Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Конспект НОД в первой младшей группе на татарском языке "Сарыкайга иптәш"

Конспект НОД в первой младшей группе на татарском языке "Сарыкайга иптәш"


  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Максат:

Белем бирү: 

  • Балаларда өлкәннәр сөйләгәнен игътибарбелән тыңлау күнекмәсен формалаштыру.

  • Балаларны хикәя белән таныштыру, аларда хикәягә карата кызыксыну уяту, әхлак тәрбиясе бирү.

  • Сүз байлыгын арттыру,гади сорауларга җавап бирергә өйрәтү.

  • Төсләрне, бер һәм күп төшенчәләрен ныгыту.

Сәләт үстерү:

  • Фикерләүсәләтенүстерү,

  • Традицион булмаган техника алымнарын кулланып рәсем ясау,

Тәрбия бирү:

  • Хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү,

  • Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту,

  • Чиста, пөхтә итеп эшләүләренәирешү, танып белү эшчәнлеген үстерү.

Методик алым:

Күрсәтмә әсбаплар кулланып хикәя сөйләү.

  • Сораулар бирү, балалар җавабы;

  • Сюрприз момент, гимнастик күнегүләр.

  • Җырлау, бию, физкультминутка, эшләгән эшкә анализ ясау.



Җиһазлар: өй, читән, уенчыклар (тавык, чеби, эт, сыер, йомыркалар), мольберт, альбом бите, тавык рәсеме төшерелгән кәгазь битләре, сары буяу, дымлы салфеткалар, аудиоязмалар («Чебиләр зарядкасы»М. Фәйзуллина сүзл., Л. Хәйретдинова муз., «Чебиләр тавышы»)

























1.Балалар таралып басалар.

Тәрбияче: Безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез алар белән дә исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Әдәгез без кунакларга үзебезнең нинди акыллы, зур балалар икәнебезне күрсәтик әле.

«Нәниләр»уены

Безнең нәни аяклар

Шәп итеп йөгерәләр (Балалар йөгерү хәрәкәтләрен ясыйлар),

Куллар да калышмыйлар,

Чәп-чәп итеп бииләр. (Кулларны чәбәклиләр).

Шушы нәни балалар

Уенчыклар җыялар (Чүгәләп уенчыкларны җыю хәрәкәтләрен ясыйлар)

Апа әйткәч балалар

Беркая да бармыйлар. (Әкрен генә урыннарына утыралар.)

Тынычкына утырып

Әкиятне тыңлыйлар.



- Матур итеп утырыгыз әле. Менә минем кебек. Булдырдыгыз! Мин сезгә хәзер бер хикәя сөйлим.



2. Уенчыклар кулланып Георгий Баллның «Сарыкай» хикәятен сөйләү.

Кетәклектә кемдер әкрен генә шакылдады : “Тук-тук-тук!”, аннан катырак тавыш ишетелде : “Крак!”

Чуар тавык канатларын кагып куйды. Ватылган йомырка эченнән чеби килеп чыкты. Аны Сарыкай дип атарга була. Чөнки ул сап-сары!

Чеби башын селкеде дә әйтеп куйды:

  • Чип-чип-чип...

Шул вакыт урман артыннан кояш күтәрелде. Кояш нуры җир буйлап йөгереп үтте. Салкын елгада коенды, өй түбәсе буйлап тәгәрәп үтте дә тәрәзәдән карады. Сарыкай куркудан күзләрен йомды. Кинәт Чуар тавык кыткылдады:

-Ко-ко ко...

Акбай өреп куйды:

  • Һау-һау!

Сыер мөгрәп куйды:

  • Му-у! Көтүгә чыгарга вакыт!

Ә чеби уйлап куйды: “Күпме яктылык һәм тавыш. Моның барысын да мин оештырдыммы?! Мин!Мин!”

Юк, Сарыкайдан көлмәгез сез. Бүген бит аның гомеренең беренче иртәсе. Иртә таңнан доньяны күрү ничек әйбәт! Җирдә яшәве ничек рәхәт!





3. Хикәя буенча әңгәмә.

- Йомыркадан нәрсә килеп чыккан?

-Чеби нинди төстә?

-Аның исеме ничек? Ник Сарыкай дип кушканнар?

-Сарыкай йомырка эченнән чыгар өчен ничек шакыган?

-Сарыкай беренче кояш нурлары уянганда туган. Кояш нурлары тагын нәрсәләрне уяткан?

-Тавык ничек кытыклаган?

-Эт ничек өргән?

-Сыер ничек мөгрәгән?

-Чеби үзенең йомыркадан чыга алуына, доньяны күрә алуына бик сөенгән. Ул ничек тавыш биргән?

Әйдәгез без дә чебиләртурында сөйлик әле.

4. “Чебиләр” уены

Өй алдында чебиләр

Чип-чип-чип-чип”- диләр,

Йоп-йомшак канатлары,

Муеннары сап-сары.


5. Бармак белән рәсем ясау.

- Чуар тавыкның бер чебие чыккан. Бер үзенә бик күңелсез булган аңа. Әйдәгез без Сарыкайга иптәшкә күп чебиләр ясыйбыз.

(Өстәл янына чакырам,балалар алдында чуар тавык сүрәте)

  • Без бүген рәсемне бармаклар белән ясыйбыз.Башта мин ясап күрсәтәм, сез карап торыгыз. Имән бармакны буяуга тыгам, кәгазьгә бармак белән басам. Карагыз әле, нинди матур сары чеби килеп чыкты. Тагын ясыйм. Ә хәзер чебиләр ничә? Сез дә уң кулның имән бармагын күрсәтегез әле. Ясый башлыйбыз. Ясап бетергәч, кулларны сөртәбез.

(Рәсем вакытында аудиоязма «Чебиләр тавышы» кую. Балаларны мактау. Рәсемнәрне мольбертка элеп кую. )



  • Без нәрсә ясадык? Нинди буяу белән ясадык? Чуар тавыкның чебиләре берәү иде, хәзер ничә?

  • Әйдәгез, хәзер уйныйбыз. Мин тавык булам, ә сез чебиләр. (Тавык маскасы киям.) Тавык чебиләрне зарядкага чакыра.



«Чебиләр зарядкасы»




Автор
Дата добавления 31.10.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров332
Номер материала ДВ-111252
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх