Конспект урока и презентация по татарскому языку на тему " Алмашлык"
1686010
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт проекта «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока и презентация по татарскому языку на тему " Алмашлык"

Конспект урока и презентация по татарскому языку на тему " Алмашлык"

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ алмашлык с?з т?ркеме.docx

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе






«Алмашлык»



6 нчы сыйныфта татар теленнән

дәрес эшкәртмәсе

Укытучы: Арсланова З.С.























-2015-

Тема:

Алмашлык сүз төркеме

Максатлар:

1. Белем бирү максаты: алмашлыклар турында белемнәрне ныгыту.

2. Үстерү максаты: мөстәкыйль сүз төркемнәрен җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү. Алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту. Төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү; сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.

3. Тәрбияви максат: үз фикерләрен дәлилли алучанлыкларын, эзлекле фикер йөртүләрен, танып-белү эшчәнлекләрен үстерү, туган телгә ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, дидактик уеннар, тест сорауларына җавап бирү, төркемләп эшләү, индивидуаль бирем үтәү.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты

Яңа педагогик технология: компьютер технологиясе.

Дәрес төре: өйрәнгән темаларны гомумиләштереп кабатлау.


Җиһазлау: компьютер, проектор, дәреслек (Н.В. Максимов, М.З. Хәмидуллина “Татар теле” 6 нчы сыйныф, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010), индивидуаль биремле карточкалар, тест биремнәре,презентация.


Дәрес планы.

I. Оештыру. (2 минут)

II. Белемнәрне актуальләштерү. (5 минут)

Алдагы дәресләрдә үткәннәрне кабатлау.


III. Яңа тема. (13 минут)

1. Практик эш. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Туган телебезгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.(6 минут)

2. Сайланма диктант. (5 минут)

3. Дәреслектәге параграфны укып, нәтиҗә ясау. (2 минут)


IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. (20 минут)

1. Карточкалар белән эш. Мәкаль һәм әйтемнәрдән алмашлыкларны билгеләү. (8 минут)

2. Текст өстендә эш (5 минут)

3. Морфологик анализ ясау (2 минут)

V. Рефлексия.

1. Мөстәкыйль эш (тест башкару). ( 2минут)

VI. Йомгаклау. ( 3 минут)

1. Сорауларга җавап алу. (2 минут)

2. Белемнәрне бәяләү. (1 минут)

VII. Өйгә эш. ( 2 минут)



Дәрес барышы:

I. Психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы:

-Таң атканда, һәрбер кеше изгелекләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Көнне яхшы сүз белән башласаң, көн дә матур үтәр, диләр.

Дуслар, әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк!.

Укучылар:

-Яңа көн тынычлык алып килсен!

-Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

-Яңа көндә яңа “5”ле алыйк!

-Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!


Числоны һәм сыйныф эшен тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Сорауларга җавап бирү. (Clock buddies - укучылар бер-берсе белән очрашалар һәм сорауларга җавап бирәләр).

1 сорау. Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала?

Укучы. Исемне, сыйфатны, сан һәм рәвешне алмаштырып килә торган мөстәкыйль сүз төркеме алмашлык дип атала.

2 сорау. Ясалышлары ягыннан алмашлыклар ничә төрле була?

Укучы. Тамыр, кушма, парлы, тезмә, ясалма алмашлыклар була.(5)

3 сорау. Алмашлыкларның мәгънәләре ягыннан ничә төркемчәсе бар?

Укучы. Җиде төркемчәгә бүленә: зат, тартым, күрсәтү, сорау. Билгеләү, билгесезлек, юклык алмашлыклары..

4 сорау. Алмашлыклар җөмләдә нинди җөмлә кисәкләре булып килергә мөмкин?

Укучы. Ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык булып килергә мөмкин.

5 сорау. Алмашлыклар сөйләмдә нинди әһәмияткә ия?

Укучы: Алмашлыклар сөйләмне җыйнак һәм матур яңгырашлы итә. Урынсызга бер үк сүзне кабатлаудан коткаралар.Төрләнмиләр.


Укытучы. Бер-берегезгә рәхмәт әйтеп, урыннарыгызга утырыгыз.


III. Яңа материал өстендә эш.

Практик эш.

1.Бирем. Парталарда шигырь тексты куела (слайд). Шигырь текстыннан алмашлыкларның төркемчәләрен билгелиләр һәм сорау куялар(Think-Write-Round-Robin -укучылар җавапларын уйлап, язып алалар һәм чират буенча үзләренең җаваплары белән таныштыралар).

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Туган телебезгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Укытучы :

Безнең туган телебез бик бай, ләкин без телебезне кайвакыт ватып сөйләшәбез, матур сүзләрне онытабыз. Безнең телебездә ягымлы сүзләр бихисап! Без хәзер сезнең белән шушы матур, тәмле сүзләребезне искә төшереп алырбыз.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

        Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

        Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

        Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.(Г. Тукай)


Сагыш-моңым таратучы назлы тел,

       Иң газизе, бу дөньяда азмы тел?!

       Сине зурлап күпме җырлар җырланган,

       Иң мөкатдәс шигъри юллар юлланган.

(Рәзинә Мөхияр  Яшәр әле телем”)


Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

        Туган телең әле бу булмас. (ЗөлфәтТуган тел хакында”)


  Әйтә алмыйм әле - ул сүзләрдән

        Аз булса да дөнья үзгәрерме?

        Тик югалтмам, туган телем, синнән

        Алып торган асыл сүзләремне.

(Роберт Миңнуллин “Туган телемә”)             

                 

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә -

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телеңдә!

(Равил ФәйзуллинТуган тел турында бер шигырь”)


2. Сайланма диктант.

Арттырмыйм да, киметмим дә шуны бел –

Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул.

Туган тел-

Баш очында кош булып тора гел!

И минем җандай кадерлем,

И җылы , тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән

Тик синең сүзләр белән.

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.



3. Дәреслектәге параграфны укып, нәтиҗә ясау(144-145 нче битләр).

Мәгънәләре буенча алмашлыкларның 7 төркемчәсе бар( слайд).

1. Зат алмашлыклары (личные местоимения).

2. Сорау алмашлыклары (вопросительные местоимения).

3. Күрсәтү алмашлыклары (указательные местоимения).

4. Билгеләү алмашлыклары (определительные местоимения).

5. Билгесезлек алмашлыклары (неопределенные местоимения).

6. Юклык алмашлыклары (отрицательные местоимения).

7. Тартым алмашлыклары (притяжательные местоимения).

Физкульминут

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз. Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР ( следуем за лидером) структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артына басасыз. Музыка уйный башлау белән лидер укучы хәрәкәтләр ясый, сез ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлап барасыз. Хәрәкәтләрне сыйныф бүлмәсе буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына . Лидер укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, физик күнегүләрне ясауны дәвам итәбез(музыка).


-ХАЙ ФАЙВ (игътибар).

IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1. Индивидуаль карточкалар белән эшләү (Сималтиниус Раунд Тейбл- түгәрәк буенча кәгазьгә һәр укучы үзенең җавабын яза. Аннары 1 номерлы укучы мәкальләрне укып мәгънәсен аңлата, 3 номерлы укучы алмашлыкларның төркемчәсен билгели).

Дөньяда иң ачы нәрсә дә- тел, иң төче нәрсә дә –тел.

Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач сүз ия.

Уен сүзне һәркем белмәс, кешесенә карап сөйлә.

Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.

Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот!(слайд)


Укытучы. Мәкаль һәм әйтемнәр аша халык ни әйтергә теләгән?

Укучы. Телнең роле, телгә осталык, туган тел һәм чит телләр;сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе:сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре, сөйләшә белү, вакытында, урынында сөйләү,сүзне тыңлый бел, кешенең акылы, кемлеге сүзеннән беленү һ.б.


2. Текст өстендә эш (слайд)

Укытучы:

-Сезнең алдыгызда текст бирелгән.Ә хәзер һәрбер төркем бирелгән үзенең тексты өстендә эшли.

БИРЕМ- 1 нче укучы-текстны сәнгатьле укый.

2 нче укучы- зат алмашлыклары белән ялгызлык исемнәрен алмаштырып яза.

3 нче укучы- текстка исем бирә.

4 нче укучы-төп фикерне әйтә.

(Укучыларның җаваплары тыңлана- Джот Тотс).

3. Алмашлыкка морфологик анализ ясау(слайд) Round Robin - морфологик анализ тәртибе парта өстендә).

- Хәзер сез алмашлыклар белән өч җөмлә төзерсез һәм морфологик анализ ясарсыз -Round Robin.

V. Рефлексия.

- Ни өчен без алмашлык сүз төркемнәрен телебездә кулланабыз?

Тест (слайд)

  1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый?

а) мөстәкыйль; ә) бәйләгеч; б) модаль.

2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

а) эш яки хәлне яисә билгенең билгесен белдерә;

ә) предметның билгесен белдерә;

б) исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләрен белдерә.

3. Алмашлыкларны ничә төркемчәгә бүлеп өйрәнәләр?

а) 5; ә) 7; б) 8.

4. Җөмләдә алмашлыклар нинди функция үти?

а) җөмлә кисәге булмыйлар;

ә) ия ,хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;

б) аергыч кына булып калалар.

5. Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнмиләр?
а) сан; ә) килеш; б) тартым.

6. Дөрес язылышны билгеләгез.

а ) һәммә; ә) хәммә; б) һаммә.

VI. Дәрескә йомгак.

- Укучылар, бөтенегез дә бүген дәрестә бик актив эшләдегез, рәхмәт сезгә. Ә Хәзер үзегезнең бәяләмәгезне яки сорауларыгызны стикерларыгызга язып куегыз ( стикерлар өстәлдә). Дәресне яхшы кәеф белән тәмамлар өчен, әйдәгез бер-беребезгә рәхмәт әйтик һәм бер-беребезнең күңелен күтәрик (Team Cheer – сыйныф шаулашып ала).

VII. Өй эше (слайд)

1. Кагыйдәне укырга.

2. Алмашлык төркемчәләре белән 7 җөмлә язарга.

3. “Туган телем-иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем” дигән темага инша язарга.

\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\ Дәресебез тәмам. Игътибарыгызга рәхмәт. Сау булыгыз!

\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\чего, никакой, никак, когда-то,




Выбранный для просмотра документ алмашлык.ppt

библиотека
материалов

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд
Описание слайда:

2 слайд МАКСАТ 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту. 2. Мөстәкыйль сүз төркемнәр
Описание слайда:

МАКСАТ 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту. 2. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү. Алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту. Төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү; сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү. 3.Туган телебезгә булган мәхәббәтебезне шигырь, мәкаль - әйтемнәр аша белдерү.

3 слайд ЭПИГРАФ И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле ! Дөньяда күп нәрсә бел
Описание слайда:

ЭПИГРАФ И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле ! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. (Г.Тукай)

4 слайд 1 сорау. Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала? 2 сорау. Ясалышлары ягыннан ал
Описание слайда:

1 сорау. Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала? 2 сорау. Ясалышлары ягыннан алмашлыклар ничә төрле була? 3 сорау. Алмашлыкларның мәгънәләре ягыннан ничә төркемчәсе бар? 4 сорау. Алмашлыклар җөмләдә нинди җөмлә кисәкләре булып килергә мөмкин? 5 сорау. Алмашлыклар сөйләмдә нинди әһәмияткә ия? БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ

5 слайд ТУГАН ТЕЛ И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!   Дөньяда күп нәрсә
Описание слайда:

ТУГАН ТЕЛ И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!   Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. (Г. Тукай)

6 слайд “ЯШӘР ӘЛЕ ТЕЛЕМ” Сагыш-моңым таратучы назлы тел, Иң газизе, бу дөньяда азмы т
Описание слайда:

“ЯШӘР ӘЛЕ ТЕЛЕМ” Сагыш-моңым таратучы назлы тел, Иң газизе, бу дөньяда азмы тел?! Сине зурлап күпме җырлар җырланган, Иң мөкатдәс шигъри юллар юлланган. (Рәзинә Мөхияр ) 

7 слайд “ТУГАН ТЕЛ ХАКЫНДА” Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип, Тел ачы
Описание слайда:

“ТУГАН ТЕЛ ХАКЫНДА” Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип, Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип - Күзләреңә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас. (Зөлфәт)   (Зөлфәт)

8 слайд “ТУГАН ТЕЛЕМӘ”              Әйтә алмыйм әле - ул сүзләрдән Аз булса да дөнья
Описание слайда:

“ТУГАН ТЕЛЕМӘ”              Әйтә алмыйм әле - ул сүзләрдән Аз булса да дөнья үзгәрерме?   Тик югалтмам, туган телем, синнән Алып торган асыл сүзләремне. (Роберт Миңнуллин)

9 слайд “ТУГАН ТЕЛ ТУРЫНДА БЕР ШИГЫРЬ” Киләчәкнең башы - бүгенгедә. Нинди шатлык карт
Описание слайда:

“ТУГАН ТЕЛ ТУРЫНДА БЕР ШИГЫРЬ” Киләчәкнең башы - бүгенгедә. Нинди шатлык картлык көнеңдә - Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә, Матур итеп туган телеңдә! (Равил Фәйзуллин)

10 слайд САЙЛАНМА ДИКТАНТ Арттырмыйм да, киметмим дә шуны бел – Татар теле – энҗе, мәр
Описание слайда:

САЙЛАНМА ДИКТАНТ Арттырмыйм да, киметмим дә шуны бел – Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел. Моңлы тел ул, нурлы тел ул. Туган тел- Баш очында кош булып тора гел! И минем җандай кадерлем, И җылы , тере телем! Кайгылар теле түгел син, Шатлыгым теле бүген. Тик синең ярдәм белән Тик синең сүзләр белән. Уйларын йөрәккәемнең Дөньяга әйтә беләм.

11 слайд ҖАВАПЛАР шуны, ул, минем, син, синең
Описание слайда:

ҖАВАПЛАР шуны, ул, минем, син, синең

12 слайд Алмашлык төркемчәләре
Описание слайда:

Алмашлык төркемчәләре

13 слайд ФИЗКУЛЬТМИНУТ Җәй көне эссе һавада Мин суда коенам,йөзәм, Чәчрәтәм, уйныйм,чу
Описание слайда:

ФИЗКУЛЬТМИНУТ Җәй көне эссе һавада Мин суда коенам,йөзәм, Чәчрәтәм, уйныйм,чумам Башым белән суны сөзәм

14 слайд МӘКАЛЬ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘР Дөньяда иң ачы нәрсә дә- тел, иң төче нәрсә дә –тел. Авыз
Описание слайда:

МӘКАЛЬ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘР Дөньяда иң ачы нәрсә дә- тел, иң төче нәрсә дә –тел. Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач сүз ия. Уен сүзне һәркем белмәс, кешесенә карап сөйлә. Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер. Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот!

15 слайд ТЕКСТ ӨСТЕНДӘ ЭШ ҖӨМЛӘЛӘРДӘГЕ ЯЛГЫЗЛЫК ИСЕМНӘРЕН АЛМАШЛЫКЛАР БЕЛӘН АЛЫШТЫРЫР
Описание слайда:

ТЕКСТ ӨСТЕНДӘ ЭШ ҖӨМЛӘЛӘРДӘГЕ ЯЛГЫЗЛЫК ИСЕМНӘРЕН АЛМАШЛЫКЛАР БЕЛӘН АЛЫШТЫРЫРГА Илшат беренче тапкыр мәктәпкә барды. Илшатны баскычта Алсу Сәлимовна каршы алды. Алсу Сәлимовна Илшатның букчасын күтәрергә ярдәм итте. Илшат рәхмәт әйтте.

16 слайд Сүз төркеме Төркемчәсе Төрләнү-төрләнмәве Ясалышы Нинди җөмлә кисәге
Описание слайда:

Сүз төркеме Төркемчәсе Төрләнү-төрләнмәве Ясалышы Нинди җөмлә кисәге

17 слайд ТЕСТ БИРЕМНӘРЕН ҮТӘҮ 1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз т
Описание слайда:

ТЕСТ БИРЕМНӘРЕН ҮТӘҮ 1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ? А) мөстәкыйль; Ә) бәйләгеч; Б) модаль. 2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез. А) эш яки хәлне яисә билгенең билгесен белдерә; Ә) предметның билгесен белдерә; Б) исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларны мәгънәләрен белдерә. 3. Җөмләдә алмашлыклар нинди функция үти? А) җөмлә кисәге булмыйлар; Ә) ия ,хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр; Б) аергыч кына булып калалар.

18 слайд 4. АЛМАШЛЫКЛАРНЫҢ НИЧӘ ТӨРКЕМЧӘСЕ БАР? А)2; Ә)7; Б)4; В)5. 5. ЗАТ АЛМАШЛЫКЛА
Описание слайда:

4. АЛМАШЛЫКЛАРНЫҢ НИЧӘ ТӨРКЕМЧӘСЕ БАР? А)2; Ә)7; Б)4; В)5. 5. ЗАТ АЛМАШЛЫКЛАРЫ НӘРСӘ БЕЛӘН ТӨРЛӘНМИЛӘР А)САН; Ә) КИЛЕШ; Б) ТАРТЫМ. 6. БУ АЛМАШЛЫКЛАР КАЙСЫ ТӨРКЕМЧӘГӘ КАРЫЙ: МИН, БЕЗ, СИН, АЛАР? А) КҮРСӘТҮ АЛМАШЛЫКЛАРЫ; Ә) ТАРТЫМ АЛМАШЛЫКЛАРЫ; Б) ЗАТ АЛМАШЛЫКЛАРЫ; 7. СОРАУ АЛМАШЛЫГЫНЫҢ АЛДЫНА ӘЛЛӘ КИСӘКЧӘСЕ КУЕЛЫП, Ә АХЫРЫНА -ДЫР, -ДЕР, ТЫР,-ТЕР КИСӘКЧӘСЕ ЯЛГАНЫП , АЛМАШЛЫКНЫҢ КАЙСЫ ТӨРКЕМЧӘСЕ ЯСАЛА? А)ЗАТ; Б) БИЛГЕЛӘҮ; В) БИЛГЕСЕЗЛЕК;

19 слайд 8. Тартым алмашлыклары кайбер алмашлыкларга нинди кушымчалар ялганып ясала? а
Описание слайда:

8. Тартым алмашлыклары кайбер алмашлыкларга нинди кушымчалар ялганып ясала? а) -ны ,-не; ә) -сы, -се; б) -ныкы, -неке. 9. Дөрес язылышны билгеләгез. а) һәммә; ә) хәммә; б) һаммә. 10. Бу алмашлыклар кайсы төркемчәгә карый: бу, теге, шул. а) билгеләү; ә) билгесезлек; б) күрсәтү.

20 слайд ҖАВАПЛАР 1)а; 2)б; 3) ә; 4)ә; 5)б; 6)б; 7) в; 8)б; 9)а; 10)б.
Описание слайда:

ҖАВАПЛАР 1)а; 2)б; 3) ә; 4)ә; 5)б; 6)б; 7) в; 8)б; 9)а; 10)б.

21 слайд ЙОМГАКЛАУ 1. Лексик мәгънәсе Исем, сыйфат,сан һәм рәвеш урынына килеп,шул сүз
Описание слайда:

ЙОМГАКЛАУ 1. Лексик мәгънәсе Исем, сыйфат,сан һәм рәвеш урынына килеп,шул сүз төркемнәренең гомуми мәгънәләренә ишарә итәләр. 2. Грамматик мәгънәсе Үзләре белән мөнәсәбәттәш сүз төркемнәренең морфологик категорияләре буенча төрләнәләр. 3. Синтаксик мәгънәсе Теләсә кайсы җөмлә кисәге булып килә ала.

22 слайд ӨЙ ЭШЕ 1. Кагыйдәне укырга. 2. Алмашлык төркемчәләре белән 7 җөмлә язарга. 3.
Описание слайда:

ӨЙ ЭШЕ 1. Кагыйдәне укырга. 2. Алмашлык төркемчәләре белән 7 җөмлә язарга. 3. “ Туган телем – иркә гөлем, Киңдер сиңа күңел түрем” дигән темага инша язарга.

23 слайд Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс профессиональной переподготовки
Библиотекарь
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Методика написания учебной и научно-исследовательской работы в школе (доклад, реферат, эссе, статья) в процессе реализации метапредметных задач ФГОС ОО»
Курс повышения квалификации «Экономика и право: налоги и налогообложение»
Курс повышения квалификации «Экономика предприятия: оценка эффективности деятельности»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания конституционного права с учетом реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС педагогических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Основы построения коммуникаций в организации»
Курс повышения квалификации «Финансы: управление структурой капитала»
Курс повышения квалификации «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Источники финансов»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности секретаря руководителя со знанием английского языка»
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Организация процесса страхования (перестрахования)»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинговой деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Стратегическое управление деятельностью по дистанционному информационно-справочному обслуживанию»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.