Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока на тему "Татар халкының милли киемнәре"

Конспект урока на тему "Татар халкының милли киемнәре"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Милли киемгә мәдхия.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т – милли сәнгать әсәрләре турында төшенчә бирү.

П р е д м е т – татар халкының милли киемнәре (түбәтәй, калфак, читек) һәм бизәнү әйберләре (беләзек, чулпы, изү) белән таныштыру.

Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы – балаларда милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләү.

Материал: дәреслек (1 нче кисәк, 74 – 78 нче битләр), эш дәфтәрендә 13,14 нче битләр.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), слайдлар: милли киемнәр, татар халкының бизәнү әйберләре сурәтләнгән рәсемнәр, милли орнаментлар турында язылган китаплар.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру

Дәресне башлау. Психологик уңай халәт тудыру.

2. Актуальләштерү

1) Г.Ибраһимовның биографиясе, “Алмачуар” хикәясе турында алган белемнәрне искә төшерү, кабатлау.

2) Өй эшен тикшерү: укучыларның Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча эшләнгән иҗади эшләрен (презентация) тыңлау; эш дәфтәрендәге биремнәрне тикшерү, аларны бәяләү.

3. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы бүген дәрестә татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре турында сөйләшәчәкләрен искәртә.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән таныштыру (һәр кием, бизәнү әйберләре белән таныштырганда, презентация кулланыла. Бу – укучылар аңлап калсыннар өчен эшләнә.)

1. Түбәтәй белән таныштыру.

1) Бер укучы дәреслектән түбәтәй турында белешмәне укый.

2) Укыганны аңлаганны тикшерү. Укытучы сораулар ярдәмендә укучыларның аңлавын тикшерә.

4) Сүзлек белән эш.

2. Калфак турында белешмә бирү.

1) Бер укучы дәреслектәге калфак турында белешмәне укый.

2) Сүзлек өстендә эш.

3. Читек белән таныштыру (шул ук тәртиптә).

4. Текстларга нигезләнеп, укучылар сораулар төзиләр, партадашлары белән парлап эшлиләр (сорау – җавап).

5. Халкыбызның бизәнү әйберләре турында төшенчә бирү. Бүгенге көндәге бизәнү әйберләре белән уртак һәм аермалы якларын күрсәтү.

6. Укучылар презентация ярдәмендә бизәнү әйберләренә бәя бирәләр.

7. Бер укучы дәреслектән чулпы, беләзек, изү турында белешмәне укый.

8. Сүзлек өстендә эш.

9. Текстларга нигезләнеп, укучылар сораулар төзиләр, партадашлары белән парлап эшлиләр (сорау-җавап).

10. Укытучы сорау бирә:

  • Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре турында

нәрсәләр белдегез?

  • «Җиз кыңгырау» хикәясендә әлеге киемнәр һәм бизәнү әйберләренең

кайсылары турында әйтелә? Исегезгә төшерегез.

  • Бу киемнәрне һәм бизәнү әйберләрен сезнең күргәнегез бармы? Кайда?

11. Биремнәр һәм сораулар, эш дәфтәрендә эшләү.

III. Рефлексив бәяләү

1.Дәреслектәге бирем эшләнгәндә, өйрәнгәннәр тулысынча яңадан кабатланырга тиеш.

2. Бәяләү. Укучыларга дәрестә катнашканнары өчен билгеләр куела.

3. Өй эше: а) милли киемнәр һәм бизәнү әйберләре турындагы текстларны сәнгатьле укырга өйрәнергә;

ә) «Музейдан кайткач» темасына кечкенә хикәя языгыз;

б) башка милләт халыкларының милли киемнәренең рәсемнәрен алып килергә.

4. Алдагы дәрескә проблема кую. Укытучы, дәресне тәмамлаганчы, йомгаклап, нәтиҗә ясар өчен сораулар бирә:

  • Ни өчен безнең милли киемнәр, бизәнү әйберләре халыкның рухи

мирасы булып санала? (Бу әйберләрне әби-бабаларыбыз уйлап тапканнар, киеп йөргәннәр. Аларда халыкның күңел җылылыгы саклана)

Укытучы өчен өстәмә материал

Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган.

Бигрәк тә безнең сылу кызларыбыз, яшь киленнәребез үзләренең кием-салымнарына игътибарлы булганнар. Кызлар каз өмәләренә, аулык өйләргә, кунакка бару өчен махсус күлмәкләр тектергәннәр, ә яшь киленнәр исә, чишмәгә суга барганда да, үзләренең гүзәллекләрен күрсәтү өчен, иң матур киемнәрен кигәннәр.

Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыльләре, hөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашулары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр аны киеп йөрүче кешенең шәхси, социаль хәлен, яшен, характерын, эстетик зәвыгын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән. Әлбәттә, чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка hәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу омтылыш бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан.

Гасырлар үтү белән татар халкының киенү рәвеше зур үзгәрешләр кичергән hәм менә без, яңадан үткәннәргә кайтабыз.

Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Көн саен кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан булган, ә бәйрәмнәрдә кию очен затлырак тукымадан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар, канитель белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәле санаган. Борынгырак заманда бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры – XX йөз башында башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәhәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй – кәләпүшләр тарала. Хәзерге вакытта түбәтәй халыкның киң катламы көнкүрешенә яңадан әйләнеп кайтты. Милли декоратив-гамәли сәнгатьнең түбәтәйләр әзерләү төре сакланып кына калмады, ә яңа яклары белән ачылып, үсеп китте. Ул бүгенге көндә дә татар халкының нечкә зәвыгын, аның табигый талантын чагылдыра.

Хатын-кызларның баш киемнәре шактый катлаулы. Калфакларның төрләре гаять күп. XIX гасырның урталарына кадәр зур, чуклары аркага ук (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар кигәннәр. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык катлам кызларына да хас була. Ләкин керәшен татарларында бу төр кызлар калфагы бигрәк тә тотрыклы булган. Мондый озын калфакны башка кигәндә, аның кырыен 1-2 кат бөкләгәннәр hәм өстән маңгайга ука-чачак бәйләгәннәр.

Шәhәрдәге мөселман татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына hәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка “чачак калфак” дигәннәр. Аны кызлар гына түгел, яшь хатыннар да бөркәнчек астыннан кигәннәр, XIX йөзнең икенче яртысыннан (яңа кием стиле барлыкка килгәндә) кечерәк "капчыклы" хәтфә калфаклар өстенлек ала. Декоратив алымнарына карап, аларны “энҗеле калфак”, “канитил калфак”, “тәңкәле калфак” дип йөртәләр. Шул ук вакытта кәләпүш формасындагы тәкыя калфаклар да шактый киң тарала. Аларның да маңгай турысын, кайвыкытларда түбәсен дә энҗеләр, тәңкәләр белән бизәгәннәр. Олырак яшьтәге хатыннар чигелмәгән тәкыя калфак (кәттәши) кигәннәр. Хатын-кызлар бәрхет калфакларны да яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөргәннәр.

Әйе, дин буенча башны каплап йөрергә кирәк булган, шуңа күрә элекке заманда калфак хатын-кызларның милли киеменең гүзәл бизәге булып торган. Оста чигүчеләр яшел, зәңгәр, кызыл, чия төсендәге бәрхет калфакларга ука (алтын, көмеш җеп) яки сәйлән (бисер) белән бик тә нәфис чәчәк-үлән бизәкләрен төшергәннәр.

Калфаклар бизәлешләре ягыннан күп төрле булганнар. Аларда иң популяр композицияләр – чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз hәм ярымай мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сурәте hәм үзенчәлекле алтын каурый бизәге (Баш артына салынган тоташ үсемлек бизәге каурыйга охшаганга шулай атаганнар). (Ф.Г. Габдуллина . "Вышиваем сами. Бисер", - Казань, "Тарих",2003)




Автор
Дата добавления 19.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров603
Номер материала ДВ-172612
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх