Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект урока ОРКСЭ по теме "Нормы поведения в исламе" (4 класс)

Конспект урока ОРКСЭ по теме "Нормы поведения в исламе" (4 класс)

Скачать материал

Тема: Исламда әхлак нормалары.

Максат: 1) исламда әхлак нормаларын үзләштерү.

Бурычлар: 1) укучыларның әхлакый нормалар һәм аларның кеше тормышында, гаиләдә, җәмгыятьтә ролен күзаллауны үстерү; 

                      2) кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, карточкалар

Дәреснең эпиграфы: “Сез ничек булсагыз, сезгә карата башкаларыгыз да шулай булыр”.

 

 

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, укучылар.  Бүген безнең гади генә дәрес түгел. Бездә бүген кунаклар. Әйдәгез, алар белән исәнләшик һәм бер- беребезгә исәнлек, саулык һәм уңышлар телик.

Хәзер дәресне башлыйбыз.

-Әйдәгез, проект эшчәнлеге бүгенге көндә нинди дәрәҗәдә икәнен тикшереп алыйк. 1 нче төркем нинди проект өстендә эшли? (христиан дине бөйрәмнәре). Сез кайсы этапта?

-5 нче этапта.

-Ул этапта нинди эш бара? (презентация әзерлибез)

- 2 нче төркем сез нинди проект өстендә эшлисез? (ислам динендә милли киемнәр)

-Сез ничәнче этапта? ( 6 нчы этапта, нинди проект килеп чыгуын бәяләү)

-Алмаз, син бу проект эшчәнлегенә нинди үз өлешеңне керттең? (әбиемнән мәгълүмат җыйдым)

-Син аны кайсы вакытка әзерләп бетерергә тиеш? (каникулга кадәр)

II. Актуальләштерү

-Укучылар, без кайсы динне тулаем үзләштердек? (христиан динен)

-Анда без нинди бүлекләргә тукталдык? (Борынгы Русьта православие. Мәскәү Русенда православие. Православиеда йорт һәм гаилә. Православие рус халкы традицияләрендә.)

-Христиан динендә нинди әдәп кагыйдәләре исегездә калды?

(дуслык)

-Әйе, “Дуслыктан да изге нәрсә юк”- ди православие дине өчен көрәшүче казак Тарас Бульба – рус язучысы Николай Васильевич Гоголь повестеның герое.

-Шәфкатьлелек.

(шәфкатьлелек)

-Әйе, христиан динендәге Ульяна Осорьина ачлык елны үз милкен сатып, фәкыйрьләргә өләшә)

-Тәртип бозмаска.

(тәртиплелек)

-Әти-әниләргә карата мәрхәмәтле булу.

(кешеләргә карата мәрхәмәтлелек)

 

-Карагыз әле, укучылар, болар яхшы гадәтме яки начармы? (яхшы)

-Без бу кагыйдәләрне үтәү нәрсәгә китерә дип нәтиҗә ясаган идек? (әдәплелеккә)

III. Уку мәсьәләсен кую.

-Ә без хәзер нинди теманы өйрәнәбез? (ислам)

Ислам

 

(слайдта рәсемнәр)

-Ә безне ислам дине мондый яхшылыкларга өйрәтәме икән? Сездә берәр нинди фикер юкмы?

-Әйдәгез, бүгенге дәрескә уку мәсьәләсе куегыз. Без нишләрбез? (әдәплелек турында сөйләшербез)

-Ислам динендә әхлак кагыйдәләрен  өйрәнербез.

Тема: ислам динендә әхлак кагыйдәләре.

 

-Бу теманы ни өчен өйрәнербез? Нинди фикерләрегез бар?

1.    Дәреслектәге текст белән танышу.

2.    Өйдә әти- әниләрдән сорау.

3.    Китаплардан карау.

4.    Интернеттан мәгълүмат эзләү.

 

 

1.    Танышу өчен уку төре эчтән укуны алабыз. (дәреслек, 67 нче бит)

-Нинди фикерләр әйтелгән? Текстта нинди мәгълүмат бирелә? Бер җөмлә белән әйтегез? ( текстта әхлак нормалары сөйләнә)

-Хәзер төркемнәрдә текстта нинди әхлак кагыйдәләре турында сүз барганын билгеләп чыгыгыз (кәгазь битләре бирелә)

(Җаваплар чиратлап тыңлана)

(Соңыннан бу кагыйдәләр экранга чыга һәм һәрберсе аңлатыла)

1)      Кешеләргә кардәшләр булыгыз.

   Укытучы: Ислам кешеләрне  дус һәм тату, туганнарга көн күрергә өйрәтә. Һәр кеше үз бәхетен табарга тиеш. Кешеләр бер- берсен ихтирам итеп яшәргә тиешләр. Әгәр иптәшең сиңа зыян салса, аңа үпкәләмәскә, түзем булырга һәм аны гафу итә белергә кирәк.

2)    Вәгъдәгә тугры, ышанычлы булу.

    Укытучы: Ислам биргән вәгъдәгә тугры булырга куша. Әйткән         вәгъдә сүздә генә түгел, ә эш белән күрсәтелергә тиеш.

3)    Ярдәмчел булу, кешенең шатлыгын, кайгысын  уртаклаша белү.

 

4)      Гаилә һәм якыннарга уңай  мөнәсәбәттә  булу.

   Укытучы: Ислам тудырган, үстергән, ярдәм  иткән  кешеләрне онытмаска  һәм алар алдында җаваплы булырга куша.

5)      Дөрес сүзле булу.

   Укытучы: Ислам  бары тик  дөресен генә сөйләргә куша. Сөйләмдә бары  тик матур  сүзләр генә кулланырга кирәк. Яхшы сүз күңелләрне йомшарта. Авыр чакта әйтелгән җылы сүздән  һәрчак җиңелрәк булып китә. Шуңа күрә авыр сүз әйтүдән һәрчак тыелырга кирәк.

6)      Игелекле гамәлләр кылу.

Укытучы: Яхшы сүз сөйләп кенә калмыйча, игелекле гамәлләр  дә кылырга кирәк. Игелекле гамәлләр кнешеләргә          һәм башка  тереклек ияләренә файда китерә  торган эш ул.

7) Эшеңне яратып башкару.

   Укытучы: Кеше үз ихтыяҗларын үзе генә канәгатьләндерә алмый. Мәсәлән, өстәлдәге ипи йөзләрчә кешенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Укытучы белем бирә, табиблар дәвалый. Шуңа күрә без эшебезне яратып башкарырга тиешбез.

8) Мохтаҗларга көчтән килгәнчә ярдәм итү.

  Укытучы: Кешеләрнең  матди хәле төрлечә: баөлар, фәкыйрьләр бар, матди хәле уртача булганнар бар. Кешеләр мохтаҗларга булышалар. Матди ярдәм генә була алмый. Кешеләргә матур итеп елмаю, авыру иптәшеңнең  хәлен белү дә ярдәм санала.

9) Әти-әни, якыннарың белән янәшәдә яшәү.

  Укытучы: Бәхетле һәм имин булыр өчен без берләшергә тиеш һәм якыннарыбызның гел янәшәсендә булырга тиешбез.

10) Мәхәббәт һәм хөрмәт хисләренә ия булу.

  Укытучы: Без бер – беребезгә ярдәм күрсәтсәк, мәхәббәт       һәм хөрмәт хисләренә ия булачакбыз.

IV. Физминутка

-Бүген ничәсе әле? (21 март- Нәүрүз бәйрәме).

-Ул бәйрәмне  безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кышлар  үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә кешеләр “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үткәннәр.  Иң матур кыз – Нәүрүзбикәне сайлаганнар. Әйдәгез без дә сайлыйк һәм бәйрәмдәгечә уйнап алыйк. (такыя кигезелә)

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай

Кошлар шулай очалар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай

Шулай куян сикерә.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек утын яралар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай утын яралар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай гармун уйныйлар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек урак уралар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай урак уралар.

 

V. Ныгыту

1. Сез төзегән әхлак нормаларын текст буенча икенчк төрле   ничек атап  була? (план)

-Димәк, сез нәрсә төзегән булып чыктыгыз. (план төзедек)

2. Сүзлек эше.

-Мин, балалар, сезнең планда бөтен сүзне дә аңламадым. Кайсы сүзләр алар әйтмәссезме? (кардәшләр, мөселман, ихтыяҗ, зәкят) Әйдәгез сүзлекне төзегез.

-Бу сүзләр нәрсәне аңлата?

 -Ничек аңлатырга уйлыйсыз?

- Аңлатып бетерү өчен нәрсәдән файдалана алабыз?

(экранда кагыйдәләр чыга)

1)              Кешеләргә кардәшләр булыгыз.

2)              Вәгъдәгә тугры, ышанычлы булу.

3)              Ярдәмчел булу, кешенең шатлыгын, кайгысын  уртаклаша белү.

4)              Гаилә һәм якыннарга уңай  мөнәсәбәттә  булу.

5)              Дөрес сүзле булу.

6)              Игелекле гамәлләр кылу.

7)              Эшеңне яратып башкару.

8)              Мохтаҗларга көчтән килгәнчә ярдәм итү.

9)              Әти-әни, якыннарың белән янәшәдә яшәү.

10)        Мәхәббәт һәм хөрмәт хисләренә ия булу.

-Бу  барлык кагыйдәләр  сезгә нинди булырга куша? Аларның барысында да нинди сүз ярылып ята? (Дуслык)

3. Дәреслек белән эш.

Дәреслек моңа карата бирем тәкъдим итә.

а) Дус дип аталыр өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Исемлекне дәвам ит:

·       Ул миңа ярдәм итә.

·       Аның янында мин үземне кыюрак хис итәм.

·       Авыр чакта ул һәрчак минем янында.

·       Шатлыгым булганда, шатлана.

Борчылуларым булганда кайгыра.

·       Ялгышсам хаталарымны төзәтә.

·       Ул минем сердәшчем.

·       Ул минем киңәшчем.

б) Текст бирелгән. Сорауларга  җавап бир. Сорауның төрен билгеләгез.

Сыйныфташым  Әхмәт  белән  без дүрт ел  дус инде. Моңарчы  һәрчак  бер- беребезгә  ярдәм итә килдек, аерылмас иптәш  идек. Әмма соңгы вакытта  мөнәсәбәтләребез  бозылды. Кайчак әрләшәбез. Бер сүз белән әйткәндә, арабыздан кара мәче узды, үзара ихтирамыбыз кимеде кебек.

 

·       Гади сорау. Ни өчен? (тексттан җавапны тиз тап.)

·       Төгәллек кертү. Әгәр мин дөрес уйласам, син шулай әйтергә телисең. (фикерне ачыклап әйтеп куйдым, иптәшемнең игътибар итүен сорадым)

·       Бәяләүле. Ни өчен шулай, нәрсә белән аерыла? (дәлилле бәяләп аңлату)

·       Практик сорау. Аның урынында сез нишләр идегез? (үзебезне шул урынга куеп карыйбыз)

-Үзегез текстка өстәп берәр төрле сорау куегыз.

-Бу соравыгыз нинди төргә карады?

4.  Модельләштерү.

-Бүген дәрестә үзебезнең белгәннәрне модельләштереп куйыйк. (вакыт бирелә)

Исламда әхлак нормалары

 

1.    Кешеләргә             Дуслык- туганлык       Бердәмлеккә     Төрле                                 

 мөнәсәбәт                      хисләре көчәя             өйрәтә                  ситуа-

2.    Туры сүзле булу                                                                        цияләр-

3.    Ярдәмчел булу                                                                         дән

4.    Гаиләңне, туганнарны                                                           чыгарга

хөрмәтләү                                                                                    юл

5.    Дөресен сөйләү                                                                         күрсәтә

6.    Изге гамәлләр кылу

7.    Эшеңне ярату

8.   Мохтаҗларга ярдәм итү

 

 

 

VI. Өй эше бирү

1)    Проект эшен дәвам итәргә

2)    “Безнең гаиләнең чын дуслары” дигән темага йортта әңгәмә үткәрегез.

VII. Бәяләү

-Дәрестә үз эшчәнлегезне  бәялик. Һәр төркем ничек уйлый: дәрес аңлашылса, ошаса, елмаю күтәрегез; аңламасагыз ачулы битне күтәрергә кирәк.

 

 

 


-Матур  уй –фикер йөрткәннәрнең күңелендә начарлык булмас. Укуда, өйдә, гомумән яшәешегездә ышаныч белдерүчеләрнең сүзен аклагыз, кайда гына булсагыз да, нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серләрен саклагыз. Хөрмәт, ышаныч яулап яшәргә хәзердән үк әзерләнегез.

-Дәресебезне тәмамлыйбыз. Сезнең эшчәнлегез миңа бик ошады. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Булдырдыгыз. Сәламәт булыгыз. Һәрвакыт дус яшәгез. Бүген дәрестә сөйләгән сүзләрне тормышта да кулланыгыз.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока ОРКСЭ по теме "Нормы поведения в исламе" (4 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист сварочного производства

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 516 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.10.2015 747
    • DOCX 35.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сафина Лайля Зариповна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сафина Лайля Зариповна
    Сафина Лайля Зариповна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 6205
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 221 человек из 63 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и литературное чтение: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель начальных классов русского языка и литературного чтения

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 134 человека из 42 регионов

Курс повышения квалификации

Особенности введения и реализации обновленного ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1151 человек из 81 региона

Мини-курс

Стратегии B2B маркетинга: от анализа до продаж

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология эмпатии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 16 регионов

Мини-курс

Основы психологии личности: от нарциссизма к творчеству

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 19 регионов
Сейчас в эфире

Восстановительные и медиативные практики в профилактике кибербуллинга

Перейти к трансляции