Дәрес барышы.
I. Оештыру.
Татрча җыр яңгырый.
1. –
Исәнмесез,укучылар!
- Исәнмесез!
- Хәерле көннәр сезгә!
- Хәерле көн!
- Укучылар,безгә
бүген кунаклар килгән.Әйдәгез аларга да “Хәерле көн” телибез.
- Хәерле
көн,кунаклар!
2. – Утырыгыз.
Укучылар,сез дәрескә әзерме? (Әйе)
- Кәефләрегез
ничек? (Яхшы)
- Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез
бер-беребезгә матур сүзләр ( комплиментлар) әйтәбез.
-
Валерия,синең бантигың(күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!
- Рәхмәт.
3. – Укучылар,
бүген дәрестә “күзләрегез карап кына тормасын – күрсеннәр, колакларыгыз
тыңлап кына тормасын – ишетсеннәр”, икенче төрле әйткәндә: игътибарлы
булыгыз.Мин сезгә уңышлар телим.
4. Дежур укучы
белән әңгәмә:
- Бүген сыйныфта
кем дежур?
- Дәрестә кемнәр
юк?
- Бүген ничәнче
число, атнаның нинди көне?
II .
Актуальләштерү.
1.
-
Укучылар,игътибар белән
тыңлагыз. Бу көй нинди тапшырудан ? (”Хайваннар дөньясында ”-“В
мире животных” )
-
Дөрес. Димәк, без бүген
нәрсәләр турында сөйләшәбез?(Хайваннар турында)
-
Сез нинди хайваннарны
беләсез?
-
Димәк, аю,төлке,керпе,
куян,... - нинди хайваннар?
-
Ә ат,эт, песи, кәҗә,
сыер – ( йорт хайваннары).
-
Кыргый хайваннар кайда
яшиләр ?
-
Ә йорт хайванары кайда
яшиләр?
-
Йорт хайваннары тагын
кайда яшиләр?
-
Безнең яныбызда,шәһәрдә.
2. . “ Бу нинди
хайван? “ уены.
Укучылар хайваннар
тавышын тыңлыйлар һәм нинди хайван икәнен әйтәләр.
III. Төп өлеш.
1.
-
Укучылар, ә кемнең йорт
хайваны бар? (укучыларның фикерләре)
-
Димәк, шәһәрдә нинди
йорт хайваннарын тоталар? (песи, эт, йорт куяны, күсе, балыклар, попугай яки
тутый кош, ташбака, ).
Укучылар үзләренең йорт хайваннары турында берничә сүз әйтеп китәләр
(кушаматын,нинди төстә,нәрсә ярата)
2. Дәфтәрләрдә эш.
Яңа йорт
хайваннары исемнәрен дәфтәрләргә язу.
3. Дәреслек белән
эш.
73 бит 8 нче
күнегү:
- диалогны дәвам
итү;
- охшаш диалог
төзү;
- сөйләшү.
4. Күзләр өчен
физминутка.
5. –Укучылар,безгә
дәрескә кунаклар килгән.Беренче кунак турында тыңлагыз әле. Бу нәрсә?
а ) Мыегы бар,
сакалы юк,
Туны бар,
чапаны юк;
Файдасы өйдә
булгач,
Яланга сәфәре
юк.
ә) Кешенең дусты,
Йортның
сакчысы.
б) Куак астында
ята
Төймә
койрык,озын колак.
Төркемнәргә песи,
эт, йорт куяны уенчыклары бирелә.
6. Төркемнәрдә эш.
- Укучылар , хәзер
сез терәк схема буенча шушы хайваннар турында сөйлисез.
( Төркемнәрдә
укучылар схема буенча сөйләргә әзерләнәләр.Соңыннан төркемнән бер укучы чыгып
сөйли).
Терәк схема:
-
Бу нәрсә?
-
Ул кайда яши?
-
Ул нинди төстә?
-
Ул нәрсә ярата?
-
Ул нишли?
7. Физминутка “Әйдә
бергәләп биибез”
8. Карточкалар
белән эш (ситуатив күнегүләр)
-
Укучылар,сезнең алдыгызда карточкар ята. Анда ситуатив күнегүләр бирелгән:
Как ты спросишь у друга:
- любит ли он
животных;
- помогает ли он
животным;
- каких домашних
животных он знает;
- есть ли у него
дома домашнее животное.
Сообщи другу о том,
что :
- у тебя дома есть
домашнее животное;
- за домашними
животными надо ухаживать;
- ты был в
зоопарке;
- ты видел в лесу
ежа.
9. «Кем нәрсә
ярата» уены.
Куян сөт
Песи сөяк
Эт ?
кишер
Аю печән
Ат бал
IV. Йомгаклау.
1.
– Укучылыр , без бүген йорт
хайваннары турында сөйләштек. Әйтегез әле, сез нинди нәтиҗәгә килдегез?
-
Хайваннарны рәнҗетмәскә,
яратырга кирәк.
-
Дөрес, укучылар.Шул
очракта гына алар безгә наз белән җавап кайтарырлар .
2. Үзбәя бирү.
V. Өй эше.
1. Үзегезнең өйдәге
дүртаяклы дустыгыз турында хикәя язарга.
2. Йорт хайваннары
турында табышмаклар табырга.
3. Диалог төзергә.
-
Дәрес бетте. Сау
булыгыз, укучылар!
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.