1 этап. Оештыру өлеше.
Максат: укучыларның
дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.
Көтелгән
нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру.
|
Уңай психологик халәт булдыру.
Хәерле көн, миңа!
-Хәерле көн,
сиңа!
-Хәерле көн, сезгә!
-Хәерле көн, барыбызгада!
- Урыннарга тыныч
кына утырдык. Дәресебезне дәвам итәбез.
|
Коммуникатив
блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.
Шәхес буларак
блок (әхлакый-этик бәяләү)
|
2 этап.
Белемнәрне актуальләштерү.
Максаты:
телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.
Көтелгән
нәтиҗә: Тапкырлау һәм бүлү таблицасын искә төшерү.
|
а) Өй
эшләрен тикшерү.
б)
Телдән исәпләү өчен биремнәр.
1. Һәр
рәттә артык санны тап:
12 42
72 (102) (саннар 30 га арта бара)
27 33
40 (46) (саннар 6 га арта бара)
57 64
59 (14) 66 (1 сан аралаш саннар 2 гэ арта)
2.
Капкага тупны керт!
145-25=120
30:6=5
41+21=62
64-13=51
56:8=8
9*7=63
17*2=34
66:3=22
|
Регулятив
эшчәнлек (укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара
бәйләү)
Танып-белү
эшчәнлеге (гомуми уку)
Коммуникатив
эшчәнлек (сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү)
|
3 этап. Яңа тема
өстендә
эш.
Максаты:
калдыклы һәм бөтенләтә бүлүне аңлату.
Көтелгән
нәтиҗә:
Тапкырлау
һәм бүлү таблицасын искә төшерү,
калдыклы
һәм бөтенләтә бүлүне өйрәнү.
Нәтиҗә:калдыклы
һәм бөтенләтә бүлүне эшләү.
|
- Ә хәзер
әйдәгез конвертлардан 18 түгәрәк алыгыз. Шушы түгәрәкләрне 3шәрләп өстәлдә
бүлеп куегыз.
- Ничә өлешкә
бүлдегез? (6 өлешкә)
- Һәр өлештә
түгәрәкләр саны тигезме (тигез)
Укучылар
әлеге язманы тактага чыгып язып куялар. (18:3=6)
- Әлеге
язмада 18 саны ничек атала? (Бүленүче.)
- Ә
беренче 3 саны? (Бүлүче.)
- Ә
җавапта чыккан сан? (Өлеш.)
- Димәк,
18 санын 3 кә төгәл бүленде. Мондый бүлүне без бөтенләтә бүлү дип атарбыз.
- Хәзер
әйдәгез тактага карыйк.
Әмир 17
шарны 4 кә тигез итеп бүлеп буламы дип сорый. Әминә юк дип уйлый. Ә сезнеңчә
ничек булыр икән. Әйдәгез бүлеп карыйк.
17
түгәрәкне алып 4 кә бүләләр. Нәтиҗәдә укучылар авырлык белән очраша, чөнки
төгәл бүленми, 1 түгәрәк артып кала. (Төркемнәрдә эш)
- Нәрсә
әйтә аласыз?
Балаларның
җаваплары тыңлана. Тактага укытучы әлеге язманы яза (17:4=4 (калдык 1))
- Димәк,
балалар, безнең 1 калдык калды. Мондый бүленеш атала безнең калдыклы бүлү
дип.
-
Балалар, димәк, бүгенге дәресебезнең темасы? (Калдыклы бүлү. Бөтенләтә
бүлү.)
-
Калдыклы бүлүнең дөрес исәпләнгәнен тикшерергә кирәк. Без моны ничек
эшләрбез? Уйлап карагыз әле.
Калдыклы
бүлүне тикшерәбез. 4*4+1=17
- Димәк,
тапкырлау таблицасын белмичә, калдыклы бүлүне эшләп булмый.
- Калдык
бүлүчедән зурмы әллә кечкенәме? (кечкенә)
Кагыйдә
белән танышу.
Физкультминутка
|
Регулятив
эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)
Танып-белү
эшчәнлеге ( логик, проблема кую һәм чишү)
Коммуникатив
эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,
фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү)
Шәхес
буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү)
|
4 этап.
Ныгыту.
Максаты:
алган белемнәрне ныгыту, мәсьәләләр чишүне ныгыту.
Көтелгән
нәтиҗә: мәсьәләләр чишүне ныгыту.
|
№ 149,
52 нче бит (телдән)
-
Мәсьәләдә сүз ни турында бара? (сосиска)
- Мәсьәләнең
соравы? (ничә сосиска пешерелгәнен табарга)
- Таба
алабызмы? (әйе)
4*3=12 (тарелкалардагы
сосиска саны)
-
Мәсьәләнең соравына җавап табылдымы? (юк)
- Алга
таба нишлибез? (12+2=14)
Дәфтәрләрдә
14 санын 4 санына калдыклы бүлүне эшләү.
№ 150,
52 нче бит (2 багананы эшләү)
Такта
алдында эшләнә.
24:6=4
27:3=9
27:6=4
(калдык 3) 29:3=9 (калдык 2)
Беренче
баганадагы бүлү гамәлләрен кара. Аларның кайсысы таблица очрагы булып тора?
Бер бүленүче икенчесеннән ничәгә аерыла? Бу сан калдык белән туры киләме?
(Җаваплар тыңлана, эшләнгән эшләрнең дөреслеге тикшерелеп барыла.)
№ 152,
53 нче бит ( 2 баганасын эшләү)
(67-1):9=
66:9=7 (калдык 3)
(67-5):9=6
(калдык 8)
(67-2):9=7
(калдык 2)
(67-6):9=6
(калдык 7)
|
Регулятив
эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)
Танып-белү
эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)
Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы,
иптәшеңнең
үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, информация
табу)
Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик
бәяләү,
мәгънә төзелеше)
|
5 этап. Тикшерү күнегүләре.
Максаты: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү,
укучыларда уку эшчәнле-ген мөстәкыйль башкара алу күнекмәләре формалаштыру
Көтелгән
нәтиҗә: калдыклы бүлүне эшләү.
|
Танып-белү
эшчәнлеген диагностикалау
Мөстәкыйль
эш.
1.
Калдыклы бүлүне башкар:
7:2=
46:9 = 77:8=
37:4
= 3:6 = 54:6=
2.
Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү.
|
Регулятив
эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)
Танып-белү
эшчәнлеге (логик, проблема кую һәм чишү)
Шәхес
буларак эшчәлек
|
6 этап.
Рефлексия
Максаты:Дәрестә
эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.
Көтелгәннәтиҗә:
дәрестәге эшчән-леккә объектив бәя бирә белү,
алган
белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.
|
а) -
Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?
-
Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?
-
Тапкырлау таблицасын безгә ни өчен белергә кирәк?
б) Өй
эше № 150.
б)
Укучыларның дәрестәге эшчәнлегенә үзбәя.
-
Дәрестә үз эшчәнлегегезне ничек бәялисез? Смайликларга карап билгеләгез. Ни
өчен?
-
Бүгенге дәрестә сезнең барыгызга да дәрестә актив катнашып, сорауларга
дөрес җавап бирүчеләргә ..... куела.
|
Шәхес
буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше)
Регулятив
эшчәнлек (бәяләү)
Коммуникатив
эшчәнлек (фикерне әйтә белү)
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.