Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект урока на тему "Абдулла Алиш и его сказка "Сертотмас үрдәк"

Конспект урока на тему "Абдулла Алиш и его сказка "Сертотмас үрдәк"



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте.

Максат: 1) балалар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача танышу. әкиятне дөрес интонация белән уку һәм эчтәлеген аңлауларына ирешү;

2) әсәрнең төп мәгънәсен аңларга ярдәм итүче образларга хас сыйфатларны ачыклау;

3) укучыларда ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис- тойгылар тәрбияләүне дәвам иттерү.

Җиһазлау: Алиш портреты, А. Алишның тормышына, иҗатына багышланган стендлар, китаплар күргәзмәсе, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, магнитофон, темага караган рәсемнәр, компьютер, мультимедиа экраны, дәреслек.

Метод һәм алымнар: эзләнү-тикшеренү методы, әсәрне анализлау алымы, әңгәмә.

Дәреснең эпиграфы:

татар халык мәкале :“Миндә авыз бар диеп, бертуктаусыз сөйләмә. ”


Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез , укучылар.

-Исәнмесез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.

-Хәзер уку дәресе. Бүгенге дәресне мин Ләйлә Зариповна алып барырмын. Мин Лаеш районы Хәерби урта мәктәбендә укытам. Бүгенге дәрестә бер-беребезне аңларбыз дип уйлыйм. Дәрестә барлык укучыларга да уңышлар телим.


II. Актуальләштерү.


  1. Кроссворд чишү.




1





5




2













3








4



















Горизонталь буенча сораулар:

  1. ...Әби аларның әләкләүләреннән туйган, Ул, бер сүз дә әйтмичә, аны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән.”Суярга алып бара, ахры, мине”, - дип курыккан ул, ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган...” Әби нәрсәне күршеләргә кертеп торган? (Тукмарны).

Өзекләр кайсы әкиятләрдән:

2) “Койрыгыма күз салыгыз, кызыгып калыгыз: йомшак кына., мамык кына, үземә менә дигәнне эләктердем, хәер, шуның аркасында күп мал бетердем”.(“Койрыклар”)

3) “...Өченче бер тапкыр ачык ишектән бер эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән. Куян карават астына кереп качкан. Ә песи идән уртасына чыгып баскан, зур күренергә тырышып, сыртын кабарткан, эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга җыенган. Билгеле, эт аңа кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган...” Бу песинең кушаматы ничек? (Бикбатыр)

4) “...Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар, -дигәндә кыңгыравын өч мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларны болынга тараткан...” Бу гамәлне нәрсә эшләгән? (Җирән Кашка).


-Вертикаль баганада кем исеме килеп чыкты? (Алиш).


2.Дәреснең темасын, максатын, эпиграфын хәбәр итү.


Абдулла Алиш тормышы турында сөйләшү.

  • -Туган ягы-...(Спас районы Көек авылы).

  • -Укырга-язарга кемнән өйрәнә? (Әтисеннән).

  • -Мәктәп елларында нинди эшләр башкара? (Драма һәм әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша; концертлар оештыра, стена газеталары чыгара, кулъязма журналлар чыгара; шигырьләр, хикәяләр яза.)

  • -Абдулла Алишның туган елы? (1908 нче ел, 15 нче сентябрь).

Укытучы:

-Әйе, татар балалар язучысы Абдулла Алишка 101 яшь .

Ул татар балалар әдәбиятына зур өлеш керткән язучыларның берсе. Илебезгә дошман явы басып кергәч, ул да Ватанны саклаучылар сафына баса; фашистларга каршы көрәштә үзен аямыйча, туган иленә, халкына тугрылыклы калып, батырларча һәлак була.

Бөтен иҗатымны балаларга багышларга телим”,-дип яза Алиш 1936 нчы елда Татарстан Язучылар берлегенә биргән иҗат планында.

Алиш бала психологиясенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, алар белән якыннан аралашып иҗат итәргә тырыша. Язган әсәрләрен бастырып чыгарганчы, дусларына я балаларга укып фикер алышуны гадәткә кертә.

Язучының таланты әкият жанрында киң ачыла.Әкиятләренең күбесендә хайваннар һәм кошлар, бөҗәкләр дөньясы сурәтләнә, аларда кеше характерында була торган үзенчәлекләрне дә күреп була.

Шулай илһамланып иҗат иткәндә ил күген кара болыт каплый: дәһшәтле сугыш башлана. Абдулла Алиш та кулына корал алып, илне саклаучылар сафына баса.

1941 нче елның октябреннан башлап, А. Алиштан хатлар килү туктала, берничә ел буе аның язмышы билгесез кала. Шундый чакларда да әнисе, туганнары, якыннары һәм дуслары аның Ватанга тугрылыклы булып калуына ышанып яшәделәр, өметләнеп хәбәр көттеләр.

А. Алиш үлемне батырларча каршылый. Аның өчен иң кадерле нәрсә Туган ил, туган халкы иде. “Без соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга тугрылыклы булыл калабыз....”,-ди ул үлем камерасыннан язган соңгы хатында.

Язучы фашистлар тарафыннан вәхшиләрчә җәзалап үтерелә. Әмма аның патриотик шигырьләре, мавыктыргыч әкиятләре бүген дә безнең белән. Шуның өчен дә халык аны зурлый, хөрмәт итә һәм горурлык белән искә ала


3. Кереш әңгәмә.

-Мин бүген сезне әкиятләр дөньясына алып керәм. (Күзләрне йомып, музыканы тыңлап “серле ишек” аша әкият иленә керәләр).

Әкиятләр, әкиятләр

Тылсымлы һәм кызыклы.

Хыял дөньясына чума

Сине сөйгән укучы.

(күзләрне ачу)

Борын-борын заманда.

Бүре сарык көткәндә,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Идел чыккан балактан,

Әкият чыккан калактан

Мин сөйлим, син тыңла,

Сүзне башлыйм ерактан.

Карап тор да уйлап әйт

Бу кайсы әкияттән?

-“Эзли-эзли арып беттем, бераз ял итим. Үзләре барысы да рәхәтләнеп өйдә калдылар, миңа гына шундый авыр эш тапшырдылар. Ә мин, юләр, шуларның сүзләрен тыңладым. Шундый җаваплы эш үтәүне үз өстемә алдым”.(Сертотмас Үрдәк” әкиятеннән).


-Искә төшереп үтик әле: әкиятләр ничә төргә бүленә? (Тормыш-көнкүреш, хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр була).

-Ә “Сертотмас Үрдәк” әкияте кайсы төркемгә керә? (Хайваннар турындагы әкият).


III.Яңа дәрес материалын өйрәнү.

  1. Дәреслектән Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен уку.

-Әкиятне укый башлаганчы алдан сезгә бер сорау биреп куям. Ни өчен әкият “Сертотмас Үрдәк” дип атала?

  1. Бирем.

Рәсемнәрне әкият эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз. (Җиде рәсем тәкъдим ителә. Чираттан чыгып, рәсемне тиешле тәртиптә урнаштыралар).

  1. Әкиятнең темасын, проблемасын, чишелешен аңлату.

Сораулар:

  • -“Сертотмас үрдәк” әсәрендә сүз нәрсә турында бара?

  • -Әсәрдә нинди проблема (мәсьәлә) күтәрелә?

  • -Хуҗаны эзләргә ни өчен үрдәкне җибәрергә булганнар?

  • -Үрдәкнең фаҗигасе нидән гыйбарәт?

  • -Хуҗалыкка зыян килми кала. Ни өчен?

4) Үрдәк белән Керпенең очрашуын рольләргә бүлеп уку.



IV. Ял минуты.

(Музыка кую).

Су буенда бакалар

Бик иртә уяналар (балалар басалар),

Бата-калка (ике кат басалар, чүгәлиләр)

Битләрен дә юалар (бит юу хәрәкәтләре)

Аннары теэелешеп

Зарядка да ясыйлар (гимнастика ясау):

Алга да иеләләр,

Артка да иеләләр,

Сулга да иеләләр,

Аякларын тып-тып итеп (аякларын тыпырдату),

Кулларын чуп-чуп итеп

Әкрен генә суга чумалар (кул чабу хәрәкәте һәм утыралар).


  1. Аңлатмалы сүзлек белән эш.

-Үрдәккә нинди сыйфат җитеп бетми? (Җаваплылык тою).

-Нәрсә ул ышаныч?

Сер, ышаныч сүзләренең мәгънәсен аңлатырга.

Сер- кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат.

Ышаныч- нәрсәнең дә булса тормышка ашуына шикләнмәү хәле.


VI.Өйгә эш бирү.

(Өй эше сайлау мөмкинлеге бирелә).

  1. Сер саклау турында инша язу.

  2. Әкиятнең күңелегезгә хуш килгән өлешләренә рәсем ясау

  3. Үзегезгә ошаган берәр өзекне ятлау.


VII. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясыйк. Чагыштырыйк әле: әкият хайваннар, кош-кортлар турында булса да, анда сурәтләнгән вакыйгалар кем тормышын тасвирлый? (Кешеләр).

-Үзен әсәрдәге үрдәк кебек тоткан кешеләрне очратканыгыз бармы? Үзегезнең үрдәк хәлендә калганыгыз булмадымы?

-Әкиятнең төп темасы нинди? (Сер саклау).

-Сер саклау турында нинди мәкаль - әйтемнәр беләсез?

  • Сер тотмас- дус тапмас.

  • Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.

  • Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә әйт.

  • Сереңне тик йөрәгеңә ач.

  • Күп сөйләгән авыз- бәхетсезлек капкасы.

  • Өч кеше белгән нәрсәне утыз кеше белә.

  • Үзең саклый алмаган нәрсәне кеше ничек сакласын.


-Мәкальләрнең кайсысы үрдәк образына аеруча туры килә? (күп сөйләгән авыз- бәхетсезлек капкасы).

-Әйтегез әле: бу әкиятне укыгач нинди фикергә килдегез? Әкиятне өйрәнү кирәк идеме? (Фикерләр тыңлана).

-Рәхмәт. Сез бик матур уйлыйсыз, фикер йөртәсез.



2. Тест үткәрү.

1). Кайсы артык:

а) “Сертотмас үрдәк”;

б) “Камыр батыр”;

в) “Койрыклар”;

г) “Нечкәбил”

2). Язучының туган елы:

а) 1908;

б) 1910;

в) 1905.

3) Үрдәккә нинди хайван очрамаган?:

а) керпе;

б) төлке;

в) елан;

г) куян.

4) Бу өзек кайсы әкияттән?

а) “Сертотмас үрдәк”;

б) “Нечкәбил”

в) “Койрыклар”;

г) “Куян кызы”

Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.”

5) Абдулла Алишның туган ягы:

а) Спас районы;

б) Лаеш районы;

в) Питрәч районы.


Дөрес җаваплар: б а в г а

3. Билге кую.

-Матур уй- фикер йөрткәннәрнең күңелендә начарлык булмас. Укуда, өйдә, гомумән яшәешегездә ышаныч белдерүчеләрнең сүзен аклагыз, кайда гына булсагыз да, нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серләрен саклагыз. Хөрмәт, ышаныч яулап яшәргә хәзердән үк әзерләнегез.

-Дәрес тәмам. Хезмәтегез өчен рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз! Сәламәт булыгыз! Уңышлар сезгә!







57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 01.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров270
Номер материала ДВ-023424
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх