Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Иностранные языки КонспектыКонспект урока на тему "Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты" (11 класс)

Конспект урока на тему "Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты" (11 класс)

Скачать материал
библиотека
материалов





Тема: Дәрдмәнднең тормыш юлы һәм иҗаты

Дәрес конспекты

( 11 сыйныф, рус группасы





1 категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галеева Рушания Сахаповна

Тема: Дәрдмәнднең тормыш юлы һәм иҗаты

Кайсы юллар,Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?”

Дәрдмәнд.

Максат: Укучыларга Дәрдмәнднең фәлсәфи- лирик шагыйрь булуын аңлату.

2. Шигырь анализлау күнекмәләрен булдыру.

3.Укучыларда милли үзаңны уяту,матурлыкны тоя-сизә белергә өйрәтү.

Җиһазлау: Дәрдмәнд портреты, компьютер презентациясе, картиналар, мобиль класс (нетбуклар).

Дәрестә кулланган материал: Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова “татар теле” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан “Мәгариф” нәшрияты. Дәрдмәнд “Бәллү” Казан, Татарстан китап нәшрияты 1990 . “ Мәгариф” журналы 2000 , 2 сан (24-25 нче бит).”Мирас” журналы , 1994, № 1 һәм № 3.

Дәрес барышы.

Исәнләшү.

Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру .

Укытучы: Исәнмесез укучылар, утырыгыз. Бүген без дәресебезне тирән эчтәлекле фәлсәфи-лирик шигырьләре белән дан казанган, “Вакыт” газетасы һәм “Шура” журналының нәширләреннән берсе, промышленник һәм меценат Закир Рәмиев-Дәрдмәндкә багышлыйбыз. Дәрдмәнд! Кем соң ул Дәрдмәнд?

Татар әдәбиятында һәм тарихта нинди эз калдырган кеше ул? Закир Рәмиевның биографиясен искә төшереп китик .

(Сөйләм барышында презентация күрсәтелә)

1. Укучы: Идел буе татарларының әдәбият дөньясында, үзенең тирән мәгънәле матур шигырьләре белән танылган Закир Рәмиев-Дәрдмәнд 1859 нчы елның 23нче ноябрендә сәүдәгәр гаиләсендә туган. Рәмиевләрның нәселе борынгыдан ук аксөяк тамырга барып тоташа. Аның ерак бабалары Петр патшада тәрҗемәче була. Алардагы гыйлемлелек , зыялылык яңа буыннарга да күчә. 2.Укучы: Закирның әтисе Мөхәммәтсадыйк сәүдәсен яхшыртыр өчен Орск өязе Юлык авылына күчеп китә. Яңа урында сәүдә эшләрен җайга сала һәм 1869 нчы елда беренче приисканы ачуга ирешә. Тора-бара егермеләп урында шундый приискаларның хуҗасына әверелә. Закирның балалык һәм яшьлек еллары шунда уза. 3.Укучы:Әнисе Хәнифә укымышлы һәм бик тәрбияле кеше була, рус, телен һәм әдәбиятын да яхшы белә торган була. Закирны һәм абыйсы Шакирны башта өйдә укыталар, аннан соң алар мәдрәсәдә белем алалар. Мәдрәсәдән чыккач, Закир 1880-1881 нче елларда Төркиядә Истамбул шәһәрендә белем ала. Ул анда төрек телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Халыкның мәдәнияте, вакытлы матбугаты , тарихы белән кызыксына. Ул татар теленнән тыш, гарәп, фарсы , төрек, рус телләрен белә, шулай ук француз телен дә бераз өйрәнә. 4. Укучы: Рәмиевләр күченеп килгәч, Юлык авылы үзгәрә. Алар башта үзләренә таштан зур йорт төзиләр, кибетләр ачалар. Эшләре яхшырган саен авылга ярдәмнәрен дә арттыра баралар. Мәчет төзетәләр, зур мәдрәсә ачалар. Озак та үтми, русча укыта торган мәктәп салалар. Укытучыларга эш хакын да үзләре түләп торалар. Юлыкта беренче китапханәне дә алар ачалар. Бу Рәмиевләрнең китапка зур хөрмәтен күрсәтә. 5. Укучы:Закир Рәмиев хатыны Мәһүбә белән Оренбургка күчеп килә. Биредә алар җәмәгатьчелек эшенә керешәләр. Билгеле булганча бу шәһәрдә “Хөсәения” мәдрәсәсе эшли. Тиздән Закир Рәмиев шулай ук “Хөсәения” мәдрәсәсенең идарәсенә кертелә. Рәмиевны Дәүләт думасына депутат итеп сайлыйлар. 6. Укучы: Шул вакытта Закир белән Шакирга күптән хыялланып йөргән уйларын тормышка ашыруга мөмкинчелек туа. Татар телендә газета-журнал чыгару бәхетенә ирешәләр. 1906 нчы елда “Вакыт” газетасы, ә 1908 нче елда “Шура”(Киңәш) журналы чыгара башлыйлар. “Шура” журналында “Дәрдмәнд” псевдонимы белән шигырьләр чыга башлый. Әлбәттә , бу Закир Рәмиевның шигырьләре була. Укытучы: Дәрдмәнд, ягъни кайгылы, моңлы кеше, хәсрәт чигү дигәнне аңлата. Ни өчен? Шундый бай кеше, бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаган кеше үзенә шундый псевдоним алган. Бөтен нәрсәсе җитешле кешенең моңа сәбәбе юктыр кебек. Укучылырның җавабы. (Үз фикерләрен әйтәләр). Укытучы: Ләкин, кешенең күңелен кузгата торган нәрсәләр күп икән шул. Моны без Дәрдмәнднең әсәрләреннән яхшы күрәбез. Дәрдмәнд үз заманының иң бай, иң укымышлы, гаять тыйнак табигатьле кешеләреннән берсе. Үз халкын белемле, мәдәниятле итәргә омтыла. Бөтен гомерен, көчен, байлыгын шуңа бирә. Дәрдмәнд бик нечкә күңелле, күзәтүчән, матурлыкны күрү белә торган кеше булган. Аның иҗатын өйрәнүне нәниләргә багышлаган “ Бәллү” (Колыбельная) шигыреннән башлап китик әле. Шигырьдә күңел түреннән чыккан иркәләү сүзләре бик күп. Бу шигырьдә Дәрдмәнднең үзенең күзәтүчән, матурлыкка гашыйк булуы гына түгел, ә тулаем татар халкының моңга, хискә бай булуын да күрергә була .Сүзлек өстендә эш. Сүзләр интерактив тактага чыгарыла. Сүзлек:

Кыйгач кашым – брови дугой Асылташым – мой бриллиант Хублархубы – яхшылырның иң яхшысы Колынкаем- жеребёнок мой Фәрештәкәй- ангелочек Иркә – ласковый Баккара – смотри

Шигырьне уку.Укытучы: “ Бәллү.”(Колыбельная)

Шигырьне тәрҗемә итәбез.

Сорау: әни-әтиләрегез сезгә матур сүзләр әйтәме? Нинди сүзләр? Ә сез кемнәргә матур сүзләр әйтәсез?

Сезгә әниләрегез бишек җырлары җырладымы икән? Әйтә аласызмы? Слрауларга җавап.

Укытучы: Дәрдмәнд укуга, тәрбиягә шул хәтле игътибарлы булган. Мәктәпне ул бәхет йорты дип атый. “Белемлелек яшь кешенең киләчәген билгели “, - ди шагыйрь. Аныңча, мәктәп кешене ялгышмыйча яшәргә, файдалы хезмәткә, тырышлыкка өйрәтә, белем бирә. Дәрдмәнднең бу фикерләрен “Балалар, әйдә мәктәпкә” шигырендә күрәбез.

Сүзлек өстендә эш.

Аучылар- охотники Ау салалар- охотятся Алла—бог Бисмилля—молитва Сабак -- учёба

Шигырьне укытучы укый .

Шигырьне тәрҗемә итәбез.

Сорау: Дәрдмәнд ни өчен мәктәпне бәхет йорты дип атый?

Сез аның белән килешәсезме?

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Дәрдмәнднең иҗаты балалар өчен язган шигырьләре белән генә чикләнми. Иҗтимагый тормышта яшәгән шагыйрь гүзәллек турында гына уйлап яши алмый. Дәрдмәнд иҗатына да дөнья хәлләре килеп керә. Беренче чиратта Дәрдмәнд фәлсәфи шагыйрь, ул үз милләтенең чын улы. Гомере буе халык язмышы өчен борчылып, кайгырып яши. “Караб” шигырен алсак, бу шигырьдә лирик геройның халык язмышы өчен кайгыруы, әрнүе чагылган.

1 укучы шигырьне татар телендә укый.

Сүзлек өстендә эш.

Җилкән--- Парус

Купты тулкын—поднялся шторм

Җил сөрә—уносит ветер

Упкын--- пучина

Ят ил--- чужая страна

2 укучы рус телендә укый

Сорау: Шигырьне ничек аңлыйсыз?

Нинди кораб ул?

(көтелгән җаваплар) Ил корабы

Шигырьдә диңгез символы нәрсә ул?

(көтелгән җавап) тормыш символы

Купты тулкын—бу җөмләне ничек аңлыйсыз?

(көтелгән җавап) Илдә барган үзгәрешләр

Шигырьнең соңгы юлларын ничек аңлыйсыз?

(көтелгән җавап) Кешеләр, милләт язмышы, алдагы көннәрдә халыкны нәрсә көтә-- шагыйрь шул турыда кайгыра , борчыла һәм үзенең бу уйларын шигырь юлларына салган.

Укытучы: Әйе, кечкенә генә шигырьдә нинди тирән уйлар... Шагыйрь ил , халык язмышы турында кайгыруын, әрнүен шигырь юллары белән ничек оста әйткән.

Сорау: Дәрдмәндне фәлсәфи—лирик шагыйрь дип әйтә аласызмы?

Укучыларның җаваплары.

Дәресне йөмгаклап тест эшлибез.

Нетбукларга тест җибәрәм.

Укучылар җавапларын яза.

Тест:

  1. Закир Рәмиев кайда туган?

а) Казанда

б) Уфада

в) Оренбургта

2.Закир Рәмиев нинди шагыйрь?

а) Сатирик

б) Фәлсәфи—лирик

в) Балалар шагыйре

3. Закир Рәмиев “ Дәрдмәнд” псевдонимын ни өчен алган?

а) Юмарист булган өчен

б) Мөңсу булган өчен

в) Шат күңелле булган өчен

4. Ни өчен ул шигырьләрен бастырмаган?

а) Акчасы булмаган

б) Гонорарлар аз түләгәннәр

в) Үзе өчен язган

5.“Шура” журналы һәм “Вакыт” газетасы кайчан ябыла?

а) 1917 елда

б) 1918 елда

в) 1921 елда

  1. Революциядән соң Дәрмәнд нишләгән?

а) Чит илгә киткән

б) Үз илендә калган

в) Язучылык эшен ташлаган



Өй эше. “Кораб” шигырен ятларга.

Билгеләр кую.

Дәрес тәмам.



  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

Данный конспект урока для учащихся 11 класса.Цель данного урока, знакомство с творчеством поэта Закира Рамиева-Дардмента. Вначале идет знакомство с биографией, затем рассказывается об основных мотивах его творчества. Данный урок оснащён наглядными пособиями: портрет поэта,фотография его семьи, картина родного края.





Общая информация
Скачать материал
Похожие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Английский язык: лингвистика и межкультурные коммуникации»
Курс профессиональной переподготовки «Испанский язык: теория и методика обучения иностранному языку в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Немецкий язык: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания английского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания немецкого языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания французского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания итальянского языка с учетом требований ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков в профессиональном образовании: английский, немецкий, французский»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика билингвального обучения иностранным языкам»
Курс повышения квалификации «Организация кросс-культурной адаптации иностранных студентов в образовательных организациях в сфере профессионального образования»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.