Инфоурок Родная литература КонспектыКонспект урока "К.Тинчурин "Сүнгән йолдызлар"

Конспект урока "К.Тинчурин "Сүнгән йолдызлар"

Скачать материал

Тема: Кәрим Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар»/ “Угасшие звёзды”. Чтение, анализ. Максат: укучыларны күренекле драматург Кәрим Тинчуринның  иҗаты белән таныштыруны дәвам итү,  «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ ясау, мәдәниятыбызга һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: спектакльдән күренешләр,  китапларыннан күргәзмә, анализ үрнәкләре.

Материал: Әдәбият 10 нчы сыйныф ,  К.Тинчурин.  Сайланма әсәрләр;   Татар әдәбияты. Теория. Тарих

Дәрес барышы

I.  Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

            2. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү

1.      Тест ярдәмендә укучыларның әсәр эчтәлеген ни дәрәҗәдә белүләре тикшерелә. (слайд 2)

1. КәримТинчурин кайчан туган?

а) 1906 елның 15 феврале

б) 1887 елның 15 сентябре

в) 1901 елның 1 гыйнвары

2. “Сүнгән йолдызлар” әсәре

а) драма

б) хикәя

в) повесть

3. “Сүнгән йолдызлар” драмасының авторы

      а) Г.Камал

      б) К.Тинчурин

в) М.Фәйзи

4. “Сүнгән йолдызлар” драмасының төп герое

а) Сәрвәр

б) Фатыйма

в) Гөлнур

5. “Сүнгән йолдызлар” драмасында Сәрвәр кем белән кала?

а) Исмагыйль

б) Надир

в) вафат була

6. “Сүнгән йолдызлар” драмасында Исмагыйль нинди төш күрә?

а) бай булуын

б) йолдызлар сүнүен

в) сугыш башлануын

7. “Сүнгән йолдызлар” драмасында, сугыш башлануын ишеткәч, Надир нәрсә эшли?

а) кайгыра

б) борчыла

в) шатлана

     8. “Сүнгән йолдызлар” драмасында ни өчен Сәрвәр Исмәгыйльнең колагына дару сала?

а) коткарып калу өчен

б) сугышка җибәрмәү өчен

в) дәвалау өчен

9. “Сүнгән йолдызлар” драмасында Сәрвәрнең акылдан язуында кем гаепле?

а) Надир

б) Исмагыйль

       в) сугыш

2.      Экранда җаваплар чыга, укучылар тикшерә һәм үзләренә бәя бирә (слайд 3).

9 дөрес җавап – “5”

7        дөрес җавап – “4”

6        дөрес җавап – “3”

3.      1 укучы «Сүнгән йолдызлар» драмасының  сюжеты  белән таныштыра.

Хәзрәттә хезмәт итүче ятим егет Исмәгыйль Сәрвәрне ярата. Әбисе белән генә яшәүче кыз да аның мәхәббәтен кабул итә. Мәхдүм Надир, хат язып, Сәрвәрне яратуын белдерә.  Ләкин сугыш башлана. Егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән солдаттан кала, бер төркемен сугышка алып китәләр. Сәрвәрнең дә сөйгәненнән аерыласы килми .Ул  үз куллары белән Исмәгыйль колагына «дару» сала. Егет үлә. Сәрвәр акылдан яза, соңрак сөйгәне кабере өстендә җан бирә. «Соңгы өмете», «актык йолдызы» булган Сәрвәр үлеменнән соң Надир үз-үзенә кул сала.

III. Кәрим Тинчуринның  «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ ясау.

1.      Драма әсәрләренә анализ ясау тәртибе  искә төшерү ( экранда чыга, шулай ук һәр партада анализ үрнәге бар) (слайд 4).

Драма әсәренә анализ тәртибе

1. Жанры (драма, трагедия, мелодрама, комедия, водевиль;, музыкаль комедия һ.б.), аны билгеләүче сыйфатлар.
2. Темасы (әсәрдә яктыртылган тормыш күренешләре).
3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аның персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә, аларның эш-хәрәкәтләрендә, уй-фикерләрендә һәм омтылышларында чагылышы).
4. Сюжеты (аның үсеше, төп сюжет сызыклары). Сюжет һәм композиция.
5. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче; актив һәм пассив; уңай һәм тискәре; аларның сыйфатларын билгеләүче факторлар).
6. Драма әсәренә хас элементлар (персонажлар исемлеге, ремаркалар, декорация, диалог, индивидуаль сөйләм һ.б.) һәм аларның автор идеясен, образларны ачудагы роле.
7. Идеясе.
8. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетеик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан роле).

2.Сорау – җавап

Укытучы. “Сүнгән йолдызлар”ның жанрын билгеләп карыйк әле, кем әйтер икән?

Җавап. Жанры: фаҗигале драма.

Укытучы. -Драма әсәрләре дип нинди әсәрләргә әйтәбез?

Җавап. Драма әсәрләре – персонажларның үзара сөйләшүенә корылган әсәрләр. Алар махсус рәвештә сәхнәдә уйнау өчен язылалар.

Укытучы.Әсәрнең жанрлары ниндиләр?

Җавап. Драма, трагедия, комедия.

Укытучы.- Алар нәрсәгә карап жанрларга бүленәләр? Аларның аермасы  нидә?

Җавап. Трагедия- фаҗига белән тәмамланучы әсәр. Комедия -көлкегә корылган әсәр. Драма – үзәгендә кискен конфликт яткан , геройлары авыр кичерешләр белән яшәгән геройларга әйтәләр.

Укытучы. -Драма әсәрләренең үзенчәлекләрен санап китик.

Җавап. Эчтәлеге кичерештән гыйбарәт(лирик шигырьгә охшаш). Кичерешләр дәвамлы була, вакыйгалар эчендә ачыла.)

Укытучы. -Драма әсәрләре нәрсәгә корыла?  Әсәр ничек башланып китә, ягъни конфликтны барлыкка китерүче сәбәпләр нинди? Моны ачыклау өчен безгә әсәрнең экспозиция өлешен табу зарури, кем сөйли?

Җавап Әсәрнең беренче өлешендә үк без бер-берсен өзелеп сөюче егет белән кызны  очратабыз, Сәрвәр - әбисе тәрбиясендә үскән ятимә кыз, Исмәгыйльнең тормышы тагын да авыррак, ул хәзрәттә хезмәт итә, шуңа күрә гомере буе кимсенеп яши. Муллыкта, бай тормышта яшәгән Надирның да бәхете юк, чөнки тумыштан зәгыйфь, бөкре, ул да чын күңелдән Сәрвәрне сөя, Сәрвәрнең аңа бары тик кызганып каравын гына белгәч, аңа тагын да авыррак, чөнки ул үзен кызгануларын теләми.

Укытучы.- Шулай итеп, укучылар, әсәрдә өч кешедән торган мәхәббәт өчпочмагы барлыкка килде? Ләкин Исмәгыйль бу мәхәббәттән курка, ни өчен, нинди вакыйга сәбәпче була моңа? Җавап Исмәгыйль куркыныч төш күрә.

 Укытучы. - Бик дөрес, әйдәгез, хәзер шул турыда драмадан өзек карап китик.

Укытучы.- Бу төш, укучылар, нәрсәгә ишарә итә? (Илдә сугыш башлана.)
Кемнәр арасында конфликт туа?

Җавап. Халык белән җәмгыять арасында конфликт туа. Кешеләр сугышның башлануын теләми. Чөнки ул төрле газаплар китерә.

Укытучы .- Вакыйга ничек үстерелә?

Җавап. Бик күпләр сугышка китә. Әмма егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән сугыштан кала. Сәрвәрнең дә Исмәгыйльне җибәрәсе килми. Ул им-том итүче Сәрви карчыктан өшкереп ясалган “дару“ юнәлтә.  
Укытучы. -Шул урында әсәрнең кульминацион ноктасы барлыкка килә. Нәрсә була?

Җавап. Сәрвәр үз куллары белән әлеге “даруны“ Исмәгыйльнең колагына сала. Егет үлә.
Укытучы.- Конфликт ничек чишелә?

Җавап Исмәгыйльнең фаҗигале кайгысыннан Сәрвәр юләрләнеп үлә. Надир исә, миңа Сәрвәрдән башка яшәү юк дип, үз-үзенә кул сала.
Укытучы. -Әсәрдәге йолдызлар нинди мәгънә белдерә.

Җавап. Язмыш, бәхет төшенчәләрен.
Укытучы. -Элек безнең халыкта имеш, күктә һәркемнең үз йолдызы бар дигән ышану яшәгән. Һәрбер йолдыз- кемнеңдер яшәү, бәхет символын белдергән. Шуннан чыгып, без әсәрнең темасын билгели алырбыз. Төп тема нинди булыр?

Җавап. Кеше бәхете мәсьәләсе.
Укытучы.-Укучылар, әсәрдә тагын берничә ярдәмче тема бар, аларны да билгелик.

Җавап. Мәхәббәт хисенең көчлелеге; социаль тигезсезлек; тормыш гаделсезлеге; кеше бәхетенә киртә булган сугыш афәте.) 
Укытучы. -Укучылар, әлеге драма башка әсәрләрдә сирәк очрый торган бер герое белән дә игътибарга лаек. Кем ул?

Җавап. Надир.

Укытучы. - Шушы образга характеристика биреп үтик.

Җавап. Надир - мулла малае. Ямьсез, гарип булса да, ул да кеше, аның да йөрәге бар. Улда ярата. Бу көч аңа ышаныч, яшәргә көч бирә. Сәрвәрнең үлеме Надирның соңгы өметен өзә һәм ул үз-үзенә кул сала.

Укытучы.- Яшьләр белән Надир арасында ни өчен каршылык килеп чыга? Ни өчен Надир сугыш башлануга куана. Ни өчен аңа юләрләнгән Сәрвәр ныграк ошый?

Җавап. Укучылар фикере тыңлана. Әсәрдән өзекләр укыла.

Укытучы. - Шулай итеп, әсәрдә тагын бер ярдәмче тема барлыкка килә, бу нинди тема? Гарип Надирга нинди сыйфат хас?

Җавап. Аның күңеле матур. Тема: күңел матурлыгы.
Укытучы.-Укучылар, әсәрдә Исмәгыйльнең төшендә күргән тагын бер символик образ турында әйтелә, нәрсә ул?

Җавап. Аждаһа.
Укытучы.- Бу образ әсәргә ни өчен кертелгән?

Җавап. Чөнки сугыш кешеләрне юк итүче аждаһа ул.
Укытучы.- Безгә әсәрнең идеясен ачар вакыт җитте, әсәрнең идеясе ничек булыр икән, укучылар?

Җавап. Матур, якты хыяллар белән яшәүче, бәхеткә тулы хокуклары булган геройларның үлеменә китергән кара көчләргә, сугышка һәм аны башлаучыларга нәфрәт уяту.
Укытучы.- Бик дөрес, укучылар, КәримТинчурин әлеге әсәре белән тагын бер кат сугышны - аның илгә китергән фаҗигасен ачып бирде. 
Сюжет-композициясе
Җавап.Вакыйгалар “мәхәббәт өчпочмагы”на нигезләнеп алып барыла.
Экспозиция – хәзрәттә хезмәт итүче ятим егет Исмәгыйль Сәрвәрне ярата. Әбисе белән генә яшәүче кыз аның мәхәббәтен кабул итә. Мәхдүм Надир, хат язып, Сәрвәрне яратуын белдерә.
Төенләнеш – сугыш башлана.
Хәрәкәт үстерелеше – егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән солдаттан кала, бер төркемен сугышка алып китәләр.
Кульминация – Сәрвәр үз куллары белән Исмәгыйльнең колагына “дару”сала. Егет үлә.
Чишелеш – Сәрвәр акылдан яза, соңрак сөйгәне кабере өстендә җан бирә. “Соңгы өмете”, “актык йолдызы” булган Сәрвәр үлеменнән соң Надир үз-үзенә кул сала.
 Образлар системасы (слайд 5-7)

Җавап. Төп образлары:
Сәрвәр – әбисе тәрбиясендә үскән кыз, горур табигатьле, ярдәмчел, кешелекле, әдәпле; бәхетле булачагына ышана, моның өчен бөтенесен эшләргә әзер; кыю, ихтыяр көченә ия.
Исмәгыйль – тәрбияле, кешелекле, таза, матур, егет; ятимлектә үскән, кимсенеп яши; үзен Сәрвәргә тиң түгел дип саный, ярата белә; Надирга үч сакламый, ихтыярсыз, юаш; кайвакыт мескен булып күренә; “язмыштан узмыш юк” дип саный һәм бәхете өчен көрәшүдән баш тарта.
Надир – табигать тарафыннан кимсетелгән, бөкре, ямьсез кыяфәтле; бик горур, үзен кызганучыларны дошман күрә; башкалар белән тигез буласы килә; Сәрвәрне яратуы яшәү көче бирә, мәхәббәте тормыш мәгънәсенә әйләнә; Исмәгыйльнең хисләрен хөрмәт итә; хыялында туган бәхетен акылдан язган Сәрвәр белән аралашуда таба; үлеме белән мәхәббәтенең зурлыгын раслый.
 Әсәр исеме өстендә эш.

Укытучы. Укучылар,  драманың исемен автор  ник “Сүнгән йолдызлар”  дип атады икән? Әсәрнең исемендә  нинди мәгънә булырга мөмкин?

Җавап. Драма Исмәгыйльнең төш күрүе белән башланып китә. Төш әсәрдә күчерелмә мәгънәгә ия һәм мөстәкыйль сюжет сызыгын тәшкил итә. Төштә аждаһаның йолдызларны сүндерүе, Исмәгыйльнең, Сәрвәрнең, Надирның һәм башка бик күп егетләрнең йолдызлары сүнүе, күк йөзен караңгылык каплап алу драманың төп сюжет сызыгында булачак күңелсез вакыйгаларга ишарә булып тора. Шул рәвешле, әсәр үзәгенә драматург халык иҗатындагы ышануны ала.

Укытучы. «Сүнгән йолдызлар - солдатка алынучылар гына түгел. Ләкин Исмәгыйль төшен сөйләгәндә, йолдызларның исемнәрен үк әйтә. Үзен, Сәрвәрне, Надирны һәм тагын берничә дустын атый. Ләкин ни өчен Исмәгыйль дә, Сәрвәр дә, Надир да йолдызлар икән? Йолдызлар сүнү аларның үлемеме?

Исмәгыйль үлгәннән соң, Сәрвәрнең бәхете сүнә. Ә Сәрвәр үлгәч, Надирның бәхете сүнә. Исмәгыйль Фәрхи карчык даруыннан үлә, ләкин ул да даруны бәхетсезлеге аркасында салдырырга риза була — сугышка китсә, кайта алмавын белә, Сәрвәрне бервакытта да күрә алмам дип хәсрәтләнә. Димәк, укучылар, әсәр ни өчен “ Сүнгән йолдызлар “ дип атала ?

Сүнгән йолдызлар — кешеләрнең сүнгән бәхетләре. Ә бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсәдә?

Автор сурәтләвенчә, кешеләрнең бәхетсезлеге — аларның гаепләре түгел, ә тормыш гаделсезлеге. 1914 елгы сугыш та, Надирның ямьсезлеге, гариплеге дә тормыш гаделсезлеге һәм кешеләр ул гаделсезлекне үзләре генә җиңеп чыга алмыйлар. Исмәгыйль белән Сәрвәр аңа каршы үзләренчә көрәшәләр, язмышны хәйлә белән җиңмәкче булалар, ләкин җиңеләләр. Надир бу гаделсезлекне үзенчә җиңә. Бу әсәрдә ул — бердәнбер көрәшче.

IV. Йомгаклау

Укытучы.Әсәрдә нинди проблема күтәрелгән?

Җавап. Пьесада мәхәббәт хисенең матурлыгы, кеше хокукы, аның язмышы; кеше бәхетенә киртә булган сугыш афәте, тормыш гаделсезлеге проблемалары күтәрелгән.

Укытучы. Без нинди сорауга җавап эзләдек соң?

Җавап. Автор «Бәхетле булыр өчен нишләргә кирәк соң?» дигән сорауга җавап эзли.

Укытучы. Төп тема булып нәрсә чыга?

Җавап. Әсәрнең төп темасы — кеше бәхете. Тема пьесаның баштагы күренешендә үк калкып чыга. Исмәгыйль үзен көткән бәхеткә икеләнеп карый, Сәрвәр исә бәхетле тормышын бик ачык күз алдына китерә, Надир үз бәхетен мәхәббәтендә эзли. Хәтта Фәрхи карчыкның да үз бәхете бар. Фәрхи карчыкның баю ягын гына кайгырта. Димәк, әсәрдәге һәр конфликтлы вакыйгада бәхет темасы төрле каршылыкка очрый. Ачылганнан-ачыла бара. Ахыр чиктә проблемага— «Бәхетле булыр өчен ни эшләргә кирәк?» дигән сорауга әйләнә. Бу яктан пьеса чәчмә әсәрләргә охшый.

Әсәрнең төп герое — Надир, дидек. Әсәрнең күп өлеше аның кичерешләрен ачуга багышлана. Надир кичерешләрен, лирик әсәрләрдәге кебек, өчкә бүлә алабыз. Хисенең дәрәҗәсе, сәбәпләре һәм юануы.

Әсәрнең төп темасы — кеше бәхете, дидек. Бу тема бүгенге көндә дә актуаль. Шуңа да ул театр сәхнәләрендә уңышлар белән бара.Хәтта  Әнкара дәүләт театрында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча "Сүнгән йолдызлар" премьерасы булды . Татар милләтен бөтен дөньяга таныту , сәнгатебезне, мәдәниятебезне чит илләрдә күрсәтү, әлбәттә, зур дәрәҗә. Без Кәрим Тинчурин белән горурланабыз!

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше.            Төп образларга характеристика язарга. (Үрнәк бирелә) (слайд 8).

Образга характеристика язу  планы

1. Портреты.
2. Чыгышы.
3. Аны тәрбияләгән шартлар.
4. Шәхси кичерешләр.
5. Дөньяга карашы.
6. Кешеләр белән мөнәсәбәте.
7. Сыйнфый йөзе.
8. Рухи байлыгы, омтылышы.
9. Әсәрдәге конфликтлар, аларны хәл итүдә геройның роле.
10. Образны бирүдә кулланылган сурәтләү чаралары.
11. Нәтиҗә.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока "К.Тинчурин "Сүнгән йолдызлар""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Конспект урока по родной литературе "К.Тинчурин "Сүнгән йолдызлар"

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 849 материалов в базе

Материал подходит для УМК

  • «Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахмедзянова Г.М., Замалиева Л.Ф.

    «Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахмедзянова Г.М., Замалиева Л.Ф.

    Больше материалов по этому УМК
Скачать материал

Другие материалы

Әмирхан ”Кадерле минутлар” хикәясен өйрәнү.
  • Учебник: «Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахмедзянова Г.М., Замалиева Л.Ф.
  • 18.01.2021
  • 479
  • 2
«Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахмедзянова Г.М., Замалиева Л.Ф.
Развитие речи. Сочинение на свободную тему
  • Учебник: «Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахмедзянова Г.М., Замалиева Л.Ф.
  • 18.01.2021
  • 262
  • 0
«Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахмедзянова Г.М., Замалиева Л.Ф.
Проект "Жизнь и творчество Гаяза Исхакый"
  • Учебник: «Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахмедзянова Г.М., Замалиева Л.Ф.
  • 18.01.2021
  • 541
  • 2
«Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахмедзянова Г.М., Замалиева Л.Ф.
Конспект урока "Социально-политические события 1920-1930-х гг. Творчество К.Тинчурина, Х.Такташа, Г.Кутуя"
  • Учебник: «Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахмедзянова Г.М., Замалиева Л.Ф.
  • 18.01.2021
  • 201
  • 1
«Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахмедзянова Г.М., Замалиева Л.Ф.
Методическая разработка "Электронное пособие на основе Олонхо Ядрихинского П.П. – Бэдьээлэ «Дьырыбына Дьырылыатта - Кыыс бухатыыр»
  • Учебник: «Төрөөбүт литература (Родная литература) (в 2 частях)», Поликарпова Е.М., Флегонтова У.М., Филиппова Н.И.
  • 18.01.2021
  • 513
  • 9
«Төрөөбүт литература (Родная литература) (в 2 частях)», Поликарпова Е.М., Флегонтова У.М., Филиппова Н.И.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.01.2021 1381
    • DOCX 33.1 кбайт
    • 38 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Фарида Исхаковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шакирова Фарида Исхаковна
    Шакирова Фарида Исхаковна
    • На сайте: 4 года и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2242
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по литературе в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 19 регионов

Курс повышения квалификации

Особенности организации изучения учебного предмета "Родная русская литература" с учетом обновленного ФГОС ООО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

История русской литературы конца 20 - начала 21 вв. и особенности ее преподавания в новой школе

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 24 регионов

Мини-курс

Психология и профессиональное развитие

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

ЕГЭ по биологии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология и педагогика в работе с детьми: эмоциональные и зависимые расстройства

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 17 регионов