Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКонспект сценария "Әниләр бәйрәме"

Конспект сценария "Әниләр бәйрәме"

Скачать материал

-1 а.б.Хәерле көн,безнең иң кадерлеләребез-әниләребез,әбиләребез.Гомер бит  аккан судай бик тиз үтә дә китә.Менә бүген сезнең каршыгызда әле күптән түгел  бишектә яткан нәни ул һәм кызларыгыз,бәгырь  җимешләрегез,тормышыбызның чәчәкләре сезне бәйрәмегез белән котларга җыелдылар.

2 а.б.Әни!Дөньядагы бердәнбер,иң матур,иң кадерле,иң матур,иң назлы сүз ул.Әни!Әнием!Әнкәй!Бу сүзләрне әйткәндә дөньялар яктырып,җылынып киткәндәй була,күңелләр шатлык белән тула.

1 а.б. Кадерле әниләребез,әбиләребез,кызларыбыз!Сезне барыгызны  бәйрәм белән котлыйбыз.Һәрвакыт шат күңелле,сәламәт,бәхетле булыгыз.Бүгенге шатлык,елмаю,бәхетле мизгелләр гел дәвам итсен иде.

2 а.б.Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән.Без бүген сезгә бүлә кне бәйрәм башында ук бирергә булдык....

Каршы алыгыз !Иң яхшы бүләк- ул сезнең балаларыгыз!

                    Матур көйгә балалар кереп урыннарына утыралар.

                          1 а.б.    Җир шарын уртага алыйк та            

                             Җыр җырлыйк,шатланыйк әйдәле!

                               Гөр килсен,сөенсен бар дөнья,

                                Бүген бит –әниләр бәйрәме!

                                  (“Яз җитә”җыры)

  Хөрмәтле кунаклар!Сезгә балалар матур җырлар,биюләр бүләк итәрләр,сезгә багышлап чын күңелдән тырышып өйрәнгән шигырьләрен сөйләрләр.Сез дә бүген безнең белән җырлап,уйнап,күңел ачып утырыгыз.Сезгә Айгөлебез бик тә матур шигырен тәкъдим итә.Рәхим итеп тыңлагыз:

            


Бер ягымда-әтием,

Бер ягымда-әнием.

       Уңымда да,сулымда да

    Таянычым бар минем!

 

Бала гына димәгез!

       Сүзләремнән көлмәгез!

      Күз яшенә,кайгыларга,

Берүк мине бирмәгез!

 

Бер ягымда-әтием.

Бер ягымда- әнием.

 

    Уңымда да,сулымда да

      Яклар кешем бар минем!


                                                                                                   

 

                                                                                                  

                                                                                                   Әниләрнең назы белэн


               2)Дөньяда иң яхшы әни,

                   Беләсезме кемнеке?

Белмәсәгез,үзем әйтәм,

Ул әни бит-минеке!                                                                

Без керәбез һәркөнгә.

Кояш кирәк җир йөзенә-

Әни кирәк-һәркемгә!(Ислам)

 


3)Дөнья матур,кояш көлә

Көлеп торам үзем дә.

Әниемнән башка һичтә

Ямь табалмыйм өемдә!(Әлфис)

 

(Малайларга керләр төрергә-ярыш)”Кем җитез”


4)Пөхтә итеп өйне җыям

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар,юатам.

Менә ничек тырышам

Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам

Борчулы булса әнием

“Тынычлан”-дип юатам.

Менә ничек тырышам

Әниемә булышам.(Сәмирә Ф)

 


(“Мин әнигә булышам”җыры)

Сюрпризлы өлеш-почтальон керә

5)”Әни”диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз,һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.(Булат)

6)Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре,сылуы.

Нинди бәхет һәр баланың

Үз әнисе булуы.(Радел)

 

(“Чәчәк җыю”-ярыш)


7)Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

8)Мәңге яшә,сәламәт бул,

Кайгы-хәсрәт күрмә син!

Әни синең йөзләреңдә

Елмаю сүрелмәсен.

 

        Нинди булган нинди уңган,

Ул һәр эштә,һәркайда.

Йомшак сүзе,күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая.(Инсаф)

Учларымда-кояш минем,

Күңелемдә-яз минем.

Син булганда янәшәмдә

Мин бәхетле әнием.!(Сәмирә)


2 а.б.-Әйе,бала әнисе янында гына бик бәхетле була ала шул.Шуңа ходай баланы әнисеннән аера күрмәсен.Әни генә йөрәк парәсенә җил-яңгыр тидерми үстерә.Шуңа әниләребезгә саулык-сәламәтлек телибез һәм биюебезне бүләк итәбез.

                                               (Татар биюе)

1 а.б.Безнең  бик тә кадерле икенче кешебез бар.Ул безнең-дәү әниебез,әбиебез!Алар олы җанлы,киң күңелле,тәмле телле,йомшак куллы.Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы,дөньядагы иң-иң матур,ягымлы сүзләр белән юатасы,мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә.Без хәзер сезгә җырыбызны бүләк итәбез.

                  (  “Дәү әнием”җыры)             

                                           “ Бәхетле балачак”биюе(Чәчәкләр)

                              Әниләр белән    “Ромашка”уены.

                                    (Әниләрне бүләкләү)

      А.б.Әлбәттә,бу шаяру бүләкләре булды.Ә хәзер,сезнең өчен иң кадерле бүләкләр,бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

     Бәйрәм бүләксез булмый ул,

     Барыгыз да беләсез.

     Безнең ничек тырышканны,

     Хәзер менә күрерсез!

      2)Нәни кулларыбыз белән

     Тик сезгә,диеп кенә.

     Әзерләдек бүләкләрне

     Бик зур көч куеп менә.(Бүләкләр тарату)

1А.б.Хөрмәтле әниләр!Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен,күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә.Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты,әнидән дә рәхимле,мәхәббәтле,әнидән дә олы җанлы зат юктыр.Балаларыбызга дөньяның рәхәтен,тормышның михнәтен,күңелнең сафлыгын,намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен,алар сырхаулап ятканда күкрәгегезгә кысып,”Җан җимешем,балам”,-дип,чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

2 аб.Сез булмасагыз,алар оясыз кош,моңсыз җыр,җырсыз сандугач кебек булырлар иделәр.Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә.Озын гомер,тән сихәтлеге,саулык,күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә,балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

                

                              

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект сценария "Әниләр бәйрәме""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель образовательного подразделения

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 624 663 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.10.2015 851
    • DOCX 18.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гарипова Венера Равильевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гарипова Венера Равильевна
    Гарипова Венера Равильевна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 16217
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Осуществление и реализация комплексных мер в организациях дошкольного образования по профилактике и предупреждению детского дорожно-транспортного травматизма

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Работа по развитию эмоционального интеллекта в практике педагога-психолога ДОУ

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 15 регионов

Курс повышения квалификации

Развитие ребенка до трех лет: познавательные, коммуникативные и социальные аспекты

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Информационные технологии в науке и бизнесе: от концепции до реализации

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление личной продуктивностью менеджера

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Создание и продвижение сайтов для достижения максимальных результатов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе