Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока на тему :"Ашханәдә" (3класс)

Конспект урока на тему :"Ашханәдә" (3класс)



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов


3 “а” сыйныфы

5”декабрь, 2014 ел

ТЕМА:”АШХАНӘДӘ”ТЕМАСЫН ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.


МАКСАТ: 1) “Ашханәдә” темасы буенча алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.

2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү.

Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.

3) Татар теленә карата ихтирам, коллективизм сыйфатын тәрбияләү.



Техник чаралар: проектор, пультлар, ноутбук.

Таратма материал: битләр, кайчылар, каләмнәр.


ДӘРЕС ТИБЫ : белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәресе.


МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум дәрес, биремнәр үтәү.


КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

-МЭНЭДЖ МЭН,

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

- ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР,

- ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС,

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.



Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып, “Ашханәдә” темасын йомгакларбыз һәм алган белемнәрне искә төшереп китәрбез.

2.Тест эшләү.

-Хәзер тест эшләп алабыз. Пультларны кабыздык. Эшли башладык. (Нәтиҗәләрне әйтәм)


3. Актуальләштерү:

- Өй эшенә сезгә ашханә темасына караган сораулар әзерләп килергә кушылды.

- Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся) структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.

- Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар, битне уртага бүләләр. Яртысын иң баш партнерына бирәсез һәм битне тагын уртага бүләсез. Битнең берсен биткә - бит партнерга бирәсез.

Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була. (Күрсәтелә).

- Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

- Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (Таймер куела)

- Вакыт бетте.

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”. Аннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Әлеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда бастык, урындыкларны төзәттек. Парлар табабыз. Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә. Эш беткәч, сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

- Эшли башладык .

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

3. Ситуатив күнегүләр.

4. Слайдтагы картиналар буенча эш.


5.Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером) структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (следуем за лидером) структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы, ул лидер, нәрсә эшли сездә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына. Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була. Бар укучы да лидер булганчы, шулай дәвам итәбез.

- Барыбыз да бастык, урындыкларны рәтләдек, бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды. (Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

- Рәхмәт, урыннарга утырабыз.


6. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

- ХАЙ ФАЙВ.

- Алдагы эшне без ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС (карта согласия) структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.

- Моның өчен сезнең өстәлләрегезгә зур ак битләр куелган. Ул бит 4 өлешкә тигез итеп бүленгән һәм уртага зур дүртпочмак ясалган. Дүртпочмак эченә өстәл янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, дип язылган.

- Икенче номерлы партнер әлеге битне өстәлнең уртасына урнаштыра.

  • Сез ак битнең үзегезгә карап торган өлешенә, өстәл янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен язарга тиеш буласыз.

  • Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).

  • Вакытыгыз бетте. Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәмендә командада бер-берегезгә чират буенча язган кагыйдәләрегезне укыйсыз.

  • Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче кагыйдәсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче кагыйдәне укыйсыз һәм өченче кагыйдәне. Уку барышында сез кагыйдә белән килешсәгез, баш бармагыгызны өскә күтәреп, килешүегезне күрсәтәсез һәм шул кагыйдәне дүртенче номерлы партнёр уртадагы дүртпочмак эченә яза бара, әгәр килешмәсәгез, баш бармагыгызны читкә төбисез. Дүртпочмак эченә язылган кагыйдәләр төркемнең уртак фикере була.

  • Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә. Вакыт китте. (Таймер куела)

  • Молодцы, дәфтәрләрегезне аласыз, бүгенге числоны, атна көнен язып куябыз, сыйныф эше. Хәзер сез дәфтәрегезгә үзегезгә ошаган кагыйдә белән җөмлә төзеп, язып куярга тиеш буласыз. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди кагыйдә кулландың? Җөмлә тактага языла. Җөмләләр дөрес төзелмәсә, төзәтәсез (Берничә укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.

- Минем ... өстәлдәге ... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди кагыйдә кулландың?


7. Йомгаклау:

1) Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

Үзегезнең кагыйдәләр белән тагын җөмләләр төзеп язасыз, кем күбрәк төзи ала.

2) Билгеләр кую.

3) Сорауларга җавап бирү:

- Укучылар, искә төшерик әле, без бүгенге дәрестә сезнең белән нинди теманы кабатладык?

Дәрес бетте, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-046080

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>