4 нче сыйныф ( рус төркеме )
Тема. «Туган ягым – Татарстан» темасын
кабатлау.
Максат: 1.
Укучыларның Татарстан Республикасы темасы буенча алган белемнәрен
системалаштыру; темага
бәйле лексик-грамматик материалны , диалогик
сөйләм күнекмәләрен
камилләштерү.
2. Укучыларның уйлау, аралаша
белү сәләтләрен, иҗади активлыгын , хәтерләрен
үстерү , игътибарлыкларын
арттыру.
3. Укучыларда туган илгә карата
сакчыл караш, хөрмәт, горурлану хисләре
тәрбияләү.
Дәрес тибы : ЛГКК
Җиһазлау: магнитофон (җырлар),Татарстанның
гербы, флагы ,шәһәр рәсемнәре , Г.Тукай
портреты
Дәрес
барышы.
I. Оештыру .
“Туган тел” җырын җырлау ( З.Минһаҗева сүзләре
һәм көе)
1. Исәнләшү.
- Хәерле көн, укучылар! Барыгызга да
сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлыйбыз.
2. Дежур укучы белән әңгәмә:
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Дәрестә кемнәр юк?
- Бүген ничәнче число, атнаның нинди көне?
3. – Укучылар, ә бүген ,26 нчы апрель
көнне кемнең туган көне?
- Г. Тукай – кем ул? Сез аның нинди
әкиятләрен, шигырләрен беләсез?
Г.Тукайның “ Туган тел” җырының бер куплетын
җырлау.
II. Төп өлеш.
1. Укучылар белән әңгәмә.
- Саша, син кайда яшисең?
- Татарстан нинди республика?
- Татарстанның башкаласы нинди шәһәр ?
- Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
- Татарстанда нинди елгалар бар?
- Арина, син нинди шәһәрдә яшисең?
- Безнең шәһәр нинди?
- Түбән Кама шәһәре нинди елга буенда урнашкан?
2. Тәрҗемә итү .
а)
Родной край
государственный язык
город Нижнекамск
Казанский Кремль
город студентов
река
Волга
ә) Безнең
туган илебез-Татарстан.
Без
Татарстан белән горурланабыз.
Татарстанда
эшчән халык яши.
Татарстан
бай һәм көчле республика.
Укучылар телдән
эшләгән вакытта бер укучы такта янында ил сүзен тартым белән
төрләндерә.
Минем
илем безнең илебез
Синең
илең сезнең илегез
Аның
иле аларның илләре
3.”Дөрес, дөрес түгел” уены
Казанда Кол Шәриф мәчете бар.
30 нчы август – Республика көне.
Чистайда автомобиль заводы бар.
Татарстанның президенты – Шәймиев.
Яр Чаллы - Татарстанның башкаласы.
Республикада төрле халыклар яши.
Укучылар телдән эшләгән вакытта берукучы такта
янында тел сүзен килеш белән төрләндерә.
4. Ситуатив күнегүләр.
а ) Узнай у друга :
- какие города Татарстана он знает;
- знает ли он символику Татарстана;
- есть ли у них в городе музеи,театры.
ә ) Скажи по-татарски.
- Казань далеко от Альметьевска;
- Нижнекамск недалеко от Набережных Челнов;
- в Чистополь мы поедем на машине.
б ) Какие вопросы задашь, чтобы узнать :
- люди каких национальностей живут в
Татарстане;
- что нарисовано на Государственном гербе
Татарстана;
- какого цвета Государственный флаг
Татарстана;
- какие языки являются государсвенными в
Татарстане ?
5. Физминутка
«Кояшлы ил» җырын җырлау.
6. Диалог өстендә эш (репликалар өстәү, уку, сөйләшү)
I в. – Саша, син җәй көне кая бардың?
- …. .
- Сөембикә манарасын күрдеңме?
- ….. .
- Сөембикә манарасы нинди?
- …. .
- Ә ул кая урнашкан?
- … .
II в. – Роман,син җәй көне кая барасың?
- … .
- Кем белән?
- ….. . ……?
- Чистайга.
- …… ?
- Минем әбием,бабам Чистайда яшиләр.
7. «Кем күбрәк белә?» уены
8. Ишетеп аңлау күнегүләре.
Прослушайте и скажите, что изменено во втором
предложении каждой пары.
1) Казан – зур шәһәрләрнең берсе.
Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе.
2) Мин Әлмәттән Казанга барам.
Мин Әлмәттән Бөгелмәгә барам.
3) Казан –студентлар шәһәре.
Казан – студентлар, галимнәр шәһәре.
9. Монологик сөйләм
I в. Татарстан Республикасы турында.
II в. Казан турында.
10. Кроссворд чишү.
Ә хәзер
белемнәрегезне тикшереп карыйк. Кроссвордны дөрес чишсәгез, уртада безнең
дәүләтебезнең исеме килеп чыгачак:
1. Татарстанда
яшәүче милләт.(татар)
2. Татарстандагы
зур елгаларның берсе.(Кама)
3. Нократ елгасының
хәзерге исеме.(Вятка)
4. ТРның дәүләт
символы.(флаг)
5. Дәүләтнең
чикләрен күрсәтүче схема.(карта)
6. Гербта
сурәтләнгән рәсем.(барс)
7. Татарстандагы
файдалы казылмаларның берсе.(нефть)
8. ТРның
башкаласы.(Казан)
9. Көйгә салынган
дәүләт символы.(гимн)
III. Өй эше бирү.
I в. Туган ил турында мәкальләр табып килү.
II в. 82 б. 3 нче күнегү (диалог төзү)
III в.82 б. 9 нчы күнегү(хикәя төзү)
IV. Йомгаклау.
- Нәтиҗә ясау.
- Билге кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.