үтелә.

 

Балалар:

 

Бәйрәмегез котлы булсын,

Кызлар , апа җиңгиләр!

   :

           Күрәсезме, бүген кояш

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен

Ул да  бит көтеп ала.

 

          Безне назлап үстергәнгә,

Әниләр, рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт эшчән булганга,

Әниләр ,рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт тырыш булганга,

Әниләр ,рәхмәт сезгә!

 

Ә хәзер сезгә багышлап яраткан җырыбызны башкарабыз.

Луиза Батыр-Болгари музыкасы , Рабит  Батулла сузләре. (12 трект . 30 минусовка)

 

                                     ”Әйлән-бәйлән”

1. Әйлән – бәйлән уйныйбыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Күңелле дуслар белән –

Бер дә уйнап туймыйбыз.

 

Куш- та

           Әйлән-бәйлән бергәләшеп уйныйбыз

Әйдә, бергә кул тотышып биибез.

 

2. Әллә әйлән уйныйбыз

    Әллә сәйлән җыйныйбыз.

    Әллә бәйлән уйныйбыз

    Әллә ләйсән җыйныйбыз.

 

                                                               3.Уйныйбыз да,уйныйбыз,

                                                                 Эзлибез дә куймыйбыз.

                                                                 Бик озак уйнасак та

                                                                 Бер дә уйнап туймыйбыз.

 

 

( ишек шакыган тавыш ишетелә)

А.б. – Кем бар анда?( почтольон керә)

Почтольон:

 

-Керергә ярыймы?

А.б.-Керегез, рәхим итегез.

Почтольон:

 

-Бу 2 нче санлы    “Алтынчәч”  балалар бакчасымы?

Балалар :

  - Әйе.

П:

Ниһаять  эзләп таптым бит бу адресны.Минем сезнең өчен посылка бар бит .  Посылкада “Әниләргә” дип язылган .

А.б.

 -  И алайса, хәзер үк тапшырабыз .  Бездә бит “Әниләр бәйрәме” бара. Әниләр үзләре дә монда бәйрәмгә дип килгәннәр .

Почтольон:

-посылканы алганга кулыгызны куегыз.

А.б. :

 -Бик зур рәхмәт!

А.б.:

 Балалар бу посылкада нәрсә икән.Әйдәгез, ачып карыйк. (матур (шкатулка)  сандык чыга. Бу матур сандыкка әниләребезнең матур теләкләре язылган.   Бу теләкләрне салкын көзге җилләрдә очып төшкән беренче кар бөртекләре белән шаян чыпчыклар, һәм җитди күгәрченнәр алып килгәннәр.

Баксаң, барлык әниләрнең дә теләкләре туры килә икән бит. Әниләр безне  акыллы , матур , әдәпле, сәламәт, һәр яктан булдыклы булуыбызны телиләр. Ә без үз чиратыбызда аларның теләкләрен үтәп карыйк әле.

 

-Әйдәгез1 нче хатны алып укыйк.Аделина чык әле ярдәмгә хатны алып бир әле.

(1 нче хат алына,  тәрбияче тарафыннан  укыла.)

Әниләребез шигырь  укуыбызны сораганнар.

 

           :

          Әни пәрәмәч пешерә.

          Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без  табында чәй эчәбез,

Бергәләп, тәмле итеп.

                        Мин дә булыштым әнигә

                        Пәрәмәчләр ясарга.

                        Үзең эшләгәч тәмле ул-

                       Кирәк эшләп ашарга.

           :

“ Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

 һич ярамый

“Әни “ сүзен таптарга .

        :

Ноябрь аенда-

Әниләр бәйрәме.

Бүләк итәрмен

Чәчәк бәйләмен.

                           Ничек табарга?,

                           Кайда чәчәк бар?

                            Кая карама –

                           Капланган ак кар .

                                                       Әнигә шигыръ

                                                        бирдем бүләккә

                                                                  Куанды әни

                                                        Минем бүләккә,

                                                      “Гомергә ди ул,

                                                        калыр йөрәктә.

 

Айгөл :

Кояш, кояш мәңге балкый

 мәңге нур сибә.

Кояш гомере телим мин

Әнием сиңа.

 А.б.: -Яле Рамис,чык әле, ал әле 2 нче хатны.

2 хат алына Ә бу хатта Әниләр үзләренә багышланган җырны башкаруыбызны телиләр  Ф.Рахимгулов сүз. “ Яраткан әниебез”

(9 трект.27 минус)

Яраткан әниебез.

 

1  Кем тегә матур күлмәкләр             2.Кая барсам күз алдымда

      Ясый асыл бизәкләр.                        Һәрчак күңелемдә яши.

      Кем тәмле ашлар пешерә                 Ул безнең иң якын кеше

     Сине искә төшерә.                             Яраткан безнең әни.

 

 

 Ишек ачыла, башына  кызыл калфак киеп шапокляк карчык килеп керә.

Ш.к. :

-Мин Кызыл калфак. Минем сумкам бар. Аның эчендә кефир, эремчек, прәннек,  коймак, колбаса бар.  (балаларга карап)

-Исәнмесез, балалар, сез мине таныдыгызмы? Мин кызыл калфак...

 

А.б.: 

 -Нинди мәзәк Кызыл Калфак?Кемнедер ул хәтерләтә бит...

-Кызыл Калфак син кая юл тотасың? Кая барасың? 

 

Ш.к. –Ой, кая барам әле мин. Ә, исемә төште! Мин пятачокның туган көненә бал ашарга барам .

-Нәрсә пятачокны белмисезмени? Танавы түгәрәк, ә артында маторчигы бар. Ул түбәдә шалашта яши, 5 нче катта.

(тамашачыга карап :

      -Фу,фу! Әйбәт уйлап таптып бит, әйеме!!!)

А.б. :

 

- Кызыл калфак, синең сумкаңнан  ниндидер авыр  ис килә. Әллә колбаса исе инде.

Ш.К.:

   -Әйе , авыз итегез колбаса белән. (Балаларны  кумагы белән куркытып йөри. ) без бит  сине таныдык . Балалар, кем ул?

 Бал.-р :

 - Шапокляк карчык!!! 

А.б.:

 - Менә ал үзеңнең  эшләпәңне, башка  кеше алдап йөрмә.

Ш.К. :

 - Ярар , соң танысагыз, гомеремдә бер тапкыр Кызыл Калфак булырмын дигән идем тагын барып  чыкмады инде.

Нәрсә көләсез . Килгәннәр, утырганнар. Шунда мине кунак итеп бәйрәмегезгә чакырсагыз инде.(аякларын тыпырдатып көйсезләнә )

 

- Малайлар- калайлар                         Кызыйлар –мызыйлар

 Түбәдәге –калайлар ,                         Ничек сезнең кәефләр.

Бал.-р:

 -Әйбәт.

Ш.к. :

-Менә әйбәт булуы бик начар!

Мин әйбәт булганны бер дә яратмыйм.Тәрбияле балаларны да яратмыйм .Мин  киресен эшли торган сугыш чукмарларын, этлек эшли торган балаларны яратам. Сезнең арада шундыйлар бармы ?

А.б .:

  -Син нәрсә Шопакляк карчык!   Бүген бит әниләр бәйрәме. Барысы да күңел ача , әниләрне котлый ,  аларның теләкләрен үти. Әйдә бергә дуслашыйк. Син дә безнең арада уйна.

Ярар  инде.

- Мә әле,  бу матур шарны. Сезгә бүләк итәм.

А.б.: 

( Шарны ала )

-Рәхмәт,  бигрәк матур алар (Шарны килеп шартлата , кычкырып көлә)

Ш к.: - Нәрсә уйнадыгызмы!  Ха-ха-ха!  шул кирәк сезгә белерсез, Шапоклякның кем икәнен!!!

А.б.:  - Эх син ! Без сиңа ышандык бит  синең белән уеннар уйнарбыз дигән идек.

Ш к.:

-Ярар алайса,  миндә шарлар күп әле,  минем абыем шарлар ясый торган фабрикада эшли бит. Хәзер уйнарбыз .(Шар биреп тагын шар шартлата)

 

А.б.:  - Без андый уеннар уйнамыйбыз. Менә карап , өйрәнеп тор . Әниләр белән без нинди уеннар уйныйбыз. “Нәниеңне тап” уены ( әниләр күзләрен бәйләп балаларын танып алырга тиеш)

 

А.б.: Сандыкны карыйк әле Азалия ярдәм ит әле.

 

3 хат -3 теләк  Әбиләребездән килгән икән бит . Аларга да безнең шигыребез бар.

 

 

Аб:

-Әниемнең әнисе

әбием була минем

Әбием генә тугел әле

Ул минем дәү әнием .-дип язган бер шагыйрь  әбиләр дә  әниләр бит . Аларның да теләкләрен чыңга ашырыйк әле.

 

-_____ ярата әбисен,

“Әби дип яна,  көя ,

Бәйрәмгә килгәч,аңа дип

Бер шигырь сөйләп бирә.

                   Фирая Зиатдинова .

 

                     “Өебезнең кояшы” 

 

         Бәлки минем әбине

         Сез дә белә торгансыз?

         Әбиемне “ әби”диеп

         Әйтүе дә уңайсыз.

                                                                         Минем әби яшь  әле,

                                                                         Минем әби чип-чибәр.

                                                                        Әбине күргән кешеләр:

                                                                       “Кызлар кебек син”,- диләр.

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек кенә әбием күк

Җылы,якты буласы?!

 

А.б.: -Яле, Ренал булыш әле 4 нче хатны алып бир әле.

А.Б:  4 хат- 4 теләк  Әниләребез безне биетәселәре килә икән.

 

Биючесе.биючесе,

Биючесе бик чибәр

Биюченең күңеле булсын:

“Ай маладис!” дип җибәр. Балалар башкаруында бию   “ Шома бас.” Уеннар:

1.Үз  нәниеңне  тап.

2.Күңелле эстафета.

3.Үрдәкләр биюе

 

А.б.:  Роберт  Миңнуллин әниләребезгә багышлап бик матур шигырь  язган. Әйдәгез  сөйләп үтик әле.

 

                                  Әни кирәк.

А.б : Ашлар тәмле булсын өчен,

Бал-р :- Әни кирәк,әни кирәк!

А.б: -Дөнья ямьле булсын өчен!

Бал.р:   - әни кирәк! Әни кирәк!

А.б..: -Җил –яңгырдан саклар өчен

Бал-р :- Әни кирәк!Әни кирәк!

А.б.: -Ашлар тәмле булсын өчен,

         Дөнья  ямьле былсын өчен,

         Гөлләр чәчәк атсын өчен

         Бәхет,шатлык артсын өчен-

Бал.-р : -Әни кирәк!Әни кирәк!

А. б .: - Иң кадерле кеше җирдә-

Бал. :  -Әни димәк!!!

 

А.б. :   Ал да булыр чагыбыз,

Гөл дә булыр чагыбыз.

 Без җырламый кем җырласын,

Безнең җырлар чагыбыз.

 

А .б.:   Киләсе җырыбыз да безнең яз турында . Чөнки бүгенге  матур бәйрәмебездән  күңелләрдә  яз килгән кебек. Сезгә шул форсаттан  киләсе җырыбызны бүләк итәсебез килә.

Л.Б-Болгари музыкасы, Наилә Яхина сүзләре. (3 трект,21 минус)

 

 “Яз килгән”

1  Бүген  бик җылы тышта!

 Карый алмыйм кояшка!

Кояш бик юмарт көлә .

Җиргә яз килә!

                                 Кушымта:

Чык,чык- ди кояш

 Уйнарга чык – диде яз,

Лә- лә - лә – лә -  лә,

Уйнарга чык ,-диде яз.

 

2   Нинди матур көн.

 Ачты,яз көләч күген

Чыпчыклар черелдәшә.

Бергә көлешә.

 

3 Кош шакый тәрәзәгә

Тик-тик дип хәбәр бирә.

Ул тамчы тама икән.

Җылы яз килгән  

              

А.б:. -Кадерле әниләр, сезгә балалар үзләренең бүләкләрен әзерләделәр.

Кабул итеп алыгыз.

 

 А.б:.  - Җир йөзенең бөтен матурлыгын

  Килә сезгә бүләк итәсе.

  Дөньядагы матур сүзләрнең дә

  Иң җылысын сезгә әйтәсе.

  Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

  Көнегезне шатлык бизәсен.

  Сәламәтлек -ярты бәхет диләр,

  Шушы бәхет читләп үтмәсен.

 

А.б.:  - Балалар, әниләргә әзерләгән буләкләрне тапшырыгыз.

 

А.б. : -Хөрмәтле әниләр, әбиләр! Кунаклар! Тагын  бер кат сезне бәйрәм белән! Барыбыз да сәламәт булыйк. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Киләсе очрашуларга чаклы сау булыгыз!

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект мероприятия "Әнием, кадерлем""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Психолог в социальной сфере

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 543 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.11.2015 775
    • DOCX 23.7 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фардеева Альбина Рафиковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фардеева Альбина Рафиковна
    Фардеева Альбина Рафиковна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4360
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 16 регионов

Курс повышения квалификации

Развитие речи у детей младшего дошкольного возраста в рамках группы "Мама и малыш"

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 87 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Организация и содержание работы логопеда-дефектолога в условиях реализации ФГОС ДО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 384 человека

Мини-курс

Специальная реабилитация: помощь детям с особыми потребностями

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Цифровые компетенции и навыки: работа с презентациями

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 173 человека из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 41 человек

Мини-курс

Карьерный навигатор: эффективный поиск работы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов