Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект урока на тему "Урок чистоты"

Конспект урока на тему "Урок чистоты"

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:








hello_html_m63494cfc.gif







hello_html_maf1a3c1.jpg




Тема : Чисталык дәресе


Максат: 1)урман, бакча, су-елгалар, чишмәләрне карау, саклау тәртипләре белән таныштыру;

2)укучыларның промышленность калдыкларын эшкәртү һәм табигатьне пычранудан саклау чаралары турында булган белемнәрен ныгыту;

3)табигатьне саклау хисе тәр­бияләү, табигать аша эстетик тәрбия бирү, танып-белү сәләтләрен үстерү.

Ярдәмлек: сәяхәт станцияләренең исемнәре һәм рә­семнәре күрсәтелгән плакатлар, магнитофон.

Дәрес барышы

I. Темага кереш.

Балалар, бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз барачагын беләсегез киләме? Моның өчен безгә кроссворд чишәргә кирәк.

1

hello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gif


hello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gif


2

hello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gif


hello_html_abf95ab.gif

hello_html_abf95ab.gif


hello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gif

3



hello_html_abf95ab.gif


4



hello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gif

5


hello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gif


6



hello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gif

7


8

hello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gifhello_html_abf95ab.gif





1.Якын килмә, миңа тимә. (Кычыткан)

2.Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый,

Нәрсә соң ул, кем белә? (Урман)

3. Утырабыз урманда ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра ,

Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)

4. Агач бөгә, кулы юк,

Йөри торган юлы юк.

Ачуланса – сызгыра,

Тузаннарны туздыра. (Җил)

5. Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр. (Яңгыр)

6. Канаты бар , очалмый,

Күккә таба карамый.

Йолдызларны санамый,

Коры җирдә торалмый. (Балык)

7. Тама-тама таш яра. (Тамчы)

8. Кабат-кабат : Бер кошта 365 канат.

Мин торам аны санап,

Көн дә кими бер канат.(Календарь)


  • Әйдәгез, хәзер килеп чыккан сүзне укыйк – ТА-БИ-ГАТЬ.

Без сезнең белән табигатькә кыска гына сәяхәт ясарбыз . Юлда тукталышлар ясарбыз, яңалыкларны күрербез, табигать турындагы белемнәребезне тирәнәйтербез.Әйдәгез, кузгалдык.


ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Алда болын, артта елга,

Уңда урман , сулда кырлар.

Болында без чабабыз,

Суында без йөзәбез.

Урманда чәчәк җыябыз,

Күбәләкләр куабыз.


Балалар, беренче тукталышның исеме дә табышмак артына яшеренгән. Әйдәгез, шул табышмакларга җавап табып карыйк әле.

1)Яз килсә, киенә,

Көз килсә, чишенә.





2)Язын күңел күтәрә,

Җәен ышыклый,

Көзен ашата,

Кышын җылыта,—

Ул нәрсә?


Болар — агачлар. Ә агачлар күп булып кайда үсә?

- Урманда. Әйдәгез, күзләрне йомыйк та, үзебезне урманда дип хис итик.

Урман дигәч, төз наратлар, ак каеннар, карт имәннәр, шомырт-миләшләр, чикләвекләр, мәһабәт пошилар, аю-бүреләр һ. б. күз алдына килә.

Урман җирне матурлый, һаваны чистарта. (Бер уку­чы карга ролен башкара.) Менә без урманга килеп кердек.

Каррр! Каррр! Хәерле көн!—дип каршылый безне карга.— Карр! Карр! Зинһар, урманда кычкы­рышмагыз, шаулашмагыз. Чәчәкләрне өзмәгез, ботак­ларны сындырмагыз. Урман җәнлекләрен кыерсытма­гыз, урманны чүпләмәгез. Шулай эшләсәгез, урман сезгә барлык сер-могҗизаларын ачар!

  • Рәхим итегез! Карр! Карр!

Урманда кошлар сайрый.(Кош сайраган тавыш ишетелә)

Кошлар безгә нәрсә дип әйтәләр икән? Әй­дәгез, тыңлап карыйк әле: — Без көз көне сездән китә­без. Без югында урманны саклагыз! Монда кыш чыга­сы җәнлек-кошларга утлыклар, җимлекләр ясагыз! Ур­манга кышын килгәндә, бераз ярма, кишер, сохари, кә­бестә яфраклары алырга онытмагыз! Урманны һәрвакыт чиста тотыгыз!

Ә хәзер урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышыйк:

1) Тәрбияле кеше агач ботакларын, куакларны сын­дырмый.

2) Таныш булмаган гөмбәләрне яисә агулыларын тибеп-таптап йөрми. Аларның бик күбесе урманда яшәү­че җәнлекләр өчен дару булса, һәркайсы — табигать хәзинәсе.

3) Урмандагы җәнлек һәм кошларны тотып өйгә алып кайтмагыз.

4) Урманга чыкканда әдәпле кеше үзеннән соң пычрак пакет, кәгазь, бушаган консерв банкалары калдырмый. Урманда ташланган газета кисәге бер ел буе җебеми ята, буш консерв банкалары, пакетлар ун еллар череми.


Ә хәзер урман белән саубуллашыйк һәм юлыбызны дәвам итик. Икенче тукталышка җиттек. Аның исемен табышмакның җавабын табып беләбез.

Таудан туа, диңгезгә куа.

Тау куенында анасы,

Чыгып кача баласы. — Күзеннән өзлексез ага яшь,

Аккан яше илгә аш.


Чишмә

Әйе, безнең икенче тукталыш «Чишмә» дип ата­ла. (Бер укучы Ә. Исхакның «Чишмә» шигырен укый. Магнитофон язмасында су челтерәве ишетелә.)


Челтер-челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә.

Көннең алтын нурлары.


Тау астында чишмәбез —

Су алырга төшәбез

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

Безнең чишмә борыла-борыла

Зур инешкә коела

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела.


Тау астында чишмәбез —

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

Нәрсә соң ул чишмә?

Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су.

Урманда, басуларда, болыннарда йөреп сусагач, чыл­тырап аккан чишмә буена килеп чыксаң, суының чис­талыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың. Чишмәләрне сакларга кирәк: чүп ташламаска, ага торган юлларын чистартып торырга, читләрен ныгытырга кирәк.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА. “Бакалар”

Су — безгә тереклек өчен, яшәү өчен кирәк. Ләкин хәзер күп кенә вак, зур елгалар авыр хәл кичерәләр. Аларны кайбер завод һәм фабрикалар пычраталар, ба­лыклар һәм башка җан ияләре үлә. Яр буендагы үсем­лекләр корый. Без мондый елгаларда, күлләрдә су кое­на алмыйбыз. Елга төбендә консерв банкалары, пыяла ватыклары, тимер кисәкләре ята. Ә кайвакытта без үзе­без дә суны саклап тота белмибез. Кайткач, су кран­нарын карагыз әле. Анда никадәр су әрәмгә агып тора.

Сәяхәтебезне тәмамлыйк та, дәрескә кире кайтыйк.

Без сәяхәттә булган чакта нинди таләп кабатланып килде? Кая гына барсак та безгә нишләргә ярамый?

Әйе, чүпләргә ярамый. Ләкин бу таләп һәрвакыт үтәләме соң ? Кеше булып , яки ял итеп киткән урында тау-тау булып чүп-чар кала.Аларның ниндие генә юк. Ләкин шушы күптөрле чүп-чар арасында иң күп урынны кәгазьнең төрле төрләре һәм пластмасса алып тора. Әйдәгез, карыйк әле : азык-төлекне кулланганнан соң нинди чүп-чар кала?

Кәгазь һәм катыргы тиз арада балчык белән кушылып таркалса, пластмасса бик күп еллар ятса да , черми. Бервакыт экологлар гади генә тикшерү үткәргәннәр – иске нейлон оекны 1,5 см тирәнлеккә җиргә күмгәннәр . Җиде елдан соң карасалар, аңа бернәрсә дә булмаган.

Менә шушы аяк астында аунап яткан чүп-чардан кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган микроблар барлыкка килә дә инде. Балалар, карагыз әле аларның ямьсезлекләрен. Явызкай – Шакшыкай безнең дәрескә дә килеп утырган. Без аны үзебезнең белемнәребез белән җиңәрбез.

Бер елга бер кеше түбәндәге микъдарда чүп ташлый :


  • 90 тәмле су шешәсе

  • ике агач китәрлек кәгазь

  • 107 пыяла банка һәм шешә

  • 70 консерв банкасы

  • 45 кг пластик.

Игътибар итегез, бары тик бер кеше генә дә бер елга бер тау өелерлек чүп ташлый. Чүп – чар кая куела соң? (Дәреслек буенча эш-63 бит).

Кайбер илләрдә урамнарда пыяла калдыклар өчен аерым , тимер калдыклар өчен аерым махсус әрҗәләр куелган. Аннары бу калдыкларны махсус эшкәртү заводларына җибәреп , яңа әйберләр эшләп чыгарыла. Ә Япониядә пластмассаны күбрәк яндыралар һәм җылылыгын электр энергиясе алу өчен кулланалар.

Балалар, карагыз әле, бу Явызкай – Шакшыкай безнең дәресебезнең ямен җибәреп тора. Әйдәгез, без аны киңәшләр язылган чәчәкләр белән каплап куйыйк әле:

  • Тиз арада ташлыйсың булса, кибеттән артык кәгазь һәм целлофан пакетлар алма .

  • Кәгазь битенең ике ягына да яз , әрәм итеп ташлама.

  • Эчемлекләрнең кире кибеткә тапшырып була торган савытлысын ал.

  • Кирәгеннән артык әйбер алма.

  • Кечерәйгән киемеңне кирәк булган кешегә бирергә мөмкин.

  • Иске уенчыкларыңны , китапларыңны ташлама: аларның кемгәдер кирәк булуы мөмкин.

Дәфтәр өстендә эш.

Йомгаклау.




hello_html_4779da4.gifhello_html_m40062725.gifhello_html_5e1bce74.gif





hello_html_5528ed4.gifhello_html_m4272e1a7.gif

hello_html_m76a7ac02.gif
































«Чишмә»

Челтер-челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә.

Көннең алтын нурлары.


Тау астында чишмәбез —

Су алырга төшәбез

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.


Безнең чишмә борыла-борыла

Зур инешкә коела

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела.


Тау астында чишмәбез —

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.


Ә. Исхак


Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров154
Номер материала ДВ-044937
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх