Татарстан
республикасы Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет
учреждениесе гомуми үсеш төрендәге
3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы
Ачык
шөгыль (Математика)
Тема:
1-5 кә кадәрге саннарны ныгыту.Предметлар санын цифралар белән туры китерү.Геометрик
фигураларны һәм геометрик җисемнәрне ныгыту.
Тәрбияче:
Нигматзянова Л.А.
Сарман,
2019
Максат:
-1дән 5кә кадәр саннарны ныгыту, ” ничә?”, “ ничәнче?” сорауларына
җавап биререгә өйрәтүне дәвам итү;
-предметлар санын цифралар белән туры китерергә өйрәтүне дәвам итү;
-
түгәрәк, квадрат, өчпочмак, овал, дүртпочмаклык турында белемнәрен ныгыту;
-мәсьәләләрне аңларга һәм чишәргә өйрәтү; -үз-үзләренә
бәя куярга өйрәтү. Т:
Балалар,мина табышмакларга җавап табарга булышыгыз әле.
1)Айдарда 1 карандаш, Алсуда 1карандаш,икесенә бергә була ничә карандаш.
(Балалар җавабы) .2)Песинең
аягы туңмасын өчен ул ничә итек кияргә тиеш. (Балалар
җавабы).
3)Менә утыра 5 куян,бишесе дә бертуган. Һәр куянга бер кишер бирсәк,ничә кишер
кирәк була? (Балалар җавабы). Булдырдыгыз, балалар, сез табышмакларга дөрес
җавап бирдегез, рәхмәт сезгә,миңа булышканыгыз өчен. Т:Балалар
,карагыз әле ,безнең стенадагы саннар каядыр киткән.Менә безгә хат язып
калдырганнар,әйдәгез ул хатны укыйбыз.(Хатны
уку).
Т:Балалар,саннарга яңадан бүлмәгә кайтырга булышабызмы?(Балалар
җавабы). Т:Әйдәгез
1нче биремне эшлибез.
Алсуга бирделәр
шар, Ә
Маратка самовар Айдарга
– барабан, Сылуга-банан.
Балаларга
ничә уенчык бүләк иттеләр?(Балалар җавабы). Т:
Ә хәзер биремне эшлибез:
4нче уенчыкны сарыга, 1нчесен-кызылга, 2нчесен -зәңгәргә, 3нчесен- яшелгә
буярга кирәк.Балалар, барабан рәсемдә ничәнче тора?(3)(Балалар җавабы).Самавар
ничәнче тора?(2)(Балалар җавабы).Шар ничәнче тора?(1)(Балалар җавабы).Банан
ничәнче тора?(4)(Балалар җавабы) .Т:Балалар,сез 1нче биремне дөрес
эшләдегез,молодцы.
Т:Ә хәзер 2нче биремне эшлик.Сезнең алда өйләр рәсеме.Төзүчеләр тәрәзәләрне
кайда куярга икәнен белмиләр.Әйдәгез аларга да булышабызмы?(Балалар җавабы).Т:Өйләрнең
түбәләре нинди фигурага охшаган?(Балалар җавабы).Өйләр нинди фигурага
охшаган?(Балалар җавабы).Өйләр ничәү?(Балалар җавабы).Тәрәзәләре ничәү?(Балалар
җавабы).Тәрәзәләр нинди фигураларга охшаган?(Балалар җавабы).Бу фигураларны бер
сүз белән генә ничек әйтеп була?(Балалар җавабы).Т:Әйдәгез хәзер һәрбер өйгә
туры килгән фигураны куеп чыгабыз. (Балалар эше) Т:.Молодцы,балалар,бу
биремне дә дөрес эшләдегез. Әйдәгез,хәзер алдагы биремне эшлибез. Т:Өченче
биремдә саннарны рәт буенча язарга кирәк.Өстәлдә сезгә саннар бирелгән,шуларны
дөрес итеп язарга кирәк.(Балалар эше).Т:Булдырдыгыз ,балалар,бу биремне дә
дөрес итеп эшләдегез ,саннарны бик дөрес итеп тездегез.
Т:Дүртенче биремдә өстәлдә предметлы рәсемнәр һәм цифралар төшкән карточкалар
бирелгән.Сезгә рәсемнәрне цифралар белән туры китереп,күрсәтергә кирәк. (Балалар
эше).Т:Молодцы ,балалар,булдырдыгыз,предметлар санын цифралар белән бик дөрес
туры китердегез. Т:5нче,
сонгы биремдә безгә кәрҗиннәр кирәк була Менә алар.Һәрбер кәрҗингә бер төрле
геометрик җисем салынган.Бу кәрҗиндә нәрсәләр?(Балалар җавабы).(5 кәрҗинне дә
шулай карап
чыгабыз).
Т:Безнең саннар шушы кәрҗиннәр эчендә,эйдәгез ,эзлибез.(Балалар саннарны
эзлиләр,саннар фигураларга ябыштырылган). (Балалар саннарны табалар.Һәр санны
тапкан саен, “югалган” сан стенада барлыкка килә).Т:Менә ,балалар, сезне ярдәм
белән безнең саннар үзебезнең бүлмәбезгә кайттылар.Алар дөрес
тезелгәннәрме?(Балалар җавабы)
.Т:Безнең шогыль тәмам. Без бу шөгыльдә сезнең белән ниләр эшләдек?(Балалар
җавабы). Т:
Балалар, сез ничек уйлыйсыз,бу шогыльдә сез тырышып эшләдегезме?(Балалар
җавабы).
Т:Ә иптәшләрегез, алар да тырышып эшләдеме(Балалар җавабы) .
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.