Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Конспект праздника на тему "Бакчада Нәүрүз бәйрәме" в средней гуппе

Конспект праздника на тему "Бакчада Нәүрүз бәйрәме" в средней гуппе


библиотека
материалов

Бакчада Нәүрүз бәйрәме


Интеграция образовательных областей:

«Познавательное развитие», «Социально-коммуникативное развитие», «Художественно-эстетическое развитие».

Программное содержание:

1.Приобщение детей  к национальной культуре татарского народа;

2.Воспитание любови и уважения к татарскому языку и татарской культуре;

3.Ознакомление детей с татарской литературой, фольклором, татарской музыкой.

Оборудование: ноутбук, экран, проектор, презентация: «Нәүрүз килә», детские татарские  народные костюмы, костюмы  Убырлы карчык, Кыш бабай, Түтәй, карга, угощения.

Презентация: “Нәүрүз килә”.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар, кунаклар! Сезне матур бәйрәмгә, Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз. Борынгы заманда әби-бабайлар Яңа ел бәйрәмен 21мартта уздырганнар. Аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, әби-бабаларыбыз язны - Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне малайлар, кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.

Песня: “Яз җитә”.

Стихи о весне.

1-бала: Ласточка родная,

К нам домой вернулась

Из чужого края.

Под окошком вьется

С песенкой живою:

Я весну и солнце

Принесла с собою...”.

2-бала: Если снег повсюду тает,

День становится длинней,

Если все зазеленело

И в полях звенит ручей,

Если стал теплее ветер,

Если птицам не до сна,

Если солнце ярче светит,

Значит, к нам пришла весна!

3-бала: У весны веселый старт –

На пороге стоит Март.

Весело звенит капель –

К нам уже спешит Апрель.

Май их быстро догоняет,

Всех цветами он встречает.

Света, радости полны

Все три месяца Весны.

4-бала: Воробей взъерошил перышки –

Жив, здоров и невредим.

Ловит мартовское солнышко

Каждым пёрышком своим.

5-бала: У весны веселый старт –

На пороге уже Март.

Неба синяя река,

Кораблики в ней - облака,

Дружно так поют скворцы,

Они весенние певцы,

И вокруг все расцветает –

По земле весна шагает.

Алып баручы: Борын үткән заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Карагыз әле, дуслар,

Кара карга очып бара,

Сез беләсезме, дуслар,

Ул да бит сөйләшә ала.

Карга: Мин карга: кар-р-р, кар-р-р!

Канатымда хатым бар,

Буең җитсә тартып ал!

Алып баручы: Укымый да беләбез бит

Хатыңда ни язылганын!

Бөтен кошлар һәм балалар

Матур язны сагынганын!

Карга: Хәбәр бирәм яз турында.

Яз җиткәнен бөтен дөньяга

Хәбәр итәм.

Яз җитте, яз килде!

Песня: “Капель”.

1-бала: Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

2-бала: С праздником! Науруз идёт!

Новую радость с собой несёт.

Отложите все дела,

Весна радость привела.

3-бала: Эшләрегез уң булсын,

Табыныгыз мул булсын,

Күңелегез киң булсын

Нәүрүз мөбарәк булсын!

4-бала: Не болеть вам в Новый год,

Собирайся народ!

              Науруз идет!

Общий стол накроем

Всех гостей накормим.  

              Всех накормим, угостим,

              И еще с собой дадим.

Түтәй керә.

Түтәй: Исәнмесез, балакайларым,

Мин сезне күптән көттем.

Нәүрүз котлы булсын!

Алып баручы: Исәнме, түтәй?

Тизрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә 3 күкәй,

Тавыгың салыр 100 күкәй.

Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калач кирәк,

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә, сызланма.

Түтәй: Исәнмесез, оланнар!

Бирим әле сезгә күкәй,

Май бирим, күмәч, калач.

Бәйрәм көнендә шатланып,

Рәхәтләнеп күңел ач.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Мә, ал, кызым! Сезгә күчтәнәчләр алып килдем, рәхәтләнеп ашагыз, бәйрәм итегез, күңел ачыгыз.

Алып баручы: Рәхмәт, түтәй! Безне онытма, башка вакытта да безгә бәйрәмгә кил.

Түтәй: Сау булыгыз, кадерле балалар, кунаклар!

Танец: “Русская хороводная”.

Алып баручы: Балалар, безнең бәйрәмгә Нәүрүзбикә киләм дигән иде. Әйдәгез,

Нәүрүзбикәне бергәләп чакырабыз.

Балалар: Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

Убырлы карчык керә.

Убырлы карчык: Ә-ә, бәйрәм үткәрергә җыеналар икән. Ю-ук, булмас. Мин сезнең

бәйрәмне бозарга тиеш. Нәүрүзбикә Кыш бабайны cалкын төньякка куып, үзе патша

булып калмакчы. Ә минем үземнең патша буласым килә. Нәүрүзбикәне үзем урлап качам.

Кая ул Нәүрүзбикә? ( ачы итеп сызгыра). Юк, никтер күренми әле, хәзер үзем эзләп киләм.

Игра с родителями: “Җомак әйтәм – җавап көтәм” (загадки о весне).

Убырлы карчык керә.

Убырлы карчык: Тавышланмагыз, әнә Нәүрүзбикә килә. Хи-хи-хи, мин аны тотам да,

бәйлим. Бәйрәмгә җибәрмим.

Нәүрүзбикә керә.

- Агымсулар кичәм мин,

Урманнардан үтәм мин.

Бәйрәм күңелле булсын, дип,

Нәүрүз әйтә киләм мин.

Әй, урман ияләре, кошлар,

Җәнлекләр, сөенегез.

Яз җитте, мин киләм.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Убырлы карчык Нәүрүзбикә каршысына килеп чыга,

ямьсез итеп кычкыра.

Убырлы карчык: Ә-ә-ә, менә тоттым үзеңне. Мин сине җибәрмим. Бәйрәмгә үзем

барам. Кыш бабайдан тылсымлы таякны мин үзем алам, бөтен дөньяга үзем патша булам.

Нәүрүзбикә: Әбекәй, зинһар өчен, миңа тимә. Мин балалар янына ашыгам. Әйдә, безнең

бәйрәмгә. Балалар белән җырларсың, биерсең, уеннар уйнарсың.

Убырлы карчык: Ярый, әйдә киттек. Мин балаларга биеп күрсәтермен.

Нәүрүзбикә: Исәнмесез, балалар! Менә мин сезнең бәйрәмгә килеп җиттем.

Исәнмесез, дусларым!

Дусларым – якыннарым!

Нәүрүз котлы булсын!

Эче тулы нур булсын!

Нәүрүз көен кем көйләсә,

Ул дәртле һәм бай булсын!

- Әбекәй, әйдә балалар белән җырларга.

Нәүрүз һәм балалар” җыры башкарыла.

Убырлы карчык: Балалар, мин сезгә биеп күрсәтәм.

Убырлы карчык бию башкара.

Нәүрүзбикә: Әбекәй, бик матур биисең. Зур рәхмәт сиңа.

Убырлы карчык: Балалар, зур рәхмәт сезгә. Миңа китергә вакыт җитте. Сау булыгыз!

Исән-имин яшәгез!

Убырлы карчык китә.

Кыңгырау тавышы ишетелә.

Нәүрүзбикә: Балалар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Безгә кунаклар килә.

Кыш бабай (керә). Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнме, Кыш бабай.

Алып баручы: Исәнме, Кыш бабай! Рәхим ит безнең бәйрәмгә! Без сиңа җыр бүләк итәбез.

Җыр: “Кыш бабай”.

Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда? Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?

Нәүрүзбикә: Кыш бабай, юкка ачуланасың. Биләмәләреңне миңа тапшырыр вакыт җитте. Күз сал тәрәзәгә, тышта шаулап-гөрләп яз килә.

Кыш бабай: Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча, тартышмыйча язга – Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!

Нәүрүзбикә: Бөтен шартларыңа да күнәрмен.

Кыш бабай: 1нче шартым:

Менә кашык, менә күкәй,

Тот кулыңа. чибәркәй,

Син дә йөгер, мин дә калмам (узышалар).

2нче шартым:

Бие-бие, чибәркәй,

Мине узалмассың син,

Син яшь, мин карт булсам да,

Биюдә калышмам мин (бииләр, Кыш бабай хәлдән таеп егыла).

Кыш бабай: Уф, арыдым ,сусадым,

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.

Нәүрүзбикә: Салкын кышны яз җиңде, -

Моны барчагыз күрде.

Куллар кулга тотынып

Без бәйрәм итик инде.

Кыш бабай: Кызым, син җиңдең, мин җиңелдем. Миңа китәргә вакыт җитте. Менә сиңа тылсымлы таягым, үз биләмәләремне сиңа калдырам. Сау булыгыз, балалар!

Кыш бабай китә.

Игра с мальчиками: “Түбәтәй”.

Игра с родителями: “Матур уен”.

Игра с девочками: “Без яулыклар юабыз”.

Алып баручы: Тыныч булсын дөньялар,

Күк йөзе аяз булсын!

Һәркөн безгә сәламәтлек,

Бәхетләр алып килсен!

Ведущий: А наш весёлый праздник подошел к концу

Пели мы и танцевали, как могли, вас развлекали!

До свиданья, в добрый час!

Ждем еще на праздник вас!


Балалар “Нәүрүз” дигән җыр астында залдан чыгала

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-362572

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG