I этап.
Оештыру
|
Укытучы максаты: Укучыларда белем алу өчен
уңай атмосфера тудыру
Метод:
әңгәмә
Укучы максаты: Дәрескә әзерлекне тикшерү,
белем алуга омтылыш булдыру
Метод:
Үз-үзеңне тикшерү
|
Сәлам, дустым! (кулларны кысышу) (Слайд
1)
Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена
кагу)
Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
Син килдең! (кулларны җәю)
Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)
- Исәнмесез. Хәерле көн, укучылар! Бүген бездә
кунаклар. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик әле.
- Барыгыз да
дәрескә әзерме, балалар? Әйдәгез , елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне
башлыйбыз! Бу дәрестә барыгызның да тырыш һәм игътибарлы булуыгыз сорала.
- Иң беренче дөрес утыру
кагыйдәсен искә төшерик әле.
( Арканы урындык артына терәп
утырабыз...)
|
I этап. Оештыру өлеше.
Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып эшләвебез нәрсәдән тора?
|
II этап . Актуальләштерү
|
Укытучы максаты: Укыларның телдән исәпләү,
логик фикерләү дәрәҗәләрен ачыклау. Балаларның актив булуына ирешү
Метод:
фронталь һәм индивидуаль тикшерү
Укучылар максаты: Биремнәргә тиз һәм хатасыз
җавап бирү. Үзеңне һәм иптәшеңнең җавабын тикшерергә өйрәтү
Метод:
Үз-үзеңне тикшерү
|
-Ә хәзер мин сезгә бер табышмак
әйтәм,игътибар белән тыңлагыз әле.
Югары менә чылбырсыз,
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз. (кошлар) (слайд
2)
- Кошларның күбесе көз көне җылы якларга
китәләр,ә кайбер кошлар туган җирләрен ташлап китмиләр, шунда кышларга
калалар.
Кыш җитте , бөтен җир
Капланды кар белән.
Салкында кошларга
Бик авыр – мин беләм.
·
Ә ни өчен кыш көне кошларга авыр икән? (азык юк)
·
Әйе, кыш көне бөтен җир кар белән каплана , бөҗәкләр кача,
кошларга азык җитми.
·
Ә без аларга ничек ярдәм тә алабыз?(җимлек куябыз)
·
Әйе без аларга бүген сезнең белән җим салабыз һәм читтән генә
аларны күзәтәбез. Нинди кошлар килер икән җимлегебезгә?
·
Нинди азыклар белән сыйлыйк икән кошларны?
·
Алар ипи валчыкларын, көнбагыш, кабак орлыкларын ,
терлек маен яратып ашыйлар.
-Ә хәзер күзләребезне йомабыз да 1-10
кадәр уңайга һәм кирегә саныйбыз. (музыка кошлар тавышы)
-Карагыз әле укучылар, безнең
җимлегебезгә бер кош килгән дә инде, аның томшыгында хат бар. Кайсыгыз таный
бу кошны?
(ул-чыпчык)
1. Хатны уку.
- Рәхмәт сезгә дуслар! Мин сезгә бүләк итеп
“Кызыклы саннар” уены алып килдем.
- 1, 4, 5,6 , 7,
саннарын 2 гә арттыр (слайд 4)
- 1, 4, 5, 6,7,
саннарын 1 гә кимет (слайд 4)
- Саннарны үсә бару
тәртибендә санарга (слайд 5)
2, 3, 6, 7, 4, 8
- Саннарны чагыштыр. (слайд
6)
8 6, 5 5, 2 6, 2 2
|
Шәхес буларак
универсаль уку гамәлләре: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-
белү инициативасы күрсәтү
Коммуникатив
универсаль уку гамәлләре:, үз фикереңне
тулы әйтә белү
Танып-белү
универсаль уку гамәлләре: рәсемне математик телгә күчерү
|
III этап. Яңа тема өстендә эшләү
|
Укытучы максаты: Алдагы белемнәргә
нигезләнеп, яңа теманы аңлату. Укучыларның белемгә омтылышын, игътибарлыкларын
үстерү
Метод:
әңгәмә, проблеманы чишү
Укучылар максаты: Күзәтергә, игътибарлы
булырга
Метод:
проблемалы чишү юлларын табу
|
-
уен (парларда эш)
-
Кошлардагы мисалларнын
жаваплары кош ояларында язылган, мисалларнын дорес жавапларны тавып
тоташтырсан кошларнын уз ояларын табарсын.
-
Тикшеру эше (слайд 7)
-Бере нче аңлатма
нәрсә дип атала? (сумма) -Кушу гамәлендә саннар ничек атала?(кушылучы,
кушылучы, сумманың кыйммәте)
-Икенче аңлатма ничек
дип атала? (аерма) -Алу гамәлендәге саннарның исемнәрен әйтегез? (-----)
-Димәк без бүген дәрестә сезнең белән алу гамәлендәге саннарның исемнәрен
әйтергә өйрәнәбез.
Рәсем буенча эш. (слайд
8)
- Жимлектэ 8 песнэк
утыра иде, 3 се очып китте.Ничэ песнэк калды жимлектэ?
– мэсьэлэне телдэн
чишергэ.
(8 – 3 ) -Бу язма
нәрсәне аңлата? -Ничә песнэк бар иде? (8) –Ничә песнэк очып китте?(3) –Нинди
тамга белән чиштек? ( алу) -Кайсы саннан алдылар? (8) Бу сан кимүче дип
атала . –Кайсы санны алдылар? (3) Бу сан киметүче дип атала.
(слайд 9)
Нәтиҗә ясау: Кимүче киметүчедән зуррак
булырга тиеш.Кимүче дә киметүчедә бер үк сан булса аерманың кыйммәте 0 була.
- Физ- ка
|
Регулятив универсаль
уку гамәлләре: укучылар тарафыннан белгән яки әлегә белмәгән күнекмәләрне
үзара бәйләү
Танып-белү
универсаль уку гамәлләре: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә
формалаштыру, билгеләрне табу максатыннан чыгып анализлау һәм нәтиҗә чыгару
Шәхес буларак
универсаль уку гамәлләре: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып- белү
инициативасы күрсәтү
|
IV этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
|
Укытучы максаты: Алган белем һәм
күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү, Укучыларның мөстәкыйль эшләрен
оештыру, җавапларның дөреслеген тикшереп бару.
Метод:
Бергәләп тикшерү
Укучы максаты:
Телдән
һәм язма исәпләү вакытында бу кагыйдәне куллана белү;
Биремнәрне мөстәкыйль
эшләү, кешең
эшен тикшергәндә
игътибарлы булу.
Метод: Үз-үзеңне, күршеңне тикшергәндә игътибарлы булу
|
-
Дәресебезне дәвам итәбез. Эш дәфтәрләрен
ачып дәреслектәге №1 не эшлибез һәм дәфтәрләрне алышып бер-беребезнекен
тикшерәбез. (№2,№3,№4)
- Без дэфтэрдэ
эшлэгэн арада җимлеккә тагын бер кош кунган . Монысы нинди кош икән? (песнәк)
2 хатны уку.
-Бик яратып сыйландык
,сезгә бүләк итеп мисаллар алып килдек.
-Балалар карагыз эле,
конвертта рэсемнэр генэ бар. Биремен укыйм эле. Рэсемнэрне игътибар бн карап
мэсьэлэ тозе хэм чиш.
2. кошлар кроссворды
(группада эш).
3. Арифметик
диктант.(Җавапларны гына язып барырга)
1) 7 не 2 гә кимет
(5)
2) 6 ны 4 кэ кимет
(2)
3) 3 һәм 3 саннарының
суммасы (6)
4) 8 һәм 1 саннарының
аермасы (7)
5) 4кә 2не куш (6)
6) 7дән 3не ал (4)
- (Эшләрне тикшерү)Кемнең
җавабы мин әйткән сан белән туры килә баса. Кемнеке туры килми утыра.
- Җимлегебезгә күз салыйк әле. Нинди
кош килде икән? (карабүрек)
3 Хатны уку.
- Тамак тук булгач,
көне дә суык булмады алай. Яхшы азык безне җылыта. Ябыкмыйча, тире астындагы
май катламын саклап калсак, көчле салкыннар да берни түгел. Сезгә
«Мавыктыргыч мәсьәләләр» алып килдек. Парларда эш.
1. Агач ботагында 6 песнәк утыра иде.
Алар янына тагын 1 чыпчык
килеп кунды. Ничә песнәк булды? (6)
2. Каенда 7 алма үсә иде.
Шуларның 1се өзелеп төште. Ничә алма калды? (Каенда алма үсми)
3. Өстәлдә 3
стакан җиләк бар иде. Әминә 1 стакан җиләкне ашады да стаканны өстәлгә куйды.
Өстәлдә ничә стакан? (3)
4. Әтәч 1
аягында торганда аның авырлыгы 2 кг. Әгәр ул 2 аягына да басса. Авырлыгы ничә
кг булыр? (2 кг)
5.Айдар 9
январьдә , Алсу 5 февральдә туган. Кем алданрак туган? (Айдар)
6.Бакчада 2
каен , 5 алмагач үсә. Ничә җиләк-җимеш агачы үсә? ( 5)
- Ял
итеп алыгыз.
Физ – ка. (жыр)
хатны уку.
- Мондый мәрхәмәтле балалар булганда кыш
суыгы куркытмас. Кошларны рәнҗетмәгән, аларны саклаган, ярдәм иткән бала
мәрхәмәтле бала була. Мин сезгә мөстәкыйль эш алып килдем.
Тестлар чишү.
3 + 2 = 6 ,5 , 4
6 – 2 = 4 ,3 ,5
7 + 2 = 6, 9, 8
9 – 3 = 5 , 6, 4
4 + 3 = 7, 8, 9
Тикшеру (слайд 10)
|
Танып-белү
универсаль уку гамәлләре: проблеманы кую һәм аны чишү
Танып-белү
универсаль уку гамәлләре:
фикер алышуда катнашу,
җавапларны дәлилли белү.
Танып-белү
универсаль уку гамәлләре: фишкалар кулланып биремнәр үтәү
Танып-белү
универсаль уку гамәлләре: рәсемне математик телгә күчерү, төп билгеләрне
аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.
Коммуникатив
универсаль уку гамәлләре: күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең
эшчәнлеген бәяләү.
|
V.этап. Йомгаклау
|
Укытучы максаты: Дәрескә нәтиҗә ясау,
укучыларның яңа материалны ничек үзләштерүләрен тикшерү
Метод:
әңгәмә
Укучы максаты: Үз эшеңә нәтиҗә ясарга өйрәнү
Метод:
үз-үзеңне тикшерү.
|
- Укучылар, без бүген
дәрестә нәрсәләр ойрэндек?
-Безнең җимлегебезгә ничә кош килде
икән,саныйк әле. (3)
-Кошлар алып килгән уеннар,мәсьәләләр
сезгә ошадымы? (слайд 11)
-Киләчәктә дә сез кошларга ярдәм
итәрсезме?
-Рәхмәт укучылар . Дәресебез
тәмам. Чыгарга мөмкин. (слайд 12)
|
Регулятив универсаль
уку гамәлләре: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.