10.10.2017. Геометрия, 8 класс
Укытучы: Аскарова Резеда Ахатовна
Тема:
Кабарынкы күппочмаклар. Кабарынкы күппочмакның почмаклар суммасы.
Дәреснең
тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.
Максат:
-
Күппочмак һәм аның элементлары турында
кабатлау, кабарынкы һәм кабарынкы булмаган күппочмакларны аера белү
күнекмәләрен булдыру, күппочмакның почмаклар суммасы турында теорема белән
таныштыру; дүртпочмаклар белән таныштыру.
-
Логик фикерләү сәләтләрен үстерү; аралашу культурасын
тәрбияләү.
-
Математика фәненә кызыксынуларын арттыру,
дәреслек белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
Дәрес
барышы:
Укучыларны
дәрескә әзерләү.
Актуальләштерү:
7
класс материалын кабатлау. Группаларда эш.
1)
Яссылыктагы фигураларның үзлекләрен өйрәнә
торган бүлеге
2)
Туры почмак ясап кисешүче турылар
3)
Иң кечкенә геометрик фигура
4)
Өч нокта һәм аларны тоташтыручы өч
кисемтәдән торган фигура
5)
Турыпочмаклы өчпочмакның ягы
6)
Барлык якларның суммасы.
Яңа
белемнәрне формалаштыру:
3
1)
Рәсемдә нәрсәләр сүрәтләнгән? (геометрик
фигуралар)
2)
Аларның уртаклыклары нәрсәдә? (нокта һәм
кисемтәләрдән тора)
3)
Аермалары нәрсәдә? (нокта һәм кисемтәләр
санында)
4)
3 һәм 5 нче фигуралар калган фигуралардан
ничек аерыла?
Кабарынкы һәм кабарынкы
булмаган фигураларга билгеләмә бирәбез.
Дәфтәрдә
кабарынкы күппочмак төзегез. Аның бер түбәсен калган түбәләр белән
тоташтырыгыз. Почмаклар суммасын исәпләгез. Димәк:
Күппочмакның
почмаклар суммасы. 180(n-2).
группаларда эшлибез.
1.
Бер турыда ятмый торган А,В,С, Д
нокталарын билгеләргә, тоташтырырга, тамгаларга. Исемен әйтергә. ( Ничә ысул?)
2.
Дүртпочмакның билгеләмәсен әйтү, аның
элементлары (күрше һәм каршы ятучы түбәләр, күрше һәм каршы ятучы яклар, диагональ)
3.
Кабарынкы һәм кабарынкы булмаган
дүртпочмакларга билгеләмә бирәбез.
4.
Кабарынкы дүртпочмакның почмаклар суммасы 360
градус
5.
Периметр табу кагыйдәсе.
Белем
һәм күнекмәләрне ныгыту.
Дәреслек белән эш.
№364
Күппочмакның почмаклар суммасын табарга.
Физкультминутка
Группаларда
карточка белән эш.
Карточка
№1
Төшеп
калган урыннарны тутырырга:
ÐА
= ÐВ; ÐС
= ÐД. А почмагы 35°.
Дүртпочмакның калган почмакларын табарга.
Чишү:
ÐА
= 35° булгач, ÐВ
= 35°. ÐА
+ ÐВ = 70°.
Дүртпочмакның почмаклар суммасы ..... Шуңа күрә ÐС
+ ÐД = ... Димәк, ÐС
һәм ÐД ...?
Карточка
№2
1.
Дүртпочмакның өч почмагы туры булса, дүртенчесе дә туры икәнен исбатларга.
2.
Дүртпочманың яклары 4:5:8:2 чагыштырмасында, периметры 57 дм. Якларын табарга.
Дәреслек
белән эш. №369. Дүртпочмакның почмакларын табарга.
(
Өстәмә) №370. Дүртпочмакның почмаклары 1:2:4:5 чагыштырмасында. Аларны
табарга.
(Өстәмә)
№366.
Дәресне йомгаклау.
Мин сезгә әйткән җөмләләргә “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә
1.
Дүртпочмак 4 нокта һәм 4 кисемтәне
тоташтырып табыла.
2.
Кабарынкы һәм кабарынкы булмган
күппочмаклар була.
3.
Күппочмакның түбәләре бер турыда ята.
4.
Дүртпочмакның почмаклар суммасы 180 градуска
тигез.
5.
Дүртпочмакның 4 диагонале бар.
6.
Дүртпочмакның диагонале аны ике өчпочмакка
бүлә.
7.
Дүртпочмакның почмаклар суммасы 360
градусны тәшкил итә.
8.
Барлык якларның суммасы мәйдан дип атала.
Өйгә эш: П.40,41. №367,
Дүртпочмаклар турында тарихи белешмә әзерләргә.
Укучыларның
белемнәрен бәяләү.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.