Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект урока по литературному чтению на татарском языке 1 класс

Конспект урока по литературному чтению на татарском языке 1 класс

Скачать материал

Тема

[з] авазы һәм З,з хәрефләре

Дәреснең 

максаты

 [з] авазы  һәм З, з  хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм   дөрес әйтергә өйрәтү;  

Дәреснең бурычлары

1.[з] авазы  һәм З, з  хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм   дөрес әйтергә өйрәтү;  

2. Укучыларның сөйләмен , логик фикерләвен , фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү;    

3. Укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек  тәрбияләү;

Дәреснең тибы

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр

 

Метапредмет  нәтиҗәләр:

-         танып-белү универсаль уку гамәлләре:

дәреслек белән эш итә белү; яңа сүзләрнең мәгънәсенә  

төшенү; укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә,  тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү. Проблема кую һәм аны чишү.

-         регулятив  универсаль уку гамәлләре:

эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

-         коммуникатив  универсаль уку гамәлләре:

дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә, диалогта катнаша белү; үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

-         шәхсиятле нәтиҗәләр:

 иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә -тирә дөнья, сынлы сәнгать

Эш формалары

Фронталь, индивидуаль, парлап.

Ресурслар

 

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2011. – 49 – 51 бит.

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба. Методик кулланма.  – Казан: Мәгариф – Вакыт , 2011. – 8085 бит.

Дәрескә презентация, чыршы, шарлар, фотокарточкалар, фишкалар.

 

 

 

 

 

 

 

Дәресне оештыру структурасы

 

Дәреснең этаплары

 

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль

 уку

гамәлләре

I.Оештыру өлеше,

мотивация.

I.Психологик уңай халәт тудыру. Исәнләшү, хәерле көн теләү.

- Исәнмесез, укучылар, килдегезме дәрескә?

Уен-көлке, мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә?

Укучылар җавап бирә.

Кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.

Коммуникатив: уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү һәм бәяләү.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

 

Рәхмәт, укучылар, шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

 - Балалар, бүген көн нинди?

- Кар  явамы?

- Җил исәме?

- Бүген ничәнче декабрь?

- Декабрь кыш аемы, көз аемы? Тагын нинди кыш  айларын беләсез?

- Укучылар сез кыш ел фасылын яратасызмы? Ни өчен?

- Димәк безгә тиздән нинди бәйрәм якынлаша ?

- Яңа ел. Яңа ел - тылсымлы бәйрәм. Сез минем белән килешәсезме? Яңа ел бәйрәме турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучыларның җаваплары.

 

- Бүген көн салкын, ...

- Юк, яумый.  Әйе, ява.

- Әйе, исә.

- Буген .... нче декабрь.

- Декабрь – кыш ае. Кыш айлары: декабрь, гыйнвар, февраль.

Укучылар үз фикерләрен әйтә.

Коммуникатив: коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.

Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау.

 

III. Уку максатын кую.

 Уен: Тактада  хәрефләр язылган шарлар һәм ике чыршы эленгән,  (з хәреф түгәрәк эчендә әйләндереп куелган)

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән Яңа ел бәйрәме якынлашуын истә тотып,  бәйрәм чыршысын бизәрбез.

Чыршыларның берсенә сузык, ә икенчесенә тартык аваз хәрефләрен язылган шарларны эләргә кирәк.

-Иптәшләрегезнең җаваплары белән килешәсезме?

- Укучылар тактада нинди шар калды икән, беләсегез киләме, әйдәгез карап карыйк. Моны белү өчен сезгә табышмакка җавап табарга кирәк булыр.

Табышмак әйтүне дәвам итү, кыенлык тудыру.

Диңгездә бар, суда юк.

Абзарда бар, өйдә юк.

Бездә бар, Сездә бар,

Илдә юк .           

Тактага рәсемле әлифба эленә. З,з хәрефләре.

Димәк, без бүгенге дәрестә нинди аваз һәм хәрефләрне өйрәнербез инде?

 

 

 

 

 

Ике укучы тактада эшли. Чыршыларның берсенә сузык, ә икенчесенә тартык аваз хәрефләре язылган шарларны  эләләр.

 

- Әйе, килешәбез)

 

Укучыларның җаваплары.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

- З хәрефе.

Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау..

Коммуникатив:коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.

Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау

 

 

IV. Яңа белемнәр ачу.

 

Укытучы [з] авазын ачыклау алгоритмын тәкъдим итә:

Укучылар, барыбыз да бергә [з] авазын әйтәбез.

Сорау куя:

- [з] – сузыкмы, тартыкмы?Ни өчен?

- Ә хәзер колакларыгызны каплап әйтегез: [з] – яңгыраумы, саңгыраумы?

Схемада бу аваз нинди шартлы билге белән белдерелер?

Дәреслек белән, төркемләп эшләүне оештыру:

 - Ә хәзер “Әлифба” китабын ачабыз, рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

Бу сүзләрне уку һәм схемалары белән танышу.

Бу сүзләрдә [з] авазы сүзнең кайсы өлешләрендә очрады?

50 нче биттәге кушылмаларны һәм сүзләрне уку .

 

 

Укучылар авазны хор белән әйтәләр.

Тартык аваз булуын, аны әйткәндә һава агымының тоткарлыкка очравын билгелиләр.

Яңгырау тартык аваз икәнен әйтәләр.

Яңгырау тартыкларның уртасында нокта булган квадрат белән белдерелүен искә төшерәләр.

 

Укучылар сүзләрне кабатлап әйтәләр, схеманы карыйлар, [з] авазының сүзнең кайсы өлешендә килүен билгелиләр.

 

 Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку материалына кызыксыну  белдерү.

 

 

V. Ял минуты.

 

Әй, балалар, карагыз!
Тышта әнә килде кыш.
- Әйе, әйе күрәбез,
Кыш килгәнне беләбез.
- Я, балалар, сөйләгез
Ничек итеп килде кыш?
- Карлар ява көн саен,
Ялангач калды каен,
Исәләр салкын җилләр
Туңа бит борын, күзләр.
Йоклап ята аюлар,
Өсләрендә калын кар.
Кошлар оча җимлеккә,
Җим эзләргә кич-иртә.
Балыклар да тындылар,
Боз астына чумдылар.
Без урамга чыгабыз,
Таудан чана шуабыз.
Чаж-чож,чаж-чож,
Чаж-чож, чаж- чож.

Җавап бирәләр һәм хәрәкәтләр ясыйлар.

 

VI. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Дәреслектәге “Без” тексты өстендә эш. Җөмләләрне тыныш билгеләренә карап укырга өйрәтү. Кеше исемнәренең язылышына игътибар иттерү. Эчтәлеге өстендә эшләү.

1) Үрнәк уку,

2) Эчтәлекне ачыклау.

3) Эчтән уку.

4) Кычкырып уку.

5) Нәтиҗә ясау:

- Хикәядә баш хәрефтән язылган сүзләр турында ниләр әйтә аласыз?

- Икенче җөмләдә сүзләр арасына нәрсә куелган?

- Ни өчен дип уйлыйсыз?

- Өтер куелган урынны ничек укырга кирәк?

- Өтер куелган урынны санау интонациясе белән укырга кирәк.

 - Ә хәзер әйдәгез үз гаиләләребез турында сөйләшеп үтик. 

Безнең  һәрберебезнең үз гаиләсе бар. Без анда үзебез турында кайгыртуны тоеп яшибез һәм гаиләбез белән горурланабыз. Киләчәк буын безнең кадеребезне белсен, безне онытмасын дисәк, без үзебез дә өлкән буынга, аларның хезмәтләренә, традицияләренә хөрмәт белән карарга тиешбез.

   Һәр гаиләнең үзенең даими үткәрелә торган ниндидер бәйрәмнәре, күптән килгән традицияләре була. Безнең гаиләләребездә туган көннәрне бәйрәм итү, “Ватанны саклаучылар көне”нә, 8 – мартка әти-әниләр янына җыелу, күркәм гадәткә әйләнгән. Сезнең гаиләләрегездә озак  еллар буе саклана торган нинди традицияләр бар?

 Һәр укучыга үзенең гаиләсе , гаиләдәге традицияләр турында чыгыш ясарга хәзерләнеп килергә кушылган иде. Ә хәзер әйдәгез чыгышларны тыңлап үтик

 

- Чыгышларыгыз өчен зур рәхмәт. Димәк, һәрбер кеше үз гаиләсе белән горурланырга тиеш һәм һәркем үзе дә гаиләсенең горурлыгы булу өчен тырышырга тиеш. Әти-әниегез дә, әби-бабларыгыз да сезнең белән горурлана алсыннар өчен, сезгә бик тырышып укырга, эшегезне җиренә җиткереп эшләргә кирәк.

 

 

 

 

 

 

- Укучылар текстны чылбыр буенча укыйлар, текстның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирәләр.

 

 

 

- өтер куелган

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучыларның проект эшләре.

 Һәр укучының үзенең гаиләсе, гаиләдәге традицияләр турында чыгышы. Фоторәсемнәр, фотоальбомнар карау.

 

 

 

 

 

 

 

 

Танып белү: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү.

Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу.

Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

VII. Укучыларның белемнәрен тикшерү

- Әйдәгез, хәзер  уеннар  уйнап алыйк.

Беренче уен  “Алмаз” сүзендә нинди сүзләр яшеренгән?

Алма, аз, зал, мал, ал,

 

VIII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

- Икенче уеныбыз “Ахырын тап” дип атала. Мин сезгә шигырь укыйм, ә сез аның ахырын уйлап әйтергә тиеш буласыз.

Берәү, икәү, еч, дүрт, биш,

Бакчага кергән куян.

Кәбестәне кимергән.

Китергән бик күп ... (зыян). (Р.Корбанов. «Куян».)

Эзлим дә эзлим,

Койрык юк та юк.

эашлана дәрес —

Бирелде ... (звонок)

  (Г. Латыйп.«Койрык».)

 

«Күгәрчен күзе»

Булсаң син әгәр,

Күренермени

Бар нәрсә... (зәңгәр).

(Ш.Галиев. «Чәчәк-күзләр».)

- Сез әйткән сүзләр нинди авазга башланды?

 

- Димәк, бүгенге дәрестә без нинди аваз белән таныштык?

- Укучылар, сез нинди яңалык алдыгыз?

-Нәрсә ошады?

-Үзегезнең белемне ничек бәялисез? Дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?

 - Укучылар, дәрес башында кәефләребез барыбызныкы да яхшы иде. Дәрес ахырында ул нинди калды икән? Үз кәефегезне белдереп, кояшта  авыз ясагыз.

Дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы! Дәрес тәмам.

Укучылар төшеп калган сүзне уйлап әйтәләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

- Бу сүзләр барысы да [з] авазына башланды.

Бүгенге дәрестә [з] авазы белән таныштык.

 

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по литературному чтению на татарском языке 1 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор дома творчества

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 054 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.12.2016 561
    • DOCX 50.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хайрутдинова Венера Рустамовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 29423
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Гигиенические требования к условиям реализации основной образовательной программы начального общего образования

Учитель начальных классов

600 ч.

9500 руб. 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 70 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 162 человека

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Курс повышения квалификации

Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Мини-курс

Методология и организация образовательного процесса по информатике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Феноменология в педагогике: основные концепции и их практическое применение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологическое консультирование семей: от неблагополучия к гармонии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек