Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект ОРКСЭ фәненнән "Синең тормыш кагыйдәләре" (4 сыйныф)

Конспект ОРКСЭ фәненнән "Синең тормыш кагыйдәләре" (4 сыйныф)

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Синең тормыш кагыйдәләре

Дәреслек: Студеникин М.Т. Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре. Дөньяви этика нигезләре : гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек / М. Т. Студеникин ; [русчадан Р. Г. Фәтхерахманов тәрҗ.]. - Казан : Хәтер ; Москва : Русское слово, 2012. – 156-163 б.

Дәреснең максаты:

  1. Үз-үзеңне тоту культурасы хакында белем бирүне дәвам итү. Көндәлек тормыш кагыйдәләрен комплекслы өйрәнү.

  2. Тормышта куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп һәм үтәп яшәүнең мөһимлеген төшендерү.

  3. Әдәп-әхлак кагыйдәләре кысаларында, сәламәт яшәү максатында үз-үзеңне тоту культурасын камилләштерүгә нигез булырлык күнекмәләр булдыру.

Җиһазлау: интерактив такта, таратма материал, презентация.

Дәресне үткәрү методы: аңлатмалы-иллюстратив метод, сингапурча укыту ысулы.

Кулланылган структуралар:

ИНСАЙД-АУТСАД-СЕКЛ – тышкы һәм эчке түгәрәкләрдә фикер алышу

КОННЕКТ-ЭКСТЕНД-ЧЕЛЭНДЖ   өйрәнү,бәйләнеш булдыру, киңәйтү, уйлау.

ФАСИЛИТАТОР – юнәлеш бирүче ярдәмче.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР материалны төрле яктан анализлап өйрәнү системасы

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД– карточкалар белән алмашып, үзара тикшереп, фикер алышып, эшләү.















Дәрес планы

Дәрес этаплары

Укытучы өчен максат

Укучы өчен максат

Этапның эчтәлеге

I.Оештыру







ФАСИЛИТАТОР

Балаларда эшлисе килү халәте тудыру

Эш тәртибенә төшенү.

1.Сәламләү

2.Эш тәртибен аңлату.

3.Акыл иясе белән таныштыру.



II.Актуальләштерү



ИНСАЙД-АУТСАД-СЕКЛ


Сыйныфта уңай психологик этәргеч бирү

Дәрескә игътибар юнәлтү



Теләк теләү


III.Төп өлеш.

КОННЕКТ-ЭКСТЕНД-ЧЕЛЭНДЖ  



МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР


Яңа белем-күнекмәләр бирү.

Яңа белем-күнекмәләрне үзләштерү

  1. Дәреслек белән эш.

  2. Сигнал” уены.

  3. Дәреслек белән эш. 158-159нчы бит





  1. Нәтиҗә.



  1. Акыл иясе Г.Тукайның “Бәхетле бала” шигырен укый.

IV.Белем-күнекмәләрне ныгыту





КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД


Теорияне практикада куллану мөмкинлекләрен булдыру, тикшерү.

Белем-күнекмәләрне томышта (дәрес шартларында – ситуатив максатларда) куллана белү

  1. Дуслык трамвае”

  2. Урам хәрәкәте кагыйдәләрен лото уены ярдәмендә кабатлау.



  1. Бирем. 168нче бит.



  1. Карточкалар белән эш.



  1. Ситуатив уен. Җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту

V. Рефлексия.

Ирешкән максатның мөһимлегенә төшенергә ярдәм итү

Дәрестә үзләштергән белемнең мөһимлегенә төшенү, үзанализ

1. Кабатлау.

2. Акыл иясе һәм укытучы теләге.

VI. Өй эше бирү.

Өйрәнелгән материалны ныгыту

Белемнәрне

мөстәкыйль куллану.

1)Өйрәнгән кагыйдәләр буенча рәсем ясагыз.2)”Минем тор-мыш кагыйдәләрем"дигән темага иҗади эш эшләгез.











































Дәрес барышы

I.Оештыру.

Слайд №1

Сәламләү:

Укучылар, хәерле көн! Безгә кунаклар килгән. Алар белән исәнләшик.

Эш тәртибен аңлату.

ФАСИЛИТАТОР

Эш группасы уртада утыра. 1 укучы – Акыл иясе.

Акыл иясе:

Мин сезгә дуслык кыршавы бүләк итәм. Һәрчак дус һәм тату булыгыз!

II.Актуальләштерү

ИНСАЙД-АУТСАД-СЕКЛ

Дәресне матур теләктән башлыйк.

Көй яңгырагач, укучылар чыгып басалар. Кыршау тоталар.

Эчке түгәрәктә торучылар дусларына һәм барыбызга да нинди теләк тели?

1 бала :

Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын!

2 бала (эчке түгәрәккә - кыршау эченә керә):

Мин сезгә чын күңелемнән бәхет телим! №3 бала (эчке түгәрәккә - кыршау эченә керә):

Барыгыз да сәламәт булыгыз, чирләмәгез!

4 бала (эчке түгәрәккә - кыршау эченә керә):

Һәр көнегез файдалы үтсен!



Слайд№2

Укытучы:

Рәхмәт матур теләкләрегезгә. Һәр көнегез уңышлы файдалы үтсен өчен, сәламәт булып, бәхетле яшәү өчен тормыш кагыйдәләрен белү мөһим.

III. Яңа белем- күнекмәләр булдыру (Төп өлеш).

КОННЕКТ-ЭКСТЕНД-ЧЕЛЭНДЖ  

  1. Дәреслек белән эш.

Слайд №3

1 укучы укый.”Дәрестә”.

Укытучы: –Бу кагыйдәләрне үтәгән очракта нинди нәтиҗәгә ирешәчәксез?

Акыл иясе: – Бу кагыйдәләрне үтәмәгән очракта нәтиҗәсе нинди булачак?

Слайд №4

2 укучы укый.”Тәнәфестә”.

Укытучы: – Бу кагыйдәләрне үтәгән очракта нинди нәтиҗәгә ирешәчәксез?

Акыл иясе: – Бу кагыйдәләрне үтәлмәгәндә тәнәфесләр нинди булачак?

Слайд №5

3 укучы укый.”Ашханәдә”.

Акыл иясе: – Бу кагыйдәләрне үтәмәгән балага нинди җәза бирер идегез?

Слайд №6

  1. Сигнал” уены. Укытучы:

Акыл иясе сезгә өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен укый. Бу кагыйдәләр сезгә таныш. Аларны барыгыз да үтиме? Үтәгән кешеләр һәр кагыйдәгә кызыл сигнал күтәрә.

Укытучы: Өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү ни өчен кирәк? Экрандагы нәтиҗә белән килешәсезме?

Слайд №7

  1. Дәреслек белән эш.

Укытучы:

Ишегалдында да кагыйдәләр үтәргә кирәк, бу хакта дәреслекнең 158-159нчы битеннән укыйбыз.


МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

  1. Укытучы:

Ишегалды кагыйдәләренең иң мөһим саналганын әйтеп чыгыгыз. (Һәр бала үз вариантын әйтә. Каршыдагы пары киресен анализлый. Көтелгән җаваплар: Тату уйнарга, талашмаска. “Әдәпле” сүзләрне олыларга гына түгел, дусларга да әйтергә күнегергә кирәк. Чүпләмә, агачларны сакла, кошларны ашат. Табигатькә зыян салма. Йөреп кайтырга өйдән рөхсәт сорап чыгарга, вакытында кайтырга кирәк. Чит кешеләр белән аралашмаска кирәк.)

Нәтиҗә.

Укытучы:

Дәрестә, тәнәфестә, ашханәдә, өйдә, ишегалдында көндәлек тормыш кагыйдәләрен үтәгән бала һәрвакыт сәламәт, әдәпле һәм бәхетле булыр. Аның эшләре, укуы уңышлы барыр, һәр көне файдалы үтәр, күп эшләргә, уйнарга һәм ял итәргә өлгерер. Мин сезгә дә шундый теләкләр телим. Акыл иясе ни әйтер?

Слайд №8

Акыл иясе Г.Тукайның “Бәхетле бала” шигырен укый.









IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту

  1. Дуслык трамвае”

Укытучы:

Хәзер сезгә яхшы таныш кагыйдәләрне барлап чыгыйк. Моның өчен сәяхәткә кузгалабыз. (Бер бала кыршауны кия, калган өчесе, бер-берсенең билләренә тотынып, вагоннар булып тагылалар.)

Көй башлангач, “Дуслык трамвае” сыйныф бүлмәсен 1-2 тапкыр әйләнеп чыга. Өстәл кырыена килеп туктый. Акыл иясе балаларга лото карточкалары тарата).

Слайд №9

  1. Лото уены. Укытучы укый, балалар сүзсез генә кагыйдәгә туры килгән лото карточкасын өстәлгә куя баралар.

Укытучы:

  1. Бары тик тротуардан гына, уң яктан йөрергә кирәк.

  2. Тротуар булмаган җирдә юлның сул кырыеннан транспорт хәрәкәтенә каршы барырга кирәк.

  3. Светофор сигналына буйсын.

  4. Урамны бары тик яшел төскә генә аркылы чык. Урам аша бары тик җәяүлеләр юлыннан гына чык.Урамны кыйгачлап түгел, ә турыдан кисеп үтәргә кирәк.

  5. Урам аша чыгар алдыннан юлда тулысынча куркынычсыз икәнлегенә ышан, башта сул якка, аннан соң уң якка кара.

  6. Әгәр хәрәкәт бик көчле булса, урам аша өлкәннәр белән бергә чык.

  7. Урам аша чыкканда телефоннан сөйләшмә, игътибарыңны читкә юнәлтмә.

  8. Урамның хәрәкәт өлешендә уйнама. Моны башкаларга эшләргә дә мөмкинлек бирмә. Андый уен тормыш бәясенә төшәргә мөмкин.

  9. Урам аша чыкканда өлгерәм дип, машина алдыннан йөгереп чыкма, моны батырлыкка саный күрмә.Бу очракта син генә түгел,ә машина йөртүче дә зыян күрергә мөмкин. Синең гаебең аркасында аны кырыс җәзага тартачаклар.

  10. Автобустан, троллейбустан төшкәч, юл аркылы чыгарга ашыкма. Инде чыгасың икән, хәрәкәт итүче машиналарны күрү өчен автобусның арт ягыннан үт.

  11. Трамвайдан төшкәч. Каршы яктагы трамвайны күрү өчен , юл аша трамвайның ал ягыннан чыгалар.

  1. Бирем.

  • 168 нче биттәге биремне карыйбыз. (Акыл иясе, сорау укый. Балалар җавап бирә. )

Укытучы:

  • Без кабатлап киткәннәрдән, авыл өчен иң мөһим кагыйдә кайсы? (Көтелгән җавап: Тротуар булмаган җирдә юлның сул кырыеннан транспорт хәрәкәтенә каршы барырга кирәк.)

Слайд №10

  1. КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД

Укытучы:

  • Җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре сезгә таныш. Төсле карточкаларда бу кагыйдәләр язылган. Карточка алып укыйбыз, бер-берең белән алышабыз, парлар белән алган белемнәр буенча фикерләшәбез.

  1. Ситуатив анализ.

Укытучы:

  • Слайдтагы ситуацияләрне анализлыйк, биредә нинди кагыйдәләр сакланылган.

Слайд №11

V.Дәрескә йомгак.Рефлексия

Укытучы:

  • Укучылар, барлап чыгыйк әле, без бүген гади генә кагыйдәләр түгел, алар бик мөһим кагыйдәләр. Бу кагыйдәләр безгә кайчан кирәк булачак, иртәгәме, зур үскәчме? Ничек уйлыйсыз? (Көтелгән җаваплар: һәр көнне, гомер буена, һ.б.)

  • Акыл иясе, бу кагыйдәләрне һәр көнне үтәгән бала нинди нәтиҗәләргә ирешәчәк?

Акыл иясе:

  • Бу кагыйдәләрне үтәгән бала сәламәт һәм бәхетле булачак. Аның көннәре уңышлы, файдалы үтәчәк. Ул күп эшләргә өлгерер, ял да итә белер. Тирә-ягы чиста һәм матур булыр. Тормыш кагыйдәләрен үтәгез!

Укытучы:

  • Безнең сыйныфта да һәрбер бала бәхетле, сәламәт, уңышлы булырга лаек. Балалар, бу кагыйдәләр сезнең тормышыгызда ышанычлы юлдаш булсын.

  • Үзеңнең һәм партадашыңның дәрескә катнашуына бәя бир.

  • Син бу дәрестән нинди кәеф белән чыгасың? Ни өчен?

Өй эше.1)Өйрәнгән кагыйдәләр буенча рәсем ясагыз.2)”Минем тормыш кагыйдәләрем”дигән темага иҗади эш эшләгез.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 27.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров202
Номер материала ДВ-201870
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх