Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Конспект НОД "Батырлыкта - матурлык" ( к 110 летию со дня рождения поэта-героя М.Джалиля)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Конспект НОД "Батырлыкта - матурлык" ( к 110 летию со дня рождения поэта-героя М.Джалиля)

библиотека
материалов

Батырлыкта – матурлык

(герой-шагыйрь М. Җәлилнең 110 еллык юбилеена багышлана)


36 нчы балалар бакчасының

югары квалификацияле

татар теле тәрбиячеләре

Гарипова Д.Ф., Фатихова И.М.


Максат.

1.Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы белән таныштыру.

2.Шагыйрь турында белемнәрне системага китерү, сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

3.Туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау. Муса Җәлил портреты, "Бар җырымны илгә багышладым” стенды һәм альбомы, шагыйрь турында материаллар, китаплар күргәзмәсе, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация, Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар аудиокассетасы, магнитофон, компьютер, магнитлы такта, йолдызлар.


I.Оештыру. Исәнләшү.

II. Актуальләштерү. Шөгыльнең темасы һәм максаты белән таныштыру.


Тәрбияче. Балалар, тыңлагыз әле, бу юллар кайдан алынган?

Батыр үлә үлмәс ат алып

Батырлыклар белән макталып,

Исемең калсын ,үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

Бала. Бу юллар Муса Җәлил шигыреннән алынган.

Тәрбияче. Әйе, бөек, үлемсез шагыйребез Муса Җәлилнең «Батырлык турында» шигыреннән бу өзек. Аның тууына быел 105 ел була. Без бүген сезнең белән батыр Җәлил һәм аның батырлыгы турында сөйләшербез. Балалар, ә кем соң ул батыр?

-батыр ул көчле кеше

-куркусыз кеше

әвәккәл кеше

ңган кеше

-кыю кеше

-ярдәмчел кеше

-герой кеше.

-Әйе, балалар, сез бик дөрес әйттегез. Батыр ул бар эштә дә уңган кеше: уку батыры, бакча батыры, көрәш-мәйдан батыры, мәктәп батыры, ил батыры, хезмәт батыры – барысы да батыр дигән төшенчәгә керә. Татар халкы батырлык турында бик күп мәкальләр белә, әйдәгез, без аларны искә төшерик.


Мәкальләр

1.Батыр яуда беленер.

2.Батыр ярасыз булмас,

Ярасы дәвасыз калмас.

3.Батырлыкта – матурлык.

4.Бер мәйданда ике батыр булмас.

5.Батыр бер уләр,

Куркак мен уләр.

6.Батыр үлә, җыры кала.


Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең батырлыгын бөтен дөнья халкы белә. Ул узенең гражданлык һәм шигъри батырлыгына гомере буе әзерләнгән. Муса Җәлил Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туа. Кечкенәдән үк тырыш, кыю, ярдәмчел булып үсә. Бу турыда без сезнең белән апасы Хәдичә истәлекләренән укып белдек. Без хәзер Җәлилнең барлык үзебез белгән батырлыкларын санап йолдыз белән билгелэп барырбыз.(Магнит тактада яки ковролинда һәр батырлыкка йолдыз беркетелә).

1 бала. Муса алты яше тулмастан мәдрәсәгә йөри башлаган. Абыйсы Ибраһимга ияреп килеп, бик елагач, укытучы Габдулла хәлфә: “Йөреп торсын, үзе туйгач ташлар әле”, - дип, мәктәпкә йөрергә рөхсәт биргән. Ләкин Муса мәктәпне ташламаган.Ул бер ел эчендэ дурт классны бик яхшы билгеләренә тәмамлаган.Уку батыры булганы өчен мин Мусага бер йолдыз куям.

2 бала. Инеш аркылы салынган басма малайларның үзенә күрә бер ярыш урыны була: басма уртасына ике малай креп басалар да, терсәкләреннән тотынышып, бер-берсен суга аударырга тырышалар. Иптәшләре яр буенда карап тора. Шаркылдап көлгән, сызгырган, дәрт биргән тавышлар ишетелә. Суга егылган малай урынына яңасы килеп баса. Бу көрәшкә Муса да катнашкалый, бу уен җитезлеккә, нык ихтыярлы булырга тиз бирешмәскә өйрәтә, дип әйтә ул. Моның өчен мин дә бер йолдыз куям.

3 бала. Муса хуҗалыкта кулыннан килгәнчә әнисенә булыша: ишегалларын себерә, коедан су ташый, коймаларны төзәтә. Әнисе Мусаның бер эштән дә баш тартмавына куанып бетә алмый. Тырыш булганы эчен Мусага тагын бер йолдыз.

4 бала. Муса балыкка йөрергә ярата. Дон-Кихот артыннан ияргән Санчо-Панчо кебек, Хәдичә дә аның артыннан йөгерә, селәүчәнле банка, чи камыр кисәкләре алып бара. Елга буена килеп җиткәч, Муса беренче эше итеп, балыкчыларның яр буена кибәргә элгән җәтмәләрен карый: җәтмәгә еш кына кошлар килеп эләкән була. Ычкынырга теләп бәргәләнә-бәргәләнә җәтмәгә уралып бетәләр.

Муса нәни кошларның канатларын имгәтмим дип, сак кына тотып, кошларны берәм-берәм өскә чөеп җибәрә. Иреккә чыккан кошлар, үзләренчә нидер сөйләнеп, шатлана-шатлана очып күздән югалалар.

Муса куанычтан авызын җыя алмый:

_ Рәхмәт әйтәләр, - ди, аларга кул болгап кала.

Аннары үзенең балык хикмәтләренә керешә: су читенә килеп утыра да кармагын суга сала, балык чирткәнен көтеп тынып кала.

Балык эләксә, Муса аны озаклап карап утыра, үзенчә төрле хикәятләр уйлап чыгара: кайдан йөзеп килгән, юлда ниләр күргән һәм хәйләкәр елмаеп, балыкны суга ыргыта, әйдә, йөзә бирсен, янәсе. Мәрхәмәтлелеге өчен Мусага йолдыз куям.

-Әйе, балалар, Муса табигатьне,тереклек ияләрен: кошларны, хайваннарны бик яраткан, үсә төшкәч алар турында баларга матур-матур шигырьләр дә язган.

Шигырьләр уку.


1.Күке.

2.Әтәч.

3.Маэмай.

4.Карак песи.

5.Чишмә.

- Бу шигырьләр өчен мин барыгыз исеменнән бер йолдыз куям.


5бала.Ул иртән бик иртә торып физзарядка ясый, ә кыш көнендә майка гына киеп чаңгы шуа. Шулай итеп үзен чыныктыра, сәламәт булып үсә. Менә аңа бер йолдыз!


Тәрбияче. Мусаның тагын бер кыюлыгы, батырлыгы турында тыңлагыз әле.

Уку (Х.Җәлилова “Абыем турында”)

Ә беркөнне Муса үзе белән бергә мине, Камиләне һәм Кәримәне тегермән буасына балык каптырырга алып барды. Килеп җиткәч, Муса, камыш арасына кереп, кармак салырга тотынды. Без бераз уйнап йөрдек тә су коенырга булдык. Гадәттә буаның үзендә балалар су коенмый иде: анда яр текә, су тирән. Камилә моны белмәгән булса кирәк (ул Йөзәй авылыннан килгән иде), барыбыздан да тизрәк чишенде дә, без сүз әйтеп өлгергәнче, ярдан сикереп төште дә бата да башлады. Без Кәримә белән бик курыктык. Коткарырга төшәргә беребезнең дә йөрәк җитми, йөзә дә белмибез. Безнең тавышны ишетеп, Муса камыш арасыннан килеп чыкты да киемнәрен дә салып тормыйча сикереп суга төште һәм Камиләне ярга алып чыкты. Муса: “Моннан соң мин сезне тегермән буасына алып бармыйм!”- дип, безне өйгә алып кайтты.

Ләкин бала чакта алай гына акыл керәме соң? Шулай бервакытны күлдә су коенганда, 3 яшьлек бер кечкенә кызны тактага утырттык та бер-беребезгә этеп уйный башладык. Янәсе, ул баланы көймәдә йөртәбез! Кызларның кайсыдыр тактаны ныграк этеп җибәрде. Ә такта, беэнең яннан выжлап узып, күлнең тирән җиренә, төнбоек яфраклары арасына кереп китте. Инде нишләргә? Без анда керергә куркабыз. Су астыннан сузылган төнбоек сабаклары аягыңа уралса, беттем диген, төпкә өстерәп алып төшеп китәчәк бит! Ә бала, әз генә тактасы кырынайды исә, су төбенә китәчәк.

Менә чыр-чу килеп, кычкыра башладык. Үзебез елыйбыз, үзебез кычкырабыз. Муса малайлар белән бергә йөз илле метр ераклыктагы Кара яту күлендә балык тота иде. Безнең тавышны ишетеп, Муса бер малай белән йөгереп килеп җитте. “Тагын нәрсә булды сезгә?” –ди.

  • Әнә, әнә ... бата! – дибез без елый-елый.

Муса йөгереп күлгә кереп китте, ике-өч колач ташлауга такта янына җитте дә әлеге кызны тартып та чыгарды. Бу батырлык өчен йолдыз куймыйча ярамас!



Муса кызыклы уеннар оештырырга гаҗәеп оста булган. Иң күңелле уеннарның берсе – “Булачак солдатлар” уенын уйнап алыйк. ( К.В.Закирова “Күңел ачыйк бергәләп”-157 бит).

-Бик яхшы уйнадыгыз, “мөһим” пакетларны штабка илтеп тапшырдыгыз, бер йолдыз куябыз.

С.Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы” яңгырый.


Тәрбиче.Менә Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк М.Җәлил сугышка китә. Ул кызы Чулпанга хат яза. (Хаттан өзек уку.)

"... җиңгәч мин өйгә кайтырмын. Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез. Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен”.

(Слайд белән М.Җәлилнең кызы белән төшкән фотосурәтләре күрсәтелә)

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1942 елда Волхов фронтында камалышта кала. Ул аңын җуйган хәлдә әсир төшә. Муса Җәлил 791 көн гомерен әсирлектә үткәрә. Ул 4 төрмәдә була. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре яшерен оешма оештыралар. Ул яшерен оешманың җитәкчесе була. Алардан сорау алалар. ( Слайд белән рәссам Харис Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы күрсәтелә) Шагыйрьнең гомере 1944 нче елның 25 нче августында Берлинда Плетцензее төрмәсендә фашист палачы балтасы астында өзелә. Аңа бары 38 яшь кенә була. Аның белән бергә тагын 10 көрәштәше дә җәзалап үтерелә. Алар арасында балалар язучысы Абдулла Алиш та бар.(Слайд белән Абдулла Алиш фотосурәте күрсәтелә) Аларның берсе дә дошман алдында баш имәгән, каушап калмаган.

Февраль ае – халкыбызга Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә, февраль – Җәлил ае һәм җәлилчеләр ае.

"Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени?”-

дип язган була Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә бик тә туры килә. Мондый зур батырлык өчен тагын бер йолдыз куябыз.


Тәрбияче. Менә бу китап шагыйрьнең Моабит төрмәсендә тоткынлыкта язган шигырьләреннән тора. Муса Җәлил шигырьләрен нинди кәгазь кисәге тапса, шуңа язган. Шагыйрьнең үлем сәгатен көткәндә дә җанны иркәләрлек шигырьләр язуы бер батырлык булса, ул шигырьләрне үз илеңә кайтару – икенче батырлык - һәм тагын бер йолдыз.


Бергә тоткынлыкта булган иптәшләре М.Җәлилнең шигырьләрен туган илгә кайтарып җиткерә ала. Аларны бөтен дөнья белә. М.Җәлилнең ике "Моабит дәфтәрләре” туган илгә кайтты (китап күрсәтелә). Анда 93 шигырь бар. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенчесендә 33 шигырь. Ул дәфтәрләр хәзерге вакытта Татарстан дәүләт музеена тапшырылган. Беренче дәфтәрне Габбас Шәрипов, икенче дәфтәрне чит ил кешесе Андре Тимерманс төрмәдән алып чыгып безнең илгә тапшыра.

1956 елны М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул "Моабит дәфтәрләре” өчен 1957 елны Ленин премиясе белән бүләкләнә. Муса Җәлил – иң югары дәрәҗәдәге шушы ике дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер шагыйрь. Герой исеме өчен бер йолдыз бирик.

Муса Җәлил батырлыгын ил онытмый. Аның исемендә поселок, урамнар, теплоход бар. Казан шәһәрендә Татар Дәүләт Академия опера һәм балет театры да аның исемен йөртә. Безнең Яр Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил һәйкәле бар.Анын исеме мәңгелек!

-Әйдәгез әле, балалар, Муса Җәлилнең батырлыкларын саныйк: 1,2.3… Әле аның тоткынлыкта язган шигырләренең һәркайсына йолдыз куярлык. Димәк, аның йолдызлары – батырлыклары санап бетергесез күп.

Балалар, мин сезнең Муса Җәлилнең сокландыргыч батырлык үрнәкләрен онытмыйча, аннан үрнәк алып тырыш, кыю, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үсүегезне телим.

Без киләчәгебез, хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган батырларны онытмыйк!

Шөгылебезне Муса Җәлилнен кешелек турында язылган «Бер үгет» шигыре белән тәмамлыйсы килә.


Бер үгет

Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:

Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.

Тик күрәсе иде эше белән

Кеше булган иң чын адәмне.


Кем сокланмас көчкә, тимер сынса

Һәм су чыкса баскан эзеннән.

Тик ни файда, көчең филдәй булып,

Эшең булса чыпчык тезеннән.


Эзе калсын керсез намусыңнын,

Ни үтсә дә синен кулыңнан.

Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан!


Син яшәмә жирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомерең, маяк булып,

Үзеңнән соң килгән буынга.


Утта булган балчык кире купмас,

Эштә булган тимер тутыкмас.

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 18.10.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров791
Номер материала ДВ-075760
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх