Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект урока по изобразительному искусству на тему "Предметларның төсе һәм формасы" (1 класс)

Конспект урока по изобразительному искусству на тему "Предметларның төсе һәм формасы" (1 класс)

Скачать материал

Предметларның формасы һәм төсе      (I сыйныф)

 

Илзирә АЛМАСОВНА,

Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

 

Максат.  Эш урыннарын оештыру алымнарын формалаштыруны дәвам итү; предмет формасы, төсе турында төшенчә бирү; акварель сәнгатен өйрәтү; игътибарлылык үстерү; төгәллек, пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлау. Дәреслек (Изобразительное искусство в начальной школе. Учеб-ник для общеобразовательных учебных заведений в двух частях. В. С. Кузин, Э.И.Кубышкина.-М.: Дрофа, 2009, стр.9), акварель буяулар, гади карандаш, палитра, су, пумала, салфетка; геометрик фигуралар, рәсем үрнәге, төрле формадагы предметлар, 60х80 см зурлыгында кара төсле кәгазь, йолдызлар җыелмасы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру. (1 нче слайд)

1. Табышмаклар әйтү.

а)Ул очлаугычка әйтте:

Эшсез ятам, дускай,

Мин эшләрдәй итеп

Очла мине, дускай. (Карандаш)

 

ә)Төрле төсле сеңелләр

Сусыз ямансуладылар.

Озын, нечкә, апа,

Су ташый аларга. (Краска, пумала)

 

б)Рәсем эшләренең остасы, бармы икән ул сезнең? (Фломастер)

 

2. Краскаларны әзерләү.

 

II. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

1.- Бүген без акварель краскалар белән эшләргә өйрәнербез, предметның формасын белербез, кояш ясарбыз. Барлык предметның да формасы була. Алар төрле геометрик фигураларга охшаган. Геометрик фигуралар дип без нәрсәләрне атыйбыз? (Җаваплар). Туп нинди формада? (Түгәрәк). Тагы нинди предметлар түгәрәк, овал, турыпочмаклы формаларда? (2 нче слайд). Ни өчен безгә предметларның формаларын белергә кирәк? (Рәсемне төгәл, хатасыз эшләү өчен).

2. “Фигураларны ясап бетер”. Карточкалар белән эш.

3. Дидактик уен. “Предметны әйтеп бир”. Геометрик фигуралар таратыла.

-Сез хәзер күзаллап, уйлап, шушы фигуралар ярдәмендә нинди дә булса бер предметны төзергә тиешсез.

Материал: һәрбер укучыда 6 шар фигуралы 2 җыелма: квадрат (5Х5 см яки 2,5Х2,5 см), зур яки кечкенә өчпочмаклар; түгәрәк диаметры 1,25 см; ярты түгәрәк урталай бүленгән диаметры 1,25 см) – барлыгы 12 фигура.

Укучыларның эшләренә анализ.

 

4. Предмет төсе белән танышу.

-Предметлар төрле төстә дә булалар. Ә нинди төсләр беләсез?

 

Сары шигырь.

Иген кыры өлгергән -

Сап-сары төскә кергән.

Озак тормас, саргаер

Агачлар да урманда.

Яфраклар төшеп, җирне

Төрер сары юрганын.

Белмәсәгез, белегез –

Сары төскә кертә көз.

-Бу буяуны күрсәтегез. Әйләнә-тирәбездә сары төстәге нинди предметларны күрергә мөмкин?

 

Яшел шигырь.

Кичә яшел чирәмдә

Уйнамадык ни генә!

Өйгә кайткач тик менә

Орышты әни генә.

Мөдәрис мине

Яшел чирәмгә еккан иде,

Ап-ак күлмәгемә дә

Яшел төс йоккан иде.

-Яшел төсне күрсәтегез. Әйләнә-тирәбездәге яшел төстәге предметларны әйтегез.

Зәңгәр шигырь.

Диңгезләр зәңгәр була,

Инешләр зәңгәр була.

Зәңгәр була күк йөзе,

Зәңгәр апамның күзе.

Булыр иде үлән дә,

Хәтта кояш та зәңгәр,

Зәңгәр карандаш белән

Рәсем ясасаң әгәр.

-Зәңгәр төсне күрсәтегез. Зәңгәр төстәге предметларны әйтегез.

 

Кызыл, сары, зәңгәр төсләрне төп төсләр дип атыйлар, аларны бутап башка төсләр китереп чыгарырга мөмкин. (Дәреслек, 20 бит, 3 нче слайд)

Сары, кызыл төсләр – җылы төсләр, ә яшел һәм зәңгәр төсләр – салкын төсләр. Җылы төсләр предметны якынайталар, ә салкын төсләр киресенчә ерагайталар. (4 нче слайд)

5. Акварель белән эш төрләре.

-Акварель белән эшләгәндә төзәтеп булмый. Гади карандаш белән басып эш-ләгәндә, бозгач, дәфтәр битенең өске катламы бозыла, краска тигез төшми. Шуның өчен рәсемне хатасыз эшләргә тырышыгыз. Сезгә монда предмет формасын өйрәнү ярдәмгә килер.

   Сез ясый торган предметның төсен алдан ук билгеләп куярга кирәк. Рә-семне ясый башладың, күрәсең, ул төс беткән. Нишләргә? Кирәк төсне табу өчен, буяуларны бутарга кирәк. Менә шул вакытта палитра кирәк була. Па-литрага краска салына, ачык төс кирәк булса су салына, ә инде башка төс-ләрне краскага  краска бутап ясала. Эшләп карыйк әле!

 

III. Белемнәрне актуальләштерү.

-Без, бүген, кояш рәсемләрбез. Кояшлар төшерелгән рәсемләргә карыйк. (5 нче слайд)

Сез бу искиткеч кояшларга карап нәрсә әйтә аласыз? Аларның кайсылары сезгә охшый? Кайсысын төшерергә теләр идегез? Ни өчен?

Барлык кояшларның да уртак ягы? Кояш нинди формада – квадратмы, овалмы, әллә башкачамы? Нинди төстә? Һәрвакыттамы? (Җаваплар)

Иртән зур һәм ал төстә, яки кызыл төстәрәк. Кояш биеккәрәк күтәрелгән саен, яктырак була бара, сары төстән ачык-сарыга кадәр үзгәрә. Без сезнең белән төрле кояш ясарбыз: ал, сары, ачык-сары.

 

IV. Физминутка “Тегермән”.

V. Рәсем эшләүнең этаплары.

1.Рәсемнең композициясе.

Дәфтәр битендә предметларның урнашуы билгеләнә. Башта предметның биеклеген күрсәтү өчен горизонталь сызыклар сызыла, уртадагы предметның торышы, аннан ян-яктагыларыныкы. (6 нче слайд)

Контроль: предметлар бер-берсенә тимиләр; араларында урын әз.

2.Прдметның формасын билгеләү.

Билгеләнгән урыннарга 3 бертөрле түгәрәк ясыйбыз. (7 нче слайд)

3.Буяу.

Беренче әйләнә - ачык-сары төстә, сары төс һәм су бутап ясала.

Икенчесе – сары төс.

Өченчесе – палитрада сары һәм кызыл төсләр бутап ясала.

Рәсем әзер. (8 нче слайд)

VI. Практик эш.

Бирем: төрле төсләр кулланып Кояш ясарга.

VII. Дәресне йомгаклау.

1. Укучыларның эшләр күргәзмәсе.

2. Өйрәнелгән материалны гомумиләштерү.

Сораулар:

-Дәрестә сез нинди яңалыклар белдегез? Кирәкле төсне алу өчен нишләргә? Ни өчен без предмет формасын өйрәнәбез? Алган белемнәрне без ничек кулландык? Сезгә алар ничек ярдәм иттеләр? Дәрестә сезгә нәрсә охшады? Өйрәнгәннәрне сез кайда кулланырсыз?

Барыгызның да рәсемнәре матур, кызыклы килеп чыкты. Карагыз әле, безнең күпме кояшлар! Булдырдыгыз.

“Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дип өлкәннәр тикмәгә генә әйтмәгәннәр.

3.”Кояшкай уены”.

Менә ничек кояш тора

Биеккә, биеккә, биеккә. (Аяк очына күтәрелү, куллар өстә)

Кичкә кояш йокыга тала

Йокыга, йокыга, йокыга. (Куллар төшә, үкчәгә басу)

4.-Үзебезне әкияти дөньяда итеп күз алдына китерик. Бүлмәгә кояш килеп керсә нәрсәләр турында сөйләшер идегез? (Күгебез аяз булсын. Кояш беркайчан да сүнмәсен. Лампочканы сүндерсәк ничек булыр? Кешеләр авырмасын, кояш аларны дәваласын. Кояш нуры төшкән кеше гел яхшылык кенә эшләсен)

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по изобразительному искусству на тему "Предметларның төсе һәм формасы" (1 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Менеджер спортивного клуба

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 574 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.01.2016 696
    • DOCX 21.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Харисова Ильзира Алмасовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Харисова Ильзира Алмасовна
    Харисова Ильзира Алмасовна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12112
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 101 человек

Курс повышения квалификации

Система образовательной организации в начальном общем образовании в условиях реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 60 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 845 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 64 человека из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 352 человека

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Театральная педагогика: творческое развитие и воспитание

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Мини-курс

Комплексный подход к работе с детьми с тяжелыми нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе