Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект: по татарскому языку "Словообразование" (6класс)

Конспект: по татарскому языку "Словообразование" (6класс)



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



Сүз ясалышы.



Тема. Сүз ясалышы.

Максат. 1. Укучыларга сүз ясалышы һәм аның төрләрен үзләштерү өчен

шартлар тудыру.

2. Ясалышы ягыннан төрле булган сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен

һәм балалрның сүз байлыгын үстерү.

3. Телгә карата сизгерлек уяту.

Җиһазлау. “Сүз ясалышы” һәм “Кыскартылма сүзләр” дигән таблицалар, перфокарта, “Сүзләр лотосы”, күчмә такта, туп.



Дәрес планы.

І.Оештыру.

Исәнләшү, укучыларны тынычландыру, барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

ІІ.Өй эшен тикшерү.

- Үткән дәрестә өй эше итеп нинди күнегү бирелде? (1-2 баладан өй эшен тикшертү, сорау, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау)

ІІІ.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә зәерлек.

Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү:

  1. Сүзләр нәрсәләргә таркала ала?

Җавап: тамыр һәм кушымчага.

  1. Сүзнең тамырыннан нәрсәләр ясарга була?

Җавап: тамырдаш сүзләр.

  1. Тамырдаш сүзләрне ясауда катнашкан ясагыч кушымчалар тамырга нәрсәләр өсти?

Җавап: ясагыч кушымча тамырга яңа мәгънә өсти.

  1. Тамыр сүз нәрсәне белдерә?

Җавап: тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә.

  1. Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?

Җавап: юк

  1. Кушымчаларның ялгану тәртибен аңлатыгыз.

Мисаллар китерү.

ІV. Яңа белемнәр үзләштерү.

Таблица өстендә әңгәмә, күзәтү һәм нәтиҗә ясау.

V. Яңа белемнәрне беренчел тикшерү.

Туп ярдәмендә “Сорау-җавап” уенын уйнау, үткәрү.

VІ,VІІ. Яңа белемнәрне ныгыту, системалаштыру, гомумиләштерү.

  1. Перфокарталар буенча мөстәкыйль эш эшләү.

  2. 49 нчы күнегүне язмача эшләү. Мөстәкыйль эшне йомшак эшләгән балалардан укыту, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау.



VІІІ. Контроль һәм үзконтроль.

Сүзләр лотосы” уенын үткәрү.



ІX. Йомгаклау, анализ.

  1. Сорауларга җавап бирү.

  2. Нәтиҗә ясау.

  3. Укучыларның җавапларын бәяләү.

X. Өйгә эш.



Сүз ясалышы буенча сүзлекчәләр ясап килү.



Дәрес барышы.

І.Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Дәрескә әзерләндегезме? Сез әзер булсагыз, дәресебезне башлыйбыз.

ІІ.Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, әйдәгез өй эшен тикшерәбез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, мин тикшерәм. Өйгә нинди эш бирелгән иде? Бер-ике баладан сорау, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау.



ІІІ. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү:

  1. Сүзләр нәрсәләргә таркала ?

Җавап: тамыр һәм кушымчага.

  1. Сүзнең тамырыннан нәрсәләр ясарга була?

Җавап: тамырдаш сүзләр.

  1. Тамырдаш сүзләрне ясауда катнашкан ясагыч кушымчалар тамырга нәрсәләр өсти?

Җавап: ясагыч кушымча тамырга яңа мәгънә өсти.

  1. Тамыр сүз нәрсәне белдерә?

Җавап: тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә.

  1. Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?

Җавап: юк

  1. Татар телендә тамырга кушымчалар нинди эзлеклелек белән ялгана.

Җавап: тамыр+ясагыч кушымча+төрләндергеч кушымча.

Мисаллар китерегез.



ІV. Яңа белемнәр үзләштерү.

Сүзләр бер яки берничә тамырдан торырга мөмкин. Шуңа күрә алар я кушылып, ә кайберләре я сызыкча аша, я тезелеп язылырга мөмкин. Шуңа карап, аларның мәгънәләре дә үзгәрә. Мәсәлән, аккош сүзен аерып язсак, ак кош дип, бөтенләй башка мәгънә килеп чыга (тактага язып күрсәтү, мәгънәләрен балалардан сорау)

Шуңа күрә сезгә бүген мине бик игътибар белән тыңларга һәм дәрестә актив катнашырга кирәк булыр. Шуның нәтиҗәсендә генә сез сүз төзелешенең төрләрен, аларга кергән сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын өйрәнерсез.

Ясалышы ягыннан сүзләр 6 төргә бүленә:

  1. тамыр;

  2. ясалма;

  3. кушма;

  4. тезмә;

  5. парлы;

  6. кыскартылма.

- Иң беренче тамыр сүзләрне карыйк. Тамыр сүз дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

- Әйе, тамыр сүз ул, икенче төрле әйткәндә, бер тамырдан гына торган сүз, ягъни кушымчасыз.

Тамыр сүзләргә мисаллар китерегез. Мисаллар: юл, көч, сүз, баш, бар, кил, көл, бала, нигез, кояш, җил, бил, сукмак, күбәләк, бәрәңге.

- Сез китергән мисалларда сүзләр ничә иҗектән тора?

Димәк, балалар, тамыр сүзләр нигездә бер яки ике, сирәгрәк очракта өч (кү-бә-ләк, бә-рәң-ге) иҗектән тора.

- Нинди дә булса тамыр сүз әйтегез, ә мин тактага язам.

- Эш

- Хәзер шул сүзгә ясагыч кушымча өстик.

- че

- Сүзнең мәгънәсе үзгәрәме? Дөрес, бу очракта яңа сүз ясала, димәк, мәгънәсе дә үзгәрә.

- Тамырга ясагыч кушымча өстәү нәтиҗәсендә яңа сүз, ягъни ясалма сүз барлыкка килә. Бу – сүз ясалышының икенче төре.

Укытучы тактага сүзләр яза:

баскыч

басма

басу

- Балалар, бу сүзләрдә нинди уртаклык бар?

- Әйе, дөрес, алар бер үк тамырдан (бас тамырыннан) һәм төрле ясагыч кушымчалардан ясалган. Димәк, бу – тамырдаш сүзләр.

- Тамырдаш сүзләргә мисаллар китерегез

- Татар телендә тамырга кушымчалар нинди эзлеклелек белән ялгана? Мисаллар китерегез.

- Димәк, тамырга башта ясагыч, аннан соң гына төрләндергеч кушымчалар ялгана.

- Без сезнең белән тамыр, ясалма сүзләрне карап үттек. Ә көнбатыш, көнчыгыш, Илсөяр, гөлҗимеш кебек сүзләр тамыр яки ясалма сүзләргә керәләрме? Дөрес, кермиләр. Бу сүзләрнең тамырларын әйтегез.

- Күргәнегезчә, балалар, бу сүзләр ике тамырдан тора. Алар ничек языла? (кушылып). Ничә басым белән әйтелә? Әйтеп карагыз. Әйе, дөрес, бер басым белән әйтелә. Аларның тамырлары бер үк мәгънә белдерәме? Мәсәлән, көнчыгыш сүзендә көн һәм чыгыш тамырларының мәгънәләре берүкме? Дөрес, алар төрле мәгънәдә, ә кушылып язылгач, алар шулай ук ике мәгънә белдерәме? Дөрес, алар кушылгач, бер генә мәгънә белдерәләр.

- Димәк, балалар, ике тамырдан ясалган, кушылып язылган һәм бер генә мәгънә белдергән сүзләр кушма сүзләр дип атала.

- Сирәк кенә сүзләр өч тамырдан да торырга мөмкин: акбүзат.

- Сез нинди кушма сүзләрне беләсез? Мисаллар китерегез.

- Димәк кушма сүзләрне сүз ясалышының башка төрле сүзләреннән ничек аерырга була?

- Әйе, дөрес, алар кушылып языла, ике яки өч тамырдан ясала, бер мәгънә белдерә, һәм бер басым белән әйтелә.

- Сүз ясалышының өченче төре ул – парлы сүзләр. Сез нинди парлы сүзләрне беләсез? Мисаллар китерегез. (ата-ана, бала-чага, һ.б.)

- Димәк, парлы сүзләр ничек языла? Әйе, парлы сүзләр сызыкча аша язылалар, бер басым белән әйтелеп, уртак бер мәгънә белдерәләр. Парлы сүзләр:

мәгънәдәш: туган-тумача, кайгы-хәсрәт;

каршы мәгънәле: көн-төн, менә-төшә;

аваздаш: малай-шалай һ.б. сүзләрдән торырга мөмкин.

Тезмә сүзләр ике яки берничә сүз тезелеп ясала һәм уртак бер мәгънә белдерәләр. Мәсәлән, үги ана яфрагы, сабан туе, кура җиләге.

Тезмә сүз Кушма сүз

Сабан туе Сабантуй



- Тезмә сүзләрне сүз тезмәләре белән бутамаска кирәк.

- Тактада язылган тезмә сүзләрне һәм сүзтезмәләрне укыйк, аларның аермасын табыйк.

I багана II багана

нәрсә? нинди? нәрсә?

Төзелеш институты яңа институт

тимер юл озын юл

һөнәр училещесы авыр һөнәр

күмәк хуҗалык җитешле хуҗалык

Түбән Кама тирән Кама



- Бу ике баганада язылган сүзләрдә нинди уртаклык бар? Әйе, алар аерым язылган. Ә хәзер мәгънәләрен карыйк.

- I баганадагы сүзләр ничә мәгънә белдерә?

- Әйе, дөрес, бер генә мәгънә белдерәләр һәм нәрсә? дигән сорауга җавап бирәләр, чөнки бу атамалар.

- II баганадагы сүзләр бер генә мәгънә белдерәме? Әйе, балалар, бу баганадагы һәрбер сүз аерым бер мәгънә белдерә. Мәсәлән, яңа институт.

- Димәк, атамалар, күп очракта тезмә сүзләрдән ясалып, бер мәгънә белдерә. Мисаллар кирегез.

- Сүз ясалышының иң соңгы 6 нчы төре кыскартылма сүзләр. Алар берничә сүз кыскартылып ясала.

Таблица буенча эш.

- Кыскартылма сүзләр төрле юллар белән ясала:

1) Тезмә сүзнең беренче хәрефләреннән ясалган кыскартылма сүзләр: Берләшкән Дәүләтләр Берлеге – БДБ; Татарстан Республикасы – ТР;

2) Тезмә сүзнең беренче иҗекләреннән ясалган кыскартылма сүзләр: телеүзәк, радиотапшыру, гомумбелем(мәктәбе), үзөйрәткеч, КамАЗ, КамПИ.



V. Яңа белемнәрне беренчел тикшерү.

Сорауга җавап” уены башкарыла. Уен өчен туп кирәк. Укытучы темага туры килгән нинди дә булса бер сүз әйтә һәм шул ук вакытта бер балага тупны ыргыта. Бала бу сүз сүз ясалышының нинди төренә керүен әйтергә тиеш, ләкин тупны кулда озак тотарга ярамый, кире укытучыга ыргыта. Мәсәлән:

укытучы балалар

колхоз кыскартылма

сабан туе тезмә

бала-чага парлы

гөлҗимеш кушма

Түбән Кама тезмә

эшче ясалма

бәрәңге тамыр

күбәләк тамыр



Бу уенда укытучы балаларның җитезлеген, фикерли, уйлый белүен ныгыта. Күнекмәләрне практикада куллана белүне оештыра. Укытучыга укучыларның хаталарын шунда ук төзәтергә мөмкинлек бирә.



VІ,VІІ. Яңа белемнәрне ныгыту, системалаштыру, гомумиләштерү.

- Ә хәзер, балалар, перфокарталар белән мөстәкыйль эш эшләп алыйк.

1 рәт: кул(тамыр), һөнәр училещесы(тезмә), дус-иш(парлы), КДУ(кыскартылма)

2 рәт: сүз(тамыр), Урта Азия(тезмә), ТР(кыскартылма)

3 рәт: каеш(тамыр), таң ату(тезмә), драмтүгәгрәк(кыскартылма)

4 рәт: күбәләк(тамыр), эшче(ясалма), аккош(кушма), очкылык тоту(тезмә), радиоалгыч(кыскартылма)

Әгәр дөрес эшләгән булсагыз, 5 ле билгесе чыгарга тиеш.

- Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, число, теманы языгыз һәм 49 нчы күнегүне эшләгез. (Эшләп бетергәннән соң тикшерәләр).

Укучылар күнегүне эшләп бетергәч, укытучы тикшерә. Күнегүне перфокарталар буенча йомшаграк эшләгән укучылардан тикшертә.

VІІІ. Контроль һәм үзконтроль.

Сүзләр лотосы” уены үткәрелә. Карточка 16 х 7



кушма парлы тамыр

_____ _____ _____



Аерым түгәрәк төсле кәгазьләргә сүзләр языла. Укытучы шул сүзләрне балаларга бирә, укучы шул сүз ясалышының төре (мәсәлән, кушма) язылган кесәгә салырга тиеш. Кем тиз арада һәм дөрес итеп сүзләрне кесәләренә салса, шул җиңүче була.

ІX. Йомгаклау, анализ.

  1. Сорауларга җавап бирү.

- Димәк, без бүген нинди тема өйрәндек?

- Сүз ясалышы ничә һәм нинди төрләргә бүленә?

- Һәрбер төренә мисаллар китерегез.

- Ясалма сүзләр ничек ясала, языла?

- Кушма сүзләр ничек ясала һәм языла?

- Парлы сүзләр ничек ясала һәм языла?

- Тезмә сүзләр ничек ясала һәм языла?

- Кыскартылма сүзләр ничек ясала һәм языла?

2. Моны белү тормышта кирәкме? - дигән сорауга класс белән нәтиҗә ясала. Укучыларның башкарган эшләре, җаваплары бәяләнә, билге куела.



X. Өйгә эш.

- Укучылар, көндәлекләрне алабыз һәм өй эше язабыз. Өйгә эш итеп сүзлекчәләр ясап килергә кушыла. А.Нуриева сүзлегеннән бишәр тамыр, кушма, ясалма, тезмә, парлы, кыскартылма сүзләр язып алыгыз.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 28.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров37
Номер материала ДБ-218203
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

2 месяца назад
интересно спасибо автору
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх