Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы
“Гомуми үсеш төрендәге “Алтынчәч” балалар бакчасы”
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
«Кошлар – безнең дуслар»
(уртанчылар төркемендә тирә-юнь белән
танышу һәм әвәләү шөгыле)
Тәрбияче:
Краснова Л.Г.
Максат:
-балаларның кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү, аларны танырга
өйрәтүне дәвам итү, кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү; кош әвәләргә
өйрәтүне дәвам итү: гәүдәсен овал формасында, койрык , томшык кебек вак
өлешләрен чеметеп һәм тартып ясау алымнарын куллану.
Ярдәмлек:
-магнитофон, болын һәм
кошлар сурәтләнгән рәсемнәр, җимлек, җим (көнбагыш, ярма, ипи валчыклары), кош,
пластилин.
Шөгыль барышы:
1.
Болын рәсемен элеп
кую. Анда күбәләкләр, кошлар сурәтләнгән. Рәсем буенча әңгәмә:
-
Балалар, рәсемдә нәрсәләр күрәсез?
-
Болында чәчәкләр үсә,
күбәләкләр, кошлар оча (бер бала рәсем янына килеп кошларны күрсәтә).
-
Алар ни өчен кошлар дип
атала?
-
Аларның канатлары бар.
Кошлар очалар.
-
Күбәләкләр, башка бөҗәкләр
дә оча бит. Ләкин алар кош түгел. Кошлар турында тагы нәрсәләр әйтеп була?
-
Алар сайрыйлар. Кошларның
тәне кайрый белән капланган. Аларның томшыгы бар.
2.Сүзлек эше: кау-рый, том-шык.
- Балалар, бар кош
та бер төсле сайрыймы, кычкырамы?
- кү-кү (күке)
- тук-тук (тукран)
- кар-кар (карга)
- чик-чирик (чыпчык)
- гөр-гөр (күгәрчен)
Магнитофон язмасында кош тавышларын тыңлау.
-
Балалар, кошларның
каурыйлары бер төслеме соң?
-
Юк, төрле кошның төрлечә.
-
Әйе, без кошларны тышкы
кыяфәтенә карап аерабыз. Менә карагыз әле. Бу кошларны танырсызмы икән?
(чыпчык, песнәк, кызылтүш, тукран, карга, сыерчык, күгәрчен рәсемнәре
эленә)
Балалар: - тукран чуар төстә, башлыгы – кызыл, песнәкнең түше сары, ә
кызылтүшнең – кызыл, һ.б.
Тәрбияче: ә хәзер
кошлар турында табышмакларның җавапларын табыйк.
1.Язын килә, көзен китә,
Оя ясасаң, үз итә.(сыерчык)
2.Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч?(тукран)
3.Күлмәге күгелҗем,
Ә түше җем-җем.
Яз җитә: гү-гү-гү!
Дустыбыз ич безнең бу!(күгәрчен)
4.Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый.(карлыгач)
5.Койрыгын алса – башы ябыша,
Башын алса – койрыгы ябыша.(саескан)
Физ.мин .“Чыпчык”
Тәрәзә каршына килгән бер чыпчык,
Миңа кычкыра: “Чык әле,- ди, чык”.
Алдый ул беләм, гел шулай итә,
Йөгереп чыксам, оча да китә.
Кошлар турында
ятлаган шигырьләрне искә төшерү:
1.Язын ерак-ераклардан
Очып килде каргалар.
Тал башында зур бер шәһәр
Төзеп куйдылар алар.
2.Өй түрендә - бакчада,
Талчыбык куначада.
Сыерчык канат кага –
Яз килүгә шатлана.
Тәрбияче: Балалар,
кошлар табигатькә нинди файда китерәләр соң?
-
Алар агачлардагы
бөҗәкләрне, кортларны чүплиләр.
Тәрбияче: Әйе, кошлар агачларны яшел килеш саклап калалар. Шуңа күрә
без: “Кошлар – безнең дуслар”, - диябез. Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә, алар
турында кайгыртырга кирәк. Без кошларга ничек ярдәм итәбез?
-
Яз көне оя ясыйбыз.
-
Кышын җимлекләр ясап,
кошларны ашатабыз.
Җимлекләргә җим салу (көнбагыш, ярма, ипи валчыгы).
Тәрбияче: карагыз әле, безнең җимлеккә бер кош очып та килде. Әйдәгез,
без дә күп итеп кошлар әвәлик, аларны сыйлыйк.
3.Әвәләү.
Кошны күзәтү, аның өлешләрен атау: гәүдә, баш, койрык.
Гәүдәне овал формасында, баш – түгәрәк, аны чеметеп, тартып томшык
ясау.
Балаларга этапларны әвәләп күрсәтү.
Практик эш. Ярдәм кирәк балаларга ярдәм итү.
4.Йомгаклау.Азактан әвәләгән кошларны җимлек янына куеп, балалар түгәрәкләп
басалар һәм: “Ашагыз, кошкайлар!”- дияләр.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.