Тема : Фигыль темасын
кабатлау.
Максат:−
фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау;
−
укучыларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру;
−
сөйләм һәм язма телне үстерү;
−
табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:дәреслек,
дәфтәр, карточкалар,компьютер,проетор
Үткәрүформасы: дәрес-сәяхәт.
Дәрес барышы
I.
Оештыру моменты.Балаларны дәрескә психологик әзерләү.
− Исәнмесез, укучылар,
Хәерле
көннәр сезгә.
Зиһен
һәм тел ачкычлары
Телим
мин һәммәгезгә.
−
Әйдәгез, хәзер исәнләшик: җилкәдәш партнерларыгыз, кара-каршы иптәшләрегез
белән исәнләшегез.
Рәхмәт
укучылар.
II.
Актульләштерү
-Безбүген “сәяхәткә” чыгабыз. Сәяхәтебезнең темасын ачыклап китик әле.
Эшне, хәлне, хәрәкәтне
Без белдерепкиләбез.
Эшләүченеңазмы, күпме
Икәнендәбеләбез.
-сузнэрсэтурында
бара?
-Дөрес,
без фигыль темасы буенча белемнәребезне искә төшереп китәрбез.
Ни
өчен без шундый дәрес үткәрәбез?
-
Бүгенге дәресебездә сезнең эшегезнең максаты нинди?
(
Белгән белемнәрне кабатлау, тема буенча белем күнекмәләрне ныгыту, кыенлыкны
билгеләү, үзебезнең хаталарны табу, аларны төзәтү)
-Ә
нәрсә соң ул фигыль?
-Фигыльнең
безнең тормышыбызда әһәмияте бармы?
Кайсы
затның эшләвен
Дөрес
әйтә алабыз.
Кирәк
икән боерабыз
Кирәк
икән тыябыз.
Җөмләләрдә
төрле-төрле
Заманнарда
киләбез.
Исемнән
дә ясалабыз,
Җөмләләрдә
төзибез.
Кирәк
икән кушылабыз
Шулай
актив йөрибез.
-Күрәсез
,фигыльләр бик кирәкле сүз төркемнәре.Алардан башка сөйләшептә,җөмлә төзеп тә
булмый.
III.
Яңа тема белән эшләү
Ә хәзер сәяхәтебезне башлыйк.
Безнең алда- киртәләр. Аларны үтәргә безгә фигыль турындагы белемнәребез ярдәм
итәр.
Карагыз эле сәяхәткә без нинди
транспорт белән чыгабыз.
-Сәяхәткә
без теплоход белэн барабыз. Слайд 2
-
Ләкин без белмибез нинди теплоходка утырасыбызны,чөнки исемендә белмибез һәм
безнең бит әле билетларыбызда юк.Билетлы булыр өчен теплоходның исемен белер
өчен безгэ бирем эшләп утәргә кирәк
-Сез
әзерме,укучылар?
−
Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Числоны языгыз.
−
Сезнең каршыгызда алсу, ак, зәңгәр төстәге карточкалар бар. Алсу төстәге
карточкаларны алыгыз. Анда сүзләр язылган. Шул сүзләр арасыннан нишли?
нишләде? нишләячәк? сорауларына җавап биргән сүзләр табарсыз,
дәфтәрләрегезгә язарсыз.(РЕЛЛИ
РОБИН)Сез парларда эшләрсез, бер-берегезгә әйтерсез. Аннан соң мин
тикшерермен. Башладык. (Cүз эзләү өчен – 2 минут, бер-береңә әйтү өчен 1 минут бирелә.)
(Карточкадагы
сүзләр: агач, өстәл, фикерли, исте, кызыл, яшел, озын, гөрли, ышкылый,
шакмак, лепелди.)
–Нинди сүзләр яздыгыз?
(Фикерли,
исте, гөрли, ышкылый, лепелди.)
–Әфәрин.
– Хәзер беренче хәрефләрен
генә кабат языгыз. Нинди сүз чыкты? (Фигыль.)
(Дорес җавапларга жетоннар
бирелэ)
-булдырдыгыз,балалар.Хэзер
безгэ юл ачык .
Безнең
беренче тукталышыбыз “Кушымчалар”дип атала.Бу тукталышта биремнәр
бирелгән.Биремне үтәмичә без кузгала алмыйбыз.
(слайд
3 бирем белэн)
Фигыльләр төзегез .
-а ,-ә , (нишли? Ала,әйтә –хәзерге
заман кушымчалары)
-ды , -де(нишләде? Барды ,килде- үткән заман кушымчалары)
--ган, -гән, -кан, -кән (нишләгән?
Барган ,килән,кайткан,киткән-үткән заман кушымчалары)
-ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк
(нишләячәк? Барачак,киләчәк,булмаячак,бирмәячәк – киләчәк заман кушымчалары)
-ыр, -ер, (нишләр? Барыр,килер –
киләчәк заман кушымчалары)
(Укучыларкушымчаларныукыйлар,
сорауларкуялар, мисалларкитерәләр)
(бирем телдэн эшлэнэ )
-булдырдыгыз,балалар.Хэзербезгэюлачык
.
Безнең
икенче тукталышыбыз “Заманнар”
Бу
тукталышта да биремнэр бирелгэн.Аларны эшлэмичэ без китэ алмыйбыз.
(Биремне
парлап эшлэргэ,биремнәр карточкаларда, зәңгәр төстәгесендә )
табышмакларны
чишәргә, фигыльләргә сораулар куярга, заманын билгеләргә .
Оча-юк
канатлары,
Чаба-юк
аяклары.
Тышта
булса-өелә,
Өйгә
керсә-җәелә. (Кар).
Үкерә
дә котыра,
Бөтен
җирне тутыра.( Буран).
Килделәр
осталар- балтасыз,
Салдылар
күпер-тактасыз. (Суык)
Зәңгәр
ашъяулыкбөтен дөньяны каплаган (күк).
-эфэрин
балалар бу киртэнедэ сез уттегез.кузгалабыз оченче станциябезгэ.Бу тукталышыбыз
безнен “Антонимнар”
Иҗади
бирем.Фигыльләрнең антонимнарын табып шигырьне узгәртеп язарга.(бирем
слайдта).
Хикмәт
дисәң дә хикмәт:
Киштәдән
төшә(менә) чүлмәк
Авызын
ача (яба) тизрәк,
Бераздан
башын кашып
Ычкына(эләгә)
чөйдән кашык.
-Әфәрин
балалар,бу безнең соңгы тукталыш иде.
4
бирем. Мөстәкыйль эш.
Ә
хәзер әйдәгез әле белемнәрегезне тест ярдәмендә тикшереп алыйк.(компьютерда
тест эшләү.)
1 вариант
2 вариант
IV.рефлексив
бэялэу этабы.
1.
рефлексив кабатлау.
-дэресебезнен
максаты нинди иде?(тема буенча белемнэрне ныгыту,узебезнен эшлэрне
тикшеру,бэялэу иде)
-сезгэ
дэрестэ нэрсэ ярдэм итте?(бергэ эшлэу,укытучы хэм иптэшлэренен ярдэме)
-максатыбызга
ирештегезме? (эйе)
-нэрсэ
белдек?
-кемнэр
бик эйбэт эшлэде?
Үзегезгә нинди билге куяр идегез? Кәефләрегез ничек?
( сигнал карточкалар). Яхшы, барыгыз да тырышып эшләдегез.
V.. Йомгак, билгеләр кую
Өй эше.карточкаларда
Тест
1 Фигыль нәрсәне
белдерә?
а) предметны
ә) предметның билгесен
б) предметның эшен,
хәрәкәтен
2. Фигыль нинди
сорауларга җавап булып килә?
А) кем? нәрсә?
Б) нишли? нишлиләр?
В) нинди? кайсы?
3.
Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?
а)
заман белән;
ә)
килеш белән;
б)
барлык-юклык белән;
в)
барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.
4.
Барлыкта яки юклыкта килгән фигыльләрне билгеләгез.
Бүгенге
эшне иртәгә калдырма. Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә.
Бәхетне
юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
5.
Укы, яз, эшлә, уйна фигыльләрен заманнарда төрләндерергә.
6.Җөмләдә
фигыльләрнең заманнарын билгеләргә.
Инде
гыйнвар бетәр. Хәзер кышның соңгы ае - февраль башланыр.
Яңа гына яуган кар күзләрне
камаштырды. Салкыннан битләр алсуланган.
Агачларга ак челтәр кебек матур
бәс кунган.
Спорт
сөючеләр чаңгыда, тимераякта шуалар. Елгаларда балыкчылар балык
каптыралар.
7. Көлә
фигылен зат һәм санда төрләндерергә.
I
зат._____________________________________________________________________
II
зат.____________________________________________________________________
III
зат. ___________________________________________________________________
8.
Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.
Иңэлек уйла,
аннансоң эшлә.
а)
боерык фигыль;
ә)
хикәя фигыль;
9.
Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.
Яхшылык
ташны да эретә.
а)
хәзерге заман хикәя фигыль;
ә)
киләчәк заман хикәя фигыль;
б)
үткән заман хикәя фигыль.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.