Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока на тему "Сәнгать эшчәнлеге"

Конспект урока на тему "Сәнгать эшчәнлеге"

Скачать материал

               Сәнгать эшчәнлеге(рәсем ясау).

            2-3 яшьлек балалар өчен.

         Тема:”Яңгыр ява тып та тып”.

Максат: балаларны яңгырны мамык таякчыклары белән ясарга өйрәтү, зәңгәр төс белән таныштыру; образларның бер- берсе белән тыгыз элемтәдә булуын күрсәтү; төс һәм ритм хисен үстерү; табигатькә кызыксыну һәм аны рәсемдә күрсәтү теләге тәрбияләү.

Башка өлкәләр белән интеграция.

“Көз”темасына пейзаж һәм дидактик картиналар карау; “Кояш һәм яңгыр” уены; тәрәзәдән яңгыр яуын күзәтү; зонтик белән прогулкада йөрү; мамык таякчыклары белән рәсем ясау техникасын үзләштерү.

Материал:болыт рәсеме сүрәтләнгән зәңгәр төстәге кәгазь битләре; зәңгәр төстәге гуашь буяуы; кәгазь салфеткалар; су белән стакан; күрсәтмә материаллар.

Барышы:

Яңгыр, яңгыр,яу тизрәк!

Тамчыларың бик кирәк:

Чәчәккә дә, яфракка да-

Там син әйдә, там гына!

Юлларга да, урамга да

Яу син әйдә, яу гына!

Зәңгәр болыт-су булып,

Өстебезгә там гына.

-            Балалар, әлеге шигырьдә нәрсә турында әйтелә? Дөрес яңгыр турында.Сез яңгырны яратасызмы?

(Бүлмәгә уенчык куяннар Шаян белән Наянны алып керәм).

-Шаян белән Наян урман аланына уйнарга чыкканда яңгыр яумый иде, көн кояшлы иде.Кинәт болытлар килеп чыкты( болыт рәсеме күрсәтәм).Алар йөгереп өйләренә кереп киттеләр(уенчык өйгә кертәм).Һәм яңгыр яуын рәсемгә төшерделәр. Әйдәгез, без дә, куяннар кебек, яңгыр яуын ясыйк.

 (Өстәлдә алдан әзерләнгән кәгазьләр һәм мамык таякчыклары, буяу).

-Балалар, карагыз әле, кәгазьләрегезгә нәрсә ясалган? Белдегезме? Дөрес, болыт рәсеме. Ул куе зәңгәр төстә, шулай бит? Менә - менә яңгыр башланырга тора кебек... Әйдәгез әле, яңгыр рәсемен ясыйк. Бүген без яңгырны мамык таякчыклары белән ясыйбыз.Бу буяу нинди төстә? Дөрес, зәңгәр төстә.( Балаларга мамык таякчыклары белән яңгырны ничек ясауны аңлатам).

“Яңгыр” ял итү күнегүе.

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!

Яңгыр безгә бик кирәк.

(балалар сикерә- сикерә әйләнәләр).

Яңгырдан соң агачлар,

(кулларын як- якка җәяләр).

Чәчәкләр үсә тизрәк.

(кулларын өскә күтәрәләр).

-Балалар, без бүген сезнең белән нәрсә ясадык? Дөрес, яңгыр яуын ясадык.

Без мамык таякчыкларын нинди төстәге буяуга мандык? Дөрес, зәңгәр төстәге буяуга мандык. (Куяннар Шаян белән Наян балаларның рәсемнәрен карап чыгалар).Куяннар Шаян белән Наян сезнең рәсемнәрне караганнан соң бик ошаттылыр. Сезгә,  бик яхшы рәсем ясадыгыз, диләр.

Ә, хәзер, куяннар белән “Кояш һәм яңгыр” уенын уйнап алыйк.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока на тему "Сәнгать эшчәнлеге""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ученый секретарь

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 299 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.11.2016 630
    • DOCX 26.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Загриева Миннур Ибрагимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Загриева Миннур Ибрагимовна
    Загриева Миннур Ибрагимовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 11548
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой