Тема:”Куянга
ярдәм итик”.
Максат:Балаларның
урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре
турында белемнәрен ныгыту.
Тәрбия
бурычлары:Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү,игътибарлы
булу,сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.
Үстерү
бурычлары:балаларның иҗади активлыгын,фикерләү сәләтен үстерү.Юл йөрү
кагыйдәләрен өйрәнгәндә балаларның сөйләм телен үстерү.
Белем
бирү бурычлары:кулланылышы(йөк,җиңел һәм пассажир),тышкы
формасы,төп өлешләре буенча транспорт төрләрен аера белергә өйрәтү.Светофор
белән таныштыру,төп төсләр турындагы белемнәрен ныгыту.
Төп
белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль
белем бирү өлкәләре:аралашу,социальләштерү,сәламәтлек,куркынычсызлык.
Методик
алымнар һәм чаралар:сорау,сөенеч мизгеле,хәрәкәтле
уен “Ап-ак куян утыра”,мактау,ярдәм итү,бәяләү.
Җиһазлау
: Куянкай сюрпиз , “машиналар” тавышы аудиоязмасы,транспорт төрләре
ясалган слайдлар,светофор, пазллар “Машиналар җыю”,уен өчен кызыл,сары,яшел
карточка,зебра юлы ясалган макет.
Сүзлек белән эш: җәяүле,шофер,светофор,тротуар,зебра.
Эшчәнлек төзелеше.
- Психологик
көйләү.
- Сөенеч
мизгеле “Куян керә”.
- Әңгәмә.
- Машиналар
белән танышу(слайдларда).
- Дидактик
уен: “Машиналарны җыю”пазлларда.
- Ял
минуты: “Ап-ак куян утыра”
- Светофор
белән танышу.
- Уен:
“Кызыклы светофор”.
- Зебраның
мәгънәсен аңлату.
- Балалар
сөйләме.Тротуардан чыгу.Полиция хезмәткәренең ярдәм итү.
- Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы:
Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.
1.Тәрбияче:
Хәерле көн,килгән кунаклар,хәерле көн балалар!Кәефләрегез ничек?
Балалар:Яхшы.
Тәрбияче:Әйдәгез,балалар,барыбызгада
күңелле булсын өчен –хәерле көн телик.Килгән кунаклар белән исәнләшик.
Балалар:Исәнмесез,хәерле
көн сезгә!
Тәрбияче:Барыгызда
матур итеп басыгыз,бер-берегезгә карап матур итеп елмаегыз,ә хәзер кунакларга
үзебезнең елмаюны бүләк итик.
Елмай
әле дускаем,
Елмаю
матур була.
Елмайганда
кешенең,
Күзләренә
нур тула!
Бир
кулыңны дус булыйк
Һәрчак
елмаеп торыйк!
Тәрбияче:Дусларыбызның,иптәшләребезнең
көләч йөзләрен,елмаюлы күзләрен күргәч күңелләребез күтәрелеп,безгә бик рәхәт
булып китте.
2.Сюрприз
куян керә.Елаган тавыш ишетелә, ишек артында.
Тәрбияче:Балалар
кем елый микән анда,ниндидер елаган тавыш ишетелә,сездә ишетәсезме балалар?Әллә
берәрсе бар микән?(ишек артын карыйм) .
-Нишләп
торасың монда куянкай?
Куян: Исәнмесез,балалар,мин
йөгереп уйнап йөрдем дә ,адаштым.Юлны аркылы чыкмакчы идем,анда зур-зур
нәрсәләрдер йөриләр.Мин алардан курыктым.Кая барырга белмәдем.Мин аларга бәрелә
яздым.Һәм сезнең янга килеп чыктым. Сез миңа өйгә кайтырга ярдәм итә
алмассызмы?
Тәрбияче:-Куянкай,син
бит безнең Актанышыбыз урамына килеп эләккәнсең.Урамыбызда бик күп машиналар
йөри.
3.Тәрбияче:-
Балалар,әйтегез әле без нинди авылда яшибез?(Актаныш авылында)
-
Безнең авылыбызның урамнарында машиналар күп йөриме?
-Машиналар
нинди юлдан йөри соң ул, балалар?(киң юлдан)(слайд күрсәтү)
-
Ә җәяүле кешеләр нинди юлдан йөри?
Балалар:Тар
юлдан,тротуардан йөриләр.(машина юлы һәм тротуар рәсемен күрсәтү)
4.(Машина
тавышлары ишетелә)
Тәрбияче:Балалар
әйтегез әле, нинди тавыш ишетелә?Нәрсәләр анда бик тиз йөри?
-Балалар:Машиналар.
Куян:Ә
бу нинди машина?(слайд йөк машинасы)
Балалар: Йөк
машинасы.
Куян:Ә
машинаның нәрсәләре бар соң?
(Балалар
йөк машинасының нинди өлешләрдән торганын санап бирәләр)
-Балалар:Кабина,арба,тәгәрмәч)
Тәрбияче:Ә
кабинада кем утыра?
Балалар:машина
йөртүче-шофер абый.
-Йөк
машинасы нәрсә өчен кирәк соң ул?
Балалар:кирпич,такта,ташый,агач,ком
ташый)
-Бу
нинди машина?(слайд җиңел машина)
-Балалар:Җиңел
машина
-Тәрбияче:Ни
өчен кирәк соң ул безгә?
-Балалар:балалар
бакчасына утырып киләбез һ.б.
-Тәрбияче:-Ә
күп кешеләр утырып йөри торган машина ничек атала.(автобус)
-Тәрбияче:Әйе,куянкай
безнең юлларда шундый машиналар йөри.Юлларда сак булырга кирәк.
-Тәрбияче:Әйдәгез
без хәзер транспорт төрләрен җыеп карыйк.
5.Уен:
Пазладан “Машина җыю”
6.Әйдәгез
әле бераз ял итеп алыйк,куян белән уйнап алыйк.
Ял
минуты “Ап-ак куян утыра”
7.Тәрбияче:Балалар
әйдәгез әле куянны юл кагыйдәләре белән таныштырыйк әле.Куян балалар белән утыр
әле.
-Юлларда
һәлакәт булмасын өчен менә шундый зур юлларда машиналар-җәяүлеләрне таптамасын
өчен зур,биек,3 төсе булган –Светофорлар куела.(слайд күрсәтү)
Балалар,юлларда
һәлакәт булмасын өчен,менә шундый зур юлларда машиналар
-Аның
3төсе бар: кызыл, сары, яшел.
-Светофор
безнең Актаныш авылында юк әлегә.Ә мәктәп каршыларында светофорның бер төслесен
–сары ут янып-сүнеп торганы гына куелган. Светофор шәһәрләрдә генә бар.
-Нәрсә
булды инде бу балалар?
Сүзлек
эше үткәрү:светофор.
Светофорның
нинди төсләре була?
(балалар
әйтә:кызыл,сары,яшел)
Кызыл төс- туктарга куша.
Сары төс- игътибарлы бул ди, кисәтә.
Яшел төс- юл ачык дип хәбәр итә.
8.Уен.
“ Кызыклы светофор ”
-Әйдәгез,хәзер
бер уен уйнап алабыз.Уен тәртибен аңлатам.Кызыл төскә- бармак яныйбыз,сары
төскә-чәбәкләү,яшел төскә-атлыйлар. Тәрбияче:Ярый,балалар, әфәрин, булдырдыгыз!
Хәзер сез светофорның таләпләрен төгәл үтәрсез дип ышанам!
9.Юл
аша чыкканда бары тик җәяүле чыга торган юлдан чыгырга кирәк.Ул-зебра(аклы-каралы
юлдан) гына чыгалар.(слайд күрсәтү)
Куянкай
безнең балалар светофор турында шигырьләр дә беләләр:
1
бала
Юл
чатында светофор
Һәр
кешене күзәтә.
Юлны
аркылы чыгарга,
Юл
йөрергә өйрәтә.
2 бала
Яшел
ут: Яшел ут янса,
Сиңа юл ачык.
Ашыкмый гына
Урам аша чык.
3
бала
Сары
ут: Игътибарлы бул
Урамда әле
Ачык түгел юл.
4
бала Кызыл ут:Янса кызыл ут
Тукта шунда ук,
Алга барырга
Димәк, һич юл юк!
-Афәрин,рәхмәт
балалар
10.Куян:Рәхмәт
сезгә,мин күп нәрсәләр белдем. Миңа китәргә вакыт Мин сезнең янга тагын
килермен.Хәзер юлдан тиешле урында гына чыгармын.
Полиция
хезмәткәре керә:
-Исәнмесез,балалар.Сез
кая барасыз?
Тәрбияче:Без
куянкайга өенә кайтырга булышабыз.Юлны аркылы чыгарга булышабыз.
Полиция
хезмәткәре :Әйдәгез,балалар мин сезне озатып куям.
Тротуардан атлыйбыз.
Кагыйдәне саклыйбыз.
Урам аша чыкканда
Сулга-уңга карыйбыз.
Тәрбияче:Әйдәгез
бакчабызга кайтыйк.Юлдан игътибарлы гына чыгабыз.
-Безнеәң
эшчәнлегебез ахырына якынлашты
-нинди
яңалыклар белдегез,нәрсәләр өйрәндек.
Юл
кагыйдәсен үтәгез,игтибарлы булыгыз.Юллардан чыкканда як-ягыгызга карап
чыгыгыз.
Әниләрегез
белән генә юллардан чыгыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.