Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Конспект урока и презентация по татарскому языку на тему "Образование наречий"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Конспект урока и презентация по татарскому языку на тему "Образование наречий"

Выбранный для просмотра документ Р?вешл?рне? ясалышы.ppt

библиотека
материалов
сегодня – бүген вчера – кичә часто – еш редко – сирәк быстро – тиз медленно -...
 Дәрес темасы: Рәвешләрнең ясалышы
сүз тамыр кушымча сүз ясагыч бәйләгеч модальлек
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син т...
Күрмимен алны вә артны: и чабам мин, и чабам; Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-к...
“Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И юләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы...
Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым; Куркам үзем әллә нидән, - юк...
Тибрәнә дә йолкына, бичара, акылыннан шаша; Шул арада яшь егет өйгә китәргә...
Ясалышы буенча рәвешләр 5 төргә бүленә: 1) тамыр 2) ясалма 3) кушма 4) парлы...
1.Рәвеш нәрсәне белдерә? а) предметның билгесен ә) эш-хәлнең билгесен б) эш-х...
3. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар? а) зат-сан белән төрләнә...
5. Бирелгән сүзләр арасында рәвешләрне тап. а) ата-ана, җир, кура җиләге, таш...
Өй эше: Дәреслекнең 109нчы битендә бирелгән кагыйдәне өйрәнергә. Бер эшне са...
13 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 сегодня – бүген вчера – кичә часто – еш редко – сирәк быстро – тиз медленно -
Описание слайда:

сегодня – бүген вчера – кичә часто – еш редко – сирәк быстро – тиз медленно - әкрен

№ слайда 2  Дәрес темасы: Рәвешләрнең ясалышы
Описание слайда:

Дәрес темасы: Рәвешләрнең ясалышы

№ слайда 3 сүз тамыр кушымча сүз ясагыч бәйләгеч модальлек
Описание слайда:

сүз тамыр кушымча сүз ясагыч бәйләгеч модальлек

№ слайда 4 И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син т
Описание слайда:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

№ слайда 5 Күрмимен алны вә артны: и чабам мин, и чабам; Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-к
Описание слайда:

Күрмимен алны вә артны: и чабам мин, и чабам; Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

№ слайда 6 “Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И юләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы
Описание слайда:

“Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И юләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!”

№ слайда 7 Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым; Куркам үзем әллә нидән, - юк
Описание слайда:

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым; Куркам үзем әллә нидән, - юк янымда юлдашым

№ слайда 8 Тибрәнә дә йолкына, бичара, акылыннан шаша; Шул арада яшь егет өйгә китәргә
Описание слайда:

Тибрәнә дә йолкына, бичара, акылыннан шаша; Шул арада яшь егет өйгә китәргә маташа.

№ слайда 9 Ясалышы буенча рәвешләр 5 төргә бүленә: 1) тамыр 2) ясалма 3) кушма 4) парлы
Описание слайда:

Ясалышы буенча рәвешләр 5 төргә бүленә: 1) тамыр 2) ясалма 3) кушма 4) парлы 5) тезмә

№ слайда 10 1.Рәвеш нәрсәне белдерә? а) предметның билгесен ә) эш-хәлнең билгесен б) эш-х
Описание слайда:

1.Рәвеш нәрсәне белдерә? а) предметның билгесен ә) эш-хәлнең билгесен б) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә 2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә? а) ничек? күпме? кайчан? кайда? ә) нинди? кайсы? ничек? кая? б) күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?

№ слайда 11 3. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар? а) зат-сан белән төрләнә
Описание слайда:

3. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар? а) зат-сан белән төрләнә ә) исемләшә б) төрләнми торган сүз төркеме 4. Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була? а) тамыр, ясалма, парлы ә) кыскартылма, ясалма, тамыр б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә

№ слайда 12 5. Бирелгән сүзләр арасында рәвешләрне тап. а) ата-ана, җир, кура җиләге, таш
Описание слайда:

5. Бирелгән сүзләр арасында рәвешләрне тап. а) ата-ана, җир, кура җиләге, ташбака ә) суык, матуррак, алсу, кызгылт б) бераз, шул арада, быел, яхшы

№ слайда 13 Өй эше: Дәреслекнең 109нчы битендә бирелгән кагыйдәне өйрәнергә. Бер эшне са
Описание слайда:

Өй эше: Дәреслекнең 109нчы битендә бирелгән кагыйдәне өйрәнергә. Бер эшне сайларга: Рәвешләрнең һәр төркемчәсен кертеп, 5 җөмлә язарга. Рәвешләр кергән 3 мәкаль язып килергә. Рәвешләр кертеп, “Туган тел” темасына кечкенә хикәя язарга.

Выбранный для просмотра документ ачык д?рес Р?вешл?рне? ясалышы.doc

библиотека
материалов




Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

Муниципаль бюджет белем учреждениесе

10нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”









Рәвешләрнең ясалышы”


( 6нчы сыйныф )







төзүче:

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гайфуллина Альбина Хәниф кызы







Тема. Рәвешләрнең ясалышы.

Максат. 1. Рәвешләрнең ясалышы турында мәгълүмат бирү.

2. Ясалышы ягыннан рәвешләрне танып белергә, аерып алырга

өйрәтү.

3. Рәвешләрне дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру.

4. Габдулла Тукай иҗатына ихтирам уяту.


Материал: Н.В. Максимов, М.З. Хәмидуллина Татар теле 6 класс,

Казан, “Мәгариф” нәшрияты.

Җиһазлау: дәреслек

компьютер

карточкалар


Дәрес барышы.

I. Оештыру.

а) укучылар белән исәнләшү, хәлләре сорашу (укуга уңай халәт тудыру)

б) дәфтәрләргә числоны язып кую


II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, сез быел татар теленнән нәрсәләр өйрәнәсез? (сүз төркемнәре)

- Сүз төркемнәре ниндиләргә бүленәләр? (Мөстәкыйль, модаль, ярдәмче)

- Мөстәкыйль сүз төркемнәрен санагыз (исем, сыйфат, фигыль, сан, рәвеш, алмашлык)

- Хәзер мин сезгә бер эш бирәм. Мин русча сүзләр әйтәм, тәрҗемә итегез.


а) сегодня - бүген

ә) вчера – кичә

б) часто - еш

в) редко – сирәк

г) быстро - тиз

д) медленно - әкрен


- Әйдәгез тикшереп карыйк (слайд №1)


- Укучылар, сез тапкан сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (рәвеш)


- Бүген без сезнең белән рәвешне өйрәнүне дәвам итәбез. Әйдәгез әле, искә төшереп китик: рәвеш нәрсәне белдерә? (эш яки хәлнең билгесен белдерә)

- Нинди сорауларга җавап бирә? (ничек? күпме? кайчан? кая? кайда? нигә?)


- Күбрәк нинди сүз төркеменә ияреп килә? (күбрәк фигыльгә)


- Рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килә? (хәл, аергыч, хәбәр)

- Рәвеш төрләнәме? (юк, рәвеш төрләнми торган сүз төркеме)

III. Яңа тема аңлату.

- Бүген без рәвешләрнең ясалышын өйрәнәбез.


- Сүзләр нинди өлешләрдән тора? (тамыр һәм кушымча)

(слайд №2)

- Кушымчалар ниндиләргә бүленә? (сүз ясагыч һәм бәйләгеч, модальлек)

_______________________________________________________________


- Тактага карагыз. Биредә язылган җөмләләргә игътибар итегез. Укып чыгыйк. Бу кемнең шигыре? Әйе, Тукайның “Туган тел” шигыре.

Бу юллардан сез рәвеш табарга тиеш һәм аның төзелешенә карагыз.

(слайд №3)

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы


Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.


- Биредә язылган рәвеш – тамыр рәвеш, чөнки ул бер тамырдан гына тора.

(укытучы тактага, укучылар дәфтәргә язып куя)

_________________________________________________________________


(слайд №4)

Күрмимен алны вә артны: и чабам мин, и чабам;

Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.


- Биредә язылган рәвеш – ясалма рәвеш, чөнки ул тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан тора.


(укытучы тактага, укучылар дәфтәргә язып куя)

__________________________________________________________________


(слайд №5)

Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел!

И юләр! кысканга былтыр, кычкыралармы быел!


былтыр - тамыр быел – бу + ел – кушма


- Биредә язылган рәвеш – кушма рәвеш, чөнки ул ике яки берничә сүздән тора.


(укытучы тактага, укучылар дәфтәргә язып куя)

__________________________________________________________________


(слайд №6)

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;

Куркам үзем әллә нидән, - юк янымда юлдашым


- Биредә язылган рәвеш – парлы рәвеш, чөнки анда сүзләр кабатлана, яки ул синоним яки якын мәгънәле ике сүздән тора.


(укытучы тактага, укучылар дәфтәргә язып куя)

__________________________________________________________________


(слайд №7)

Тибрәнә дә йолкына, бичара, акылыннан шаша;

Шул арада яшь егет өйгә китәргә маташа.


Биредә язылган рәвеш – тезмә рәвеш, чөнки ул ике яки берничә сүздән (тамырдан) тезелеп ясала.


(укытучы тактага, укучылар дәфтәргә язып куя)

__________________________________________________________________


- Хәзер язганнардан чыгып әйтегез инде, рәвешләр төзелеше буенча ниндиләргә бүленәләр?

тамыр

ясалма

кушма

парлы

тезмә

(слайд №8) - Үзегезне тикшереп карагыз.

________________________________________________________________


- Әйдәгез әле, исегезгә ныграк калсын өчен, дәреслектәге кагыйдәне укып чыгыйк. (109нчы бит)


IY. Белемнәрне ныгыту.


- Укучылар, сез укыган җөмләләр сезгә танышмы? Алар нинди әсәрләрдән? Аларны кем язган? (Г.Тукай “Шүрәле” “Су анасы” “Туган авыл”)


- Дөрес. Бу юллар Габдулла Тукай әсәрләреннән алынган. Тукай үзе ни бары 27 яшь кенә яшәсә дә, тормышны, туган ягын, халыкны бик тә яраткан. Күп кенә әсәрләр язып калдырган. Бүгенге дәресебездә без аның әсәрләрен искә төшереп китәрбез.

- Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда Габдулла Тукай әсәрләреннән алынган өзекләр язылган. Бу җөмләләрдән рәвешләрне табарга кирәк, ясалышын аңлатырга.


1. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз (кушма бер+аз)торган идем;

Җирне әз-мәз (парлы) тырмалап, чәчкән идем, урган идем.


2. Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып (парлы) йөргеннәрем.


3. Шул рәвешчә (тезмә) бер сәгатъсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс башым.


4. Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Егет

Киткән урманга утынга, ялгызы (тамыр) бер ат җигеп.


5. Татарча (ясалма) да яхшы (тамыр) бел,

русча (ясалма)да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен, иң кирәкле, яхшы тел!


- Белемнәрегезне тикшереп чыгар өчен кечкенә генә тест эшләп алабыз.

(тест карточкаларда таратыла)


ТЕСТ:

1. Рәвеш нәрсәне белдерә

а) предметның билгесен

ә) эш-хәлнең билгесен

б) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә.

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә

а) ничек? кайчан? кайда? күпме?

ә) нинди? кайсы? ничек? кая?

б) күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?

3. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?

а) зат-сан белән төрләнә

ә) исемләшә

б) төрләнми торган сүз төркеме

4. Төзелешен ягыннан нинди рәвешләр була?

а) тамыр, ясалма, парлы

ә) кыскартылма, ясалма, тамыр

б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә

5.Бирелгән сүзләр арасыннан рәвешләрне тап.

а) ата-ана, җир, кура җиләге, ташбака

ә) суык, матуррак, алсу, кызгылт

б) бераз, шул арада, быел, яхшы


- Хәзер күршегез белән карточкаларыгызны алмаштырыгыз һәм тикшерегез. Тактадан дөрес җавапларны карагыз. Күршегезгә билге куегыз. Һәр дөрес җавап – бер балл. (слайд №9)


Y. Өй эше бирү.

1) Дәреслкнең 109нчы битендәге кагыйдәне өйрәнергә.

Рәвешнең һәр төркемчәсен кертеп, 5 җөмлә язарга.

2) Рәвешләр кергән 3 мәкаль язып килергә.

3) Рәвешләр кертеп “Туган тел” темасына кечкенә хикәя язып килергә.


YI. Йомгаклау.


- Без бүген нинди тема өйрәндек? (рәвешләрнең ясалышы)

- Рәвешләрнең ясалышын өйрәнер өчен нинди эшләр эшләдек?

(карточкалар белән, проектор аша слайдлар карадык, телдән һәм язмача эшләдек, тактада һәм дәфтәрдә яздык, тест сорауларына җавап бирдек)

- Сез рәвешнең ясалышы турында нәрсәләр белдегез?

( укучыларның җавабы)

- Укучылар, эшләгәнегез өчен зур рәхмәт. Дәрес тәмам. Сау булыгыз.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 24.03.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров130
Номер материала ДВ-552984
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх