Инфоурок Биология КонспектыКонспект урока по природоведению для 5 класса коррекционной школы 8 вида по теме " Свойства воды" на татарском языке

Конспект урока по природоведению для 5 класса коррекционной школы 8 вида по теме " Свойства воды" на татарском языке

Скачать материал

 

 Тема : Суның үзлекләре

Саба  махсус ( коррекцион)  8 төр интернат- мәктәбе. Ахметвалиева Наилә Раиловна.

 

Дәрес максаты:укучыларны суның үзлекләре беллән таныштыру.

- су һәм аның үзлекләре турында белемнәрне истә калдыру, кабул итүбуенча укучылар  эшчәнлеге өчен шартлар булдыру;
-
анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү нәтиҗә ясау күнекмәләрне үстерү,; сөйләм телен корркцияләү
- әйләнә- тирәгә мәһәббәт
булдыру, укучыларның бер – берсенә дустанә мөнәсәбәт  тәрбияләү.

Дәрес тибы: эзләнү дәресе.

Дәрес үткәрү формасы: группалы.

Җиһазлау:

  • Компьютер презентациясе;
  • Лаборатор савыт - саба;
  • Төсле кәгазьләр (зәнгәр, ак, яшел, сары);
  • Тоз, акбур;
  • Группада эшләү өчен индивидуаль карточкалар;
  • Күзәтү көндәлеге;
  • Глобус.

                                          Дәрес барышы

 

 Көмеш кыңгырау чыңлады

 Безне дәрескә чакырды.

Матур итеп утырдык,

Күңелле дәрес башланды.

 

Бүген без үзебезне урап алган гаҗәеп дөнья буйлап сәяхәтебезне дәвам итәчәкбез (слайд)

 

I.        Өй эшен тикшерү

 Балалар, сәяхәткә киткәнче әйдәгез әле, Җир планетасы буенча өйрәнгәннәрне искә төшерик

 

Карточка буенча группаларда эш.

1 группа

Җир планетасында нинди катламнар бар?

Без нинди катламнарны өйрәндек??

2 группа

Һава нинди үзлекләргә ия?

Һава составына нинди газлар керә?

3 группа

Җирнең югары катламы ничек атала?

Ни өчен җирне туендыручы  дип атыйлар?

4 группа

Җир астыннан кешеләр нинди байлыклар алалар?

Файдалы казылмаларны кайларда кулланалар?

 

 

Аякларны киендек

Аркага сумка астык.

Күзләребез ник балкый,

Кая ашыгабыз, балалар?

 Укучылар: “Белем артыннан, походка!”. (слайд)

-Укучылар, Җир шары буенча сәяхәт итеп , без кайларда булдык?… (Слайд)

(Үзәнлекләрдә.)

- Тигезлекләрдә безгә очрады….(Слайд)

( Биеклекләр)

- Без кичкән тирән… (Слайд)

(Үзәнлекләр.)

-Безнең юлыбызда очрады биек һәм түбән …(Слайд)

(Таулар.)

- Карагыз әле (Слайд)еракта нәрсә зәңгәрләнә. Ул нәрсә булыр, уйлап карыйк әле.(Слайд).

(Су.)

- Дөрес. (Слайд).Планетабызда су нинди катлам барлыкка китерә?

( Су катламын. )

-Безгә бер нәрсә дә бу сыеклык кебек таныш  түгел.Без көн саен су белән очрашабыз: юынабыз,суны эчәбез , азык әзерлибез.Гади генә булып күренгән су безгә көн саен үз серләрен ача.

Дәрес темасы һәм максаты белән таныштыру

 Безнең дәреснең темасы «Суның үзлекләре». (слайд)

Дәрес максаты: Суның үзлекләрен өйрәнү. (слайд)

 

II.     Яңа материалны өйрәнү.Практик эш

-Әйдәгез, Эзтабарлар.Үз сорауларыбызга җавап эзлик.

-Суның нинди үзлекләргә ия икәнлеген белү өчен тәҗрибәләр үткәрик.Өстәлләрегезгә карагыз әле, анда ниләр бар?

( Табак савытлар.)

-Әйе, табак савытлар. Бу савытлар гади түгел, лаборатор эш өчен.Бүген без сезнең өчен эксперементлар үткәрербез.Күзәтүләребезне күзәтү көндәлегенә яза барырбыз. Кушымта № 1)

Таблицага су үзлекләре турында сез + яки – тамгалары куярсыз. Билге белән килешмәсәгез _ , килешсәгез + тамгасы куярсыз.

-Краннан мин су алам.
Яктыга куеп карыйм

Ул үтә күренмәле.

Эчтем дә, иснәдем дә,

Юк исе дә, төсе дә

-Шигырьдә суның нинди үзлекләре турында  сөйләнә?

(Суның исе, тәме юк.Ул төссез.)

- Дөрес. Стаканнан суны эчеп карагыз әле. Анның тәме нинди?   Тозлымы, әчеме, баллымы, төчеме? (слайд) (Суның тәме юк.)

-Дөрес, суның тәме юк.Нәтиҗәне көндәлегегезгә язып  куегыз. (слайд)

( Стакандагы суны иснәп карагыз. Аның исен билгеләгез.Нинди ис  сизәсез? Ипи, варенье яки духи исе киләме? (слайд) (Суның  исе юк.)

-Бик дөрес, суның исе юк.Күзәтү  көндәлегенә нәтиҗәне язып куегыз. (слайд)

-Суның үтә күренмәле булуын ничек тикшереп була.Нинди тәҗрибә ясарга була?

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Тәҗрибәне демонстрацияләү:суның үтә күренмәлелеге. (слайд)

Стаканга су агызыгыз,  аңа калак салыгыз,           

-Суны савыттан агызсаң, ул нишли?

(Ул төрле якка агып, тарала.) (слайд)                                                                                                                                                        

-Сулы һәм буш стакан алыгыз.Буш стаканга аз гына су салыгыз.Суны күзәтегез.

- Сулы стаканны авыштырсаң, ул нишли? (Су авышлыккка агып төшә.)

-Суны бер стаканнан икенчесенә күчереп буламы?

(Әйе.Бу очракларда суның агучан булуы күренә. )

Күзәтүләрнн көндәлеккә языгыз. (слайд)

 

-Су нәрсә ул?

Төсе һәм формасы булмаган минерал,
Планет
аның могҗизасы,

Җирнең тормыш башлангычы.

Су ул тормыш чыганагы.

Бу шигырьдә суның нинди үзлекләре турында сүз бара?

(Җаваплар тыңлана.)

Тәҗрибәне демонстрацияләү: суның формасы юк. (слайд)

- Сезнең өстәлдә  2 колба: берсе кечкенә, икенчесе зуррак.Бу колбаларга су салыгыз, ни булды?

(Су колбаларны тутырды.)

-Суың формасы турында ни әйтергә була?

(Суны нинди савытка салсаң, шул савытның формасын ала.)

-Дөрес,су салынган савыты формасын ала. Көндәлекләргә  нәтиҗәләрне языгыз.(слайд)

Тәҗрибәне демонстрацияләү: суның төсе юк.

-Төсле кәгазь кисәкләре алып суның төсен билгелик.Суның төсен һәр кәгазь төсе белән чагыштырыгыз. (слайд)

-Су зәңгәр диеп буламы?   Әллә ул яшеляки сары, акмы?

(Юк)

-Дөрес. Суның төсе тер кәгазь төсе  белән дә туры килми. Күрәсез су бер кәгазь төсе белән дә туры килми.

( Суның төсе юк.)

-Чынлап та,су төссез.Күзәтүләрегезне  көндәлекләрегезгә языгыз. (слайд)

 

Тәҗрибәне демонстрацияләү:су эреткеч. (слайд)

-Суның гаҗәеп үзлекләре белән танышуыбызны дәвам итик.Бер сулы колбага бер калак тоз , ә икенчесенә изелгән акбур салыгыз һәм болгатыгыз. Нәрсә күрәсез?( Су һәм тоз эреде, ә акбур юк.)

- Нинди нәтиҗә ясарга  була? ( Җаваплар тыңлана.)

-Күзәтү көндәлегеннән дәрес җааапны табып, астына сызыгыз.Акбур эремәде, ә тоз эреми. (слайд)

-Беренче стаканда суның үзлеге ничек  үзгәрде? Нинди  үзлеге үзгәрде?

(Балалар җаваплары тыңлана.)

-:Дөрес , салынган матдәләре эрегәндә, суның тәме үзгәрә.

-Безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. (слайд). Укучылар, суның нинди үзлекләре белән таныштык.

 

             III . Ныгыту

-  Кеше өчен суның үзлекләрен өйрәнү бик мөһим, чөнки без көндәлек тормышта бу гаҗәеп матдә белән тыгыз бәйләнештә яшибез.Кер, табак савыт юганда, чәй ясаганда без суның нинди үзлекләрен кулланабыз.

(Укучылар җаваплары тыңлана)

-Краннан акккан суның исе һәм төсе булса, бу нәрсә турында сөйли?

(Укучылар җаваплары тыңлана)

-Аквариумдагы балыклар һәм суүсемнәр нигә күренә?

(Укучылар җаваплары тыңлана)

 

IV.Дәрескә нәтиҗә. Билгеләр кую

V.Өй эше.

VI.            Рефлексия.

Уңыш баскычы. (кушымта № 2)
Укучылар, үз эшләрегезне уңыш баскычы буенча бәяләгез!
-
Дәрестә катнашуыгыз өчен рәхмәт

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по природоведению для 5 класса коррекционной школы 8 вида по теме " Свойства воды" на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор школы

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 849 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.11.2015 758
    • DOCX 67 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахметвалиева Наиля Раиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ахметвалиева Наиля Раиловна
    Ахметвалиева Наиля Раиловна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2153
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика подготовки к ЕГЭ по биологии в соответствии с новой структурой и содержанием КИМ

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 23 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Биология: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель биологии

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 456 человек из 69 регионов

Курс повышения квалификации

Организация и руководство учебно-исследовательскими проектами учащихся по предмету «Биология» в рамках реализации ФГОС

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 128 человек из 48 регионов

Мини-курс

Родительство

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 12 регионов

Мини-курс

Анализ межпредметных связей: связь педагогики с научными дисциплинами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология семейных отношений: понимание, следствия и решения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 26 регионов